Логотип «Мәйдан» журналы

Вак гөбәдия рецепты

Гөбәдияне һәркем пешерә белә инде. Әмма камырны һәркем үзенчә ясый, эчлекне дә үзгә итеп әзерләүчеләр бар.Гөбәдия камыры өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән атланмай, 250 грамм кибет каймагы, 8 гра...


Гөбәдияне һәркем пешерә белә инде. Әмма камырны һәркем үзенчә ясый, эчлекне дә үзгә итеп әзерләүчеләр бар.


399


Гөбәдия камыры өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән атланмай, 250 грамм кибет каймагы, 8 грамм «Люкс» чүпрәсе, 3 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае. 1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк.

Эчлек өчен: 300 грамм корт (кемдер аны кызыл эремчек ди), 1 стакан бүрттерелгән дөге, 3 йомырка, 1 стакан йөзем җимеше (берәр караҗимеш тә салырга була), шикәр комы, тоз.













 Эш тәртибе: Беренче катка корт салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, аннары бүрттерелгән дөге белән болгатылган йөзем җимеше, өстенә чама белән шикәр комы, тоз саласы, йомырка уасы, кисәкләп (эретелгән дә ярый) атланмай саласы.
















Әзер булган вак гөбәдияләрнең өстен майларга, аннары өстенә валчык сибәргә.


Валчык ясау: Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш).


Гөбәдияләрнең өсте килгәнче мичтә пешерергә.

 
Фото: Гөлүзә Василова

Интертат

Комментарийлар