Логотип «Мәйдан» журналы

Үзеңнең телефон номерыңны ничек белергә һәм югалган телефонны ничек табып була?

Кәрәзле телефон операторларында үзеңнең телефон номерыңны белү өчен махсус командалар була. Бу турыда "Челнинские известия" сайты язды.Мәсәлән, "Билайн" операторында моның өчен *110*10# саннарына җыеп...

Кәрәзле телефон операторларында үзеңнең телефон номерыңны белү өчен махсус командалар була. Бу турыда "Челнинские известия" сайты язды.

Мәсәлән, "Билайн" операторында моның өчен *110*10# саннарына җыеп, шалтыратырга кирәк.
МТС *111*0887#

МегаФон *205#


Теле2 *201#


Летай *111#
Yota *103#
Телефонның IMEI номерын белү өчен барлык операторларда да *#06# номерын җыеп шалтыратасы.
IMEI аббревиатурасы International Mobile Equipment Identifier - "мобиль җайланманың халыкара идентификаторы" дип тәрҗемә ителә. Ул һәр телефон өчен уникаль номер була. Телефонда симканы алмаштырган очракта да бу номер үзгәрми. Шул саннар ярдәмендә югалган телефонны табып була. Кәрәзле телефон операторлары махсус программалар ярдәмендә бу телефон аппаратының кайда булуын ачыклый ала. Бу турыда телефоннар турында киңәшләр сайтында язылган.

 
Фото: Михаил Захаров

https://intertat.tatar/copayjavap/ze-ne-telefon-nomery-ny-nichek-belerg-m-yugalgan-telefonny-nichek-tabyp-bula/

Комментарийлар