Логотип «Мәйдан» журналы

Тегүче Ләйсән: «Үзенчәлекле эчке кием тектерүче ирләр дә бар»

Ләйсән Латыйпова – Мөслим кызы, һөнәре буенча инглиз теле укытучысы. Бүген Казанда инглиз теле курслары алып барудан тыш, ул яраткан эше – тегүчелек белән дә шөгыльләнә. Ләйсән эчке киемнәр тегә. Аның...

Ләйсән Латыйпова – Мөслим кызы, һөнәре буенча инглиз теле укытучысы. Бүген Казанда инглиз теле курслары алып барудан тыш, ул яраткан эше – тегүчелек белән дә шөгыльләнә. Ләйсән эчке киемнәр тегә. Аның белән әлеге үзенчәлекле хоббиның нечкәлекләре турында сөйләштек. teguche
– Балачакта, 5-6 сыйныфта укыгандадыр, әбинең теккәнен карап торып, мине дә өйрәтүен сораган идем. Шунда ул миңа әкренләп тегү эшенең тәртибен аңлата башлады. Тегәргә, бәйләргә, чигәргә әбием өйрәтте.
– Нәрсәләр тегәсең?
– Ирләр костюмы һәм пальтодан кала, бөтен нәрсәне дә тегәм. Эчке кием комплектлары, пижамалар, итәк-күлмәк, халат, урын-җир әйберләре һ.б.

– Бу һөнәргә сорау бармы?
– Әйе, кибетләр адым саен шул. Әмма үзеңә үлчәп тектерү — ул үзеңнең шәхесеңне күрсәтү, фантазияңне эшкә җигү мөмкинлеге дә. Аннан, фигураларыбыз да төрле бит, нәкъ безнең гәүдәгә туры килгән, ошаган әйбер табу да кайчак кыен. Мондый очракта тегүче ярдәмгә килә. Тегүчелек эше зур акчалар китерә дип әйтмәс идем. Әмма үз эшеңнең остасы булсаң, яшәргә җитеп бара. Кызганыч, бүген тегүчелек яшьләр хыялланган һөнәр саналмый, тегүчегә хөрмәт тә әллә ни зур түгел.
– Заказларны ничек табасың?
– Алай заказ эзләп йөргәнем юк. Эшләремне инстаграмга куеп барам, шуннан күреп заказ бирәләр. Теккән әйберләремне үзем дә киям — бу да реклама булып тора. Танышларым: «Моны каян сатып алдың?» — дип сорыйлар, үзем теккәнне белгәч, телефон номерымны алалар. Аннан танышлар үзләренең танышларына сөйли.
– Таныш-белешләргә бүләккә киткән әйберләрең дә күптер?
– Кием бүләк итү бик уңайлы түгел, чөнки кешенең үлчәмнәрен белеп бетереп булмый. Ләкин үлчәмнәрен кайчан да булса алган булсам, рәхәтләнеп бүләк итәм.

– Эчке киемнәргә кемнәр заказ бирә? Ирләрме, хатын-кызлармы, уртача ничә яшьтәге кешеләр?
– Эчке киемнәргә күпчелек яшь һәм урта яшьләрдәге хатын-кызлар заказ бирә. Ике мәртәбә генә ирләр мөрәҗәгать итте, дөресен генә әйткәндә, алар сораган дизайн бик сәер иде… «Слоник”лар сорадылар. Әле алар аны бик арзан булырга тиеш дип тә уйлый.
– Бер эчке кием комплектын тегү күпме вакытыңны ала?
– Гадәттә, 2-3 көнгә сыешам.
– Бәяләрең нинди?
– Бәяләр дизайнга һәм материалга карап билгеләнә, комплект 1,5 мең сумнан башлана. Кешегә туры китереп тегелгән кием кибеттәгедән арзанрак була алмый, әлбәттә. Хәзерге вакытта бер кызга бюстгальтер тегәм, аның күкрәк үлчәмнәре төрле, аермасы шактый зур.
– Бүген нинди эчке киемнәр, нинди төсләр модада? Халык нинди материалга өстенлек бирә?
– Халык һәрвакыт кара төскә өстенлек бирә. Кызлар уңайлы, табигый фасон сайлый, «пушап”лар модасы чыгып бара. Материалга килгәндә, ефәк һәм челтәр һаман алдынгылар рәтендә.
– Карап торышка бик вак эш кебек. Ничек сабырлыгың җитә?
– Түземлек һәм пөхтәлек — безнең эшнең нигезе. Ләкин миңа бу эш рәхәтлек бирә, аны күпмедер дәрәҗәдә медитация дип тә атар идем.
– Бу эшеңне тагын ничек үстерергә планлаштырасың?
– Хыялларым һәр дизайнерныкы кебек. Үземнең матур эчке киемнәр брендын булдырып, аларны күпләп тектерү эшен башлап җибәрәсе иде. Без һәркайсыбыз матур, гәүдәнең шул матурлыгын ассызыкларга кирәк. Минем миссиям шул дип уйлыйм. Әмма Россиядә мондый бизнес башлап җибәрү җиңел эш түгел.
– Кибеттән эчке кием сайлаганда сыйфатлысын ничек эзләп табарга? Нәрсәгә игътибар итәргә? Танылган брендлардан гына алыргамы, базарда да әйбәт товарлар буламы?
– Кибеттә кием сайлаганда беренче чиратта тукыманың составына игътибар итәргә кирәк. Кемнеңдер табигый тукымага аллергия булырга мөмкин, кемнеңдер синтетикага. Һәркем үзенә туры килгәнне сайлый. Бу планда брендларга ышаныч күбрәк, әлбәттә. Аннары, яхшы брендтан алган очракта, аны кайтарып бирү процессы да җайлырак, тизрәк. Базарда сыналган сатучыгыз бар икән, аннан да алырга мөмкин. Үземнең базарда күптән булганым юк, дөресен әйткәндә. Аннары, киемнәрнең тегү сыйфатына, җөенә карагыз. Бигрәк тә арткы якта, култык асларында яхшылап тегелгән булырга тиеш, тартылганда ертылып китмәсен. Бу киемне кайда киячәгегезне, ничә градуста юачагыгызны да алдан уйлап куегыз. Мәсәлән, ефәк күлмәкне паркта балалар белән йөрү өчен алмыйлар, ул бик тиз сафтан чыгачак.

– Минем кул эшләренә кулым ятмый, озак бер урында утырырга сабырлык җитми. Бик теләсәм, мин дә тегүче була аламмы? Тегүчелеккә өйрәнү өчен эшне нидән башларга?
– Бөтен эштә дә иң мөһиме — теләк! Кемдер озаграк өйрәнер, кемдер тизрәк үзләштерер. Шундук тегү машинасы сатып алырга ашыкмагыз, бәлки беренче вакытта аны вакытлыча биреп торырлык таныш-белешләрегез бардыр. Башта тастымал, урын-җир әйберләре тегеп карагыз. Җөегез тигез чыга башлагач, катлаулырак әйберләргә алынсагыз да була. Хәзер интернетта тегүче блогерлар күп, алар артыннан кабатларга, марафоннарында катнашырга мөмкин. Шулай әкренләп өйрәнергә була.
 

Фото: https://intertat.tatar/


https://intertat.tatar/news/society/31-01-2021/teg-che-l-ys-n-zench-lekle-echke-kiem-tekter-che-irl-r-d-bar-5802771

Комментарийлар