Логотип «Мәйдан» журналы

Үзең ясаган майонезга җитәме соң!

Яңа ел салатларын сыйфатлы һәм файдалы итеп әзерлик.Яңа ел табынына майонезлы салатлар әзерлисегез килә икән, аны үзегез ясасагыз сыйфатлырак һәм файдалырак та булачак.Өйдә майонез ясауның берничә ысу...


Яңа ел салатларын сыйфатлы һәм файдалы итеп әзерлик.


domashnij-mojonez
Яңа ел табынына майонезлы салатлар әзерлисегез килә икән, аны үзегез ясасагыз сыйфатлырак һәм файдалырак та булачак.
Өйдә майонез ясауның берничә ысулы бар. Мәсәлән, каты итеп пешерелгән йомырка сарысына бер чәй калагы горчица кушып, изелгән массаны каймакка яисә йогуртка салып бутарга кирәк.
Ә кайбер хуҗабикәләр аны болай әзерли: майсызландырылган кефир һәм эремчеккә ике йомырка сарысы, горчица, кара борыч, тоз, лимон суты кушып, барысын бергә блендерда болгатырга. Аннан майонезны 10 минутка суыткычка куеп торырга кирәк. Тәмле дә, файдалы да була.




Фото: социаль челтәрләрдән


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар