Логотип «Мәйдан» журналы

Үзәк банк мәчет төшерелгән тәңкәләр чыгарды

Россия Үзәк банкы Чечен республикасы башкаласы Грозныйның 200 еллыгы уңаеннан истәлекле тиен акчалар чыгарды. Фото: Россия Үзәк банкы матбугат хезмәтеБу хакта илнең төп финанс учреждениесе матбугат хе...

Россия Үзәк банкы Чечен республикасы башкаласы Грозныйның 200 еллыгы уңаеннан истәлекле тиен акчалар чыгарды.
bbaeb8781a79e933a5a663880c50779d75ab5149 Фото: Россия Үзәк банкы матбугат хезмәте
Бу хакта илнең төп финанс учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә. Юбилей акчасының номиналы - 3 сум. Ул көмештән ясалган. Тәңкәнең алгы ягында "Грозныйга нигез салынуга 200 ел" дип язылган. Икенче ягында "Грозный-Сити" биек биналар комплексы фонында Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исемендәге "Чечняның йөрәге" дип аталучы мәчет төшерелгән. Истәлек тәңкәсенең тиражы - ике мең данә.
Грозный шәһәренә нигез салынуга 200 ел тулуны быелның 5 октябрендә билгеләп үтәчәкләр.
 
 

Комментарийлар