Логотип «Мәйдан» журналы

Утырып эшләү чиргә сабыштыра...

Бүгеннән үзегезне кулга алып, вакыт-вакыт урыннан торып хәрәкәт итү өчен берничә сәбәп бар.Һөнәре көнозын утыру белән бәйле кешеләр төрле хроник авыруларга дучар була. Бүгеннән үзегезне кулга алып, ва...

Бүгеннән үзегезне кулга алып, вакыт-вакыт урыннан торып хәрәкәт итү өчен берничә сәбәп бар.
Һөнәре көнозын утыру белән бәйле кешеләр төрле хроник авыруларга дучар була. Бүгеннән үзегезне кулга алып, вакыт-вакыт урыннан торып хәрәкәт итү өчен берничә сәбәп бар.
1. Баш. Озак вакыт утырып тору кан оешуга китерә һәм, нәтиҗәдә, инсульт булуы бик ихтимал.
2. Үпкәләр. Көннең күп өлешен утырып үткәрү үпкәләрдә артерияләр эмболиясенә китерә.
3. Аяк-куллар. Көнозын хәрәкәт итмәгән кешенең кан әйләнеше бозыла һәм гипертония, кан басымы күтәрелү кебек авырулар бимазалый башлый.
4. Ашказаны. Хәрәкәт җитмәү калын эчәклекнең эшчәнлеген акрынайта, җитди авыруларга китерә, шулай ук гәүдә авырлыгы арта.
5. Муен. Көн буена аякларда тоткарланган сыеклык төнлә муенга таба хәрәкәт итә. Бу исә йоклаган вакытта апноэ яисә тын алудан туктауга китерергә мөмкин.
6. Утырып эшләүче кешеләрдә йөрәк авырулары, шикәр чире еш күзәтелә.
7. Умыртка баганасы. Озак вакыт утырып эшләү умыртка баганасына авырлык китерә. Андый кешеләрнең умыртка сөяге дисклары кысыла, остеохондроз интектерә.


Фото: https://twitter.com/


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Utirip-eshl--chirg-sabishtira-741006/

Комментарийлар