Логотип «Мәйдан» журналы

Утлы еллар поэзиясе

Фронтовик шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы вакытында язган шигырьләре.Зәки Нури Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов (1921–1994) – шагыйрь. Константин Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә сугы...

Фронтовик шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы вакытында язган шигырьләре.



Зәки Нури


 


Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов (1921–1994) – шагыйрь. Константин Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә сугыша.



22 июнь


Бу – хәтәр көн. Хәтта көн түгел – таң...

Безнең өскә бомба ташланды.

Чиктә идек. Тел күтәреп булмый,

Әйтеп булмый «Сугыш башланды...»


Палаткадан очып чыкты берәү,

Ә берәүләр... чыга алмады.

Нинди афәт килүләрен илгә

Шунда гына йөрәк аңлады.


Җирне күңел бүтән төстә күрде,

Күзләренә сугыш керде дә:

Томан – төтен. Таң яктысы – ялкын.

Тирәдә юк бүтән берни дә.


Юк! Чәчәкләр бар бит! Таҗлар – бармак,

Йомарланды бар да йодрыкка!

...Йөгер тупка! Әмма кайберәүләр

Җитәлмәде шунда йөгереп тә.


Ят козгыннар чөнки кургаш сипте.

Бөтенесе – кара тәреле.

Без шуыштык. Тупка тотарга дип

Фашистларны – җенне, пәрине.


Кем шуышып, кемнәр үрә торып –

Бөтенебез утка ташланды...

Каршыланды бу көн таңы шулай,

Бөек Җиңү шулай башланды.



Әхмәт ИСХАК

 


Әхмәт Габдулла улы Исхаков (1905–1991) – шагыйрь. Сугыш елларында – взвод командиры, хәрби газета сотруднигы.



Билгесез солдат кабере


Билгесез солдатның кабере.

Өстендә мәңгелек ут яна.

Янында җәен дә, кышын да,

Яз кебек, чәчәкләр аллана.


Кабернең өстенә җәелгән

Чуерташ салкыны аркылы

Чыга күк, юл ярып, дөньяга

Солдатның йөрәге ялкыны.



Әдип МАЛИКОВ




Әдип Малик улы Маликов (1921) – шагыйрь. Көньяк Сахалинны азат итү сугышларында катнаша.



Ил язмышы – ир язмышы


Ул игенче иде.

Кырда үсте,

Җырлап үсте иркен сулышка.

Арышлары белән саубуллашып,

Китеп барды канлы сугышка.


Бер гомергә торыр «хезмәт көне»н

Фриц башы белән исәпләп,

Кыр патшасы – пехотачы бүген

Азат итә җирен кисәкләп.


Күтәрмәсә бергә ил язмышын,

Ир булуда мәгънә бармы соң?

Алып кайтыр егет иңнәрендә

Җиңү иртәсенең нурлысын!

Сахалин, Кара елга поселогы, 1942.



Мөхәммәт САДРИ




Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов (1913) – шагыйрь. Сугыш елларында төрле хәрби частьларда була. Яраланганнан соң – фронт газетасы хәбәрчесе.



Берлинда


Бункерлары асты өскә килде, –

Мәкер ерткыч посып ятмасын!

Каерып ачты совет солдатлары

Җитмеш катлы Берлин капкасын!..


Солдат булып, утлар өермәсен

Соңгы тапкыр кичкән көнемдә

Кайчандыр бер тик төшемә кергән

Җәһәннәмне күрдем өнемдә.


«Теге дөнья» менә шушы икән:

Көл-пычракка, канга күмелеп,

Ята явыз дәһшәт төрмәсенең

Палачлары сасып, күбенеп.


Күрәм әнә: кулсыз һәм аяксыз

Фашист ерткыч улый, шашына...

Котырган ул кан эчүче вәхши

Шушы көнгә һәм үз башына.


Сез ничә ел кеше канын эчеп:

– Освенцимга, шнейль, – дидегез.

Безнең нәфрәт, безнең хаклык көчен

Йә, татыгыз инде үзегез!


Кудам ята көл-күмергә батып,

Тәкәбберлек беткән тапталып;

Үтә аннан Урал танкистлары,

Прагага яңа юл салып.


Түбәсенә мендем мин рейхстагның,

Аста пыскый кара дивары;

Изге Кызыл байрак янында ук

Басып торам бүген югары!


Егерменче гасыр вәхшиләрен

Калдырмаска иде берсен дә!

Автоматым әле уң кулымда,

Күз карашым – Берлин өстендә.


Явыз өннең кара бер язмышы

Миңа моннан ачык күренә:

Фашист рейхы оча төтен булып,

Көл-чүп булып янып сүрелә.


Кояш чыга Идел буйларыннан,

Нур сибелә Мәскәү күгеннән:

Азат таң бу, безнең Җиңү таңы

Бөтен җирдә балкыр бүгеннән!

1945, Берлин.



Мәхмүт ХӨСӘЕН




Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов (1923) – шагыйрь. Үзе теләп фронтка китә. Сугышта – батарея командиры.



Туган ил өчен!


Белермен дип хәлен, өметләнеп,

Хәбәр көтәм аннан кич-иртә.

Ник язмый ул:

Сугыш каты микән?

Нигә болай мине тилмертә?

Мин аңардан күптән хәбәр көтәм.

Кош теле тик бер хат килсәче!..

Хат ташучы кереп блиндажыма:

– Әткәңнән бу... мә ал! – дисәче,

Мин зарыгып аннан сәлам көтәм.

Ник язмый ул?

Аңа ни булды?

Уйлый микән әллә бар хатларын

Җибәрергә миңа берьюлы?

..............................................

Ахры, җитте ул көн – мин хат алдым.

Тик аңардан түгел, әнкәмнән.

«Атаң үлгән, улым», дигән дә ул,

Бүтән... бүтән берни әйтмәгән.


Әткәй... Әтием!.. Хуш, бәхил бул, бәгърем!..

Баш очыңда илең сак тора.

Әрнеп тамган һәрбер яшь бөртеге

Иң рәхимсез үчкә чакыра.


Кан өчен кан!

Үлем өчен үлем!

Юлымнан мин кире борылмам:

Йөрәгемә туплап үч давылын,

Арысландай утка ыргылам!


Әй, туганнар! Һәрбер тамырымда

Кайнар каным ташып торганда,

Газиз әткәм ил бәхете өчен

Зур сугышта һәлак булганда,

Нинди көчләр туктаталыр икән

Шашкын хисле йөрәк тибешен?

Мин Берлинга ашыгам җиңү даулап

Әткәм, халкым, туган ил өчен!

1943, Хәрәкәттәге армия.



Абдулла АЛИШ




Абдулла Бари улы Алишев (1908–1944) – язучы. 1941 елда әсир ителә. М.Җәлил белән бергә яшерен оешмада фашизмга каршы актив көрәшә. 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә.



Үзем турында җыр


Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә.

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам мин, дип, туган илемә.


Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,

Ләкин илең ирексез калсын, дип,

Әйтер идем: мине зинданга сал,

Фәкать илем ирекле булсын, дип.


Ничек тели җаның, шулай яшә,

Кара кашлы кызлар үзеңә,

Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел,

Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.


Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын;

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер ватанын.



Салих БАТТАЛ




Салих Вазыйх улы Батталов (1905–1995) – шагыйрь. Сугыш елларында Тын океан флотының һава частьларында хезмәт итә.



Солдат хаты


Кыюлык итеп язамын,

Сәрвәрем, сәлам сиңа!

Ник хәбәрсез ятуымның

сәбәбен язам сиңа.


Исеңдәме, синнән бүләк

бер балдагым бар иде –

сөю билгең югалды шул –

уң бармагымда иде.


Шул ук балдак белән бергә

шул көнне, шул ук җирдә

дошман югалтты танкын,

экипаж белән бергә.


Бүген шатлык: хирург миңа

тапшырды балдагымны!

Тик хатым ямьсез... Кичер, бел

сулагай язганымны...


Күңелең бизмәсме миннән? –

шуны уйлыйм инде гел.

Балдак табылды бит, җаным,

кул гына берни түгел!

1943.



Әнвәр ДАВЫДОВ




Әнвәр Мортаза улы Давыдов (1919–1968) – шагыйрь. Волхов, Ленинград һ.б. фронтларда сугыша.



Беренче яра


Ике адым калды, бары ике! –

Максатыма барып җитәргә.

Нәфрәт агулаган сөңге белән

Бәдбәхетне тишеп үтәргә.

Сазлык кебек яшькелт шинеле

Инде миннән кырны каплады.

Инде күрәм аның кулында

Дуслар каннарының тапларын.

Кизәнергә хәлне җыяр өчен,

Бер секундка гына тукталдым.

Тетрә, дошман! Сиңа үлем илтәм!

Ике адым, тик ике адым!

Ләкин кинәт аяк астымда

Мина ярылып ялкын төкерде –

Ут кисәге, әйе, ут кисәге

Күкрәгемне көйдереп керде.

Буыннарым кинәт бушадылар,

Баш бәрелде дала ташына,

Һәм күк йөзе яшькелт сазлык булып

Ябырылды кайнар башыма.

1943.



Әхмәт ЕРИКӘЙ




Әхмәт Фазлый улы Ерикеев (1902–1967) – шагыйрь. Сугыш елларында – хәрби корреспондент, фронт газетасы редакторының урынбасары.



Землянкада


Без ятабыз дымлы землянкада,

Бәрәңгене көлдә пешереп,

Дус-ишләрне сагнып, үткәндәге

Шатлыкларны искә төшереп.


Без йокладык салкын идәннәрдә,

Суынып беткән ашлар ашадык.

Йөрәк өзгеч авыр минутларда

Өмет шәмен ягып яшәдек.


Сугыш бетәр, кыенлыклар үтәр,

Җәфа чигеп йөргән бу көннәр –

Томан эчендәге йолдыз кебек,

Безгә ерак булып күренерләр.


Сугыш бетәр, ләкин онытмабыз

Безнең башларыбыз күргәнне;

Мәҗлесләрдә искә төшерербез

Салкын ашны, салкын идәнне...

1943.



Гадел КУТУЙ




Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев (1903–1945) – күренекле язучы. Үзе теләп фронтка китә. Тупчы солдаттан лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Фронт газетасы хәбәрчесе була, 1945 елның 16 июнендә хәрби госпитальдә үлә.



Батыр каберендә


Ялгыз кабер тора тау башында,

Яшь бер батыр анда күмелгән:

Таңда искән кыр җилләре аңа

Күп-күп итеп чәчәк китергән.


Баш очында аның шаулый нарат,

Ә наратта кошлар сайрыйлар.

Эссе көндә аны каплый болыт,

Ә суыкта нурлар карыйлар.


Бер яшь батыр ята тау башында,

Дусты килгән аны күрергә.

Ул ант итә аның баш очында

Дошманнарга җәза бирергә:


– Мин ант итәм үбеп туфрагыңны,

Мин ант итәм синең кабреңдә,

Һич кызганмам явыз дошманнарны,

Син яшәрсең минем хәтремдә!

1941.



Фатих КӘРИМ




Фатих Вәли улы Кәримов (1909–1945) – патриот шагыйрь. Сугышта рядовойдан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Кенигсберг янындагы сугышларда 1945 елның 19 февралендә геройларча һәлак була.



Ватаным өчен


Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен;

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.


Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Минем гомерем булып, Ватаным.


Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында;

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда.


Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

1942.



Зыя МАНСУР




Зыя Мансур улы Мансуров (1916–1965) – шагыйрь. Төрле фронтларда сугыша. Офицер.



Бөтнек чәчәкләре


Мин ярата идем,

                    бик ярата идем

Үзем туган-үскән җирләрдә

Шушы татлы бөтнек чәчәкләрен

Рәхәтләнеп,

                   ятып иснәргә.


Бүген менә Польша кырларында

Мин аларга карап уйланам:

Узам, гүя, Идел буйларында

Җанга якын таныш юллардан...


Әйтерсең лә, мендем Урал-тауга,

Саф һавасын сулап илемнең.

Күрәм, гүя, серкә очыруын

Дүртөйлемдә үскән игеннең...


Күңел, күңел!

                Менә күз алдымда

Туган якның оча кошлары:

«Бергәләшеп тизрәк тар-мар итик,

Диләр, гүя, явыз дошманны!..».


Ят җирләрдә шулай юл үтәмме,

Җыр язаммы туган Казанда,

Көчем арта,

                     туган-үскән җирнең

Бер чәчәген искә алсам да!

1944.



Мостафа НОГМАН




Мостафа Ногман улы Ногманов (1912–1976) – шагыйрь. Төрле фронтларда хезмәт итә.



Әниемә


Алтын нурларын уйнатып,

Сызылып таң атып килә,

Бик сагынып көткән улың

Фронттан кайтып килә.


Ут эченә кергәндә дә,

Син булдың уйларымда,

Салават күпере булдың

Сугышчан юлларымда.


Дошман явын туздырганда,

Талмады беләкләрем.

Үтәлде синең: «Дошманны

Җиң!» – дигән теләкләрең.


Дөньяда бар нәрсәләрдән

Син газиз миңа, анам,

Гөрләшеп гомер итәргә

Яныңа кайтып барам.

1945.



Бари РӘХМӘТ




Габделбари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин (1897–1957) – балалар язучысы. 3 нче Украина фронтында сугышларда катнаша.



Без кайтырга чыктык


Фашистлар тончыкты,

Без кайтырга чыктык,

                    көт, Майтап.

Көтсәң-көтмәсәң дә,

Теләсәң нишләсәң дә,

                    мин кайтам.

Сагындым мин сине,

Булмады һич чиге

                            кайгымның,

Ябышып чыккандыр дип,

Ташлап киткәндер дип

                        кайгырдым.

Фронтларда байтак

Нужа күрдем, Майтап,

                       картайдым.

Хәзер сине күрү,

Суырып-суырып үбү –

                        бар кайгым.

Җитен чәчләр белән,

Көмеш кашлар белән

                      кайтам мин.

Әйтмәссең бит кайткач,

«Кайттыңмыни, картлач,

                             шайтан», – дип.

1945.



Әхмәт ФӘЙЗИ




Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин (1903–1958) – шагыйрь. Үзе теләп фронтка китә. Хәрби газеталарда эшли.



Вагонда


Көпчәкләрнең талгын җыры белән

Оеп бара талган сугышчы.

Иркәләнгән сыман иркәсенә,

Башын салган кызның җилкәсенә,

Өзеп-өзеп ала сулышын.


Кеме соң ул аның? Сеңлесеме?

Сөйгәнеме? Түгел. Дөресе:

Алар берсен-берсе белү түгел,

Бер-берсенә карап көлү түгел,

Күргәннәре дә юк бер-берсен.


Әмма кабына кызның күкрәгендә

Туганлыкның җылы тойгысы,

Ул кыйммәтле бер йөк илткән сыман,

Кузгалырга базмый, җилкәсендә

Алып бара аның йокысын.

1943.



Муса ҖӘЛИЛ




Муса Мостафа улы Җәлилов (1906–1944) – шагыйрь. 1942 елны Волхов фронтында, яралы хәлдә, дошман кулына эләгә. Дошман тылында яшерен антифашистик оешма төзи, әсирләрнең качуын оештыра. Батыр көрәше өчен Моабит төрмәсенә ябыла, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләре бөтен дөньяга танылды. Батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде, шигырьләре Ленин премиясе белән бүләкләнде.



Ышанма


Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

«Ул егылган арып», – дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

                              Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.


Байрагыма каным белән язган

Антым чакыра алга барырга,

Хаккым бармы минем абынырга,

Хаккым бармы арып калырга?


Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

«Алмаштырган илен», – дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

                              Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.


Илдән киттем ил һәм синең өчен,

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?


Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

«Муса инде үлгән», – дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

                              Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.


Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

«Үлем» диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

1943, 20 ноябрь.

Комментарийлар