Ул минем авылдашым һәм күршем. Үзе сөйләгәннәрдән һәм эшкә сәләтлелегеннән чыгып, мин аны яхшы беләм, дип әйтергә тулы хокукым бар.

KamaleevGalimzyanKamaley_GSS

Ул Питрәч районы Апакай авылында 1919 елның 15 июлендә крестиян гаиләсендә туган. Әтисе Камали, әнисе Нәгыймә имана җирләрендә иген игеп, мал-туар асрап, яшелчә үстереп көн күргәннәр. Олы абыйсы Ислам 1904 елда, апасы Миңҗамал – 1906, кече абыйсы Гыйльметдин 1917 елда туган.
1921 елда, озак авырудан соң, Галимҗанның әтисе Камали абзый бакыйлыкка күчә. Төпчек малай Галимҗанга бу вакытта нибары ике яшь кенә була. Бөтен ир-ат эшләре өелеп олы уллары – унҗиде яшьлек Исламга кала. Әниләре Нәгыймә апа дүрт баласын ачлыктан саклап калу өчен бөтен көчен куя: икмәге үзенә булмаса да, иген игә (продразверстка чоры), бәрәңге, яшелчә үстерә, мал асрый, җиләк-җимеш җыя, балаларын эшкә өйрәтә.
1926 елда Галимҗан 1 нче сыйныфка укырга керә, башта ул мәчеттә, соңрак бер йортта ачылган, «совет» мәктәбе дип исемләнгән мәктәптә укый, аның белән унбишләп сабакташы да белем ала. 1931 елда ул аны бик яхшы билгеләргә тәмамлый.
Ире үлгән, әле дүрт баласы да үзе янында яшәгән Нәгыймә апа да, кая барып бәрелергә белми аптырагач, барлык мал-мөлкәтен тапшырып, колхозга керә.
Галимҗан да яшьтәшләре белән бергә өлкән ир-атлар янында колхоз эшенә тартыла: җәен атлар көтә, кышын терлекчелек фермасында эшли. Үсә төшкәч, ул колхоз эшенә шулкадәр чума ки, хәтта колхоз идарәсе аны мактау кәгазьләре белән бүләкли, алдынгы колхозчылар сафына кертә. Йорт эшләрен башкаруда да Галимҗан әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе була: утын, печән әзерләшә, мал-туар карый, хуҗалыктагы барлык ирләр эшен башкара.
Тыйнак, сабыр булып үскән Галимҗан эш сөючән, олылар сүзен тыңлаучан, үз фикере булган егет булып җитлегә.
1939 елның 19 октябрендә ул Питрәч хәрби комиссариаты аша хәрби хезмәткә алына. Галимҗанның Кокушкино авылындагы В.И.Ленин музеенда Совет армиясенә киткән мизгелләрен чагылдырган тирән эчтәлекле кулъязмасы саклана. Анда болай диелгән: «Кызыл Армия алдында торган изге бурычымны төгәл үтәргә, туган илемә, иптәшләремә тугрылыклы булырга ант итәм! Барыгызга да исәнлек-саулык телим».
Яшь сугышчы курсларын комсомол Камалиев Әстерхан хәрби лагеренда үтә, 1939 елның 20 декабрендә, кулына корал тотып, илебезне күз карасыдай саклау өчен хәрби ант кабул итә. Яшь солдатларны төрле частьларга җибәрәләр. Рядовой Камалиев 248 нче укчы полк составында Сталинград һәм Каспий диңгез буе хәрби лагерьларына эләгә һәм шунда минометтан ату һәм снайперлык һөнәренә өйрәнә. Тулы хәрби хәзерлек программалары нигезендә занятиеләр башлана. Сугышка кадәр үк инде ул миномет ротасының иң оста сугышчысы булып исәпләнә. Әрмәнстан республикасының башкаласы Ереванда 82 миллиметр калибрлы минометлар һәм аларга миналар чыгару заводы эшли башлый. Шул уңайдан 1941 елның башында 248 нче укчы полк Ереванга күчерелә. Полкның минометчылары, шул исәптән Галимҗан Камалиев та яңа төр минометларны сынау белән шөгыльләнә. Төз ату нәтиҗәләре буенча Галимҗан Камалиевка «Отличный минометчик» мактаулы исеме, кече сержант дәрәҗәсе бирелә һәм миномет расчеты командиры итеп билгеләнә. Аның расчетының бурычы яшь солдатларны төз ату осталыгына, сугышны алып бару кагыйдәләренә өйрәтү була.
Илебездә сугыш башлану куркынычы көннән-көн куера бара, хәрби частьларны бер урыннан икенчесенә күчерүләр, массакүләм хәрби өйрәнүләр дәвам итә. Сугыш башланганда, кече сержант Камалиев Көньяк фронтының шул ук 248 нче укчы полкында була. Полкка немец илбасарларының Ставрополь шәһәре тирәсендә барган кискен һөҗүмен туктату хәрби бурычы куела.
Галимҗан Камалиев полкташлары белән бергә 1941 елның октябрендә беренче мәртәбә сугышка керә.
Харьков һәм якын-тирә район үзәкләрен фашистларга бирмәс өчен каты бәрелешләр була. Әмма көчләр тигез булмау сәбәпле, немец гаскәрләре әлеге кан коешларда өстенлек итә. Дошман Кавказ нефтенә, илебезнең көньягындагы ашлыкка иң бай районнарга ыргыла. Шул сәбәпле, 248 нче полк Кавказга күчерелә һәм аның минометчыларына, дошманны кире кагып, киң далаларда, тау һәм тау итәкләрендә, елгаларында, тар үзәнлекләрдә, кыр кәҗәләре генә йөргән сукмакларда сугыш хәрәкәтләре алып барырга туры килә. Илебезнең төрле почмакларыннан җыелган солдатлар өчен болар күнекмәгән, читен шартлар булса да, совет сугышчылары мондый урыннарда да оккупантларны җиңәргә өйрәнә.
Каты сугышларның берсендә сержант Камалиев үзенең миномет расчеты белән иң хәлиткеч мизгелдә полк укчыларына ярдәмгә килә. Ул төзәп аткан миналар гитлерчыларның зур төркемен юк итә һәм калганнары арасында ыгы-зыгы тудыра. Командование аны «Батырлык өчен» медале белән бүләкли.
Дошман армияләре Кавказдан алып ташлана. Һөҗүм итүче совет гаскәрләре ташкынында Камалиев Кубань, Дон, Украина далалары аша йөзләрчә чакрым юл үтә. 1943 елның гыйнварында аның расчеты Краснодар шәһәрен азат итүдә катнаша. Харьков шәһәре өчен барган сугышлар канкойгыч бәрелешләрнең берсе була. Шәһәр берничә мәртәбә кулдан-кулга күчә. Немецлар, алдан хәзерләнгән оборона рубежларыннан файдаланып, совет гаскәрләре һөҗүмен өзәргә маташа. Бу рубежларның берсендә 1943 елның 26 августында Харьков өчен каты сугышлар башланып китә. Сержант Камалиевның миномет расчеты, пехота частена булышлык итү өчен, алгы сызыкка куела. Аның минометы төгәл ата, бер мина да читкә төшми һәм бер взвод гитлерчыны юк итә. Безнекеләр немец окоплары янына килеп җиткән мизгелдә, фашист пулеметчылары, ут ачып, пехотаны җиргә ятарга мәҗбүр итә. Рота командиры Камалиевка бу ут нокталарын хәзер үк юк итәргә приказ бирә, башкача мөмкин түгел, чөнки менә-менә һөҗүм өзеләчәк, алай гына да түгел, йөзләрчә солдат һәлак булачак. Менә берсе артыннан берсе Камалиев миналары дошман ягына таба оча, озак та үтми, ике немец пулеметы тынып кала. Сугышчылар, дәррәү күтәрелеп, «Ура!» кычкырып, дошман окопларына ташлана.
Дошманның башка ныгытмалары да шушы язмышка дучар була. Фашист гаскәрләре күпме генә каршылык күрсәтсә дә, җиңелә бара, чигенә баручы дошманны эзәрлекләп, Камалиев расчеты да Днепр ярларына кадәр килеп җитә.
Харьковны азат итү өчен барган бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен сержант Камалиев I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1943 елның 26 сентябрендә Дала фронтына кергән 46 нчы армия, 32 нче дивизия составындагы 248 нче полкның рота миномет расчеты командиры сержант Галимҗан Камалиев Днепрның сул ярында аның уң ярында урнашкан бөтен хәрби корал, авиация, туплары белән коралланган немец плацдармнарын күзәтә. Менә бер төркем укчылар белән бергә миномет расчетына 27 сентябрьгә каршы төндә беренче булып Днепрның уң ярына чыгарга, ярга аяк басу белән һөҗүм сугышлары алып барырга, кичен чыккан урынны киңәйтергә приказ җиткерелә. Менә алар тиз агышлы, салкын сулы, бер километрдан артык киңлектәге елганы балыкчы көймәләрендә, үзләре ясаган салда ишкәкләр ярдәмендә, немец пулялары, снарядлары яңгыры астында кичеп чыгалар. Днепрның уң як ярының һәр метрын фашист күзәтеп тора, кичеп чыгучылар белән көчләр дә тигез түгел – безнең һәр сугышчыга унар һәм аннан да артык дошман туры килә. Шулай булуга карамастан, укчылар һәм минометчылар отряды яр буеның кечкенә генә кишәрлеге өчен иртәнгә кадәр сугыш алып бара.
Днепрны кичү – Бөек Ватан сугышының иң зур вакыйгаларының берсе. Ул күп югалтулар китерә. Су өсте пулялардан, снарядлардан, бомбалардан кайнап тора, елга суы кызыл төскә керә. Меңәрләгән сугышчы дошман утыннан һәлак була, суга батып үлә.
Укчылар белән бергә Галимҗан яр буена якын килергә маташкан немецларны миномет уты белән кире чигендереп тора, ә яктыргач, аның ярдәме-сагы астында төн буе Днепрны кичүчеләр өстәлеп, отрядның көчләре арту белән, дошманның яр буе ныгытмаларын штурмлауга китә. Ул үзе дә дошманның бер станоклы пулеметын сафтан чыгара, егермедән артык фашистны дөмектерә. Отряд дошман белән кара-каршы сугыш алып барып, аның игътибарын үзенә юнәлтә, безнең гаскәрләрнең елганы тынычрак шартларда, күпләп кичүен тәэмин итә. Немецларның беренче ныгытмаларын яулап алганнан соң, һөҗүм итүче частьлар елгадан көнбатыш юнәлештә эчкәрәк үтәләр, плацдармның мәйданы киңәя, Днепрны кичү тулы көченә керә бара. Тиздән Сошиновка авылының ак йортлары күренә башлый. Немецларның да каршылыгы көчәя бара, авыл артындагы калкулыкта алар зур көч туплаган булган. Вакытны сузсаң, һичшиксез, безнең һөҗүмнең тоткарланачагы күренеп тора. «Моментны кулдан ычкындырырга ярамый», – дип уй йөртә сержант Камалиев. Ул шунда ук укчыларның бер төркеме белән, кулына автомат алып, беренчеләрдән булып җирдән күтәрелә һәм һөҗүмгә ташлана. Алар, кыска араларны йөгереп, гранаталар атканда, җиргә ятып, калкулыкка күтәреләләр, һәм анда ныгып алган немецлар белән окоп сугышлары башлана. Бу кыска вакытлы һәм рәхимсез сугышта сержант Камалиев җиде фрицны дөмектерә. Һөҗүм уңышлы тәмамлана, җиңүчеләргә шактый күп трофей эләгә: алар берничә миномет һәм пулемет, бер эре калибрлы пушканы кулга төшерә. Әлеге яулап алынган траншеяларда ныгып урнашкач, укчылар һәм минометчылар көн азагына кадәр дошманның алты һөҗүмен кире кайтара. Элеккеге позицияләрен кире кайтаруга өметләрен җуйгач кына, гитлерчылар, күп сугышчыларын һәм хәрби коралларын югалтып, кичкә таба бөтенләйгә чигенә, бу урыннарда сугыш тагын бер атна чамасы дәвам итә.
Шуннан соң ул бер ай чамасы каты сугышларда катнаша. Криничка авылы янындагы бер бәрелештә дошман снаряды кыйпылчыгы тиеп, аның сул як иң өсте каты яралана.
– Мине тылга җибәргәндә, – дип искә ала батыр үзенең бер хатирәсендә, – кырынырга уйладым. Уң кулым әйбәт эшли иде. Кесәмдәге көзгемне алырга булдым. Ул чәрдәкләнеп-ватылып, документларым да тишкәләнеп беткән иде. Гимнастерканы күтәреп, тәнемә карасам, бөтен күкрәк буйлап канлы җәрәхәт сузылуын күрдем.
Галимҗан Камалиев 132 көн госпитальдә дәвалана. Сәламәтлеге нык какшый, аны комиссовать итәләр. Әмма ул үзен яңадан фронтка, өстәвенә, үз частена җибәрүләрен сорый. Алгы сызыкта сугышырга сәламәтлеге җитмәвен кат-кат аңлаталар, шулай да ул икенче частька билгеләнергә каршы килми. Аны 3 нче Украина фронтына караган аерым 59 нчы авиация ротасына самолетларны очарга әзерләү буенча механик итеп җибәрәләр. Моннан тыш, рота сугышларда ватылып-җимерелеп беткән хәрби техниканы, бер урынга туплап, ремонтлап, яңадан частьларга җибәрү белән дә шөгыльләнә. Биредә хезмәт иткән вакытта өлкән сержант Камалиев, элеккеге дусларын сагынып, аларга хатлар юллый. Алар аңа сәлам белән шатлык хәбәре дә җиткерә – Советлар Союзы Герое исеме бирелү белән котлыйлар. Ләкин Галимҗан Камалиевның үзен, гап-гади авыл егетен, мондый зур бүләк белән бүләкләүләренә ышанасы килми. «Днепрны минем кебек уннарча, йөзләрчә, меңнәрчә сугышчы килеп чыккан бит», – дип фикер йөртә ул. Фәкать «Красная Звезда» газетасын эзләп табып, андагы «Камалиев Галимҗан Камали улына, Днепр елгасын беренчеләрдән булып кичүдә батырлыклар күрсәткән өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февраль Указы нигезендә Ленин ордены белән Алтын Йолдыз медале тапшырып, Советлар Союзы Герое исеме бирергә» дигән сүзләрне укыгач кына ышана. Аның яңа командиры да Указны озак укый. Ышанасы килми. Чөнки госпитальдән соң ябыгып калган Галимҗанны батыр итеп күз алдына китерүе кыен була. Өлкән сержант Камалиев Галимҗан Камали улына бүләкне 17 нче Һава гаскәрләре армиясе командующие генерал-полковник Судец тапшыра.
Галимҗан Камалиевның яңа хезмәте дә бик җаваплы һәм өстәвенә кызыклы була. Ул ИЛ-2 хәрби очкычларын һава сугышларына әзерләүче механик була һәм аны әлеге очкычлар белән кызыксындыра. Чөнки аларны, конструкциясе ягыннан бик уңышлы эшләнүе сәбәпле, очучылар хөрмәт белән «летающий танк» дип атаган. Ул, штурмовик классына кереп, 23 һәм 37 миллиметрлы туплар, төрле калибрдагы пулеметлар белән коралланган. Түбән биеклектә очып, дошманның аэродромнарын, танк һәм автомобиль колонналарын бомбага, дошман самолетларын утка тоткан, ә үзен дошман бернинди корал белән дә бәреп төшерә алмаган. Камалиевларның авиаполкында биш йөздән артык дошман пулясы белән тишкәләнеп беткән бер ИЛ-2 очкычы булып, ул һаман да дошман самолетлары белән сугышуын дәвам иткән.
Өлкән сержант Камалиев шушы авиаполк составында, илебезне оккупантлардан азат итеп, Европа илләрен – Югославия, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша, үзенең сугыш юлын Австрия башкаласы Венада төгәлли.
Галимҗан Камали улы, туган йортыннан китеп, 2141 көнен, ягъни алты елга якын гомерен, илебез азатлыгын саклауга бирә. Шуның 1126 көне сугыш гөрелтесе астында үтә. Фәкать 1946 елның гыйнварында гына туган йорт бусагасын атлап керергә насыйп була. Аны әнисе Нәгыймә апа каршы ала. Шушы гомер эчендә авылда һәм гаиләдә әллә никадәр үзгәрешләр булган. Авыл һәм кешеләр танымаслык хәлгә килгән. Кая карама – ябык, хәлсез балалар, йөзләренә кайгы билгеләре сеңгән карт-карчыклар. Кая барып төртелмә, юклык, хәерчелек, салам түбәле шыксыз ярым-йорты җимерек өйләр. Галимҗан сугыштан исән-сау кайтса да, шатланырлык-сөенерлек сәбәпләр күрми. Олы абыйсы Ислам 1943 елда Курск дугасы бәрелешендә һәлак булган, хатыны Хәбибҗамал, иренең үлеменә ышанасы килмичә, аны бүген дә көтә, өч баласын берүзе тәрбияли. Апасы Миңҗамалның ире Гата утыз сигез яшендә 1944 елда Запорожье өчен барган сугышларның берсендә һәлак була. Гатаның бертуган абыйсы Корбангали шулай ук сугыш кырында башын салган. Кече абыйсы Гыйльметдиннең дә егерме дүрт яшендә, 1942 елның язында Смоленск өчен барган сугышта һәлак булуы турында хәбәр килә. Болар әле аның туганнары гына, ә бөтен Апакайдан сугыш явына 168 кеше китеп, шуның 76сының туган ягына әйләнеп кайта алмавын күз алдына китерсәң, чәчләрең үрә торырлык.
Галимҗанның исән-сау әйләнеп кайтуы уңаеннан аларның йортыннан авылдашларының эзе суынып тормый. «Минем әтине, улымны, оныгымны, кодамны күрмәдеңме?» – дигән күз яше белән катыш бирелгән сораулардан аның йөрәге сыкрый, җаны телгәләнә. Мондый сорауларны Галимҗанның бергә уйнап-үскән яшьтәшләренең, дусларының әти-әниләре, бабалары бирүе аның өчен икеләтә авыр була. Ул аларның кайгы-хәсрәтләрен уртаклаша, тынычландырырга тырыша.
Сугыш җимереклекләрен, хәрабәләрен торгызу, промышленность һәм авыл хуҗалыгын аякка бастыру, халык көнкүрешен яхшырту проблемалары көн кадагына килеп баса. Ләкин моның өчен белгечләр, җитәкчеләр кирәк. Апакай авыл Советына рәис кирәк. Авыл Советына кергән авыллардан килгән депутатлар алдында район Советы рәисе Волков Прохор Васильевич көн таләпләрен тиешенчә яктыртып чыгыш ясый һәм авыл Советы рәисе итеп Камалиев Галимҗан Камали улын сайларга тәкъдим итә.
Галимҗан Камали улы рәислек итү чорында Апакай авылында җидееллык мәктәп сафка баса, урамнар төзекләндерелә, урамы белән йортлар яңартыла, су кертелә, су колонкалары эшләп тора. Апакай, Черемышево, Змеево авылларында кибетләр ачыла. Апакай һәм Черемышево авылларында фельдшерлык-акушерлык пунктлары да барлыкка килә. Үшнә елгасы аша күпер салына. В.И.Ленин музеена чит һәм социалистик илләрдән делегатлар санының күбәюе сәбәпле, янәшә-тирә авыл халкының көнкүреше шактый яхшыра.
Ул күптөрле җәмәгать эшләрен дә башкара. Алдынгы карашлы, зур абруйлы сугыш ветераны буларак, ул авыл Советыннан башлап, РСФСР Югары Советына кадәр депутат булып сайлана. 60 нчы елларда аны хәтта РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары итеп сайлыйлар.
Галимҗан Камали улы, шушы авыр, мактаулы хезмәттә – авыл Советы эшендә – егерме биш ел буе эшләп, 1971 елда үз теләге белән рәис вазифасыннан китә. Әмма озакка түгел, халык соравы буенча, ул яңадан җаваплы зур эшкә керешә. Черемышево картлар йорты директоры булып эшли башлый. Халык күңелен аңлаган, аның кайгы-шатлыкларын уртаклаша белгән шәхес бу эштә лаеклы ялга киткәнче тугыз ел эшли.
Пенсиягә чыккач, баш-аягы белән җәмәгать эшләренә чума. Авыл һәм районда бер генә киңәшмә, актив җыелышы аннан башка үтми. Ул эшче-колхозчылар, мәктәп балалары белән очраша, беренчеләре белән аның әңгәмә темасы хуҗалык итү, икътисад мәсьәләләре булса, икенчеләре белән патриотик тәрбия бирү, белемле, сау-сәламәт булу, спортны ярату проблемалары була.
Герой-патриот Камалиев үзенең хәрби дуслары белән хат алышып тора, еш кына үткән сугыш юллары буйлап сәяхәт кыла. Соңгы сәяхәте аның, Ленино-Кокушкино мәктәбенең ун укучысын алып, Сошиновка авылы тирәсендә Днепр елгасын немецларның бомба, снарядлары шартлавы, пулялар яңгыры астында беренчеләрдән булып кичкән урынны караудан, үзе яраланган Криничка авылында булудан гыйбарәт. Шунда ук ул хәрби дуслары белән дә очраша. Мәктәп укучылары Наил Камалиев, Әгъләметдин Әхмәтҗанов, Миша Кузнецов, Габделхәй, Нурсолтан һәм башкалар сәяхәттән онытылмаслык тәэсирләр белән кайталар.

Комментарий

  1. Рэхимжан абый, саулык-сэламэтлек, озын гомер, ижат унышлары насыйп булсын Сезгэ!


Комментарий язарга