Аерым бер район-шәһәрдә Татарстан һәм Россия күләмендә зур хезмәтләр, эшләр күрсәтеп танылу алган шәхесләребез бар безнең.

11_img_0462-mini

Зур тормыш һәм хезмәт юлы узган, медицина өлкәсендәге эшчәнлекләре өчен Татарстанның, Россиянең атказанган табибы исеменә лаек булган Ринат Кыям улы Нуретдинов менә шундый шәхесләребезнең берсе.
Моннан җитмеш ел элек, 1947 елның 13 октябрендә Актаныш районы Пучы авылында туа ул. Балачагы уеннар уйнамыйча, сугыш арты авырлыклары һәм эш белән уза. Ул чор баласының күпчелеге шундый кыенлыкта үсә. Ринат Кыям улы болай искә ала: «Әткәй мәрхүм бик коры кеше, ләкин усал түгел иде. Ул безне эшкә, тәртипкә ачуланып яки кычкырып түгел, акыллы сүзләре һәм киңәшләре аша өйрәтте. Укыгыз, укыган кеше дөньяны дөрес аңлар, кануннарны бозмас, дия иде». Менә шушы сүзләр гомергә кечкенә Ринатның күңеленә сеңеп калган. Шулай ук эшкә ярый башлагач та, мичкә ягу өчен тирес сугуларны да ул яхшы хәтерли. Узган гасырның илленче еллар башында Пучы халкы кышын ягар өчен биш-алты кубометр утын әзерли ала. Ләкин бу аз. Шуңа инде тирес сугу эшенә керешәләр. Бик азаплы була бу эш. Ягулык ясау өчен тиресне яланаяк таптарга кирәк. Аякларга шырпы керә, кечкенә генә җәрәхәт булса да, ул түзалмаслык булып сызлый. Тирес сугу өчен күп итеп су ташырга да кирәк. Таптап ясалган измәне ике-өч бүлемле калыпка саласы һәм инде әйләндерә-әйләндерә киптерәсе кала. Йөрәгенә нык сеңеп калгангадыр, Ринат әфәнде шушы тирес сугулар турында тәфсилләп сөйләде. Өй миченә салам ягуларны да, беренче сыйныфка кергәнче үк ат җигеп колхоз бәрәннәренә пиннек ташуларны да, беренче укытучысы Будрина (исеме онытылган) апасын да хәтерли ул.
Әлбәттә, эшнең әҗере дә була. Малай чакта ук плугар булып эшләгән өчен хезмәт хакы урынына, Ринат исеменә 12 центнер бодай китерәләр. Әтисе Кыямның, әнисе Хәнифәнең шатлыклары ташып чыга. Кыям абый «Малай плугар булып эшләде бит. Ашлык белән ишек алды тулды…» дип бар тирә-күршегә горурланып сөйли. Әлбәттә инде, шушы мизгелдә иң сөенгәне Ринат үзе булгандыр: эшкә ярый башлады, әти-әнисен шатландыра алды бит. Авыл малае печән дә чаба белергә, чалгысын да кайрый-яный алырга тиеш. Болар өстенә Ринат чалгы чүкергә дә өйрәнә. (Ә бит чалгы чүкү – бик четерекле, осталык сорый торган эш. Авылларда моны бик сирәк кеше генә башкара!) Ничек печән чабарга, ничек чалгы чүкергә икәнен малаена Кыям абый күрсәтеп бирә. Ринат әтисеннән чалгы ясарга да өйрәнеп кала. Күмәкләп печән чапканда үзе ясаган чалгы белән бик күп маһир чабучыларны да артта калдыра ул.
Эш турында сөйләвебез озагракка китмәдеме икән? Юктыр. Балачак, яшүсмер еллары хатирәләре бит ул. Боларны Ринат әфәнденең балалары, оныклары да белергә, горурланырга тиештер. Мәктәптә Җәвад Абдуллин сыйныф җитәкчесе, математика һәм физика укытучысы, политинформацияләр алып баручы буларак Ринатка күп нәрсә бирә. Алда әйтелгән фәннәр, геометрия, химия буенча оештырылган олимпиадаларда катнаша, җиңүләр дә яулый. Пучыдагы шушы Нуретдиновлар нәселе гомумән математика, физика кебек фәннәрне су урынына эчә. Ринатның өлкән абыйсы Мөхтәр Пучы мәктәбендә Татарстанның булачак беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бер сыйныфта укый.
1966 ел. Ринат Нуретдинов унберенче сыйныфны тәмамлый. Егет кешене алда армия хезмәте көтә. Туганнар, таныш-белешләр аша хәрби хезмәткә бармау мөмкинлеге дә бар. Ләкин ул мондый юлны сайламый. Өч ел гомере Совет Армиясендә уза. Мондагы еллар да заяга узмый. Беренче сигез аен ул Азәрбайҗандагы курсларда укып, авиация электр белгече һөнәрен ала. Шуннан соң Төркиядән 50-60 чакрым ераклыктагы Грузия хәрби авиация берләшмәсенә, СУ-9 очкычларына хезмәт күрсәтү өчен электрик-приборист итеп җибәрәләр. Пучы егетен биредә шундук күреп алалар. Частьнең штаб начальнигы, яһүд милләтеннән булган капитан Фейдин Нуретдиновка: «Син барлык яктан да очучы була алырлык кеше. Әйдә укырга җибәрәбез», ди. Рядовой Ринат Нуретдинов бу тәкъдимнән баш тартмый, «уйлыйм әле» дип җавап бирә һәм әтисенә киңәш сорап хат яза. Кыям абый тормыш күргән кеше бит, малаена «көтүче булып йөрисең юк, кайтасың» дигән җавап җибәрә. Ринат штаб начальнигына очучы булырга риза түгеллеген белдерә. Әтисе белән киңәшләшкәнен әйтеп тормый. Ләкин капитан Фейдин аннан соң да, инде майор булгач та Ринатны «эзәрлекләүдән» туктамый. Кайтыр вакыт җиткәч тә самолетларга техник хезмәт күрсәтү офицеры вазифасын тәкъдим итә. Егет тагын каршы килә. Шушы сөйләшүләр барган арада Ринат белән бергә армиягә килгән егетләр күпкә алдан кайтып китәләр.
«1969 елның 26 июле. Майор Фейдин мине штабка чакыртты һәм әйтте: «Ну, татарин, мин синнән офицер ясарга теләдем, булмады. Син өеңә кайтасың. Заслуженно» ди басым ясап. Ринат Нуретдиновның хәтер сандыгында менә шушы мизгелләр дә бүгенгедәй ярылып ята.

12_rinat_nuretdinov_04

Әтиле-уллы Нуретдиновлар

Кешегә туганнан бирле сынаулар бирелгән. Армия хезмәте тәмам. Алдагы тормышны ничек дәвам итәргә? Шушы сорау Ринат алдына да килеп баса. Бу мәсьәләне чишәргә дә әтисе Кыям абый «ярдәмгә килә». «Атна-ун көн чамасыдыр иптәш егетләр белән күңел ачып, ял иткәннән соң әткәй әйтеп куйды, улым, ниятләрең нинди? Монда калыргамы, укырга керергәме? Укырга исәп бар иде, әткәй, дим. Андый ниятең булгач, җыен. Монда дус-ишләрең белән йөреп укуыңны онытуың бар. Шунда Казанда имтиханнарыңа әзерләнерсең». Шушы кыска һәм коры сөйләшүне бүгенгедәй хәтерли Ринат Кыям улы. Әтисенең шулай ашыгыч рәвештә авылдан чыгарып җибәрүенә гомере буе рәхмәтле ул. Чөнки әти кеше шулай эшләмәгән булса, укырга керә алуына әлегәчә шикләнә.
Медицина институтына укырга керүе болайрак була. Казанга килүгә, булачак студентларны Пионерлар урамындагы тулай торакка урнаштыралар, имтихан бирү төркемнәренә бүләләр. Яшьләр укыйлар, уйныйлар һәм ял да итәләр. Көннәрнең берсендә болар бүлмәсеннән бер чуаш малае физикадан имтихан бирә алмыйча кайта. Ул мондый сорауга җавап бирә алмый: «Матдәне ничә километрга күтәргәч, аның авырлыгы ике мәртәбә кими?» Ринат бүлмәдәше Равил белән шушы мәсьәләнең җавабын эзлиләр. Ул җавапны табалар. Матдәне бер километр күтәргән саен аның авырлыгы 0,33 тапкыр кими икән. Имтиханда Р.Нуретдиновка нәкъ шушы мәсьәлә күрсәтелгән билет эләгә. Сорау буенча ул динамика төзи дә физикадан имтиханны тапшыра. Башка фәннәрдән дә сынаулар уңышлы бирелә. Р.Нуретдинов нигә дип медицина институтын сайлый? Аның әтисе Кыям ашказаны җәрәхәтеннән иза чигә. Төннәрен нык кына чирләп, сода эчеп уздыра. Шушыларны күзәткән Ринат әткәсенә, башка авыруларга ничек ярдәм итәргә икән, дигән уйларга бирелә. Армия хезмәтен үткәндә дә аның башыннан медицина юнәлешендә укырга, дигән уй китми. Биредә вакыт табып, химия, физика фәннәрен искә төшереп тора. Шулай итеп Ринат Кыям улы Казан медицина институты студенты була, аны 1975 елда тәмамлый, юллама буенча Түбән Кама каласына җибәрәләр. Ул биредә интернатура үтә. Танылган хирург Дамир Исмәгыйлев аны төпле, үз эшен яхшы белүче дип бүлек мөдирлегенә тәкъдим итә. Гомумән, Түбән Кама медицинасында, андагы яңа башлангычларда тирән эз калдырган кеше ул Ринат әфәнде. Шәһәрдә беренче кан күчерү станциясен булдыруны да аңа йөклиләр. Биредә ел ярым эшли һәм шул ук вакытта больницаның хирургия бүлегендә кизү тора, операцияләр ясый. Шушы гамәлләре белән хирург осталыгын саклап кала. Яман шеш бүлеге мөдире Лев Шалов үзенең инде өлкәнәя баруын тоеп, үз урынына Ринат Кыям улын тәкъдим итә. Җитәкчелек тә бу тәкъдимне хуплый һәм Ринат әфәнде беркадәр вакыттан соң ризалыгын бирә һәм шушы юнәлештә Казанда дүрт ай укып та кайта. Мөдир булу белән бергә хирург эшчәнлеген дә ташламый, болар өстенә яңа юнәлешләрне дә үзләштерә. Клиник онкология буенча аның ординатурада ике ел укуын тәмамлап кайткач, Түбән Камада 50 урынга исәпләнгән яман шеш бүлеген ачып җибәрүе, авыруларның ашказаннарына, үпкә-эчәгеләренә беренче операцияләр ясау хезмәт юлындагы якты эзләрдер. Шәһәрдә беренче булып химик терапия бүлеген оештыруда да Ринат әфәнде зур көч куя. Шушы шәхеснең башкарган эшләре болар белән генә чикләнми әле.
1997 елның азакларында Түбән Кама медицина көллиятенә яңа җитәкче билгеләү вазгыяте туа. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында бу урынга Р.К.Нуретдиновны директор итеп кую фикеренә киләләр. Менә хәзергә кадәр Ринат әфәнде шушы танылган уку йортын җитәкли. Биредәге 870 студентка 38 мөгаллим белем бирә. 700гә якын студент бюджет нигезендә укый. Быелгы уку елына медицина көллиятенең шәфкать туташлары, фельдшер һәм фармация бүлекләренә 200 бала кабул иткәннәр. Конкурста бер урынга өч кеше туры килүе көллиятнең дәрәҗәле булуын күрсәтә. Укучылар арасында Татарстаннан тыш Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар.

15_rinat_nuretdinov_03
«Медколледжга килүем хата булмагандыр. Монда яшь студентлар. Аларга тәрбия турында, кем ул табиб, шәфкать туташы, шул хакта сөйлим. Алар шуны тыңлап, аңлап рәхмәт әйтә. Укый башлаганда яшьләрдә бераз тайпылышлар да була. Андыйлар белән әйбәтләп сөйләшеп, дөрес юнәлеш биреп аңлашып яшәргә, укырга омтылабыз. Монысы да безнең вазифа», дип искәртә көллият директоры.
Р.Нуретдиновның хезмәт юлын, аның ничек итеп яңа башлангычлар алдында торып яңа эшләрне зур осталык белән оештырып җибәрүен тасвирларга тырыштык. Әмма аның гаилә хәленә беркадәр тукталмасак, язмабыз тулы булмас.
Хәнифә һәм Кыям Нуретдиновлар дүрт бала үстереп, барысына да югары белем бирәләр. Кыям абый Бөек Ватан сугышы ветераны. Нахак бәла ягылып, аңа төрмәдә дә утырып чыгарга туры килә. «Безнең әткәй бик тырыш, зиһенле һәм дөрес кеше иде», дип искә ала аны улы Ринат.
Ринат һәм Эльмира Әзһәр кызы 1972 елның җәендә танышалар һәм бер елдан соң гаилә корып җибәрәләр. Башта кызлары Эльрина, аннан малайлары Ринэль дөньяга килә. Балалар икесе дә югары белем ала, җаваплы урыннарда эшлиләр, матур гаиләләр корып яшиләр. Ринэль белән Ландыш ике, кияүләре Марс белән Эльрина өч бала үстерәләр. Оныклары Тимур, Артур, Әмир, Сәйдә һәм Ралиф әби-бабайлары өчен һәрчак шатлык-куаныч. Кода-кодагыйлар да бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып гомер кичерәләр, Сабантуйларына җыйнаулашып Актаныш һәм башка якларга кайталар.
Ринат Нуретдинов белән әңгәмә барышында мин ике әйбергә игътибар иттем: ул әти-әнисе турында бик зур хөрмәт белән сөйли. Аннан соң әти-әнисенең туган һәм үлгән елларын гына түгел, көннәренә кадәр тотлыкмыйча әйтеп бирде. Балаларының, оныкларының туган вакытларын яхшы хәтерли ул. Кыям абыйның балалары бүген дә исән-саулар, матур картлык кичерәләр, оныклар белән чөкердәшәләр.

 


Комментарий язарга