Яшәгән елларым – байлыгым, дип юкка гына әйтелмәгән икән.

Ирек_Уразаев_13

Шөкер, озак яшәлгән. Кая куйыйм хәзер ул байлыгымны? Озак уйлый торгач, аны мин сезнең белән – укучыларым, коллегаларым белән бүлешергә булдым. Ни өчен дисәң, ул байлыкны мин үзем генә түгел, сезнең белән бергәләп тупладым ич. Озын һәм катлаулы тормыш юлы үтелгән. Гыйбрәтле хәлләр-вакыйгалар да, уңышлар һәм ялгышлар да күп булган. Боларның барысы да бүгенге укучым өчен кызык һәм беркадәр файдалы булыр дигән өметтә калам.

Балачагым хатирәләре

Туган авылым Усы республикабызның хәзерге Актаныш районында урман-күлсез, елгасыз бер төбәктә урнашкан. Ни өчендер бабаларыбыз яшәү өчен артык уңайлы булмаган җирне сайлаган. Казан ханлыгын Явыз Иван басып алгач, күрәсең, уңдырышлы туфраклы, урман-сулы урыннарга урысларны күчереп утыртканнардыр. Усы авылына нигез коручылар яшәү өчен ике тау иңкүлегендәге араны кулайрак күргән. Шул таулар арасында кечкенә инеш ага – бик сай, балалар да коенырлык түгел хәтта. Урманы булмагач, утыны да юк инде аның, тирестән әзерлиләр иде «утынны». Шулай булуга карамастан, ни гаҗәп, авылыбыз кечкенә түгел иде: тарихи документларга караганда, 1913 елда биредә 1364 кеше, ә 1930 елларда 900 гә якын кеше яшәгән. Мәчете дә бер генә булмагандыр әле. Инде 1858 елда ук мәчет каршында мәктәп тә ачып куйганнар.
Мин менә шул авылда 1931 елның 27 апрелендә туганмын. Әтиебез, Таһир Бәдертдин улы Уразаев, Сарман районы Мортышбаш авылыннан. Бабаларыбыз – морзалар, муллалар нәселеннән, заманының зыялылары, ихтирамга лаеклы шәхесләре булганнар. Мортышбаш авылында җирләнгәннәр (урыннары җәннәттә булсын!).
Бәдертдин бабайның беренче хатыныннан балалары – Мирсәет, Мәгъсүм абыйлар, икенче хатыныннан – Таһир, Гөлсем апа, Габдрахман абый.
Мирсәет абый – мулла, әтием Таһир, Гөлсем апа, Габдрахман абый – укытучылар. Әтиемә, укытучы булгач, партия кушкан «Наданнар бетсен!» дигән лозунг астында бик күп районнарда эшләргә туры килә.
Без укытучы Таһирның алты малае һәм өч кызы, төрлебез төрле җирдә туганбыз. Әти Усы авылында укытучы булып эшләгәндә авылның урта хәлле крестияны Гыйбадулланың Гыйльмеҗиһан исемле кызына өйләнә. Аннан Азнакай, Тымытык, Мөслим, Сәфәр… авылларында укыта. 1942 елның март аенда Бөек Ватан сугышына киткәндә әти үзе эшләгән ике дистәләп авыл исемен санаган иде.
Әти ягыннан бабай һәм әби нык истә калмаган. Әнинең энесе Кәлимулла абый, сугышның беренче атнасында ук фронтка китеп, август аенда һәлак булды. Аның канга баткан документларын авылдашы алып кайтты, шул кайгыдан әби озак тормады, вафат булды. Бабай озак еллар башта бездә, аннаң соң кызы Рәхимә апа белән Гавас җизни тәрбиясендә яшәде.
1936 ел хәтеремдә нык уелып калган. Ул елны Идел буе районнарында ачлык хөкем сөрде. Татар Әҗбие авылында алты почмаклы йортның бер ягында яшибез: әти, әни, Рөстәм, Фәһимә, Әсгать, мин, Роза, Маркиз – сигез кешелек бер гаилә.
Ул елларда укытучыларга хөрмәт белән карыйлар иде, авыл кешеләре киңәш сорап, берәр төрле документ (бигрәк тә рус телендә) кирәк булса, әти янына килеп, озак кына сөйләшеп утыралар иде. Укытучыларга ипи, сирәк булса да перәннек, күлмәк тегәргә тукыма биргәннәрен хәтерлим. Әти зур гына түгәрәк ипи алып кайткач, аны кискән вакытта карап тору, аннан соң вак кына кабымнар белән чәйнәп ашау – гомеремдә тагын да бәхетлерәк минутлар булды микән?
Татар Әҗбиендә озак яшәмәдек. Хәзер бу авыл юк инде, Түбән Кама ГЭСын төзегәндә су астында калды. Башка бик күп авылларны да йотты ул сусаклагыч. Зиратлар, болыннар, әрәмәлекләр юкка чыкты…
1937 ел. Илебез тарихында кара ел ул. Бернинди гаебе булмаган кешеләрне төрмәләргә утырту, күпләп юк итү, миллионлаган гаиләләргә кайгы-хәсрәт китергән репрессия елы. Без Татар Әҗбиеннән илле чакрым ераклыкта, күрше Башкортстан чигендә, табигатьнең матур бер почмагында – Сөн буенда урнашкан кечерәк кенә – барлыгы җитмешләп йорт булгандыр – Чишмәбаш авылына күчеп килдек.
Хәтеремдә, йорт җиһазларын берничә олауга төядек. Ничә ат йөге булгандыр, тәгаен генә әйтә алмыйм. Әмма чытыр арба хәтердә, чөнки анда зур урын ала торган җиһазлар төялгән иде: өстәл, артлы урындыклар, тимер карават, көзге, сигез литр су сыешлы зур самовар, түшәк-ястыклар, мендәрләр… Ленин, Сталин, башка күренекле дәүләт эшлеклеләренең пыялалы рамнарга урнаштырылган портретлары юрганга төрелеп, бик саклык белән генә арбаның иң уңай урынына куелган. Әтинең үз җаваплылыгында тагын кызыл байрак – бәйрәмнәрдә аны күтәреп урам әйләнәләр. Бер сандык китап, төрле газета-журналлар һәм иң кадерлесе – дүрт лампалы радиоалгыч – ул заманда авылда бердәнбер, бездә генә иде. (Сүз уңаенда әйтеп китим әле: 1942 елда өйгә тентү кереп, ул радиоалгычны һәм, нишләптер, Рөстәм абыйның чаңгысын алып чыгып киттеләр).
Чишмәбашка көне буе бардык. Юлда бик көчле яңгырга эләктек. Бер авылга кереп тамак ялгап алгач, юеш киемнәребезне киптереп, юлыбызны дәвам иттек, кичкә генә барып җиттек.
Менә без яшәячәк авыл. Кояш чыгышы ягында – урман, Каравыл тавы, Чәүкә, Карга, Хәния, Борынчык таулары. Чәүкә тавы, әйтергә кирәк, Актаныш районының иң биек ноктасы. Көньякта Батрай арасы – таллык, челтерәп чишмә ага. Авылның тау башыннан аккан чишмә Җирекле күлгә коя.
Авыл ярлы, йортлар усак бүрәнәләрдән салынган, сирәк очракларны исәпкә алмаганда, салам түбәле. Өй алды тактадан яисә читәннән. Ихата, өй тирәсе шул ук читән яисә киртә белән әйләндереп алынган, такта коймалар юк иде кебек.
Укытучы Таһир Уразаевны алты баласы белән элеккеге авыл мулласы Фәхри бабайның йортына урнаштырдылар. Мулла бабай үзе Хәлимә абыстай белән мунчада яши иде. Үз өйләреннән бары тик мулла булганы өчен генә куып чыгарганнар.
Фәхри бабай кара сакаллы бик күркәм кеше буларак хәтердә калган. Әби аңа караганда гәүдәгә зуррак, бик ягымлы кеше иде. Алар белән, бәлки, бик аралашырга да ярамагандыр, ләкин әби безнең белән гел сөйләшеп йөрде. Күршедә генә кияүләре Сәрвар абыйлар яшәде, без аларның балалары белән уйнап үстек. Сәрвар абый сугыш башлангач фронтка китеп барды. Отпускага кайткач (госпитальдән соң булды микән ул, әйтә алмыйм), сугыш хәлләрен сөйләде. Срогы җиткәч, аны яңадан фронтка озаттылар. Озакламый аның үлем хәбәре килде. Фәхри бабайның Госсам исемле тагын бер улы сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булды, шөкер, исән-сау әйләнеп кайтты.
Мулла бабай өендә яши башлагач, барыбыз да кызамык белән авырып алдык. Төпчек туганыбыз Маркиз, әти-әнине авыр кайгыга салып, шул чирдән вафат булды.
Әти, төрле сәбәпләр табып, бу өйдән китү ягын карады. Әлбәттә, үз өең, сыер асрарлык абзарың, бәрәңге утыртырлык бакчаң булу кирәк иде. Бер елдан урамның икенче ягында урнашкан йортка күчтек. Шул елны мин җиде яшемдә беренче класска укырга кердем.
Ике бригададан торган колхоз «Кызыл Чишмә» исемен йөртә. Атлар күп, эшче куллар җитәрлек, халкы эшчән. Һәр йортта бала-чага саны алты-җидедән дә ким түгел.
1939 ел. Без яши торган йортның хуҗасы кайткач, Чүкеч урамында салам түбәле, такта өйалдылы, дүрт тәрәзәле йорт сатып алдык. Әнинең энесе Кәлимулла абый – өй салу остасы – әти белән алдагы елларда бик шәп итеп яңа йорт җиткереп куярга план кордылар. 1940 елда сыер-сарык өчен, җирне метр ярым тирәнлеккә казып, абзар салдык. Кышын 20–30 градус суыкларда да анда җылы була торган иде. Печән өю өчен туры лапас төзелде, бакчаны киртә белән әйләндереп алдык. Укытучыларга 15 сотый җир бирделәр, колхозчыларга – 25 сотый. Кешеләрнең артык баеп китүләреннән курка иде югарыдагылар.
Яңа өй салу өчен материалларны әкренләп урам як капка янына өеп куя башладык. Иске өебез яшәү өчен бик уңайсыз иде, ятыр урын да җитмәде. Әле бит 1938 елда сеңлебез Альфира, 1940 елда энебез Маркиз туды, гаиләбез яңадан сигез җан булды.
Рөстәм абый Минзәлә педучилищесында укый иде. Ул Минзәләдә әтинең сеңлесе Гөлсем апаларда, педучилищеның читтән торып укучылар бүлеге директоры Мидхәт җизни Дәүләтьяровларда торды. Укып бетергәч, Актаныш районы Күҗәкә авылында укытты, беркадәр вакыт Байсар хастаханәсендә хисапчы булып эшләде, ә 18 яше тулгач, 1942 елның августында сугышка алынды. Ике-өч ай мылтык тотарга өйрәнгәч, политрук Рөстәм Уразаев фронтның алгы сызыгы Калинин шәһәре тирәсеннән безгә: «Бәхил булыгыз, фронтка китәбез», дигән открытка җибәрде. Башка хәбәр булмады – билгесез югалды…
1937–1941 елларда колхоз басуларында мул уңыш үстерелде. Дәүләт планын үтәп, МТСка трактор өчен түләгәч, колхозчыларга хезмәт хакын елына бер тапкыр икмәкләтә түлиләр иде. Ул елларда күбрәк арыш чәчтеләр, шунлыктан бодай оны кешеләрдә сирәк булды. Арыш ипие, арыш оныннан умачлы аш, бәрәңге авыл кешесенең төп ризыклары иде. Без исә бакчабызда бәрәңгедән тыш чөгендер, кишер, кыяр, помидор, шалкан, кабак, хәтта кавын да үстерә идек. Әти безне 7–8 яшьтән бу яшелчәләрне чәчәргә-утыртырга, рәт араларын эшкәртергә, су сибәргә өйрәтте. Әсгать абый һәм мин Җиһангир күленнән яшелчәләргә сибәргә чиләкләп су ташый идек. Кечкенә яшьтән җир эшләрен белеп үсү алдагы тормышымда нык ярдәм итте. Бигрәк тә Бигеш балалар йорты директоры булып эшләгән дәвердә. Ел буена 150 баланы ашату өчен бәрәңге һәм башка төр яшелчәләрне үзебез үстердек. Балалар эшкә өйрәнде, тамаклары да тук булды.
Ул елларда Байсарда шимбә базары була иде. Якын-тирә авыллардан килгән керәшеннәр суган, кыяр, помидор сатты, ә безнең якларда яшелчә үстерү, җиләк-җимеш агачлары утырту 1960 елларда гына тарала башлады.

Җиңүгә юл озын һәм авыр…

1941 елның 22 июнендә Чишмәбаш авылы халкы печән өмәсенә чыкты. Көн матур, кояшлы. Яше-карты күтәренке күңел белән, җигүле атларга утырып, ерак болынга китте. Аларга укытучы Рөстәм абый да иярде. Кызганыч, озак хезмәт куярга туры килмәде. Районнан сугыш башлануы турында куркыныч хәбәр алынуга, бригадир йөгерә-чаба өмәчеләр янына ашыкты. Эш тукталды, халык кара кайгыга чумды. Икенче көнне үк авылдан тап-таза ирләр, егерме яшен дә тутырмаган егетләр төркем-төркем булып сугышка китте. 1941 елның ахырына авылда ир-егетләр калмады диярлек, кечкенә генә Чишмәбаштан алтмышлап кешене фронтка озаттылар. Колхоз басуларында эшләргә карт-коры, хатын-кыз һәм балалар гына калды. Михнәтле айлар, еллар башланды….

 

Дәвамы журналның август (№8, 2016) санында.


Комментарий язарга