Логотип «Мәйдан» журналы

Үсентеләр күпереп торган туфрак ярата...

Иртә уңыш аласыгыз килсә, берничә киңәшкә колак салыгыз.Тәҗрибәле бакчачылар үсенте өчен туфракны көздән үк бакчадан алып, янган тирес яисә компост белән бутап әзерләп куя. Аны кышкы салкыннарда тышта...

Иртә уңыш аласыгыз килсә, берничә киңәшкә колак салыгыз.









Тәҗрибәле бакчачылар үсенте өчен туфракны көздән үк бакчадан алып, янган тирес яисә компост белән бутап әзерләп куя. Аны кышкы салкыннарда тышта яхшылап туңдыралар. Тик помидор, борыч, баклажан үстерү өчен туфракны шул ук яшелчәләр үскән түтәлдән алырга ярамый, югыйсә, үсентеләрегез чирли башлаячак.
Салкыннан алып кергән туфракны берничә көн җылы урында тотканнан соң, марганцовка эремәсе белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 1 литр суга 1 грамм чамасы марганцовка алына. Дезинфекция үткәргәннән соң, фитоспорин белән дә эшкәртеп кую туфрак өчен файдалы булачак.
Кайбер бакчачылар биопрепаратлар да куллана. Аларны 1 литр туфракка 1 аш кашыгы салырга кирәк. Үсенте өчен әзерләнгән туфрак йомшак булырга, күпереп торырга тиеш. Шуңа күрә аны елга комы, вермикулит яисә перпит белән бутыйлар. Шулай ук, бакчачылар торфны да бик яратып куллана.
Февральдә табигать кояш җылысына саран була әле. Яңа гына башын төртеп килүче үсентеләргә яктылык җитмәү аеруча начар йогынты ясый. Алар нечкә булып үсеп китә, төссезләнә, егыла башлый. Тәрәзә төбендәге үсентеләргә кышкы көндә якынча 8 сәгать яктылык төшә, ә алар ким дигәндә 14 сәгать яктылык күрергә тиеш. Беренче өч көндә тәүлек әйләнәсенә фитолампа кабызып тоткан очракта, үсенте тиз ныгып китәчәк. Соңрак лампаны кичке һәм иртәнге сәгатьләрдә генә кабызып алырга да була.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: 9111.ru



Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-02-02/sentel-r-k-perep-torgan-tufrak-yarata-2677100










Комментарийлар