Логотип «Мәйдан» журналы

Үрмәкүч

Беренче тапкыр узган атнада күрдем мин аны.

Кич белән, апамның хәлен белешергә дип, җизни килгән иде. Шуңа чәй ясап керткәндә шәйләп алдым. Кап-кара, ямьсез, үзе галәмәт зур.
Йонлач икәнлеге ерактан ук сизелеп тора. Ишек өстендәге пыяланың бер почмагына киң итеп пәрәвез корган. Төрле урыннарында кара төеннәр эленеп тора – мескен чебеннәр! Җизни үзенең чәенә шикәр салган арада, теге төеннәрне кабат санап чыктым – төп-төгәл тугыз данә. Ничек моңарчы шундый зур үрмәкүчне күрмәгәнмен соң мин?.. Өйдәге кырмыскалар ясаган кечкенә генә тишек-тошыкларны да беләм ләбаса. Һәр тычканны таныйм... Алай дисәң, чисталык җене кагылган әни дә күрмәгән...
Соңгы бер ай дәвамында әни, аш бүлмәсе һәм апаның урын-җире арасында йөгереп йөри.
Үзе килеп-китеп кенә йөрсә дә, әти күрсәтмәләре берсүзсез үтәлә. Апаның ятагын урыныннан кузгатмаска да әти боерды. Бу карават безнең өйдә күптән түгел генә пәйда булды. Җизни алып килде аны. Тәрәзә янына китереп куйгач, апа урыныннан күтәрелеп тә карамады диярлек.
Баштарак мин аны кыланып кына ятадыр дип уйлый идем: сирәк булса да, ятагыннан торып, ванна бүлмәсенә барып килә бит. Ире ишек шакуга, йөгереп барып урынына ята. Йөгерми инде, билгеле, бар көченә ашыга-кабалана килеп, караватына ава...
Менә бер ай инде урыныннан бөтенләй торганы юк. Вакыт-вакыт аның ятагы астындагы тазыякны чыгарып түгәргә туры килә.
Җизнинең бушап калган стаканын бер читкә алып куйдым да, китап шүрлегеннән линейка табып алып, үрмәкүчкә текәлдем. Карават читенә сикереп менеп, бер кулым белән диварга таяндым, икенче кулдагы линейка белән үрмәкүчкә таба сузыла башладым.
Апа, авыр ыңгырашып, сүгенеп куйды.
– Картлач, нәрсә инде син, аңламыйсыңмы әллә? Селкетмә караватны, апаңның бит һәр сөяге авырта! – диде җизни, мине ачуланып.
Аяк астындагы карават шыгырдап торса да, беләм – минем авырлыкка гына түзәчәк. Шулай булгач, апага нинди зыян килсен ди инде...
Шулай да сүз көрәштереп тормадым, апам тарафына карап куйдым. Чынлыкта да авыртудандыр, күрәсең, аның йөзе сытылган иде. Ул, миңа бер сүз дә әйтмичә, күзләрен йомды. Муен тамырлары бүртеп чыкты, борын яфраклары кабарды, йөзен тирән җыерчыклар сырып алды. Миңа уңайсыз булып китте. Идәнгә сикереп төштем дә кыюсыз гына:
– Бу җирәнгечне юк итмәкче идем бит мин, – дип акланырга булдым.
– Нигә? – диде апа, күзләрен ачып.
– Ничек инде «нигә»? Әни әйтә бит, үрмәкүч бәхетсезлек якынаюын хәбәр итә, ди. Аннан соң, кара әле: әнә ул күпме чебен тоткан...
– Чебен кызганычмы сиңа? Алар үзләре гаепле, картлач, – диде җизни. – Чакырылмаган җирдә хуҗа булып йөрмәсеннәр... Ә үрмәкүч ул үз өендә утыра!
Акыл өйрәткән була, имеш!
Җизни белән безнең аралар алар өйләнешкәннән бирле пешмәде.
Хәтерлим әле, кәләшне озата барганда миңа көзгегә охшаган әллә нинди әйберне күтәреп бару йөкләнгән иде. Дөресен әйтергә кирәк, ул авыр көзгене сәгатьләр буе күтәреп йөрү зурларның да бөтенесенең кулыннан килерлек эш түгел. Җизни буласы кешенең өенә кереп барганда нәрсәгәдер абынып егылдым. Ярты гәүдәм коридорда, яртысы – өй эчендә. Тирә-ягымда көзге ватыклары. Кулларым, йөзем каный. Белмим, җизни буласы кеше яныма килеп баскан чагында еладыммы, юкмы.
Кая ул мине күтәреп торгызу:
– Нәрсә, картлач, йоклап киткәнсеңме? – дип мыскыллап көлде генә.
Менә шулчагында үкереп елап җибәрдем дә инде. Авыртудан түгел, бигрәк тә мине «картлач» дип мыскыллавына гарьләндем.
Мин генә түгел, өйдәгеләр барысы да яратмады аны. Ападан башкалар. Ничек яратырга була инде – хатыны сау-сәламәт булганда бергә яшәделәр, ул чирләп китүгә – рәхим итегез! Әти-әнисе йортына китереп ташлады да, атна-ун көнгә бер мәртәбә килеп күренә...
Түзмәдем, җизнигә төрттереп куйдым:
– Каян килсен үрмәкүчкә үз өе? Бөтен шакшысын безнең өйгә ташый.
– Ул да минем шикелле инде, энем. Мин дә бит...
Монысын апа әйтте.
– Нәрсә, апа?
Аның бу сүзләреннән югалып калдым. Апаның үрмәкүч белән нинди уртаклыгы булырга мөмкин? Ул бит монда үрмәкүч кебек чит-ят түгел, шунда туып-үскән. Үз-үземә шушы сорауны биреп, кинәт аңладым: апамның үзенчә ирен шелтәләве иде бу.
Алар арасына кысылмауны хуп күрдем, җизнинең буш стаканын алдым да бүлмәдән чыгып китү ягын карадым.
– Кирәк булсам, чакырырсың, апа. Мин дәрес әзерлим.
Тупсаны атлап чыгып барышлый янә ишек өстендәге тәрәзә почмагында пәрәвез җебендә атынучы кара үрмәкүчкә күз төште.
«Кара аны, җирбит, апа исәнлегенә дога кыл! Ул тыймаган булса...»
Математикадан контроль эш булырга тора. Ә минем бу фән белән дуслык шулкадәр генә. Чирек башында ук укытучы белән талашырга туры килде, шуны сылтау итеп, миңа икеле-өчлеләрне чәпеп кенә тора. Дәрес саен диярлек.
Болайрак булды ул. Көннәрдән беркөнне дәрес вакытында, беркемгә комачауламыйча гына, альбом белән мәш килеп утыра идем. Укытучы сиздермичә генә яныма килде дә, минем альбомны тартып алып, тәрәзәдән ыргытты, башымдагы түбәтәйне бәреп төшерде.
Түбәтәй күрсә, бу кешенең, ни өчендер, җене котыра. Юкса, үзе дә әле теге чиректә генә шар кебек шома башын түбәтәй белән каплап йөри иде. Җитмәсә, бөтен кеше аның гына сүзләрен тыңласын, бар теләген үтәсен! Татар теле укытучысы Дамир абый теле белән әйткәндә, аның куллары йөнтәс. Теләсә кемне теләсә нинди пычрак сүзләр белән мыскылларга да күп сорамый. Ни сәбәпле бу кешенең кинәт шулай үзгәрүен без – балалар гына түгел, укытучылар да аңламый иде.
Баштарак гел уйлап йөри идем: ә ничек була ул «йөнтәс кул»? Карап торышка, куллары башкаларныкыннан әллә ни аерылмый да кебек. Беркөнне мәктәптән кайткач, әнидән сорарга булдым. Югарыда, җитәкче постларда эшләүче якын дусты, туганы булган кешеләрне «йөнтәс кул» дип йөртәләр икән. Математика укытучысының бертуган апасы мәгариф идарәсендә эшли дип ишеткәнем бар, менә эш нәрсәдә! Шул кеше, сигез йөнтәс аяклы үрмәкүч кебек, укытучыларны, укучыларны күренмәс җепләр белән тартып тора. Хәтта директор да аның кубызына биегән шикелле.
Иң ачуны китергәне – мәктәптә моңарчы иң хөрмәтле кешеләрдән булган Дамир абыйдан көлүе. Укытучылар белән дә, бала-чага белән дә бертигез, дусларча аралашучы Дамир абый мәктәпкә һәрвакыт алтынсу җепләр белән чигелгән бизәкле, яшел төстәге түбәтәйдән йөри. Дәрескә кергәндә дә салмый ул аны. Бары тик өстәл артына килеп утыргач, ипләп кенә салып, өстәлгә, үз каршысына куя. Кыңгырау чылтырый башлауга, түбәтәй тагын Дамир абыйның баш түбәсенә килеп кунаклый. Баштарак аннан без дә көлә идек. Безнең тарафтан, сәбәпле-сәбәпсез «Дамир абый, түбәтәең очты бит!» һәм башка шундый төртмәле сүзләр әйтелгәләде. Тик бераздан бу татар агасын тынычлыкта калдырдык. Алай гына да түгел, берничә малай үзләре үк мәктәпкә түбәтәй киеп килә башлады.
Ә менә математика укытучысы тынычланмады.
Көннәрдән беркөнне «ачык дәрес» булды. Каршыбызда – район мәгариф идарәсеннән килгән бер апа белән шул «буынтык аяклы». Математика укытучысының бертуган апасы шул булгандыр инде. Дәрес ахырында гына торып басты да сөйләп китте бу:
– Математикадан белемегез болай ярыйсы гына. Алга таба да тырышып укысагыз, кем белә, бәлки сезнең арадан да җүнле-рәтле кеше чыгар. Тик минем тагын бер сүзем бар. Күреп торам: сыйныфта тәртип мәсьәләсе бик чамалы икән...
Моңарчы чебен безелдәве дә колакка чалынмаган класс пышылдау тавышларына күмелде. Мәгариф идарәсе вәкиле учы белән укытучы өстәленә сугып алды:
– Тихо! Бу ни хәл?! Шушыннан соң сез үзегезне тәртипле дип исәплисезме? Искелек калдыклары булган бабайлар кебек мәктәпкә кәләпүш киеп килү, хәтта дәрестә дә баш киемен салмау тәртипме? Бик беләсегез килсә, мәгариф идарәсе башлыгы күрсәтмәсе буенча, мәктәптә балалар бертөрле киемнән йөрергә тиеш. Анда түбәтәй яки кәләпүш турында сүз юк!
Соңгы сүзләре безгә – арткы партада утыручы ике малайга атап әйтелде. Без, ярамас эш эшләп тотылган кешеләр кебек башларыбызны аска иеп, түбәтәйләрне салып, парта өстенә куярга мәҗбүр булдык.
– Баш киемен өстәл өстенә куярга ярамый, әти-әниегез өйрәтмәдемени? – диде идарә вәкиле, тавышын күтәрә төшеп.
Түбәтәйләр парта астына кереп кунаклады.
– Теге Дамир котырта аларны, татар теле укытучысы. Ул да шулай кәләпүш киеп килә, дәрес вакытында да салмый...
Математика укытучысы теләсә нинди пычрак сүзләр белән Дамир абый булып кылана башлады.
Мондый хәлгә түзеп буламыни?! Сикереп тордым да:
– Син дә татар кешесе түгелмени соң? Көнләшәсеңме әллә, кирәк булса, сиңа да түбәтәй табып бирербез, оялма, сора гына, – дип кычкырдым.
Унике яшьлек малай авызыннан шундый сүзләр ишетеп, тегеләр телләрен тешләде бугай – күпмедер вакыт бер авыз сүз әйтә алмый тордылар.
Кызарынды, бүртенде математика укытучысы. Төкерекләрен чәчеп:
– Ычкын чыгып класстан! Во-он! – дип җикерде һәм, сыйныф журналын тотып, миңа таба атлый башлады.
Парта астындагы портфелемне, түбәтәйне эләктереп, тизрәк чыгып таю ягын карадым. Укытучы кулындагы журнал аздан гына минем сыртка килеп бәрелми калды.
Шушы вакыйгадан соң математика дәресләренә бөтенләй керми башладым. Нишләп сәгатькә якын ыштан артын туздырып утырыйм мин анда, еллык билге чыгарганда барыбер батырачак бит ул мине. Һәрхәлдә, аның урынында булсам, мин үзем шулай эшләр идем кебек.
Башка фәннәрдән яхшы гына билгеләр алдым. Ә математика... Ну шул саннарны, бүлү-тапкырлау, процентларны!.. Китапны ачуга ук, сыртыңа күсәк белән суккандай булып китә...
Берни эшләр хәлең юк. Теләр-теләмәс кенә шүрлектән уку әсбабын алдым.
«Бер складта 20 капчык ашлык бар. Һәр капчыкта...»
Алагаем зур, кара, йөнтәс үрмәкүч күз алдымнан китми. Математика укытучысы түгел, ишек өстендәгесе. Их, караваттан торып утыра да алмый торган апам булмаса, мин аны бер сугуда юк иткән булыр идем! Хәзер инде, телисеңме-теләмисеңме, түзәргә туры килә. Кем белә, бәлки апа ул үрмәкүчне чынлап та үз иткәндер. Ялгызлыктан. Көне-төне хәрәкәтсез караватта ятуы рәхәт түгелдер шул. Җитмәсә, бөтен җирең сызлаганда! Аның ул туктаусыз ыңгырашуына кайвакыт төнлә мин дә уянып китәм. Әниемнең апаны берәр дару кабарга әйдәп пышылдавы колакка чалына. Карават янындагы урындыкта әллә нинди дарулар тезелеп киткән. Апа аларны эчәме-юкмы, анысы миңа караңгы, ләкин ыңгырашулар төне буе туктамый. Авыртадыр, бик авыртадыр. Нишләмәк кирәк, әнә шул үрмәкүчне, аның ничек итеп чебен аулавын, пәрәвез җебендә атынуын күзәтеп ятудан гайре нәрсә эшли ала инде апам?!
Менә мин, әле сау-сәламәт булсам да, сәгать буе укытучы авызына яки тактага чекерәеп карап утырырга көч таба алмый газапланам. Кешенең бит меңәрләгән уйлары, теләкләре булырга мөмкин. Ә монда атналар, айлар буе бер урында ятарга, берни эшләмәскә кирәк!..
Тагын бераз уйланып утыра торгач, үрмәкүчкә булган ачуым юкка чыгуын аңлап алдым. Әгәр ул бөҗәк апаның аз гына булса да күңелен күрә икән, яшәсен әйдә!
Дөресен әйтергә кирәк, апа белән безнең тормышка карашлар тамырдан аерыла. Менә ул ирен ярата. Ә бит биш ел бергә яшәгәннән соң, авырый башлагач, яраткан ире аны безгә китереп ташлады. Хәзер үзе, күп дигәндә, атнага бер килеп китә. Нәрсәсен яратырга була икән мондый кешенең?!
Үрмәкүчләргә исем китми минем. Дөрес, чебеннәрне дә яратмыйм. Тик аларның пәрәвезгә килеп эләккәнен күргәч, эчем поша башлый. Эссе көннәрдә үземнең дә чебен тотып, кырмыска оясына ыргыткалаганым бар. Әмма берәр чебеннең пәрәвезгә эләгеп тыпырчына башлаганын күреп алуга, аны тизрәк әсирлектән коткара, үрмәкүчне оясы-ние белән бергә юк итә идем. Шунысы да бар: чебенне пәрәвездән азат итүгә үк, аңа булган кызгану хисе юкка да чыга. Кызык, нишләп шулай икән ул? Бәлки хикмәт үрмәкүчләрне, гомумән, бөҗәкләрне күрә алмаудадыр?
Кемнеңдер кулына эләккән чебен җан көченә тыпырчына, безелди башлый. Кырмыскаларга әсирлеккә эләгәме ул, кеше кулы тотып аламы – үз телендә нәрсәдер кычкыра, канатларын җилфердәтергә маташа. Ә үрмәкүчкә әсир төшә икән, ул, әйтерсең, телсез кала. Үрмәкүч аның авызын пәрәвез белән каплап куя, ярдәмгә чакыра алмасын өчен, муенын буа диярсең...
Чебенне кырмыскаларга бирәсең килсә, аның һичьюгы бер канатын булса да өзәргә кирәк. Очып китмәсен өчен. Пәрәвез белән хәл башкачарак. Чебен үз көенә генә очып бара-бара да, кинәт кенә үрмәкүч ятьмәсенә эләгә. Бәлки аның күзләре пәрәвезне шәйләми торгандыр, бәлки чебен үзе игътибарсыздыр. Дөресен әйтим, кайвакыт мин үзем дә пәрәвез җебен күрми калам. Анда эләккән чебен, бар көченә тыпырчынып, котылмакчы була. Ләкин шулвакыт кайдадыр яшеренеп яткан үрмәкүч килеп чыга. Үзе гаепле чебен башта үз хәлен аңлап бетерми. Җитди кабул итми димме. Хәтта бернинди тавыш та чыгармый. Үрмәкүчне күреп алгач кына безелдәргә тотына. Ә бит никадәр алдан кычкыра башласа, минем ише берәрсе килеп коткару мөмкинлеге дә күбрәк булыр иде. Әйе, чебеннәр бик еш очракларда инде берни эшләп булмаслык хәлдә калгач кына аваз сала...
Дәреслекнең утыз тугызынчы битенә текәлеп утырам. Кинәт артымда әни басып торуын аңлап алдым. Ул һәрвакыт шулай, тавыш-тынсыз йөри.
– Улым, нишләп утырасың?
– Дәрес әзерлим. Иртәгә – шушы башы беткере математикадан контроль эш.
– Алай дияргә ярамый, улым. Алла сакласын үзеңне! Олылардан ишеткән сүзләрне кабатларга иртәрәк әле сиңа... Әйдә, капкалап аласыңмы? Аннары кибеткә барып килерсең әле.
– Юк, ашыйсым килми.
Китапны шүрлеккә ыргыттым да ботинкаларымны кия башладым.
– Онытканчы әйтим әле, бер үтенечем дә бар сиңа, улым. Үтәрсеңме шуны, әниең хакына?
Сүзсез генә әнигә карап куйдым. Әни йомышын ничек үтәмәскә була ди инде ул?
Әни, борылып, китап шүрлеге янына барып басты. Сәер, әнинең моңарчы минем белән болай ягымлы сөйләшкәне бөтенләй юк иде бугай. Гадәттә аннан кыска гына сүзләр, боерыклар гына ишетә идем: барып кил, тегене бир, моны эшләмә, шаулама... Бүгенге кебек югалып, дулкынланып торганын хәтерләмим.
Беравык тын гына тордык. Әни сервантның иң өске шүрлегеннән шырпы белән куыклы лампа алды. Шырпы сызып, лампага ут элде.
– Иртәгә көндез, мәктәптән кайтышлый, даруханәгә кереп чыгарсың әле. Үзем барыр идем дә, апаңны калдырып чыгып китә алмыйм. Сиңа аз гына дару бирерләр, шуны алып кайтырсың...
Әнинең күзләре ни өчендер яшьле иде. Ни өчендер дип, һаман шул апамны кызганыптыр инде...
– Әни, иртәгә минем контроль эш бит!
– Булсани, кичкә кадәр тотмаслар әле. Көндезге икеләргә кайтып җитсәң әйбәт булыр. Ул апаң өчен кирәк, улым.
– Апам өчен?
– Әйе, улым. Әллә син аның хәле начар икәненә ышанмыйсыңмы?
Җавап биреп тормадым. Беләм инде хәзер, аңлыйм апамның хәлен.
– Ярар, бар, кибеткә барып кил инде, юкса тиздән ябылыр, – диде әни һәм ярты ипилек вак акча тоттырды.
Йокы бүлмәсе ягыннан апаның җан әрнеткеч ыңгырашкан тавышы ишетелде. Аны тыныч кына тыңлап тору бер кешенең дә хәленнән килә торган түгел. Әнине төрле сораулар белән бимазалауның артык икәнен аңлап, ишеккә ташландым. Ишек тоткасына үрелүем булды, шифаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче күрше апа килеп керде. Гадәттәгечә, минем апага укол ясарга килүе.
Төн уртасына кадәр әзерләнеп утыруымның файдасы булды –контроль эшне ярыйсы гына ерып чыктым. Биремнәрнең барысына да хатасыз җавап биргәч, математика укытучысы, нишләсен, йөзен җыерып кына булса да, дүртле куйды. Куймас иде, әтидән шүрли. Әтием – мулла кеше. Инде безнең белән яшәмәсә дә, минем әти бит инде ул.
Ничек шулай килеп чыккандыр, мәктәп ишегалдында Хәсән исемле малай белән бәйләнешеп киттек. Күкрәгенә баш белән бәргән идем, мәктәп ишегалдында үсүче ялгыз нарат кәүсәсенә килеп бәрелде дә, киселгән агач кебек, җиргә ауды.
Тиз генә качып китмәкче идем, тагын шул математика укытучысы килеп чыкты. Мәктәп капкасына таба йөгереп барып, соңыннан читкә тайпылып табан ялтырату ниятем җилгә очты – укытучы мине ике сикерүдә куып җитте дә якамнан эләктереп алды.
– Аһ, юньсез, әле син сугыша да беләсеңмени?
– Сайра, сайра, буынтык аяк...
– Кабахәт, җилкуар!
Укытучы шушы сүзләр белән минем яңакка чылтыратты.
Башым әйләнеп китте. Күзне йомып, муенымны боргаладым, утлы табадай кызган битемне угалап алдым.
Баш әкренләп үз урынына кайткан кебек. Күзләремне ачканда укытучы янәшәсендә ишек катында кизү торучы Мәхмүт абый да бар иде – кулындагы таягы белән балтырына суккалый.
Болай, Мәхмүт абыйның миңа бер үче дә юк иде бугай, аның каравы, математика укытучысы мине кан дошманыдай күрә. Әй, барысы да бер инде алар. Дамир абый гына... Тик ул дәресләр тәмамлануга кайтып киткәндер шул...
Каш астыннан сөзеп кенә математика укытучысына карап куйдым. Үзем дә сизмәстән, тешләремне кысып:
– Паразит! Үрмәкүч! – дидем, күзләренә туры карап.
Тегенең күзләре атылып чыгардай бүлтәйде, йөнтәс үрмәкүчнеке кебек түм-түгәрәк булды.
Кайвакыт математика укытучысының йөзенә төкерүдән чак кына тыелып калам. Бу юлы да... Мәхмүт абый карап торганда ярамас шул. Тешләремне кысып калырга туры килде. Бер кулым белән коймага тотындым да күзләремне йомдым. Минем белән бернинди куркыныч хәл дә булмады булуын – азрак баш әйләнеп китте, бары шул гына.
Күземне йомган килеш укытучы белән кизүнең үзара пышылдашканнарын шәйләп алдым. Бераздан ерагаеп баручы аяк тавышлары ишетелде: математика укытучысы китте.
– Ярар, әйт инде, нигә кыйнадың Хәсәнне? – диде Мәхмүт абый.
Менә сиңа мә! Кыйнадың?! Мин бит аңа бер генә бәрдем. Баш белән.
– Ул урламакчы иде, мин аңа комачауладым.
Кизү сагаеп калды:
– Нәрсә урламакчы иде?
Бу сорауга җавап биреп тормадым. Без, малайлар, үзебезнең арада булган серләрне теләсә кемгә әләкли торганнардан түгел. Җитмәсә, безнең мәктәптә кәрәзле телефон алып килү тыела...
– Партизан актыгы, мин көтәм!
Кизүнең тавышы кырыс яңгырады. Ләкин мин авызымны да ачмадым.
– Егет, син бала-чага түгел, кылган гамәлләрең өчен җавап та бирә белергә кирәк... Тагын бер сәгатькә мәктәптә тоткарланасың. Все, бетте!
Шунысы яхшы: аның кычкырганын башка малайлар ишетмәде. Алар, математика укытучысы белән Мәхмүт абый мине «тәрбияләгән» арада, кайсы кай якка таралышып беткән иде инде.
Мәхмүт абый мине өстерәп диярлек укытучылар бүлмәсенә алып кереп бикләп куйды.
– Утыр шунда. Тының да чыкмасын! Өлкәннәр белән сөйләшергә өйрәнерсең! Берәр әйбергә кулың белән кагылып кына кара!..
Күп тә үтмәде, ишек йозагы чылтыр-чылтыр килә башлады. Ишек уентыгында бер кулына сулы чиләк, икенчесенә «лентяйка» (бер башына чүпрәк беркетелгән таяк) тоткан җыештыручы апа күренде. Минем тарафка күз төшереп алды да урындыкларны өстәл өстенә күтәреп куярга кереште. Аңа булышасы иттем.
– Тукта, улым, бар син тизрәк өегезгә кайт, әниеңә булыш, – диде җыештыручы апа. – Мәхмүт абыең белән үзем аңлашырмын.
Безнең өйдәге хәлләрне ул да белә иде, күрәсең.
Булса да булыр икән яхшы кешеләр! Шөкер, бөтен кеше дә математика укытучысы түгел әле... У-у, буынтык аяклы! Бәләкәй балалар алдында гына үзен әллә кемгә куярга оста бит соң ул...
Мин өйгә кайтып җиткәндә, көн кичкә авышкан иде инде. Ишек һәрвакыттагыча йозакка бикләнгән. Сеңлем ачты. Колагыннан тотып, җиңелчә генә борып алдым.
– Аһ, сине! Ник озак ачмыйча тордың?
– Ой, әни-и, абый тагын бәйләнә, – дип кычкырды сеңлем.
Өй эчендә сәер тынлык хөкем сөрә иде. Дөрес, кичләрен бездә һәрвакыт шулай. Тын кысыла. Бер кеше дә сөйләшми.
Туп-туры аш бүлмәсенә юнәлдем.
– Әни, мин өйдә. Теге даруны алып кайттым. Ашарга нәрсә бар? – дип кычкырдым.
Җавап ишетелмәде. Апа яткан бүлмә ишеген ачып карадым.
Барысы да шунда икән. Апа күзләрен йомып ята. Иягенә кадәр юрганга төрелгән. Гомер булмаганны, ул яткан карават тәрәзә яныннан бүлмәнең уртасына күчерелгән. Ятакның бер ягында әни белән кайчандыр күршедә генә яшәгән, бүген шәһәр читендә үк диярлек гомер кичерүче Мәликә әби утыра, икенче якта – җизни.
Әни миңа күтәрелеп карады. Аның күзләрендә яшь иде. Җизни ике кулы белән апаның башын тоткан, җилкәләре сикергәләп ала. Минем аяк тавышын ишетеп, ул да башын күтәрде. Аның да йөзе дымлы иде. Минем сәламләүгә җавап биргәндәй, ике тапкыр башын селкеп куйды да:
– Кайнеш, апаң китте бит. Безне ташлап китте... – дип үксеп елап җибәрде.
Аңламадым җизнине. Ничек инде китте? Әнә бит, йоклап ята... бугай...
Әнигә таба борылдым. Ул тын гына сулкылдавын белде.
Мәликә әбинең, апаны уятмагаем дигәндәй, пышылдап кына әйткән сүзләренә аптырап киттем:
– Шулай, үрмәкүч кебек йөнтәс аяклары белән кешенең бөтен әгъзаларына үрелә, сафтан чыгара бу чир. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында инде, Аллаһы Тәгалә кулында...
Күзләр, ирексездән, ишек өстендәге тәрәзә тарафына төбәлде. Үрмәкүч, берни булмагандай, ятьмәгә эләгеп җан биргән чебен белән мәш килә...
Мәликә әби урындыктан авырлык белән генә торды да, минем янга килеп, җилкәмнән кочты. «Кил әле, улым», – дип, мине коридорга әйдәде. Бүлмә ишеген ябып куйгач, колагыма табарак иелеп, пышылдап кына үз фатирларыннан нәрсәдер алып килергә кушты. Нәрсә турында сүз баруын аңламый да калдым. Кабатлап сорамакчы булып, авызымны ачкан идем: «Анда әйтәләр», – дип кенә әйтте.
Бермәлгә югалып калдым: кайчан кире кайтып өлгерермен мин? Әле бит мәктәптән кайтып чәй дә эчмәгән!
Әмма берни эшләп булмый, чыгып киттем.
Юл буенча үрмәкүч, апа, Мәликә әбинең сүзләре, нәрсә алып кайтырга кушканлыгы турында баш ваттым. Бер юньле фикер килмәде.
Мәликә әби йортында, ни өчендер, мин алып кайтырга тиешле әйберне бирергә ашыкмадылар. Аның урынына, ашаттылар-эчерттеләр дә йокларга яткырдылар.
Икенче көнне бу фатирда яшәүче малай белән икебезне ял паркына алып бардылар. Кич җиткәндәрәк кенә безнең өйгә кайттык. Өйдә сеңлемнән башка җан әсәре юк иде. Шомлы тынлык. Безне озата килгән апа чәй әзерләгән арада, апам яткан бүлмәгә ашыктым. Ә анда апа да, ул яткан карават та юк. Бары тик ишек өстендәге тәрәзәнең бер почмагындагы үрмәкүч кенә рәхәтләнеп пәрәвез җебендә атына.
Аңладым: апамны алып киткәннәр...
«Йөнтәс! Барысына да син гаепле!..»
Үзем дә сизмәстән, кинәт ачуым кабарды. Аягымдагы башмакны алдым да җан көчемә үрмәкүчкә тондырдым. Шапылдап килеп төшкән башмак артыннан идәнгә пыяла кисәкләре коелды...

 

Амур ФӘЛӘХ

Комментарийлар