Логотип «Мәйдан» журналы

Уңышка ирешер өчен иртән нәрсә эшләргә ярамый?

Көн уңышлы үтсен, дисәң, аны дөрес башларга кирәк.Сез уянганда уңыш яныгызда гына йөри ул, кайбер гамәлләрегез белән сез аны куып җибәрә яисә үзегезгә “ябыштыра” аласыз.Тискәре уйлар – уңышның иң зур...

Көн уңышлы үтсен, дисәң, аны дөрес башларга кирәк.
Сез уянганда уңыш яныгызда гына йөри ул, кайбер гамәлләрегез белән сез аны куып җибәрә яисә үзегезгә “ябыштыра” аласыз.
Тискәре уйлар – уңышның иң зур дошманнары. Шуңа күрә иртән андый уйлардан, кырын гамәлләрдән тыелырга кирәк.
Иртән якыннарыгызны рәнҗетмәгез, авыр сүз әйтмәгез. Башкаларның тискәре энергиясе сезнең тормышны бозарга сәләтле. Әгәр якыннарыгызда иртән үк сезнең хакты яхшы фикер туса, алар көн буе сезнең хакта тик яхшы уйларда булса, сезгә уңыш елмаерга тиеш.
Көнне башлаганда бүген нәрсәгә омтылуыгызны, максатларыгызны билгеләп куегыз. Максатсыз уңышка ирешү авыр.
Иртән өегезне тәртипсезлектә калдырмагыз. Теләсә ничек ташланган әйберләр, җыелмаган урын-җир, юылмаган савыт-саба өйдәге гармонияне боза, начарлык тартып тора.
Иң мөһиме – негативка негатив белән җавап бирмәгез. Иртән кемдер сезгә дорфа дәште икән, елмаегыз һәм уңыш сезнең белән булачак!


Фото: facebook.com


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/U-ishka-iresher-chen-irt-n-n-rs-eshl-rg-yaramiy-589755/

Комментарийлар