I БҮЛЕК

Ул көнне мин, бераз сөйләшеп утырырга дип, дустым янына чыгып киткән идем. Аларның йортлары шәһәрнең икенче башында, шуңа күрә барып җиткәнче шактый вакыт үтте. Килеп җитүгә, гадәттәгечә, кыңгырау төймәсенә бастым – бер тавыш юк! Тагын бастым – тынлык. Китәргә дип борылмакчы идем, ишек артында көчле һәм кискен төстәге шакылдау ишетелде. Тыңланып торам: күпмедер мизгелдән әлеге сәер шакылдау янә кабатланды. Күңелдә шик-шөбһә уянды, шулай да, кыюланып, ишеккә кагылдым – ул бөтенләй бикләнмәгән икән, ачылды да китте. Дустымның исемен әйтеп, тавыш бирдем, әмма җавап ишетелмәде, һаман да теге каты шакылдау өзек-төтек кабатлана, ул да булмады, югарыдан нидер ишелеп төшкәндәй булды. Гаҗәпләнү катыш сагаеп, өй эченә кердем. Анда өйнең асты өскә килгән иде! Алгы бүлмә идәнендә китап-дәфтәрләр, язылып-сызылып чуарланып беткән кәгазь битләре, бала уенчыклары чәчелгән, кая карама – ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре аунап ята. Урындыклар теләсә ничек куелган, җыештырылмаган өстәл өстендә ятим кыяфәттә олы чәйнек белән сыңар чынаяк, алар янәшәсендә пычак белән яртылаш киселгән ипи күренә. Кояшлы көн булуга карамастан, ут яндырып куелган. Янә нидер нык кына шакылдап алды, баксаң, ачык калдырылган тәрәзәнең ике канатын җил ачып-ябып «уйный» икән. Ирексездән, тәрәзә янына килдем. Җилкән сыман кабарынган ефәк тәрәзә пәрдәсе, иркәләп диярлек, битемә кагылды. Тышкы якка күз салдым, якында кечкенә урман шәйләнде. Җил иркендәге агачлар шаулап алалар, нидер пышылдашалар, серләшәләр иде… Кинәт бөтен барлыгымны нидер эләктереп алгандай булды! Бу «серле» кыштырдаулардан тәшвишләнеп, һәр тавышны тотып алырга омтылгандай, агачларга бактым.

yalgyzlyk

Тәрәзә яныннан артка чигеп, хәлем беткәндәй, туры килгән беренче урындыкка чүмәштем һәм күзләремне йомдым: колакларым агачларның шомлы пышылдавын сәерсенеп тыңлауны дәвам итә иде. Мин тыңланып утыра бирдем. Бу халәт озакка сузылды: утырам, колакта агач шавы… Ахырда, бар көчемне җыеп, авырлык белән керфекләремне ачтым, ипләп кенә иелеп, идәндә, аяк астында яткан дәфтәрләрне җыйнаштыра башладым…

 

II БҮЛЕК

Теге көннән соң барысы үзгәрде дә куйды. «Шул көн»гә кадәр минем тормышым тыныч һәм салмак ага иде: иртән эшкә китәм, кичен кайтам. Гаиләмә, хезмәт вазыйфама, матди хәлебезгә йогынты ясый алмый торган һәртөрле мәшәкать-проблемалар да мине дулкынландырмый иде диярлек. Фани дөнья мәшәкатьләре уңышлы гына чишелеп бара, матди хәлемнең арта баруына сөенеп, үзем генә белгән ысул белән керемнәремне барлап торам. Бу миңа рәхәтлек бирә иде. Болар ишәеп баручы саннар гына түгел – алар җәмгыятьтәге урынымны да күрсәтеп торалар, «бүгенгемнең» һәм «иртәгәмнең» тамга-символлары да иде! Шушы киртләнгән саннарда тормышымның барлык сызма-контурлары, төс-төсмерләре, акчага кадалган әлеге гөнаһлы җирдә яшәвемнең тулы мәгънәсе һәм Барлыкның бөтен әһәмияте яшеренгән бит инде.

Түр почмакта, идәндә кечкенә улым уйнап утыра, нидер сөйләнгән булып, уенчыкларын әле бер якка алып куя, әле болай боргалап ташлый, ә мин, йөрәгем кысылып, аның уенчыклар белән мәш килгәнен карап торам. Түземлегем беткәндәй, сөрән салам: «Бүген без берәр нәрсә ашыйбызмы-юкмы, әйтми дигәч тә?!» – шул рәвешле, үземчә, аш бүлмәсендә бөтерелүче хатынымны ашыктырган булам… Барысы да шәп, барысы да әйбәт! Бу тормыш рәхәтлегеннән исерек хәлендәмен! Мин зирәк һәм сау-сәламәт, гайрәтле һәм, миңа, нинди эшкә тотынсам да, җае туры килеп тора! Кухняда кайнашучы чибәр, төз сынлы хатын – тормыш юлдашым, идәндә уйнап утыручы (коеп куйгандай миңа охшаган карабашлы малай (Аллаһ бүләге!) – минем улым. Чынлыкта, бар нәрсәм дә бар: күпләр хыялланырлык шәп эшем, гүзәл гаиләм, кайтып керүгә, җылы кочагына сыендыручы йортым. Тагын – Аллаһка шөкер итеп туялмыйм! – әтием дә, әнием дә исән-иминнәр, агай-эне, кыз туганнарым тормышларын җилдереп алып барырлык итеп урнашканнар, дус-иш, таныш-белеш белән дөнья тулган. Йә, әйтегез, гади генә гаиләдә туып-үскән, үз тырышлыгы белән уңышларга ирешкән «җегеткә» тагын ни кирәк? Икенчерәк төрле уйның башка килүе үк гөнаһ булыр!

Шулай итеп аягымда нык басып торам, мине дөньяның барлык кире якларыннан шушы «тимер-бетон» бәхетем ышыклый, һәм бу «бәхет куышы» беркайчан да җимерелмәстәй тоела. Соң, кешегә зиһен ни өчен бирелгән? Әлбәттә, беренче чиратта, бәхет кошыңны кулыңнан ычкындырып җибәрмәс өчен тәтегән ул сиңа. Башында уе булган адәм «шул кошны» кулыннан ычкындырып җибәрәме? Әйе шул, бөтен чараларны эшкә җигеп, мөмкин булганын да, булмаганын да эшләп бетереп, «кошкай»ны үз йортларыннан беркая да очып китмәслек хәлдә, «өйдәш» итеп тотачак ул. Шушы «зирәк уйлы» адәмнәр төренә керәм дә инде мин.

Әмма… колагыма агачларның шомлы шаулавы бәреп керде һәм барысын да юкка чыгарды: бөтен «тимер-бетон» мантыйгым ишелеп төште, шашкын рәхәтлек җилгә очты! Аның урынына тәнне өшеткән тойгы барлыкка килде: вөҗүдем тынгысызланды, әйтерсең, үземнән башка беркем белмәгән ниндидер җинаять эшләп ташлаганмын. Һәм мине сәер халәткә дучар итеп, намусым «уянып, телгә килде».

Инде хатыным өч мәртәбә дәште – кичке ашка чакыра, ә мин урынымнан кузгала алмыйм: эчемдә нидер ватылды, нәрсәдер уалды кебек. Ниндидер бик тә мөһим нәрсәне югалттым! Моның ни икәнен дә беләм – ул күңел тынычлыгы!

Ә агачлар һаман шаулыйлар да шаулыйлар. Бу шыштырдау, пышылдау, кыштырдау торган саен якыная, мин әлеге тавышлар эченә килеп кереп, бөтенләй күмелеп калам. Шул мизгелдә, ул томсалык мине тәмам йотып бетергәч, кинәт кенә ап-ачык тоя башлыйм: бу бит гадәти шау-шу түгел, бу – музыка, гаҗәеп, кабатланмас аһәң! Әлеге яфракларның кыштырдавында, хәтта «кы-ш-ты-р-да-у» сүзендә үк, төрле авазларның үзара могҗизалы рәвештә бәйләнеп-бөтерелеп бетүендә мәңгелек хәрәкәт, төгәлрәк әйткәндә, «мәңгелек аһәң» төсмерләнә. Кем белә, минем зәгыйфь бәхетем бәлки шушы «аһәң» аркасында мең-мең кисәкләргә чәрдәкләнеп очып таралгандыр? Ни әйтсәң дә, күңел халәтем бөтенләй икенчегә үзгәрде. «Хакыйкатьне тану» мизгелендә, моңарчы уйга да кереп карамаган бөек бер сер ачылды. Шушы мәлдә инде үземнең Җиңүче түгеллегемне аңладым, әмма мин әле Җиңелүче дә түгел идем. Кисәк кенә шушы «АРА» дигән өнсез-исемсез упкынга очканымны тойдым, һәм… «ЯЛГЫЗАК»ка әверелдем. Ә бәлки, әлеге «АРА» – «ЯЛГЫЗЛЫК»ның үзедер дә? Бәлки ул шулай аталадыр да? Һәм үзендә бетмәс-төкәнмәс газаплар йөртәдер…

* * *

Бушлык…

Базарның ыгы-зыгылы мәхшәрендә баласын югалткан әти сыман, як-ягыма каранам – минем улым юк! Юк!!! Бөтенләй таныш булмаган, чит-ят һәм – аннан да яманрагы! – күңел кайтаргыч җирәнгеч чырайлар зиһенемә үрмәлиләр. Ашкынулы карашым белән аларны капшап чыгам, эзлим һәм… түзәлмас авыртудан йөрәгем таштай ката! Төрле якларга ташланып, халык көтүе арасыннан тик бер генә йөзне – минем өченгә иң кадерле йөзне караштырам. КАЙДА СОҢ УЛ? КАЙДА? Бармагымны күкрәгемә батырып, йөрәгемне каерып аласы гына калды. Түзеп булмаслык җанны талаган интегүләрдән шул рәвешле генә котылып буладыр.

Үзәк өзгеч авырту! Мин аның тирән чоңгылына мәтәлеп төшәм һәм… төшәм, төшәм, төшәм… Кулларым – сәнәк җәпләре, эләгеп калырдай, кадалырдай нәрсә эзлиләр! Һәм, ниһаять, алар… каләмне сайлап алалар һәм мин язам, язам, язам…

* * *

Вакыт-вакыт күңелем, «эчке» халәттә тирән яшеренгән һәм акылга муафыйк булмаган «Мин»ем, үземне үк иркәләгәндәй, үбеп-назлагандай, каядыр алып китәләр, хәтта үзләре дә белеп җиткермәгән, моңарчы күрелмәгән тирәнлеккә өстериләр. Шул вакытта тышкы «Мин»ем, еланның күз бугыч карашыннан катып калган гөберле бака кебек, алар каршында хәрәкәтсез оеп кала. Ә «тирәнлекләр» үзләренә чакыра, ымсындыра, кызыктыралар… Чынлап әйткәндә, бу әверелеш-процесс минем күңелемә бик тә, бик тә хуш килә. Ул – матди дөнья китереп тудырган бетмәс-төкәнмәс сораулардан качарга, онытылырга мөмкинлек бирә, һәм шуның өчен дә инде «үземнең җан-күңелемне бер дә ташлап» китәсем, көнкүрешнең кырыс чынбарлыгына кайтасым килми.

Әмма нишләргә соң? Тормыш – тормыш инде, без аның кагыйдәсенә буйсынып, көн саен туктаусыз җан асрау ягын кайгыртырга мәҗбүрбез. Теләсәң-теләмәсәң, язмышның сиңа язган хикмәтләре белән килешәсең һәм, авырлык белән булса да, бик тә кызыктыргыч тирәнлекләрнең татлы җимешләрен «калдырырга» туры килә. Кәеф беткән, җегәр юк, мин фани дөньяма кире кайтам, монда һәркемгә бер юл, бер тараф – ашарга икмәк табу максатыннан, барысы да каядыр ашыгалар, талпыналар, ниндидер тупсаларның тузаннарын кагалар.

Бу дөньяда мин «күпләрнең берсенә» әвереләм, һәм мине дә шундый ук теләк-омтылышлар, ымсынулар талкый башлый, һәм мин дә көндәлек җан асрау колына әйләнәм. Мин башкаларга караганда яхшы да, начар да була алмыйм. Нәкъ менә шушы нәрсә минем өчен иң авыры, иң куркынычы инде, кисәкләргә өзгәләнгәнемне, җимерелгәнемне тоям, шуның өчен дә газаплы кичерешләр хәлендә яши башлыйм! Минем асылым ызгыш кырына әйләнә, анда минем ике өлешем – «эчке» һәм «тышкы» ике «Мин»ем – коточкыч һәм килешмәүчән сугышта кылычка-кылыч киләләр. Кайсы гына яраланса да – мин газап чигәм. Кайсы гына җиңсә дә – җиңелүчесе мин булам! «Безнең бер генә юлыбыз бар – килешү!» – дип, гаҗиз калып кычкырам, әмма…

* * *

Матди дөньядагы барлык уңышсызлыкларым «Эчке» асылымнан, «Эчке» «Мин»ем аркасында. Беркайчан да дәрвиш булып китмәвем һәм бөек суфый Мәшрәб артыннан ахыргача Олуг Мәхәббәт Юлыннан бара алмавым олы хәсрәтемә әйләнде, ә сәбәпчесе – миндәге «Тышкы» «Мин», ул бит кешегә матди муллык та кирәк, дип ышанып яши. Мин аскетлар юлыннан китмәдем. Ә бит күңелнең нык дулкынланган мәлләрендә беркем белән дә санлашмыйм һәм бу фани дөнья өчен сукыр бер тиен дә бирмәячәкмен, бары серле киңлекләр дулкынында тирбәнәмен, тыелгысыз һәм җиңеп булмаслык теләк белән, җан тетрәнүләре кичереп, сагышланып, каядыр яки кемгәдер тартылам, беләм, барыбер кайчан да булса «сыну мизгеле» җитәчәк, һәм мин, «үземне кулга алып», шушы явыз дөньяга кабат «әйләнеп кайтачакмын». Бу «сыну мизгеле» – торгынлык чоры – бер дөньядан икенче дөньяга ниндидер күченү вакыты булып санала да инде. Бу «мизгелдә» кискен гамәлләр кылып ташларга мөмкинмен, якын-тирәдәгеләр, хәтта-ки хатыным белән дә ызгышып алырга күп сорамыйм. Һичсүзсез, аның да (барлык әйләнә-тирәдәгеләр сыман ук) мине «Тышкы» «Мин»ем сурәтендә генә күрәсе килә, ни дисәң дә, бу «сурәттә» аның ире саналган кеше гаиләсе өчен борчылып яши: йөгереп кенә базарга барып кайта, өйдәге эшләр белән мәшгуль була, акча эшли, хатыны һәм баласы тирәсендә кайнаша, бер сүз белән әйткәндә, тиргә батып, кул белән капшап карар дәрәҗәдә «үзенең дөньясын» иҗат итә. Ә бит бу «Мин» чынлап та «Мин»!

Шулай да миңа нәрсә мөһимрәк соң? Ниндирәк эш белән шөгыльләним? Үземнең тормышымны, акыл көчемне, булган сәләтемне, йөрәк ярсуымны нәрсәгә багышларга? Бер яктан караганда, бу тормышта миңа ни кирәген ныклап беләм кебек, икенче яктан карасаң – юк. Ул гына да түгел, торган саен шундый нәтиҗәгә киләм, моңарчы мин бәхәссез дөрес дип тапкан барлык нәрсәләр, чынлыкта, бәхәс уяталар, хәтта ясалма да булып тоелалар. Бөтенесе булмаса да, күпчелеге шулай икәненә иманым камил. Бу хәл мине газаплы кичерешләргә дучар итә. Күп, бик күп сорауларга җавап табасым килә! Һәм шушы мәлдә үзем өчен бердәнбер дөрес Юлны сайлап алам: ни булса, шул булыр, барысы турында да ничек бар, шулай язачакмын: кыюланып, җан өшеткеч Чынбарлыкның кан сауган, күгәреп беткән йөзенә туп-туры, батырып карап торачакмын.

* * *

Тәнем буйлап салкынлык йөгерә, һәм минем асылым «җепшекләнеп эри»… Мин бәхетле генә түгел, ә бәхетнең үзе! Беркем ярдәме кирәк түгел һәм бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермим. Рәхәтлектә изери торган мизгел җитте – «Эчке» «Мин»ем, үземнең җаным белән бер бөтенгә әйләндем. Мине матди дөнья белән бәйләп тотучы чылбырларны өзгәләп атам, каршымда иксез-чиксез киңлек барлыкка килә. Тик, кызганыч, әлеге «киңлекнең» «телен» бөтенләй аңламыйм икән бит, аның барлык нәрсәне йотып баручы Бушлыкка әверелүеннән нык, бик нык куркам. Илаһым, миңа кулыңны суз әле!..

* * *

Күптәннән җанымның үз эченә бикләнәсе килә. Кешеләрдән качып, бер суфый булып яшисе килү максаты юк анда, юк, һич тә алай түгел! Йөрәгемә сыешмаган «сагыш һәм куанычлар» тулган «савытны бушатасы» килүдән туган халәт бу! Алай итеп карыйм, болай итмәк булам, әмма язмышка язылмагандыр шул, җанны телгәләгән мәсьәләне ничек хәл итәргә белмичә җәфа чигәм. Кайчакларда үземне кечкенә сабый кулындагы һава тутырылган куык сыман тоям, күккә ашкынам, «сабыйның» тоткан җебен ычкындырып җибәрүен тәкатсезләнеп көтәм һәм… шул чагында ул мине иреккә чыгарачак бит, кайчагында куыкка тутырылган «һаваны чыгарып», кире җиргә кайтып, мондагы рәхәтлекне туйганчы татыйсым килә башлый. Шушы мәлдә ачык тоям кебек: аякларым җиргә тиюгә, мин иң куәтле кешегә әвереләчәкмен! Хыяллар… Хакыйкатьне танырга кирәк, мин күк һәм җир арасында асылынып калганмын, мин кабат АРАДА…

* * *

Берүзем генә түгел шул, меңнәр, миллионнар белән исәпләнәм мин! Газаби кичерешләремнең сәбәбе шунда да инде. Хисапсыз кисәкләргә таратып ташланган «Күп йөзле Мин»не бербөтен итеп җыясы килү теләге белән гомерем буе янам. Ходаем, Аллакай гынам, Син генә миңа булыша аласың! Илаһым, Син кайда соң? Бөтен дөньяның астын өскә китереп, Сине эзлим. Бу шөгыльнең файдасыз икәнен дә беләм, әмма Сине эзләүдән туктап кала алмыйм, рухияттан читләшеп, «матдият» белән генә яшәү теләге барлыкка килүгә, җаным Сине тоеп, каушап кала. Ходаем, мине Син сыныйсыңмы, әллә хәерсез язмышым шулай җәфа чиктерәме – белмим…

* * *

Сагышлы көй куенында тирбәлгән хәлдә, дулкынланумны җиңәргә тырышып, бер йотым су кабып куйган идем, тамак төбемдә баягы таныш авырту кузгалды. Башымнан уй йөгереп үтте: «Үлем шушы мәлдә генә куып җитмәсә ярар иде!» Әмма курку урынына йөрәгемдә гаҗәеп тынычлык урнашты, йә Аллаһ, шаккаткыч иде бу! Җанымда ниләр бар соң: бу «чүл челләсе» вакытында да гомеремнең бәһасе үзем өченгә үк сукыр бер тиенгә тормыймы?! Ни өчен әле барлык эшләремне бер читкә ташлап, кичекмәстән, үземнең сәламәтлегемне кайгырта башламыйм? Моңа комаучау ясарлык сәбәпләр бармы? Тормышымны сөмсез һәм күрексез итүче кем ул? Кем?!

* * *

Хатынымны назлап ятам, мондый якынлыктан икебез дә бетмәс-төкәнмәс ләззәт кичерүебезне тоеп, рәхәтлеккә чумам. Кинәт, шушы әйтеп аңлата алмаслык гаҗәеп мизгелдә, миннән КЕМДЕР кубарылып чыга – күкрәгемнән кубарыла ул, миннән аерыла, ерагая, безнең шулай ләззәтләнеп ятуыбызга карап тора һәм… әрнеп, безне кызгана башлый. Безне генә түгел, нәкъ менә интим якынлык кылу гына бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык ләззәт чыганагы икәнлегенә ихлас ышанучы барлык ирләрне, хатыннарны, бөтен кешелекне кызгана ул! Көтмәгәндә, аның кеше ыруындагы һәммәсенә җирәнеп караганын тоям. Болар нәкъ «шушы юл белән» ләззәтләнүгә, нәкъ «шушы рәвештә» тормыш итүгә хөкем ителгәннәр һәм монда үзенең дә мескен катнашы бар икән бит. Шуннан соң УЛ ерагая… эреп күздән югала… ахырда, аның рәхимсез-битараф карашын гына тоеп калам…

 

Факил САФИН тәрҗемәсе

Фото: vk.com

Дәвамын журналыбызның апрель (№4, 2019) санында укыгыз.


Комментарий язарга