Ул каяндыр кайтып килә иде.

Әллә белеп, әллә аңышмыйча

Каян килеп, кая китешен,

Тәрәзәмә кояш сибеп үтте

Дөньялыкта әле юк кешем.

 

Шундый якты! Шундый татлы!

Моңа хәтле

Ник белмәдем кояш барын җирдә?!?

Тәрәзләргә җанын сибеп шулай,

Урамнардан ул узадыр, җилә-җилә.

 

Ул кайтадыр якты офыкларның

Аръягына – чиксез киңлекләргә!

Кесәләре тулы кояш нуры.

Кайту – язмыш аның кебекләргә.

 

Кайту-китүләрнең арасында

Тәрәзәләр, тәрәзәләр, тәрәзәләр…

Таңнар саен тәрәзләргә кагып,

Үксез бәхет мәллә бәргәләнә…

 

Нәкъ шул мәлдә, нәкъ шул яссылыкта

Туктасын ла дөнья әйләнүдән!

Мин кайдадыр юллар кисешендә

Ачык тәрәзәләр барын беләм.

 

Авторның башка шигырьләрен журналыбызның февраль (№2, 2019) санында укый аласыз.

Фото: vk.com

Комментарий язарга