Логотип «Мәйдан» журналы

Ул каяндыр кайтып килә иде…

Ул каяндыр кайтып килә иде.Әллә белеп, әллә аңышмыйчаКаян килеп, кая китешен,Тәрәзәмә кояш сибеп үттеДөньялыкта әле юк кешем. Шундый якты! Шундый татлы!Моңа хәтлеНик белмәдем кояш барын җирдә?!?Т...

Ул каяндыр кайтып килә иде.
Әллә белеп, әллә аңышмыйча
Каян килеп, кая китешен,
Тәрәзәмә кояш сибеп үтте
Дөньялыкта әле юк кешем.
 
Шундый якты! Шундый татлы!
Моңа хәтле
Ник белмәдем кояш барын җирдә?!?
Тәрәзләргә җанын сибеп шулай,
Урамнардан ул узадыр, җилә-җилә.
 
Ул кайтадыр якты офыкларның
Аръягына – чиксез киңлекләргә!
Кесәләре тулы кояш нуры.
Кайту – язмыш аның кебекләргә.
 
Кайту-китүләрнең арасында
Тәрәзәләр, тәрәзәләр, тәрәзәләр…
Таңнар саен тәрәзләргә кагып,
Үксез бәхет мәллә бәргәләнә…
 
Нәкъ шул мәлдә, нәкъ шул яссылыкта
Туктасын ла дөнья әйләнүдән!
Мин кайдадыр юллар кисешендә
Ачык тәрәзәләр барын беләм.
 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Фото: https://www.freepik.com/photos/background


«Мәйдан» журналы архивыннан (№2, 2019 ел.)


 
 

Комментарийлар