Күңелем ишет

Күңелем урманына кереп йөрмә,
Утын гына җыйсаң син анда:

Каеннарым, тупылларым шавын
Ишетә бел һәрбер таңында.
Күңелем чишмәсенә килеп йөрмә,
Сулар гына күрсәң син анда:
Моңга тулып аккан серле җырын
Ишетмәсәң, чит зат син анда.
Күңелем кошын кума тирәгеннән,
Карга гына диеп уйласаң:
Күңелем ишет, урын табалырсың,
Гомерлеккә диеп сайласаң.

 

Милли бәйрәм

Гасырлардан күчеп бүгенгегә,
Йола булып килә Сабантуй.
Җир куеныннан чыккан серле бөртек,
Алып килә илгә данлы туй.

Милли бәйрәм – халкым бергә бүген,
Батырларга мәйдан иң түрдән.
Дан җырлыйлар, уен-көлке белән,
Чабып менә атлар да үрдән.

Сабантуйның таҗы – милли көрәш
Борынгыдан килә халкымда.
Егетләрнең кулы билдә булса,
Сөлге сөйли батыр хакында.

Көрәш кыза, халык дулкынлана,
Сер бирмиләр безнең батырлар.
Түзем, тырыш мәйдан егетләре
Иңгә тәкә салып кайтырлар.

 

Мин кем әле?..

Күбәләкләп ап-ак карлар ява:
Берүземә күпме яктылык!
Урман алларында ап-ак көртләр,
Ишелгәндер кебек ак болыт.
Ак балитәк кигән чыршыларда
Нинди садә, назлы сафлылык –
Үзем генә тоям микән моны?
Кара төндә сибелә яктылык…
И Табигать! Ялгышмадың микән –
Мин кем әле шулай зурларлык?
Кыерсытып, рәнҗетелгән чакта,
Аклык сибеп, ярдәм сузарлык…

 


Комментарий язарга