Логотип «Мәйдан» журналы

Укучылар күчтәнәче: Хәйдәр ФӘХРУЛЛИН, Рим ШАГАЛИЕВ шигырьләре

Мин – татарБөек татар буыныннан,Тукайлар токымыннан.Анам телендә уйларым,Барамын туры юлдан.Дусларым да уйлый дөрес,Минем кебек, әлбәттә.Уртак уй белән көчле без,Татарлык бит – йөрәктә.Яратабыз туган...

Мин – татар


Бөек татар буыныннан,
Тукайлар токымыннан.
Анам телендә уйларым,
Барамын туры юлдан.
Дусларым да уйлый дөрес,
Минем кебек, әлбәттә.
Уртак уй белән көчле без,
Татарлык бит – йөрәктә.
Яратабыз туган телне,
Халкыбызны сөябез.
Ата-бабам йолаларын
Хөрмәт итә беләбез.
Халкым моңы кергән безгә
Йөрәкләрне өзәрлек.
Бердәм булып үсәбез без
Корычларны бөгәрлек.
...Милләтләрдә катнашым юк,
Туган телен белсеннәр!
Безнең кебек туган илне
Туган җирен сөйсеннәр!
hqdefault (1)

Без татар егетләре


Илгә яу килгән чакларда
Тарих белән расланган:
Татар халкы алгы сафта
Дошманнарга ташланган!
Горурланырга хаклы без,
Без – татар егетләре.
Иксез-чиксез дәүләтебез
Сакчысы-бөркетләре.
Спортта да алдынгы без,
Бизнеста да хөрмәтле.
Авыр эштә дә кодрәтле,
Тормышта да бик дәртле.
Алга бара Татарстан!
Ышанычлы уллары.
Киләчәге якты булсын!
Без – илебез нурлары.
Хәйдәр Фәхруллин,
Зәй.
 

Әткәй, миңа ачуланма


Әткәй, мине ачуланма,
Гармуныңда уйнадым.
Моңлы көйләргә кушылып,
Күңел тулып еладым.
Уйнадым мин гармуныңда
Синең яраткан көйне.
Гармун тавышы бизәде
Һәрвакыт безнең өйне.
Тыныч кына гармун уйныйм,
Күңелдә синең көйләр.
Гармун тавышы чыңласа,
Ямьләнеп китә өйләр.
Гармуныңны үзең сайлап
Алып кайттың кибеттән.
Уйнаганда гармуныңны,
Ким булмадың егеттән.
Дәртләнеп көй уйнаганда,
Китә идең талпынып.
Көйләреңә кушкансыңдыр
Бөтен йөрәк ялкынын.
Аңладым әткәй гармуны
Моң тартмасы икәнне.
Әллә гармун да сизенә
Син кайтмаска киткәнне?..
Ачуланма мине, әткәй,
Гармуныңа тигәнгә.
Кайвакытта уйнаштырам,
Күңелгә моң килгәндә.
 

Яшьлекне кем сагынмый


Кемнәр генә сагынмый соң
Үз яшьлеген, үткәнен.
Сөйгән ярын – бердәнберен,
Өзелепләр көткәнен.
Яшьлек бит ул кабатланмый,
Үтә-китә тиз генә.
Кадерләрен белмибез шул,
Яшь мизгелләр бер генә.
Яшьлек бит ул – язгы чәчәк,
Язгы чәчәк тиз шиңә.
Яшьлек чоры нинди матур,
Кадерләрен бел генә.
Яшьлегебез язгы бер көн,
Нинди гүзәл чагыбыз.
Шушы гүзәл якты мизгелләрнең
Кадерен белеп калыгыз.
Рим Шагалиев,
Чаллы.
 
Фото: http://gnti.ru

Комментарийлар