– Әдә­би­ят бү­ле­ге­нә ке­рер­гә куш­ты­лар, ярый­дыр бит, – дип, эш бүл­мә­се­нә олы гы­на яшь­тә­ге бер абый ки­леп кер­де. – Мин дә ши­гырь язам, шу­ны жур­на­лы­гыз­да чы­га­рыр­сыз әле.

– Яз­ган­на­ры­гыз­ны кал­ды­ры­гыз, укыр­быз, ки­ңәш­лә­шер­без.

– Ә мин кә­газь­гә язып тор­мыйм, ба­ры­сын да кү­ңел­дән бе­ләм. Хә­зер сөй­ләп күр­сә­тәм.

Аб­зый ке­ше ми­нем «ә» ди­гән­не дә, «җә» ди­гән­не дә кө­теп тор­ма­ды, ар­тист­лар­ча кыч­кы­рып-кыч­кы­рып сөй­ли дә баш­ла­ды:

ukuchy-tugel-yazuchy

Аяк ту­ңа.

Кар­тай­гач­тын шу­лай бу­ла.

Тун­га тө­реп куй­саң да фай­да­сы юк.

Бе­рәр­се­нең ку­лы җы­лы бул­са,

То­тып то­рыр иде аяк­ны…

Әл­бәт­тә, аб­зый мон­дый «ше­девр» бе­лән ки­лү­че бе­рен­че һәм соң­гы ке­ше тү­гел иде… Мин ши­гы­ре­нең ши­гырь тү­гел­ле­ген әй­теп, аб­зый ке­ше ни өчен ши­гырь тү­гел­ле­ген рас­ла­вым­ны со­рап, бер-бе­ре­без­не шак­тый тин­те­рәт­тек.

– Нин­ди­рәк ки­тап­лар укый­сыз соң? – дип со­ра­дым мин сүз­не ши­гырь­дән чит­кә­рәк бо­рыр­га те­ләп. Шул­чак аб­зый тә­кәб­бер кы­я­фәт­тә ту­ра­еп бас­ты:

– Үс­кә­нем, мин уку­чы тү­гел, язу­чы! Я-зу-чы! – ди­де вә­карь бе­лән ге­нә.

Ап­ты­рау­дан тел­сез кал­гач, өс­тәл ки­та­бым бул­ган Хә­сән Ту­фан ши­гырь­лә­рен ку­лы­на тот­тыр­дым. Кү­рә­чә­ге­мә­дер ин­де…

– Бир­де дөнья ки­рәк­не.

Ела­мас­ка өй­рәт­те.

Кай­сы­гыз­ның ку­лы җы­лы –

Бәй­ли­се бар йө­рәк­не…

Аб­зый әле­ге ши­гырь­не авыз эчен­нән бот­ка пе­ше­рә-пе­ше­рә укып чык­ты да, өс­тәл­гә куй­ды.

– Сең­лем, син әле яшь ке­ше, шу­ңа ак бе­лән ка­ра­ны ае­рып та бе­те­рә ал­мый­сың­дыр… Соң, кем шу­лай дип яза ин­де, җә. Җы­лы кул ки­рәк бул­ган бе­рү­гә. Һы… Кул бе­лән йө­рәк­не бәй­ләп бу­ла­мы, әй­те­ри­ем. Апи­рат­са өс­тә­лен­дә ят­кан ке­ше­не­кен дә бәй­ләп куй­мый­лар, алай­са, ма­минт ыч­кы­на­сың те­ге дөнь­я­га… Ме­нә ми­нем аяк ту­ңып җә­фа­лый, оек­баш ки­сәң дә юк, тун­га тө­реп утыр­саң да… Җы­лы кул бе­лән уга­ла­саң гы­на хәл ке­реп кит­кән­дәй бу­ла. Үзә­ге­мә үт­кән мәл­дә тот­тым да шу­шы ши­гырь­не яз­дым. Күп мин­дә ан­дый­лар, чу­ты­на чык­ма­лы тү­гел. Ба­ры­сын да ят­тан бе­ләм! Ши­гырь­не тор­мыш­тан алып язар­га ки­рәк аны, бар­мак­тан су­ы­рып тү­гел… Нәр­сә, жур­на­лы­гыз­га би­рә­чәк­сез­ме ми­нем ши­гырь­не? Юк? Ни­чек ин­де юк? Ме­нә бит, кай­бе­рәү­ләр­не­кен ки­тап тик­лем ки­тап­ка бас­кан­сыз. – Аб­зый Хә­сән Ту­фан, Ка­дыйр Сиб­га­тул­лин ки­тап­ла­рын ак­та­рып ка­ра­ган­дай ит­те, бер-ике ши­гырь­гә күз йөр­теп ал­ды. – Ми­не­кен­нән бер ар­тык җир­лә­ре юк. Блат ин­де, кай­да да блат. Ак­ча­лы ке­ше­ләр­дер, тү­лә­гән­нәр­дер үзе­гез­гә. Урын­лы җир­дә эш­ли­ләр­дер әле, хә­зер бит кем­нең ак­ча­сы бар, шул ки­тап чы­га­ра. Ни­ча­ва, без дә тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел, җы­еп кил­гән пен­си­ям шак­тый… – Аб­зый ми­не дә, мәр­хүм ша­гыйрь­ләр­не дә би­тәр­ли-би­тәр­ли, чы­гу юлы­на юнәл­де.

Ә мин исә, елар­га да, кө­ләр­гә дә бел­ми­чә, ни­ча­ра­дан би­ча­ра кы­я­фәт­тә өс­тәл­гә ба­шым­ны сал­дым. Бер-ике ай үтү­гә бу агай­ның ял­ты­ра­вык тыш­лы ки­тап то­тып ки­леп ке­рә­се­нә, бер көл­тә ши­гырь­лә­ре­нә көй язы­ла­ча­гы­на има­ным ка­мил иде…

 

Фото: https://pixabay.com/

Комментарий язарга