Логотип «Мәйдан» журналы

Укол урыны шешсә...

Уколдан соң барлыкка килгән шеш, төерләрне бетерү өчен берничә гади ысулга колак салыгыз әле!Укол кадау бик рәхәт процедура булмаса да, дәваланганда һични эшли алмыйсың. Кадаганда чеметтереп авыртуы к...

Уколдан соң барлыкка килгән шеш, төерләрне бетерү өчен берничә гади ысулга колак салыгыз әле!





Укол кадау бик рәхәт процедура булмаса да, дәваланганда һични эшли алмыйсың. Кадаганда чеметтереп авыртуы күңелгә ошамаган бер момент булса, аннан соң төер калу, шешеп китү хәрәкәтләнгәндә тагын бер кыенлык тудыра. Уколдан соң барлыкка килгән шеш, төерләрне бетерү өчен берничә гади ысул бар.
1. Киң билгелесе – янбаштагы укол урынына йод белән челтәр сызу. Моны көненә 3-4 тапкыр кабатларга кирәк.
2. Төнгелеккә кайнар суда тотып алынган кәбестә яфрагын җылы килеш куеп ятарга.
3. Бал көлчәсе эшләргә мөмкин. 1 йомыркага 1 аш кашыгы куе булмаган бал һәм акмай, азрак он кушып, йомшак камыр басарга. Аны авырткан урынга бинт белән бәйләргә.
4. Гепарин һәм троксерутин дигән матдәләр кергән крем яисә мазь сөртү кан йөрешен яхшырта һәм шешне тиз арада тарата. Игътибар! Инфекция кермәсен өчен энә кадалган урынны түгел, ә аның тирә-ягына сөртергә кирәк.
5. Спиртлы компресс. Тигез өлештә спиртны су белән болгатып, азрак җылытып, марляга манып, төерле урынга ябарга. Полиэтилен капларга һәм бер-ике сәгать тотканнан соң алырга.
6. Тагын бер ысул йөзьяшәр (алоэ) гөле белән ясала. Иң мөһиме – аны дөрес куллану. Алоэ яфрагының итләчрәк өлешен кисеп алып, бер тәүлеккә суыткычка куярга. Алгач, ит тукмаган кебек суккалап йомшартырга. Буйга кисеп, шешкә итләч ягы белән куеп, пластырь ярдәмендә ябыштырырга. Яфракны көненә берничә тапкыр алыштырырга.
Киңәшләрне кулланыгыз, ә иң мөһиме - авырмагыз!


Автор: Лэйсэн Бадертдинова



Фото buhconsul.ru


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-01-25/ukol-uryny-sheshs-2667377






Комментарийлар