Логотип «Мәйдан» журналы

Уйларым

Яшәсәң иде, уеңныУйлар-уйламый гына…Яшәп булмый шул дөньядаУйлар уйламый гына.Уйларым минем тезгенсез:Сулда да ул, уңда да…Уйларым әллә кайларда:Тегендә дә, монда да…Уйларымны кысам бик ешЙөрәгемә, уч...

Яшәсәң иде, уеңны
Уйлар-уйламый гына…
Яшәп булмый шул дөньяда
Уйлар уйламый гына.
Уйларым минем тезгенсез:
Сулда да ул, уңда да…
Уйларым әллә кайларда:
Тегендә дә, монда да…
Уйларымны кысам бик еш
Йөрәгемә, учыма.
Тырышсам да чыга алмыйм
Уйларымның очына…
Җырлар язам, уйларымны
Уйдырып, уеп кына.
Күңелдәге уйларымны
Булмый ла тыеп кына…
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: Журнал архивыннан

Комментарийлар