Логотип «Мәйдан» журналы

Уйлар

Уйлар, уйлар...Күңелләрдән ташып чыгалар.Онытылырга ирек бирми алар,Арыталар, хәтта егалар.Шикләндереп кайчак, ялгышалар.Язмышларны бутап, ярсыталар.Бәхет, шатлыкны да тудыралар.Ямьләндереп, җанны якт...

Уйлар, уйлар...
Күңелләрдән ташып чыгалар.
Онытылырга ирек бирми алар,
Арыталар, хәтта егалар.
Шикләндереп кайчак, ялгышалар.
Язмышларны бутап, ярсыталар.
Бәхет, шатлыкны да тудыралар.
Ямьләндереп, җанны яктырталар.
Йөрәкләрне телеп яралыйлар,
Яра төзәлергә кирәк айлар.
Әмма беркайчан да туктамыйлар
Уйлар, уйлар...
 

Фәнсилә ШӘЙДҮЛӘТОВА


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар