Логотип «Мәйдан» журналы

Уйламаган җирдән очраштык без

Уйламаган җирдән очраштык без.Елмайдылар миңа күзләрең.Син дәшмәдең, ә мин күңелемнән,Сиңа әйтер сүзләр эзләдем.Керфегеңнән карлар эреп төшеп,Алсу битләреңә тамдылар.Син елмайдың. Ә мин юләр кебек,Кил...

Уйламаган җирдән очраштык без.
Елмайдылар миңа күзләрең.
Син дәшмәдең, ә мин күңелемнән,
Сиңа әйтер сүзләр эзләдем.

Керфегеңнән карлар эреп төшеп,
Алсу битләреңә тамдылар.
Син елмайдың. Ә мин юләр кебек,
Килә алмый тордым аңыма.
 
Серле итеп кенә карадың да,
Ак буранга кереп югалдың.
Син югалдың. Ә мин шуннан бирле
Күрешүләр көтеп юандым.
 
Ул урыннан ничә үтсәм дә мин,
Гүя шунда басып торасың...
Син килмәдең. Ә мин һаман көтәм,
Саный-саный еллар арасын.
 
Сәлахиев Роберт Фассах улы - шагыйрь, җырлар авторы. 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туган. «Офыкларга карап», «Мин таңнарга гашыйк», «Йөрәгемдә яшисең», балалар өчен «Мин болай тырыш малай» һ.б. китаплар авторы.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Туган ягында яши. Каләмдәшебез күптән түгел 70 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Редакция коллективы исеменнән ихлас котлыйбыз, иминлек, бәрәкәтле иҗади озын гомер телибез.
 

Роберт СӘЛАХИЕВ


Фото:  Роберт Сәлахиев


 

«Мәйдан» №3, 2021 ел.



Комментарийлар