Логотип «Мәйдан» журналы

Учаклар

Янып яши кеше вакытында,гомере буе яна.Ялкыннары һич тә сүрелмәс күк —учак дөрләп кала.Язмышларын әйтеп буламынидөрләп янган чакта?Чорлар кайдан, еллар кайдан килә,җилләр кайсы яктан...Сүнә уты. Җиллә...

Янып яши кеше вакытында,
гомере буе яна.
Ялкыннары һич тә сүрелмәс күк —
учак дөрләп кала.
Язмышларын әйтеп буламыни
дөрләп янган чакта?
Чорлар кайдан, еллар кайдан килә,
җилләр кайсы яктан...
Сүнә уты. Җилләр ала көлен.
Кайда урыннары?
Чылбыр исән.
Ләкин, өзек-өзек,
җитми буыннары...
Өзек буын инде өзек тора.
Кемнәр ялгый алсын?
...Әйтеп булмый алдан: күпме янар —
бездән дөрләп калсын!

Кадыйр СИБГАТУЛЛИН

Комментарийлар