Мәрьямнең хәлсез гәүдәсе тагын күпер әрәтәсенә килеп сыланды. Әйләнчек бәрән шикелле ирексез баштан һаман шушы тирәдә әвәләнә. Җә, Ходай, зиһене тәмам чуалды.

or1321257601

Кисәк кенә күңеле сынып китте, гүя шом-шөбһә диңгезенә чумдырып алдылар. Хәзер, әнә, аяк буыннары да тубырланып катты…
Кыз муенын киереп, ал тарафка күз атты. Ләкин карашы кул сузымыннан ук төн пәрдәсенә килеп төртелде.
Бирән аҗдаһадай һәр нәрсәне йотарга әзер торган куркыныч кара төн. Кыш димәссең, кар яктысы да шәйләнми хәтта. Ерак юлга йөргәндә күп тапкырлар кыр уртасында япа ялгыз төн үткәргәне булды Мәрьямнең, әмма мондый сихерле манзарга беренче мәртәбә юлыгуы иде.
Гәүдәсен кыенлык белән генә әрәтәдән аерып, янә атламакчы итте. Кая ул. Аякларына гүя зәнбил ташы такканнар, һич кузгатырмын димә. Ә кузгалырга кирәк, аны өйдә көтәләр. Бригадир да аркадан сыйпамас, кичкә урап кайтасың дип кенә җибәргән иде…
Шулвакыт әлеге сәер төн пәрдәсен ертып, җырга охшаш авазлар чәчелеп киткәндәй булды. Мәрьямнең колаклары үрә торды. Бәхетеңә, әллә бер-бер юлаучы киләме?
Авазлар ачыграк ишетелә башлады. Тик алар, җыр дисәң хәтерең калыр, исерек адәмнәрнең акыру-бакыруларына тартым иде. Уф, тагын саташам ахры, дип сызланды кыз, бу аулак җирдә нинди юлаучы йөрсен?

***
Өченче сыйныфка күчкән елы иде. Ул моны бик яхшы хәтерли. Чөнки соңгы кыңгырау бәйрәмендә укытучылары Җәмилә апа аны бөтен кеше алдында мактаган иде бит.
– Мортазина соңгы чиректә бик тырышты алдынгылар сафына басты, ударница булды, – дип, Мәрьямнең аркасыннан сөеп торды, – җырдан гына тартыласы бар. Монысы инде кыен булмас, җырчы Мәгъфур кызы лабаса ул.
Укытучы ярыш күрсәткечләре тактасындагы Мәрьямнең исем-фамилиясе язылган кәгазьне ташбакадан алып, ат сурәте өстенә кадады. Гөрләтеп кул чаптылар.
И, сөенгәннәре! Аэропланда «очучы» отличниклар да болай сөенмәгәндер, мөгаен.
Ул җыр дигән фәнне дә һичшиксез иярләячәк, аргамак өстендә ләбаса ул хәзер!
Әлеге изге ниятенә кыз кичекмәстән тотынды да, кичке якта мунчада бик тырыша-тырыша тавышын көйләү белән шөгыльләнде. Әтисе килеп кереп кенә эшне бозды. Аның кайчан шаяртуын, кайчан җитди сөйләшкәнен дә белмәссең. Авызына каратып кына тора. Тик бу юлы Мәрьям әтисенә бик нык үпкәләде. Үпкәләмичә соң?
– Кем кәҗә койрыгын кыса икән дисәм, син икәнсең, кызым, – дип мыскыллады ич.
Мәрьям гарьлегеннән яланга чыгып йөгерде. Җыр-моң хакында элек тә сүз чыккалап тора иде анысы. «Анаң ягына тарттың син, кызым, алар нәселләре белән саңгырау, барысының да колакларына аю баскан», – дип чын күңелдән борчыла иде әтисе. Үзе ул авылда бер җырчы.
Ялан тулы кыз-кыркын, малай-шалай. Чыр-чу киләләр. Тиздән көтү кайтасы, мал-туарларын каршыларга төшкәннәр. Ул да шуларга кушылды. Үпкәсе дә онытылды. Дөньяда җырдан башка да күңелле шөгыльләр җитәрлек ләбаса! Кызыл карагат пешкән ди әнә. Беркөнне әтисе дус кызы Нәгыймә белән аларны Байгыҗат атавына илтеп куйды. Әбәт вакытында килеп алырмын, диде.
Карагат Ачы әрәмәсендә дә бар. Бу әрәмә авылга авам дип кенә тора. Тик андагысын пешәр-пешмәс сыдырып бетерәләр.
Кызыл карагатны җыюы бик ансат. Ешлыкка кереп чүгәлисең дә, күзәтәсең. Җимеш уңган елны алар күзгә тәгәрәп кереп тора.
– Кара әле, Нәгыймә, кара, ут чыккан кебек бит, куак аслары кып-кызыл, – диде Мәрьям куанычыннан нишләргә белмичә.
– Мыҗ, – дип, Нәгыймә дә хак бәясен чыгарды.
Җимеш ботакларга тәлгәш-тәлгәш булып эленгән иде. Эредер үзләре, берсе-берсе бер уч, чыпчык башы кадәр. Тырыслары бик тиз тулды. Аннан авызларына җыярга тотындылар. Бераз гына әчкелтем, әмма искиткеч татлы иде карагат. Сусыл, кабуга эреп китә. Шартлар чиккә җиттеләр, ә күзләре һаман комсызлана…
– Җитте, кыз, юньлелеккә түгел бу, – дип, иң беренче Нәгыймә туктады.
– Әткәй дә килеп җитәр инде, – диде Мәрьям.
– Әйдә соң, чыга торыйк, – диде Нәгыймә.
Ләкин кайсы якка барырга белмичә аптырап калдылар. Кызып китеп, шактый эчкә кергәннәр икән.
– Адаштык бугай без, Мәрьям, – диде Нәгыймә як-якка карангалап.
– Курыкма, әткәй таба безне, – дип юатты Мәрьям дустын. Әмма үзенең дә тез буыннары калтырана иде.
Бәргәләнү-суккалануларның бер фәтвәсе дә булмады, ниндидер күл тирәсендә әйләнделәр дә тулгандылар. Кычкыра-кычкыра тамаклары карлыгып бетте.
Бер арада Мәрьямнең колагына яфрак лепердәве кебек кенә нәзек моң кагылып киткәндәй булды. Кыз сагаеп калды. Тик канэчкеч кигәвеннәр безелдәвеннән гайре тавыш ишетелмәде.
Өмет өзелгәндә генә моң янә кабынып алды. Тагын сүнде, тагын кабынды. Ниһаять, аермачык ишетелә башлады.

Шәм шәриф дигән ай шәһәрдә
Ахшам бетми капка ябылмас;
Үткән дә генә гомер, калган хәтер
Сатып алам дисәң дә табылмас.

Кызлар абына-сөртенә җырга каршы йөгерделәр.
– Сез бит, чибәркәйләр, башкорт ягына ук чыгып киткәнсез, насила таптым, – дип акланды Мәгъфур.
– Алай да җырлый беләсең әле, әткәй, – дип, Мәрьям әтисенә елышты.

***
Юлда ниндидер бәндәләр төркеме пәйда булды. Менә кемнәр икән ул гаугалы җыр ияләре! Ләкин кыз шатланмады. Чөнки бик шөбһәле төркем иде бу. Кайсы авыз тутырып акыра, кайсы маймылдай сикергәләп бии, кайсы шырык-шырык көлә. Әйтерсең лә, тилеләр йортыннан качкан адәмнәр. Ә иң алдан чәчен-башын туздырып Сәгыйдә килә…
Аны күргәч, Мәрьям коелды да төште, җаны калтыранган бармак очларында гына эленеп калды. Ни дип җавап бирер ул? Картларның юравы рас килә ләбаса.
Шөкер, җавап тотарга туры килмәде. Чөнки бу сагым иде. Мәрьям, үзе дә сизмәстән, борынгыдан калган ташландык каберлек хәрәбәләрендә хакимлек итүче өрәкләр биләмәсенә килеп кергән иде.
Моны кыз үзе дә абайлап алды. Ләкин ни файда, алар аны барыбер тозакларыннан ычкындырырга ашыкмадылар. Теге чакта, карагат җыйганда, әтисенең җыры коткару алып килгән булса, боларның кычкырышу-бакырышулары әсирлек богавы гына кидерде.

***
Ул көнне төштән соң коеп яңгыр яуды. Ишелеп кенә төште. Меңнәр тавы артыннан шабыртап-дөбертәп кара болыт килеп чыкты да, күк йөзен каплап та алды. Мизгел эчендә печән пакуслары, күбәләр, чүмәләләрне су йотты. Җир бу кадәр суны сеңдерә алмыйча тончыгып калды.
Печәнчеләр кибәнне сырып алды. Тик монда да дулап-дулап яуган яңгырдан ышыкланыр чама юк иде. Берөзлексез күк күкри, яшен яшьни. Ахыр заман диярсең.
Ярты сәгатьләп шулай талкыды талкыды да, болыт Агыйдел аръягына кереп югалды. Яңгыр туктады. Ләкин кешелекне калдырмады.
– Җәмәгать, Аллаһы Тәгалә гамәлләренә каршы килеп булмый, – диде бригадир Әкрәметдин бабай, – бүгенгә таралышырбыз, үземнең әтбитстбиннескә алам, кайсыдыр ки, мунча ягып керегез, юеш киемнәрегезне киптерегез, яманыгыз, иртәгә ыштубы кәк нәят.
Хатыннар торналар кебек тезелешеп, кайту юлына чыктылар. Аяк асты лычтыр-лычтыр килә, атлаулары мең бәла. Яшьрәкләр аяк киемнәреннән арынды.
– Җиңеләеп киттем, син дә чабатаңны сал, Сәгыйдәттәй, – диде Мәрьям күршесенә. – Интекмә.
Сәгыйдә эре сөякле көчле хатын. Сүзгә килешкәндә, җенләнеп китеп, чалгысын тауга каршы селтәргә дә күп сорамый. Әмма йомшак күңелле, бик тиз кайтып төшә. Ярдәмчел. Мәрьям аны шушы миһербанлыгы өчен ихтирам итә дә инде.
– Бу хатын тилебәрән орлыгы ашаган ахры дип көләрләр иде бугай, – диде Сәгыйдә көлемсерәп. – Ике бала әнкәсе бит мин, синең сыман яшь туташ түгел…
Әллә ялгыш басты, әллә таеп китте, сүзен дә төгәлләргә өлгермәде, Сәгыйдә мәтәлеп сазга барып төште.
Хатыннарга бу бик кызык булып тоелды, күрәсең, бот чабып көлешергә, шукланырга тотындылар.
– Авылга ничә чакырым калган, кодача?
– Болай да күренә ләбаса, җиргә ятып карамасаң соң…
– Кичә генә Хөббәтеннән хат алган ие бит, шуңа тез буыннары калтырый аның, түземлеге төкәнгән… ха-ха-ха…
– Тычканга үлем, мәчегә көлке, әллә ни әйттерерсез, – дип, Сәгыйдә Мәрьям ярдәмендә торып басты.
– Әйттем мин сиңа, чабатаңны салып кулыңа тот дидем. Барыбер салырга туры килде, – дип, Мәрьям дә төрттергәндәй итте.
– Утыныңны алып керсәң, мунчаны уртакка ягарбыз, – диде Сәгыйдә. Аннан сукранып алды: «Бу калхузны әйтер идем, яшь балалы хатынны җәһәннәм артына эшкә йөртә бит, бүген Рәҗибә нарасыемны имезергә дә алып килә алмады, елый-елый ярсып беткәндер инде, бәбкәччәем».
– Рәҗибә үзе дә терсәк буе гына ич әле, – диде Мәрьям.
– Яклашма, элек, әнә, сигез-тугыз яшьтә кызларны кияүгә ярәшкәннәр…
– Сөйлисең тагын, булмаганны.
Рәҗилә дөрестән дә имине бик сагынган иде. Кулга алуга, нәни бармаклары белән, түземсезләнеп, ярсый-ярсый әнисенең изүен тарткаларга кереште.
Ул арада Мәрьям белән Рәҗибә мунчага су ташыдылар. Мичен Сәгыйдә тергезеп җибәрде.
Рәҗибә курчакларын күтәреп, Мәрьям янына керде. Ул күрше кызын бик ярата, еш кына кунарга да кала.
– Матур апа, менә бу курчагымны әле бүген генә ясадым, тач син инде, иеме? – дип, кыз кәгазь кисәген бөтереп укмаштырган кечкенә төргәк-курчакны Мәрьямгә күрсәтте. – Күзләре синеке шикелле йомры, чәчләре чем кара. Күр, каен күмере бу, сагыз белән ябыштырып куйдым, ошаганмы? Ирене калын, авызы олы. Кызылга буярга каләмем генә булмады.
– Син инде бигрәк, Рәҗибә, авызым олы дигәч тә, алай капчык кадәр үк түгел бит инде…
– Олы булса ни, ул бит матур олы…
– Әйдә, ярар, синеңчә булсын.
– Күлмәге генә иске, – диде кыз йөзенә сагышлы кыяфәт чыгарып, — синең берәр ситсы кисәгең юкмы?
– Ә-ә, хәйләкәр төлке, менә нигә миңа охшатып ясагансың икән ул курчагыңны. Бер-бер җаен тапмый ярамас инде, матур апаның күлмәге дә матур була ич инде аның.
– Сәдәф тә кирәгие…
– И, кабык ирен, без танау.
Кызлар мунчага да җитәкләшеп киттеләр.
– Кайтуыгызга талкан кыздырып, чәй куеп торырмын, иркенләп керегез, – дип озатып калды аларны Сәгыйдә.
Шуннан соң күп тә үтми, уйламаганда-көтмәгәндә, башка атылган таш кебек, җиргә адашкан яшен угы сызылып төште. Сөн буендагы актирәкләр ышыгында посып торган сәләмә генә болыт кисәге әнә шулай дөньяны дер селкетте.
– Матур апа, колагым чыңлый, – диде Рәҗибә, – мин куркам…
Бик якында чәрелдәде, бәла-каза була күрмәсен берүк, дип борчылып куйды Мәрьям үзе дә. Кызыкайга гына сиздермәде.
– Яңгырдан куркып торырга, син җиткән кыз ич инде, – дип көлгән атлы булды. Тик борчуы барыбер басылмады. Ахыры, коенырга чиста су алып керү сылтавы белән, ишек алдына чыкты да, өйгә атылып керде.
…Сәгыйдә чалынган мал кебек мич авызында гына аунап ята иде. Чалкан төшкән. Учакта чатыр-чотыр килеп ут яна, казанда талкан пешә…
Хуҗабикәнең ачык маңгаенда биш тиен зурлыгында кара-көрән тап шәйләнә. Күрәсең, яшен эзедер…
Йөгерешеп күршеләр кереп җитте. Сәгыйдәнең йөзен генә ачык калдырып, җиргә күмеп куйдылар. Имеш, җир яшенне суыра. Ләкин файдасы тимәде, суырмады җир яшь хатынның яшенен.
Картлар моны әйбәткә юрамады…

***
Өрәкләр янында аты-юлы белән сүгенергә кирәк дигәнне ишеткәне бар иде Мәрьямнең.
– Әй, каткан крисләр, таегыз моннан! – дип, ул да ачу сүзләрен өрәкләргә сипте.
Чыгынчы атларны, үшән сыерларны, ялагай маэмайларны, кирәк-кирәкмәгән җирдә тибенеп йөрүче кош-кортларны «каткан крис» дип орыша Мәрьям. Билгеле, аның орышуын тегеләр колакларына да элми. Өрәкләр дә ишетмәде, ахры. Чөнки башы һаман иләс-миләс, уйларын, акылын һич бер төенгә төйни алмый. Аңа исә түшендә шуышып булса да бу афәтле урыннан чыгу, котылу әмәлен табарга кирәк.
Мәрьям күпер әрәтәсеннән аерылды да, алпан-тилпән бер-ике адым җир атлады. Тик янә туктап калды. Чөнки каршысына ниндидер ут йомарламнары тәгәрәшеп килә иде. Коты качты. Алар шундый зур тизлек белән килә ки, менә хәзер таптап-изеп, яндырып-көйдереп, кара күмергә әйләндереп китәрләр төсле. Тышаулы аякларга ышаныч юк, качып котылырмын димә. Кара төндә өрәкләр биләмәсендә ярдәмгә дә өмет итә алмыйсың. Ә җан кадерле.
– Коткарыгыз!
Үзенчә кычкырган сыман тоелса да, бу юлы тавышы чыкмады. Аны шул ук мизгелдә шөкәтсез салкын нур ярып узды, тәнен көзән җыера башлады, гүя беръюлы меңәрләгән энә кададылар. Шунда ул әлеге ут йомарламнарының убыр уты икәнен төшенеп алды.
Күрәселәре бар икән, Ходаем, өрәкләре генә җитмәгән, инде убыр уты…
Тәүге тапкыр әбисе авызыннан ишеткән иде ул бу Аллаһ каргаган әрвахларның җаны турында. Бер караңгы көзге кичтә йомыш белән урамга чыкканнар иде. Аяк астын шатырдатып туңдырган, әмма әле кар күренми. Аның урынына, җил котырына. Кое янындагы тупылның ябалдашларын пыран-заран китерә. Карга оялары ничек түзәдер?
– Әбекәй, Сөн аръягында нинди ут йөри ул? – дип сорады Мәрьям. Аның үткен күзләре җем-җем итеп тәгәрәгән ут шарын шәйләп алган иде.
– Бисмиллаңны әйт, балам, бу убыр уты, – диде карчык шомлы тавыш белән, – каһәрле кабер анда. Шул гөнаһлының җаны үзенә урын таба алмыйча изалана, утка әйләнгән әнә. Тәүбә-тәүбә, әстәгъфирулла, Ходай күрсәтмәсен.
– Җан нәрсә соң ул, әбекәй? – дип төпченде кызчык.
Карчык сорауны ишетмәмешкә салынды, оныгын җитәкләп сүзсез генә өйгә ашыкты.
Әбисе, убыр уты бәндәләрне саташтыра, адаштыра, алмаштыра, дип куркытса да кызчык ни өчендер шөбһәләнмәде. Киресенчә, аның убыр утын якыннанрак күрәсе, кулга ияләштерәсе, хәтта куыша-куыша уйныйсы килеп китте. Нинди икән ул утка әверелгән серле җан?

***
Мәрьям балаларны үзенә алып чыкты. Чөнки башка сыеныр кешеләре юк. Әтиләре Хөббәтнең анасы исән исәнен, ләкин бу ярымсукыр карчыкның үз хәле хәл, кая анда оныклар карау? Бәлки, ныклабрак чарасына керешсәң, бер-бер әмәлен табарга да булыр иде. Ә Мәрьям теләми. Ярата ул бу балаларны. Гел бергә укмашып яшәделәр бит. Балалар да Мәрьямне үз итәләр. Рәҗибә аның ерак юлдан кайтуын түземсезлек белән көтә иде. Тыны-көне бетеп каршысына йөгереп чыга, кочаклап ала. Аннан соң:
– Матур апа, куян күчтәнәче алып кайттыңмы? – дип сорый.
Мәрьям үзе шушы гадәткә күндерде бәләкәчне. Бөрмәкәендә һәрвакыт бер кыерчык ипи булыр иде. Шул туңган ипи кисәген әлләнигә күрә иде Рәҗибә, кәнфит-прәннекләрең бер якта торсын.
– Тешләрен каната-каната кимерә, – дип көлә иде Сәгыйдә.
Рәҗиләсе дә матур апасының үчтеки-үчтеки итүен көтеп кенә тора. Кулга алуга, күгәрчен кебек гөрелди башлый.
Әнисез калу бу сабый өчен беренче чиратта имисез калу иде. Ул аны бик авыр кичерә. Җылый, көйсезләнә, начар йоклый. Мәрьям аны Тәслимә исемле хатынга алып барды. Тик сөте үз баласына да җитми икән, бер тапкыр гына имезде.
Рәҗилә һаман ими даулый. Мәрьямнең изүенә һич тынгы бирми, бәгырь, йомшак кулларын эчкә үк шудыра. Имезлеккә генә риза түгел. Берсендә бик өзгәләнеп кымтырыклый башлагач түзмәде Мәрьям, имиен балага каптырды. Әллә нинди сәер халәт иде бу. Әүвәл кытыгы килде, аннан тәне буйлап ләззәтле дулкыннар йөгерешеп узды, ниндидер чит теләк кабынды… Рәҗилә ими башын тешләп алгач кына ярсуы басылды. Балага исә сөт кирәк. Ә ул юк. Үзе барыбер имине авызыннан ычкындырмый.
Акрынлап икесе дә яраклашты әлеге хәлгә. Ә бердән-бер көнне күкрәгенә сөт төште. Шатлыгыннан башы күккә тиярдәй булды Мәрьямнең. Рәҗилә хәзер «әннә» дип очынып тора, дөньясы түгәрәкләнде.
Сәүит Галимә килеп кергәндә дә шул шөгыльдә иде, оялуыннан йөзе чөгендер сыман кызарып чыкты. Кызын бишеккә салмакчы булып кабалана-кабалана торып та баскан иде. Кая ул, Рәҗилә имиенә сагыздай береккән, рәисең бармы да юкмы аңа.
– Имезәсең ызначитсы, – дип сузды Галимә, исе китмичә генә — ә зерә…
– Нәрсә, әллә ярамыймы? – диде Мәрьям хафаланып, — бик юксынды бит… Аллага шөкер, менә… сөт тә төште…
– Иптәш Мортазина, – дип бүлде аны рәис, — бала урлау зур җинаятькә санала, сәүит хөкүмәте мондый башбаштаклыкка юл куя алмый.
– Галимә апа…
– Галимә апа түгел, иптәш Сафина! – дип төзәтте рәис йорт хуҗасын.
Аның авылда «иптәш» дигән кушаматы чыккан. Анасына да «Хәлимә иптәш», дип мөрәҗәгать итә, имеш. Шундый инде ул, бик рәсми зат. Кеше тентергә бик маһир. Эштән кайтучыларны басу капкасы янында иләк аша уздыргандай уздыра. Ике хатынны төрмәгә утыртты инде.
– Иптәш … Сафина … апа … минем бала урлаганым юк, аларны урамда калдырып булмый ич инде. Хөббәт абзыйның да рөхсәте бар, хатын да күрсәтә алам…
– Башың яшь әле мине өйрәтергә, иптәш Мортазина, ул шәхси хат кына, юридик дүкәмит түгел.
– Алайса нишләргә соң, юлын өйрәт ип… ип… тәш Сафина апа, мин ул балаларны карарга ризамын.
– Һы, ризамын, имеш, Хөббәт иптәшне курортта дип беләсеңме әллә? Фронтта ул. Сугышта! Ә сугышта атышалар ызначитсы. Әгәр һәлак булса, ызначит тәк. Ул вакытта нишләрсең?
– Белмим…
– Ә мин беләм, Мәрьям иптәш, – дип күзләрен чекрәйтте рәис, – балаларны детдомга бирергә кирәк. Хөкүмәт карамагына. Алар анда менә дигән бәлшивистик тәрбия алачак. Син бирә алмыйсың андый тәрбияне. Птаму шту белемең сай, ызначит тәк.
Мәрьямнең күзләренә яшь бәреп чыкты.
– Син әле яшь кыз, иптәш Мортазина, – дип дәвам итте рәис бераз кайта төшеп, – үз гаиләңне дә корасың бар. Ул вакытта бу балалар нишләр? Кыскасы, метрикәләрен сәүиткә китер.
Галимә артыннан ук диярлек очынып-җилләнеп Рәҗибә кайтып керде.
– Мине бөтенесе кимсетә, – диде иреннәрен мелт-мелт китереп, — Халисә минем белән уйнамый…
– Халисә бөтен кеше түгел бит әле ул, – дип көлемсерәде Мәрьям.
– Ятим итәләр…
Мәрьям кызчыкны күкрәгенә кысып, чәчләреннән сыйпап торды да:
– Әллә нәрсәләр уйлап тапма инде, Рәҗибә, – диде.
– Әнә бит, үзең дә кызым димисең, Рәҗибә дә Рәҗибә…
– Кызым инде, кызым…
– Ә мин сиңа әнкәй дип дәшермен, яме? Шуннан соң Халисә дә минем белән уйнарга кимсенмәс.
Кызчыкның иртәнге чык шикелле ихлас сүзләрен ишетү бик рәхәт иде Мәрьямгә. Әнкәй… Нинди кадерле сүз! Балдай татлы сүз. Ишетеп туймастай сүз. Тик аның дәрәҗәсен дә төшерергә ярамый.
– Синең әнкәең Сәгыйдәттәй, кызым, – диде Мәрьям тыныч кына, – ана кеше бер генә була ул.
– Ә мин сиңа укытучы Җәүһәрия апаның Ләйләсе сыман әни диярмен. Матур апа әни! Сиңа бик килешә, матур апа да, әни дә.
Их, балакаем, сәүит Галимәнең нинди ният белән йөргәнен белмисең шул әле син, дип сызланды Мәрьям. Үтмәс пычак белән бәгъремне тураклап чыгып китте бит, хәерсез. Аның белән сүз көрәштерә алмыйсың, ул урындагы кеше. Ярар димичә ни дисең, ярарның чабатасы тузмый диләр ич. Ләкин Мәрьям дә сүзендә торачак, балаларны барыбер ташламаячак. Яннарына барып йөрер. Шөкер, Такталачык ерак түгел, җәяүләп тә көнендә урап кайтып була. Ял көннәрендә авылга алып кайтыр. Барысы да җайланыр, Аллаһы боерса.
Мәрьям эчке бер дулкынлану һәм борчылу белән сәүиткә чакыруларын көтте. Ә аның гүя барлыгын да оныттылар, рәис күзгә-күз очрашканда да кырын карап кына уза. Ул, әлбәттә, район балалар йорты ябылуыннан, дүрт-биш районга бер генә шундый сыену урыны калдыруларыннан хәбәрдар түгел иде. Галимә аңа бу хакта әйтүне кирәк тә тапмады.
Мәрьям дә кул кушырып утырмады анысы, хәлне бәйнә-бәйнә аңлатып, Хөббәткә хат юллады, балаларны ташламаячагын янә бер тапкыр тәкърарлады. Ярдәм сорарга да исәпләгән иде дә, кыймады, фронттагы кешедән нинди ярдәм өмет итмәк кирәк, дип уйлады.
Ә ярдәм килде. Бөтенләй көтелмәгән яктан килде. Бер көнне аны иртән иртүк авыл советына дәшеп алдылар. Тәки сүзен сүз итә, кәтүк, каныкса каныга инде мәгәр, дип юл буе эченнән генә Галимәне орышып барды Мәрьям. Галимә исә, гомер булмаганны, ачык йөз белән каршылады.
– Әйдүк, уз, иптәш Мортазина! Уз, – дип бер алдына, биш артына төште.
Мәрьям шунда гына район түрәсен абайлап алды. Еш күренгәли ул авылда. Йомгактай тыгыз гәүдәле юантык кына кеше.
– Бик миһербанлы кыз икәнсең, сеңлем, – диде ул әтиләргә хас ихтирамлылык белән, – ятим балаларны тәрбиягә алганың икән. Маладис.
– Иң алдынгы комсомолкабыз, – дип, Галимә мактау сүзе кыстырырга ашыкты. Хәлбуки, Мәрбям комосомол әгъзасы түгел иде. Шулай да бәхәсләшеп тормады, бу матур сүзләрнең тәмен җибәрәсе итмәде.
– Дәүләтебезнең иң мөхтәрәм җитәкчеләреннән берсе Михаил Иванович Калининның күрсәтмәсе буенча, фронтовик Хөббәт Хәйруллинның ике кыз баласын тәрбияләвең өчен сиңа, иптәш Мортазина, бәлшевикларча рәхмәт җиткерәм һәм бүләк тапшырам,— диде түрә тантаналы рәвештә.
Ул Мәрьямгә бер пар резин галош, балаларга күлмәклек тукыма тоттырды. Кыз каушап төште.
– Болар барысы да миңа… безгә… мени? – дип сорады тотлыга-тотлыга.
– Сезгә, Мортазина, сезгә, – диде түрә, – манный ярмасына, шикәргә карточка да бирәбез әле, аларын раймагтан үзең төшеп алырсың.
– Эштән җибәрмәсләр шул…
– Борчылма, җибәрербез, – диде рәис.
Мәрьям әле һаман бу ишелеп төшкән бәхетенә ышанып бетми иде. Шуңа күрә:
– Рәҗиләне дә, Рәҗибәне дә тартып алмыйсызмы инде? – дип кат-кат белеште.
– Кайгырма, аталары кайтканчы балалар синдә кала, – дип кабатлады түрә.
Соңыннан барысы да ачыкланды. Хөббәт солдат СССР Югары Советы Президиумы рәисе Калининга хат белән мөрәҗәгать иткән булган икән. Фәрештәнең амин дигән вакытына туры килгән күрәсең, Михаил Иванович йөзләгән мөрәҗәгать арасыннан нәкъ менә Хөббәтнекенә игътибар иткән.
Хәзер Мәрьям чын яшь аналар кебек балалы хатыннар рәтендә йөри. Эше дә авыл эчендә. Ашлык җилгәрүдә. Көтү куып, йорт кирәк-яракларын барлаганнан соң, Рәҗиләне бәләкәй арбага сала да, ындыр табагына юнәлә. Рәҗибәсен уятмый, ашарына-эчәренә генә хәзерләп куя. Хәер, Рәҗибәгә дә эш җитәрлек. Идән юу, өй җыештыру, су ташу, чүп утау кебек эшләр аның вазифасына керә.
Мәрьямне кулдашлары кыз-хатын дип ирештерә, егет кәмәшләрен өркетеп бетерәсең бит инде, диләр.
– Өркетергә егетләре юк бит әле,— дип көлә Мәрьям.
– Ярар, кешене юкка тинтерәтмәгез, ярата ул бу балаларны, – диде чираттагы бала имезү вакытында Гөлсинә исемле хатын, – күрмисезмени, баласы имиенә сөлектәй ябышкан.
– Анысы хак инде, тапкан да ана, баккан да ана.
– Кенә Елгадагы ар хатыны Нәстүк хәленә калса нишләрбез, исәркәем, – дип күз кысты Мәймүнә шаян.
– Ә ул нинди хәлгә калган соң?
– Яратуына тәкать тапмыйча баласын килегә салып төйгән ди бит ул, исәркәем.
– Җә-җә…
– Такмаклый-такмаклый төя ди ишу җитмәсә:

Сөйдем, сөйдем, сөйдем маниш,
Килегә салып төйдем маниш,
Аяклары тыпыр маниш,
Күзләре калдиш-колдиш…

***
Менә чын убыр ничек була икән? Теге вакытта, әбисе бик шомлы итеп сөйләгәндә, Сөн аръягында очып йөрүче ут шарыннан бөртек тә курыкмады. Ул аңа ниндидер мавыктыргыч, серле, кызык уен кебек булып кына тоелган иде.
Бервакыт дусты Нәгыймә:
– Ишеттеңме, кызый, Гыйндулла корткасының морҗасыннан убыр уты чыкканны күргәннәр, – дип күңелен ярсытты.
Кайчандыр ихтирамлы, абруйлы остабикәнең күпләр хәзер исемен дә белми, Гыйндулла корткасы дип кенә йөртәләр. Гыйндулла авылның иң мәртәбәле хәзрәте булган. Инкыйлабтан соң Архангел якларына сөргәннәр. Шунда агач астында калган мескен. Ә остабикәне йорт-җиреннән, мал-туарыннан мәхрүм итеп, авыл читендәге бер мунчага чыгарганнар. Балаларын да сөргәннәр.
Кортка кеше белән аралашмый, ярдәм сорамый, йомышсыз урамга чыкмый, йөзен күрсәтми. Җәен-кышын шәлгә уралган булыр.
– Әйдә, аңдыйбыз, – диде Мәрьям күзләрен очландырып.
– Ә-ә, убыр урлап алып китәр иде бугай…
Мәрьям бер кушуч кабак төше бәрабәренә дустын барыбер ризалаштырды. Күккә эңгер-меңгер пәрдәсе эленүгә, кача-поса шунда килделәр. Тавык кетәге кадәрле генә бу шомлы йорт гүя төн катында эреп югалган иде. Салам селкенгән тавыш та ишетелми. Ниндидер хәвефле тынлык. Йөрәкләре кабыргаларын сытып чыгардай булып тибә. Менә хәзер убыр очып килер дә эләктереп алып китәр сыман.
Шул вакыт якында гына мәче мияулаган тавыш ишетелде. Кызыкайларның икесе берьюлы үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде: «Үтерәләр!»
…Ә бу кыр уртасында кычкырып та булмый.

***
Хөббәтнең тәкъдиме аяз көннең яшене кебек тәэсир итте Мәрьямгә, күңеле таралып китте. Бу хакта аның уйлап караганы да булмады. Кешеләр дә андый сүз ишеттермәде. Югыйсә, амбар хатыннарының теле тоздан әче, шаярткан атлы булып, астыртын гына төрттерәләр дә, ишарәлиләр дә. Ә бу турыда ник берсе юри булса да сүз кузгатсын? Димәк, ихтимал дип тә санамыйлар. Төптәнрәк уйлап караганда, Хөббәтнең тәкъдиме гадәти дә, табигый да.
Мәрьям хатны ятлап бетерде инде, җиде төн уртасында йокысыннан уятып сорасалар да сөйләп бирә алыр иде, мөгаен. Менә ул:
«Хат башы, яз каршы. Минем өчен кадерле вә гыйззәтле булган сеңлем Мәрьямбикә, сезләргә һавадагы йолдызлар, судагы балыклар санынча күптин-күп, чуктин-чук сәламнәремне җиткерүче ошбу хатның иясен боец Хәйруллин Хөббәт дип белерсең.
Сәлам шулай ук яраткан кызларым Рәҗибә белән Рәҗиләгә. Һәм дә инәкәем Шәмсебәдәр корткага, күрше-күләннәргә, шулай ук минем хәлемне белешкән барча авылдашларыма. Сәлам соңыннан түбәндәгеләрне белдерәм: шөкер, үзем исән-сау, командирларым разый, әмма дә ләкин сугыш хәлләрен хатка язарга ярамый. Шуңа күрә озынга сузмыйча гына тәкъдимемне җиткерергә ашыгам.
Минем өчен кадерле вә гыйззәтле булган сеңлем Мәрьямбикә! Балаларымны каравыңа ихлас рәхмәтемне белдерәм. Бу минем иң зур куанычым. Мин сугыштан кайткач та аларны бергәләп кеше итсәк иде, дим. Чык миңа кияүгә. Сиңа мәгълум, мин төпле кеше. Миңа ышанырга була. Үзебезнең дә балаларыбыз булыр. Каз оясы кебек ишле балалар үстерербез. Сәгыйдәне инде кире кайтарып булмый, догада булыйк.
Кайсыдыр ки, әгәр риза булсаң, Башкорт ягындагы Татыш авылына барып, Гыйльметдин бабайдан никах укыт. Изге гамәлне озакка сузарга ярамый. Без танышлар. Аннан һәр елны бәрән печәне сатып ала торган идем, бәрәннәр бик яратып ашыйлар иде печәнен. Мин кайткач, районга төшеп загска керербез. Сине рәнҗеткәнгә күрә ул сабакы сәүит Галимәне җенем сөйми. Аңарда язылмыйбыз.
Каз канаты кат-кат булыр, алып язар хат булыр. Хәзергә сүзем бетте. Түземсезлек белән җавап көтеп калам.»
Кеше хәлен кеше белми, уклау төште башыма, диярсең. Киңәш-табыш итүчесе дә юк бит аның. Әти-әнисе вафат. Якын туганнары юк. Чит кешегә чыгарасы килми. Барысы да үз башына калды. Ятса шул уй, торса шул уй. Балалар аны болай да әни дип саный. Бәлкем, тәвәкәлләргәдер? Үзе язганча, Хөббәт абзый төпле адәм, булдыклы, хуҗалыкчыл. Җор, уенчак. Дөнья көтәргә, яшәргә менә дигән.
Мәрьям үз-үзенә елмаеп куйды. «Юк килмәгән җирләре», дип җыр сузасы гына кала икән ич. Бер кешегә күбрәк түгелме бу күркәмлекләр? Хәер, яхшыга юрасаң, яхшы була кеше, начарга юрасаң, начар була кеше, дия торган иде атасы. Кимчелексез кеше булмас. Әнә, дүрт аяклы сыер да абына. Чамасына туры килсә, шул җиткән.
Алар ничектер электән үк бер-берсен күз уңында тотып яшәделәр. Мәрьямне, эрерәк сөякле булгангамы, җиденчене бетергәч, атлы эшкә билгеләделәр. Хөббәткә дә ат җене кагылган. Арба-чаналары шуңа күрә еш кына бер эздән йөри иде.
Бервакыт юл эшенә җибәрделәр. Ел саен урып-җыюга керешер алдыннан заготзерно юлына «иләк белән су ташу» башлана. «Иләк белән су ташу» дигәне Хөббәт сүзе. Чынлыкта, юлга ком-таш җәяләр. Ләкин Хөббәт тә хаклы. Ник дигәндә, ул юлга ташыган ком-ташны бер урынга өйсәң, Каф тавыннан ким булмас иде, шәт. Сазлы җир ул. Убыр урынына йотып кына бара. «Бер җиңнән ике кул чыгарып эшләсәң дә туйдыра алмассың ул бирәнне», – дип көлә Хөббәт. Ләкин башка чарасы да юк, тирә-якта күлләр җәйрәп ята.
Мәрьямнең аты көчлегә көчле үзе, күпме төясәң дә тарта. Тик чорсыз. Кичә, әнә, пырдымсызланып чигенгән иде, бер як арт тәгәрмәч түмгәккә эләгеп, арба йөз түбән ауды да китте. Хәтта кендеге дә чыгып очты.
– Бабаң утырмага килсен, әбиеңә сәлам әйт, кая китеп барыш болай, балдыз? – дип җорланды Хөббәт.
– Сүз бозаулатканчы атны тотар идең, җизнәкәй, күрмисеңмени, ни-нәмә майтарды, ул җенле торып чабарга да күп сорамас, – диде Мәрьям җиңелчә шаяру белән, – сез ир-атка авыз ерырга гына булсын.
Хөббәт ике атлап, бер сикерүдә җилкенчәк бахбайның каршысына төште дә, йөгәненнән эләктереп алды. Ул арада башкалар да килеп җитте. Тиз-тиз генә арбаны бастырып, кендекләп тә куйдылар.
– Балдызым, калдырмам ялгызың, дип кайчаннан бирле тукып киләм мин сиңа, – дип, җорлануында булды Хөббәт.
– Балдыз сөю язык ди бит, җизнәкәй…
– Язык казык башында, балдызым-ялгызым…
Кайчан, ничек шулай килеп чыккандыр, алар шаяртып бер-берсенә «балдыз-җизнәкәй» дип мөрәҗәгать итешәләр. Югыйсә, Хөббәтнең хәләле Сәгыйдә аръяк кызы, Башкорттан. Мәрьям белән ике арада бернинди туганлык җепләре дә сузылмаган. Үпкәләми, Сәгыйдә үзе дә киң күңелле шаян зат. «Уеннан уймак чыгармагыз», – дип бармак кына яный.

***
Менә хәзер, чыннан да, уеннан уймак чыгарга тора.
Гыйльметдин мулла атлар карый икән. Мәрьям аны шунда барып тапты. Юка гәүдәле кечерәк кенә карт. Ду китереп абзар чистартып йөри иде. Җитез күренә. Күзләре дә очлы, ахры, йомышчы кызны шундук абайлап алды. Агач көрәген кулыннан төшерми генә сәлам кайтарды.
– Әссәламегаләйкүм, кыдым, Ходай гамәлләреңне уң кылыр, шәт. Вәләкин атка исәп тотма, әнәтрәк, Персидәтел үде дә җәяү җөри, бүген районга да тәпи-тәпи төшеп китте. Атларны җигү бетте, әнәтрәк, ядгы чәчүгә хәтле ял бирергә карар кылдык. Бигайбә.
– Бабай, мин Күзәкәй авылыннан, Хөббәт абзыйның әманәте артыннан йөрүем…
– Ә-ә, шулаймыни, мин теге, якалы сырма кигәчтен, яңа килгән укытучы-мөгаллимә икән бу диеп уйлаган ием. Татарстаннан икәнсең әле, бик хуш. Хөббәт балакайны әйтәм, гүәрдиндәй тада җегет ие. Бер чүмәлә печәнне бер кадауда элеп алыр ие. Хат-хәбәре килә алайса, исән-сау әйләнеп кайтырга ядсын, – дип сүзләрен сәйләндәй тезде карт. – Әманәт дигәнен дә әйт инде, тыңлап караек.
Мәрьям хәлне аңлатып бирде.
Карт ияген көрәк сабына терәп, катып калды. Мәрткә киткәндәй озак кына шушы халәтендә басып торды. Керфексез кысык күзләре дә, тун төймәсе кадәре генә тумпак борыны да, юка иреннәре дә, хәтта авызын әйләндереп алган кыска сакал-мыегы да уйга калган кебек иде.
– Бик сәер йомыш белән җөрисең икән, кыдым, әнәтрәк, – диде карт, ниһаять, телгә килеп, – мондай никах хакында беренче ишетүем. Минем генә баш җитмәстер, мөгаен, киңәш-табыш итешмәенчә булмас.
Юл уңаенда ул Хәбибҗан атлы ап-ак сакаллы бабайны ияртте. Парлап өйлә намазына бастылар. Аннан соң икәүләп бу гадәти булмаган әманәт хакында гәпләштеләр. Мәрьям ишек алдында көтеп торды.
Татышка аның беренче килүе. Җыйнак кына төзек авыл икән. Салам түбәле өйләрне бармак белән генә санарлык. Хәлле яшиләр, күрәсең. Хәер, урман-суга бай як бит бу. Агыйдел буе авылларында болай да болын-әрәмәлекләр мулдан. Ә Татышта аның иге-чиге юк, ди. Печән күп. Алыш-биреш шуңа корылган. Язын печән алтын бәһасе тора. Өстәвенә, балык, җиләк-җимеш бихисап…
Мәрьям йомыш-гамәле турында уйламаска тырыша иде. Хәер, уйны йөгәнләп була ди мени? Ул рөхсәт сорап тормый, бар булганыңны биләп ала. Борчылырлык та шул. Кияүсез кияүгә чыга лабаса!
Тик әле бу Алла кулында. Дөресрәге, мулла кулында. Ә ул бик егылып төшмәде, икеләнебрәк калды. Бер караганда, шиккә урын да юк сыман. Мәрьям риза, Хөббәт риза дигәндәй.
Ниһаять, тәрәзә кагып, Мәрьямне өйгә чакырдылар.
– Әнәтрәк, кыдым, бед Хәбибҗан агай белән шундай фекергә килдек кайсыдырки, Коръән-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә бу очрак турында телгә алынмай. Рөхсәт тә, тыю да юк. Шулай булгачтын, әлеге гамәлне үтәргә ярай булып чыга, ягъни дә сөннәт бодылмай, – дип шәрехләп китте Гыйльметдин мулла, – әмма дә ләкин никахта ике якның да катнашуы тиеш. Дәхи дә шаһитлар…
– Укымыйсызмыни инде алайса? – дип сорады кыз.
– Сабыр, кыдым, сабыр, сүләп бетергәнне көт, – диде мулла чыраен сытып, – бүлдермәйчә генә тыңла. Әнәтрәк, бед шулай килештек: кияү җегетен бәдәлче алыштырыр, Хәбибҗан агай бәдәлче булырга рида, әнәтрәк. Бер-бер адәм өчен хаҗ кылу бар бит, шуның күек инде, әнәтрәк…
Картлар керфексез күзләрен челт-челт йомгалап, кызга текәлеп бактылар. Өйдә тынлык урнашты. Тып-тып итеп тәрәзә төбеннән тамчы тама, казан астында чытыр-чытыр учак яна. Ләкин картларның аларда гаме юк, Мәрьямнең сүзен көтәләр. Чөнки тәгаен генә ни-нәрсә кылырга икәнен үзләре дә белми иде.
– Җу-ук, мулла бабай, җу-ук, – дип сузды Мәрьям еларга җитешеп, – үзем өчен дә, Хөббәт абзый өчен дә җавапны үзем тотам… арага чит кеше кертергә теге… никах бит бу!
Картлар бер-берсенә карашып, җилкәләрен сикертеп куйдылар, бигайбә, янәсе. Шуның белән бергә, үтенечне кире кагасылары да килми иде, ахрысы.
– Анабыд Хәүваның, Иблис коткысына бирелеп, богъдай агачының җимешен өдеп алуыннан башлана бәндәнең гөнаһлары, – дип, ерактанрак суктырып сөйләп китте Гыйльметдин карт, әйтерсең лә, бу «гөнаһлы» гамәлне Мәрьям уйлап тапкан иде, – алай да Аллаһының рәхмәте киң, Атабыд Адәм галәйһиссәлам бик ялынып-ялбарып сорагач, Аллаһы Тәгалә Анабыд Хәүваны ярлыкады. Иншаллаһ, сед колларын да мәрхәмәтеннән ташламас. Догада булыгыд. Шуңа да күрә, әнәтрәк, сыңар килеш булса да, нихакка тәвәккәлләргә ният иттек. Кардәшебед Хөббәт мелла хакына ният иттек. Ник дигәндә, Һитлер мәлгунь җирдәге Иблис инде ул. Иблискә каршы орышта катнашучы Хөббәт кардәшебеднең әманәтен башкару Ходай каршында үде бер саваптыр…
– Бу яхшылыкларыгызны ничек тә бәхилләтербез, мулла бабай, – диде Мәрьям, – Ходай үзегезгә дә шатлык-куанычлар насыйп итсен…
– Сүдемне бүлдермә, әйткәнне тыңлап бетер әүвәл, – диде мулла төксе генә, – шартыбыд да бар әле беднең, әнәтрәк.
– Нинди шарт? – дип, янә пошаманга төште кыз.
– Ирең кайткачтын бу никахны яңарту фарыд. Аллаһы кушып, исән-имин торсак, иң беренче монда килерсегед. Бед бакыйга күчкән сүрәттә генә башка муллага мөрәҗәгать итәрсегед, әнәтрәк. Инде дә килеп, Хөббәт кардәшебед белән, сугыш хәлен белеп булмай, ул-бу килеп чыга-нитә калса, син барыбер никахлы җәмәгать саналасың, ягъни дә, ир хатыны исәпләнәсең. Уйла, бу иманга тиң бик олы бурыч.
Карт чепи күзләре белән Мәрьямгә текәлде. Ә ул озак көттермәде:
– Мин риза, – диде.

***
Төн пәрдәсенең бер чите аз гына ачылып китте. Шул тонык ачыклык арасыннан беленер-беленмәс кенә яктылык сирпелеп алды. Мәрьям дә җиңеләйде, гүя баядан бирле аны тышауда тоткан богауны кемдер өзеп ыргытты.
Ул шатлана-шатлана элеккечә җитезлек белән алга элдертте. Ниһаять, сихерле күпер дә артта калды. Бераздан куе агачлык башланды. Монда караңгы икән. Ләкин әле генә тәмугтан хәвеф-хәтәрсез котылган кеше өчен бу караңгылык мич арасына кереп чыгу кебек кенә иде. Кыз аңа игътибар да итмәде. Каршында янып торган ике ут ноктасы пәйда булгач та төсе үзгәрмәде, битараф кына: «Әстәгъфирулла, әллә тагын убыр уты иңде», – дип уйлап куйды.
Курку соңрак килде. Тик бу вакытта әлеге котсыз пар ут кисәве ыргылып, аның өстенә оча иде инде. Ул читкә тайпылды. Убыр да өлгер. Һөҗүм арты һөҗүм. Әгәр абынып-сөртенеп китәсең икән, беттең, тора алмаячаксың. Шуңа күрә бөтергеч урынына бөтерелә Мәрьям. Үз-үзенә көч биреп, сөйләнә-сөйләнә бөтерелә:
– Ега алмассың, нибуч, минем ике кызым бар, аларны ятим итәргә хакым юк. Аңлыйсыңмы, каткан крис, хакым юк! Рәҗиләм әле имчәк баласы гына. Рәҗибәмне дә аякка бастырасы бар. Аллаһу боерса, Хөббәтем дә сугышлардан исән-сау әйләнеп кайтыр. Чөкердәшеп гомер итәселәр алда әле безнең. Хөббәт, балаларыбыз ишле каз оясыдай күп булыр, ди. Бирсен Ходай. Тәүгесенә Рәхилә дип кушарбыз. Исеме түтәләренекенә охшаш булсын. Мин ир хатыны, аңлыйсыңмы шуны, каткан крис!
Мәрьям, сөйләнгән арада, ничектер җаен китереп, ике кулы белән убырның ике казнасыннан эләктереп алды. Убыр моны көтмәгән иде, ахры, үзенә бер дуамаллык белән бәргәләнә, типкәләнә, суккалана башлады. Бер арада хәтта ычкынып та китә язды. Сырма җиңе эчендәге терсәге белән тегенең авызын томаларга өлгермәсә, тарткалаш, һичшиксез, кызның фаҗигасенә әйләнәчәк иде.
Өлгерде Мәрьям, Аллага шөкер, өлгерде! Нарасыйларының бәхете җиңде. Бар куәтен, бар булган ихтыяр көчен, бар усаллык вә үҗәтлеген бер йодрыкка туплап, үлем ачысы белән, имән ботагын аергандай, убырның казнасын аерды…
Җиңел сулап куйды. Чөнки чытырдап сынган сөяк тавышын кул бармакларына кадәр ишетеп торды.
– Үзең гаепле, каткан крис, үзең юлыма каршы төштең, – диде ул сыер картасы шикелле җыерылып төшкән убырны кызгангандай.
Бу минутта Мәрьям убырның сынсыз сагыми сихер икәнлеге турында уйлап та карамады. Ул кайгымы соң, аны авылда Рәҗиләсе көтә, Рәҗибәсе көтә ләбаса! Бәлкем, Хөббәтеннән дә хат килгәндер? Никахлы ире бит хәзер Хөббәт. Әлеге хәбәрне ишеткәч, и, сөенер инде…
Мәрьям, яралы кулларындагы канны кар белән юып төшерде дә, юлын дәвам итте. Өереннән куылган карт бүренең үләксәсе читтә аунап калды.
Офыкка ал төс кунды, убыр вакыты чыкты.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.


Комментарий язарга