Логотип «Мәйдан» журналы

Тырышлыклар җиңү китерә

Татарстан Республикасы Советлар Союзы дигән ил чорында да, Россиянең яңа тарихи вазгыятендә дә хезмәт уңышлары, спорттагы күрсәткечләре буенча һәрвакыт көн үзәгендә булды һәм әлегәчә игътибар үзәгендә...

Татарстан Республикасы Советлар Союзы дигән ил чорында да, Россиянең яңа тарихи вазгыятендә дә хезмәт уңышлары, спорттагы күрсәткечләре буенча һәрвакыт көн үзәгендә булды һәм әлегәчә игътибар үзәгендә кала бирә.
01_farit_badretdinov_09-m
Ил данын кешеләр күтәрә. Шундый шәхесләребезнең берсе – Фәрит Таҗи улы Бәдретдинов. Аның эш-гамәлләре хакында сүз башлаганчы, ирешкән уңышлары өчен бирелгән мактаулы исемнәрнең, кыйммәтле бүләкләрнең кайберләрен генә күрсәтеп китик.
1951 елда Зәй районының Бура-Киртә авылында туып-үскән Фәрит Таҗи улы бүгенге көндә Чаллының мактаулы гражданы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт мастеры исемнәрен йөртә. Милиция полковнигы Фәрит Бәдретдиновның Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бирелгән медальләрне һәм хөрмәт билгеләрен, Татарстан Президенты котлауларын аерым-аерым санап китсәк, язмабызда шактый урын алыр иде. Әлбәттә, ирешелгән уңышлар нигезендә тырышлык һәм куелган максатларны тормышка ашыру нияте ятканлыгын искәртеп китү зарурдыр. Әти-әни тәрбиясе дигәннән, Фәрит әфәнденең әтисе Таҗи Зәй районында беренче механизаторлардан була. Фәрит кечкенәдән үк әтисе кырында, техника янында кайнаша. Трактор-комбайннарны төзәткән вакытта ачкычларын да, чүкечен дә биреп тора, нәрсәне ничегрәк ясарга, кисәргә яки бөгәргә икәнен күреп үсә ул. Әтисенең «кул арасында» йөрүе, әти тәрбиясе алуы аңа зур тормыш юлында да нык ярдәм итә. Аталы-уллы Таҗи һәм Фәрит Бәдретдиновлар 1967 елда иген уңышын җыеп алуда комбайнчылар арасындагы ярышта районда беренче урынга чыгалар. Комбайнчы ярдәмчесе мәктәп укучысы Фәриткә мактау сүзләре яуса, Таҗи абыйга заманасы өчен зур бүләк – «пары белән кәчтүм-чалбар» (ул вакытта шулай диләр) тапшырыла. Менә шулай әтисе янәшәсендә эшләп, булачак узышчы Фәрит Бәдретдиновка да техника «җене» кагыла, шунда булачак уңышларның орлыгы да салынадыр.
Ул заманнарда механизаторларга кыш көне әллә ни эшләр булмый. Мондый вакытларда Таҗи абый ат чанасы ясый. «Шунда мин дә әти янында идем. Балта, өтерге һәм бораулар тотарга, агач эше серләренә өйрәндем», – дип искә ала Ф.Бәдретдинов.
Ә зур уңышларга кадәр юл ерак була әле. Туган авылы Бура-Киртәдә башлангыч, Түбән Биштә бишенче-җиденче һәм Борды авылында сигезенче сыйныфны тәмамлый.
Зәй яклары шикәр чөгендере үстерү белән данлыклы. Чөгендер эшләрендә Фәрит тә, аның дүрт сеңлесе дә җәйге каникул һәм көзге уңышны җыю вакытларында җиң сызганып эшлиләр. Ул елларда сигезенче сыйныфны бетергәч үк, кая барырга, ни эшләргә дигән киләчәк тормыш юлы мәсьәләсе күтәрелә иде. Чөнки урта мәктәпләр районда санаулы гына. Тагын төрле училищеларга китү яки колхозда эшкә калу мөмкинлеге була. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган Фәрит үзенең һәм әти-әнисенең теләге белән Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче санлы татар урта мәктәбенә укырга керә. «Начар укымадым. Ударник идем. Әниләр ягыннан туганнарда торып укыдым. Чаллыда укыганда да авыл мәктәпләрендә алган белем үзен аклады. Унны тәмамлагач, КХТИга керү өчен имтиханнар тапшырдым, әмма институтка эләгә алмадым», – дип искә ала Ф.Бәдретдинов. Ләкин күңелен төшерми, алдагы елда югары уку йортына керү максатын куя ул. Укырга керәсе бар дип, көннәрне дә бушка уздырмый. Чаллы ДОСААФында «В» һәм «С» категорияләренә шоферлар курсын тәмамлый, читтән торып укып, мотоцикл йөртү хокукына да ия була. Ул арада Чаллы терлек симертү совхозында сөт ташу машинасында да эшләп ала Фәрит. Аннан инде егетне 1969 елда армия хезмәтенә чакыралар. Таза, һөнәрле һәм белемле егетне башта сержантлар мәктәбенә җибәрәләр. Әлеге мәктәпне тәмамлагач, Баку хәрби округыннан килеп һава һөҗүменә каршы гаскәргә алып китәләр. Ф.Бәдретдиновка биредә югары чинлы хәрбиләрне йөртүне ышанып тапшыралар. Шулай итеп аңа армиядә дә машина йөртү осталыгын арттыру мөмкинлеге туа. Ул 1971 елның ноябрендә туган якларына әйләнеп кайта һәм Чаллыдагы КАМАЗ төзелешенә шаклар ката. Ә болай, «Биредә Кама батыры булачак» дигән нигез ташын салуны армиягә киткәнче үк ишетә, күрә. Куәтле КрАЗлары, ЗиЛ машиналары белән башкалардан аерылып торган АТХ-7 гә эшкә урнаша элекке солдат. Ф.Бәдретдинов биредә ике ел эшли һәм шушы ике елында да институтка керү уен ташламый. Армиядән соңгы беренче имтихан бирү уңышсыз тәмамлана. Тырышкан – морадына ирешкән, ди халык. 1973 елда Фәрит Казан авиация институтының автомобиль факультеты студенты була. КАИда аңа зур спортка кереп китү юллары ачыла. Икенче курста укыганда Россиядә иң көчлеләрдән саналган КАИ мотосекциясенә языла. (Аңарчы ул Чаллы мотосекциясендә беркадәр тәҗрибә туплаган була инде.) Дүртенче курста укыганда Ф.Бәдретдинов үзен узыш автомобильләрендә дә сынап карый. Казан ипподромында «Волга», «Москвич» һәм «Жигули» машиналарында күнегүләр ясап, узыш серләренә төшенәләр. «Спортчылар, мисал өчен, 6-7 кеше булсак, машиналар 4-5 кенә була иде. Шуңа кемнеңдер күнегүләр ясаганын карап чиратта да торырга туры килгәләде», – дип искә ала хәзер Фәрит Таҗи улы. Тырышлыклар бушка китми. 1978 елда Ф.Бәдретдинов спорт автомобильләрендә узышу буенча Татарстан чемпионы исемен яулый. Инде КАИны тәмамлап, Чаллыга кайткач та ярышларда катнашуны дәвам итә, КАМАЗ ДОСААФында шөгыльләнә. Яңалыкка, үзгәрешләргә омтылучан Фәрит Таҗи улын зур литражлы «Багги» автомобильләрендә узышулар да кызыксындыра.
Уйлаган эшләрен тормышка ашырырга өйрәнгән егет 1987 елда КАМАЗның фәнни-техник үзәгендәге Автомобиль спорты секциясенә килә. Инде ел ярымнан соң Ф.Бәдретдинов «Багги» буенча СССР беренчелегендә катнашып, өченче урынны ала һәм «спорт мастеры» нормасын үти.
Фәрит Таҗи улы – данлыклы «КАМАЗ-мастер» командасы оешуының да шаһиты. Шаһит кына түгел, командага нигез салучылар булган Семен Якубов, Фирдәвес Кәбиров һәм Евгений Доронин белән якыннан аралашып, узышу тәҗрибәләре белән дә уртаклаша ул.
Ф.Т.Бәдретдинов 1983 елдан эчке эшләр органнарында эшли. Бу юнәлештәге беренче эш урыны Зәй шәһәрендә ГАИ башлыгы буларак теркәлә. Үз машинасы белән Зәйгә йөреп өч ел шушы вазифаны башкара. Инде 1989 елда тәҗрибәле милиция офицерына Чаллы дәүләт автоинспекциясе белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар.
Фәрит Таҗи улының хезмәт юлындагы тагын бер эш урынын атап китү кирәктер. Ул 1994 елдан башлап, унике ел буена КАМАЗ милициясе башында тора, полковник дәрәҗәсенә ирешә. Әмма, эше күпме генә тыгыз булмасын, автомобиль спортын ташламый, даими күнегүләр ясап узышу осталыгын арттыра гына бара. Тырышлык җимеше буларак, Ф.Бәдретдинов «Багги» автомобильләрендә узышуда җиде тапкыр Россия чемпионы исемен яулый. Фәрит әфәнде шулай ук бозда узышу буенча да Россия чемпионы исемен йөртә. Аның өчен 2006 елда Биектау автомобиль комплексында Татарстан беренчелеге ярышларында яулаган «Татарстанның беренче чемпионы» дип язылган тасма да бик кадерле. Чөнки тасманы һәм җиңүчегә тәгаенләнгән «Нексия» автомобилен республиканың беренче президенты М.Шәймиев тапшыра. Җиңүләр турында әйтергә генә җиңел. Чөнки спортчыларны һәр ярышта куркыныч мизгелләр көтеп торуын да онытырга ярамый. Травма, җәрәхәт алуларны санап бетерерлек түгелдер. Шулай да Арзамас шәһәрендәге вакыйганы, озак еллар узса да, Фәрит әфәнде оныта алмый. Әзерлек уңышлары барышында аның машинасы текә борылышта су астына төшеп китә. Соңгы секундта гына үзе судан исән-имин чыгуга ирешә. Аннан инде машинаны күтәрәләр. Ә машинаның бар җиренә су тулган була. Берәү булса, үзенең котылу сөенеченнән, автомобильнең яраксыз хәлгә килүен сылтау итеп, ярышны туктаткан да булыр иде. Ләкин Фәрит Бәдретдинов андыйлардан түгел. Ул тиз арада пешкәкләрен чистартып, майларын алыштырып, машинаны ярышларның дүрттән бер финалына әзерләп өлгерә. Узышның бу һәм алдагы өлешләрен үтеп, финалга да чыга. Финалдагы көндәшләре көчле була. Көчле яңгыр, пычрак эчендә барган ярышта күпләрнең машиналары сүнеп кала. Фәрит әфәнде машинасының двигателе дә ике генә цилиндрга кала. Шушы шартларда да ул җиңүгә ирешә, Россия чемпионы исемен яулый.
08_farit_badretdinov_06
«Дакар» ярышларында озак еллар инде «КАМАЗ-мастер» командасы алдынгы урыннарны башкаларга бирми. Менә быел да Чаллы дакарчылары уңышлы чыгыш ясады. Ә бит шушы уңышларда безнең язманың герое Фәрит Таҗи улы Бәдретдиновның да өлеше бик зур. «КАМАЗ-мастер» командасы беренче тапкыр «Дакар» ярышларында 1988 елда катнаша. Машиналарны КАМАЗ фәнни-техник үзәгендә әзерлиләр. Әлеге фәнни үзәктә Ф.Бәдретдинов исә 1986 елдан ук шөгыльләнә. Техниканы биш бармагыдай белгән, зур-зур ярышларда бик кирәкле тәҗрибә туплаган Фәрит әфәндене дә «Дакар» узышларына баручы автомобильләрне әзерләү эшләренә җәлеп итәләр. Ярышларда катнашучы егетләр белән эшли башлый ул. 1992–1994 елларда «Дакар» бәйгесендә Ф.Бәдретдинов техник ярдәм күрсәтергә тиешле КАМАЗ автомобиле руле артында була. Менә быелга кадәр ел саен дакарчылар арасында күрәләр аны. Димәк, остазны әлегәчә онытмыйлар, аның киңәшләренә колак салалар дигәнне аңлата бу. Фәрит әфәндедән «КАМАЗ-мастер» командасының уңышлары нидән гыйбарәт булуы белән кызыксынабыз.
«Быел команда төзелүгә 30 ел тула. Бер үк кешеләр бер үк техника белән утыз ел буе шөгыльләнә. Башка компанияләрдә, мәсәлән, «Татра»да, машинаны кемнәрдер әзерли, ә икенчеләре бу машинада ярыша. Башка бер ярышка әлеге техниканы тагын бүтәннәр алып чыга. Беренчедән, безнең белгечләр югары дәрәҗәле. Узышларда Чаллы механиклары кадәр көчләрен, үзләрен кызганмыйча эшләүчеләр юктыр. Алар ярыш вакытларында йокының ни икәнен дә оныталар. «Дакар»да катнашучы автоконцерннар пилотларны каяндыр читтән чакыруны кулай күрәләр. Ә безнең КАМАЗларны иярләүче егетләребез дә Чаллыныкы! Бу уңыш китерә», – дип горурланып сөйли Фәрит Таҗи улы. Ул шулай ук утыз ел буена ярыш машиналарына даими рәвештә үзгәрешләр, яңалыклар кертелеп торуның игътибар үзәгендә булуын ассызыклады. «Яңалыклар кертмәсәң, автомобиль спорты дөньясында шундук артка тәгәрисең, калышасың, җиңүгә өмет калмый. Команданың җитәкчелеге нык эшләде. Семен Семен улы Якубов бик оста, акыллы һәм искиткеч оештыручы иде. Хәзер ул лаеклы ялда. Аның укучысы Владимир Чагин да сәләтле җитәкче. С.С.Якубов команда белән егерме биш ел идарә итте. Шул вакыт эчендә без ярышларны ун тапкыр оттык. В.Чагин белән алты ел эчендә биш тапкыр җиңүгә ирештек. Чөнки команда әзерләнгән иде инде, без шуның белән җиңүләрне дәвам иттек», – дип саный «КАМАЗ-мастер» ветераны Ф.Бәдретдинов.
12_farit_badretdinov_01
2010 елда Россия территориясендә узган «Ефәк юлы» ярышларын спорт белгечләре бик ныклап оештырылган вакыйга буларак билгеләп уздылар. 2007–2016 елларда «Дакар» раллиенда Фәрит Таҗи улы «КАМАЗ-мастер» командасын техник яктан тәэмин итү төркемендә, руль артында була һәм команда белән идарә итүдә актив катнаша.
Күп юнәлешләрдә зур уңышларга ирешкән Ф.Бәдретдинов бүген дә сафта, җәмәгать эшләренең, спорт ярышларының үзәгендә кайный. Менә быел да ул «Дакар» ярышларына китүчеләрне озатып калды һәм каршы алды. Шул ук вакытта хатыны Роза белән уллары Руслан һәм кызлары Гөлназның балалары, ягъни оныкларын тәрбияләргә дә вакыт табалар. Руслан да, Гөлназ да югары белем алганнан соң, җаваплы урыннарда эшлиләр. Менә бер күңелле хәбәрне ирештерик әле. Фәрит әфәнденең оныгы, Азат Руслан улы картингта узышу буенча Татарстанда икенче урынны алды. Мини багги ярышларында Россиядә өченче урынны алды. Ни әйтәсең, алма агачыннан ерак төшми, диләр. Фәрит Таҗи улының уңышлары хакында беркадәр бәян иттек. Аның улы Руслан – каратэ буенча спорт мастеры. Менә кечкенә Азат Бәдретдинов Татарстан, Россиянең ярыш мәйданнарында уңышлар яулый башлады. Киләчәктә барысына да уңышлар телибез. Шушы күптармаклы гаиләдә тагын бер хөрмәтле кеше бар әле. Улы Фәриткә, кызлары Вәсимәгә, Рәзинәгә, Әминәгә, Әнисәгә, кияү-киленнәргә әни булган, 10 оныкка һәм 14 оныкчыкка әби булган Сәйдә апа турында әйтүебез. Сәйдә апа 86 яшен тутырса да, барысына да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, киңәшләрен бирә. Ул Зәй районының Бура-Киртә авылында ак карчык булып санала. Бөтен яклап уңган, булган, чиста-пөхтә әби ул. Шушы уңган-булганлыкларын, барлык тормыш тәҗрибәсен балаларына да иңдергән ул Сәйдә апа.
Ф.Т.Бәдретдиновның эчке эшләр органнарындагы хезмәтен һәм спорттагы уңышларын Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре югары бәяли. Аңа дистәдән артык медаль һәм күкрәк билгеләре тапшырыла, күпләп мактаулы исемнәр, Татарстан Президентының рәхмәт хатлары бирелә.
 
Фотолар: гаилә архивыннан.

Комментарийлар