Логотип «Мәйдан» журналы

Тырнакта шырпы кергән кебек соры сызыклар нинди куркынычны аңлата?

ырнакларда караңгы төсле сызыклар барлыкка килеп, шырпы кергән кебек күренсә, организмда җитди проблемалар булуы ихтимал. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.Тырнактагы соры сызыкларны кыйпылчыктай кан с...

ырнакларда караңгы төсле сызыклар барлыкка килеп, шырпы кергән кебек күренсә, организмда җитди проблемалар булуы ихтимал. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Тырнактагы соры сызыкларны кыйпылчыктай кан саву дип тә атыйлар. Америка галимнәре тикшеренүләрдән соң ачыклаганча, алар канда холестерин микъдары зур булуын аңлата. Андый сызыклар барлыкка килгән кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары булуы ихтимал.
Холестерин микъдары зур булу кан тамырлары тыгылуга, төерләр барлыкка килүгә сәбәпче була. Шулай итеп кешедә тромб хасил була, бу хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Холестеринны нормага китерү өчен юкә чәчәге, тузганак тамыры, җитен орлыгы төнәтмәләрен эчәргә була. Шулай ук чи яшелчә, җиләк-җимеш, сарымсак, корица һәм куркума ашарга кирәк. Рационда хайван майлары күләмен киметү, тәмәке тартмау, аракы эчмәү, спорт белән шөгыльләнү хәерле, диелә хәбәрдә.
 

Фото: Михаил Захаров 


https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-01-2021/tyrnakta-shyrpy-kerg-n-kebek-sory-syzyklar-nindi-kurkynychny-a-lata-5800469

Комментарийлар