Логотип «Мәйдан» журналы

Тынычланыр идем

Бу дөньяда һәр кешенеңБула ди игезәге.Коеп куйган күчермәсе,Төстәше, тигезәге.Очраттым бер кызны бүген,Нәкъ Аның кыяфәтле.Үзе кайтты диеп торам…Оялчан, нәзакәтле.Күзем генә алдана шулОхшатып җанашыма....

Бу дөньяда һәр кешенең
Була ди игезәге.
Коеп куйган күчермәсе,
Төстәше, тигезәге.
Очраттым бер кызны бүген,
Нәкъ Аның кыяфәтле.
Үзе кайтты диеп торам…
Оялчан, нәзакәтле.
Күзем генә алдана шул
Охшатып җанашыма.
Юлыксаң иде икән ул
Киткәннәр җандашына!
 

Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар