Логотип «Мәйдан» журналы

Тынлыкны тыңлыйм да таң калам...

Тынлыкны тыңлыйм да таң калам,Шундый тын, вакытмы туктаган?!Табигать, бар җиһан, КешелекБашлана икән бер ноктадан.  Мең төрле уй минем башымда,Йокысыз төн яна кочакта.Йомгакка уралган уйларныСүтә...

Тынлыкны тыңлыйм да таң калам,
Шундый тын, вакытмы туктаган?!
Табигать, бар җиһан, Кешелек
Башлана икән бер ноктадан. 
 
Мең төрле уй минем башымда,
Йокысыз төн яна кочакта.
Йомгакка уралган уйларны
Сүтәм дә, ягам мин учакка.
 
Йолдызлар чакыра үзенә,
Нур сибеп, яктыртып җиһанны.
Тын калып тыңлыймын тынлыкны,
Ябынып серле күк-юрганны.

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фото: https://twitter.com/

Комментарийлар