Бар тавышның чын үлчәме – тынлык.

Тынлыктан бер адым…

Кычкырырга тавышым җитмәде,

Мин бүген тын калдым.

 

Җанга кирәк барлык тавышларны

Мин тынлыктан табам.

Тыңлый белсәң, тынлык елый, көлә,

Кычкыра бик яман…

 

Шатлык килгән чакта, күңел, кайчак,

Сулкылдап тын кала.

«Күтәреп булырмы?» − дигән кебек,

Бер бизмәнгә сала.

 

Ярдәм сорап ялварган тынлык бар,

Тик өметсез генә…

Ул тынлыкны тыңлый алмаганга

Шаулап афәт килә.

 

Шелтәләүле тынлык тыңлаган бар…

Янау, кисәтүле…

Тавыш, шау-шуларга караганда,

Бу – шактый үтемле.

 

Бәйрәмнән соң урнаша бер тынлык…

Шартлаудан соң – берсе…

Йөрәк тибеше – чаң суккандай гүя.

Тып-тын, дары исе…

 

Кайвакытта тынлык бәрә башлый

Хәтта төрле яктан…

Тынлык булып, кабер өсләрендә

Ал чәчәкләр ята…

 

Кеше гомере үзе шулай бугай –

Ике тынлык – бер ара…

Тынлыктан килә дә кеше,

Тынлыкка китеп бара.

 

Зөләйха МИНҺАҖЕВА

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №4, 2020 ел.

 


Комментарий язарга