Логотип «Мәйдан» журналы

Тыңлаулы ир

Әйе, мин — тыңлаулы ир. Хәләл җефетем ни әйтә, шуны эшлим. Кашыкка гына салып йотарлык чибәр бичәңнең үтенечен, намусың җитеп, ничек кире кагасың? Корыч тавыш белән биргән фарманны түгел, колакка боха...

Әйе, мин — тыңлаулы ир. Хәләл җефетем ни әйтә, шуны эшлим. Кашыкка гына салып йотарлык чибәр бичәңнең үтенечен, намусың җитеп, ничек кире кагасың? Корыч тавыш белән биргән фарманны түгел, колакка бохар песиенең мимылдавыдай җиткергән үтенечне.
— Җаныем, шәшке тун алып бирер идең, — диде.
Алдым. Иң матурын, иң кыйммәтлесен сайлап. Көмешсоры төстәгесен, ялкылдап торганын. Сөеклемнең рәхмәте керфек очларыннан нектар булып тама иде. Хәтта сул битемне чупылдатып үбеп тә алды.
— Ошыймы?!
— Ошау гына дисеңме!? Тик бу туным машинам төсенә туры килми бит әле. Яшел «Пежо», фи... Әхирәтләрем ни уйлар?
Икенче көнне үк, тунының төсенә туры килсен дип «серебристый металлик» «Киа» алып бирдем . Шәшке тунлы булгандагыдан да ныграк шатланды күз нурым. Уң битемнән үпте. Рәхмәте зур коңгырт күзләреннән нур булып чәчелә иде.
— Син шәп ир, тик бу тунымны киеп, бу текә машинама утырып бу өебез каршына килеп туктаулары уңайсыз бит әле, җаныем. Бер генә кат, йөз дә илле генә квадрат. Хәтта бассейны гына да юк. Җитмәсә түбәсе яшел калай, һич кенә дә туным белән «Кишның төсенә туры килми. Әхирәтләрем ни әйтер?»
Салдым өйне дә. Бер ай дигәндә бетереп кердек. Өч катлы, сауналы, бассейнлы. Туны белән машинасының төсенә туры килсен дип, түбәсен «серебристый металлик» белән яптырдым. Өй котларга килгән әхирәтләрен озаткач, икәүләшеп яландай иркен холлда басып калдык. Гүзәлемнең йөзе айның ундүртенче кичәседәй балкый иде.
— Син — гениальный ир, — дип, ике битемнән дә туктаусыз үбә-үбә зур көзге каршына китереп бастырды. — Тик йөзең, сының минем йөз-сыныма һич тә туры килми бит әле. Әхирәтләрем хихылдап көлә. Күрәсең, миңа чибәр, озын зифа буйлы, корсагы кәпәймәгән ир кирәк. Туныма, машинама, коттеджыма төс булып, чәченә дә җиңелчә чал төшкән булырга тиеш.
— Соң, сөеклем, — дидем мин, ниһаять әлеге сөмсез көзгегә карашымны юнәлтеп, — Тун дидең – алдым, машина дидең – алдым, өй дидең – салдым. Җиде төн уртасында ул «серебристый металлик» ирне кайдан табыйм мин сиңа?!.»
— Юу-у-к, - диде сөеклем матур иреннәрен җиңелчә бөршәйтеп, — анысын мин үзем таптым инде...»
Менә шулай таң белән үземнең иске өемә күченеп чыгарга туры килде. Хәзер индә мин үземә пар хатын эзлим. Минем башым пеләш, йөзем шадра, күзләрем акайган, авызым бәлшәйгән, корсагым кәпәйгән, аякларым кәкре. Берәр шундыйрак тол бичә юкмы арагызда, гүзәл затлар?!.
 

Закир ӘКБӘРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) pressfoto - ru.freepik.com

Комментарийлар