Татар яшьләре арасында талантлы, прогрессив карашлы, яңалыкка омтылучы, глобаль идеяләр белән янып яшәүче яшьләребез бихисап.

Алар спорт өлкәсендә дә, мәгариф, техника, сәнгать өлкәләрендә дә алгы сызыкта. Кайберләре бу өлкәләрдә шактый гына уңышларга ирешеп өлгергән. Яшьлеге ташып торган, яңа идеяләрне алга сөргән әлеге егет-кызлар гел эзләнүдә, төрле кызыклы продуктив алымнар кулланып, яңа методикалар булдыру, техник прогрессны үстерү буенча эш алып баралар. Алар үзләре белән илебез икътисадына, мәдәниятенә яңалык алып килергә омтыла. Андыйлар өчен тормыш агымына яраклашып яшәү генә җитми, ә шул агымга каршы бару, куелган максатка ирешү ысулларын эзләү, табу, шуның аша авырлыкларны читләтеп узу мөһим. Андыйларны тәүлек буена ару-талуны белми бертуктаусыз эшләп торучы энерджайзер батареена тиңләр идем. Бу – көчле рухлы, бернинди шаукым астында да югалып калмаучы үзгә, прогрессив буын. Алай гына да түгел, киләчәккә продуктив акыл белән караучы, төпле фикер йөртүче, үзенә ни кирәген белгән, «Алга!» девизы белән атлаучы уникаль буын. Сезне дә шундый буын вәкиленең берсе, Бөтенроссия күләмендә уздырылган «Туган тел» мастер-классы бәйгесендә гран-прига лаек булган Чаллы егете – Рәсим Хафизов белән таныштырырга телим.
  Рәсим Чаллыда туып үскән. Тугызынчы сыйныфка кадәр 54 нче мәктәптә белем алган. Туган телгә, татар мохитенә мәхәббәт уяткан укытучысы дип Фатыйма Сазхетдин кызы Абзалованы саный ул. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Чаллы педагогия көллиятенең татар бүлегенә укырга керә. Студент елларында республика күләмендә уздырылган «Татар егете 2007» бәйгесендә җиңү яулый. Көллияттә башка иптәшләре белән берлектә оештырган беренче татар КВНында уйный башлый. Шәһәр һәм республикакүләм шигырь бәйгеләренә финалга үтә тырыш егетебез. Көллиятне тәмамлагач, Чаллы укытучылар әзерләү институтының татар филологиясе бүлегендә укый. Анда да төрле чараларда катнашып активлык күрсәтә. Ә бит уйлап карасаң, Рәсим гади эшчеләр гаиләсеннән. Шуңадырмы үзе дә бик гади, тыйнак, уңышлары белән мактанып йөрергә яратмый. Әнисе – аш-су остасы, әтисе – тракторчы. Апасы Ләйсән тормышын музыка белән бәйләгән. Казан консерваториясендә белем ала, хор укытучысы булып музыка мәктәбендә эшли. Рәсим белән әңгәмә корып җибәрүгә мин аның ни дәрәҗәдә зыялы, тырыш, итагатьле булуына игътибар иттем. Ул үз фикерен төпле итеп әйтә белә, бар яктан камилләшергә омтыла. Рәсим бүгенге көндә шәһәребезнең 25 нче рус телле мәктәбендә ана теле һәм әдәбияты укыта. Балаларга аң-белем бирүдә, аларда туган телебезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт, үзе кебек прогрессив идеяләр белән янган яшь шәхесләр тәрбияләүдә өлеше зур аның. Үз фикерен ярып әйтеп бирә торган, төрле телләрдә иркен аралашкан, техник прогрессны алга сөргән яшь аң кирәк бүген илебезгә дип саный ул. «Ни өчен татар телен, гомумән, укытучы һөнәрен сайладың?» – дигән сорауга: «Дөресен генә әйткәндә, мин укытучылар нәселеннән. Әбием, аның туганнары укытучылар булган. Традицияне дәвам итеп, мин дә алар юлыннан киттем. Кечкенәдән үк гаиләбездә гел татар сөйләмен ишетеп үстем. Авылга кунакка кайткач та дусларым белән туган телебездә аралаштым. Әлеге һөнәрне сайлавыма болар барысы да этәргеч булды», – дип инанып җавап бирде Рәсим. Шуны да әйтеп узарга кирәк: укытучылык эшеннән тыш, Чаллы шәһәренең яшь укытучылар берләшмәсе рәисе вазифасын башкара ул.
  – Әлеге берләшмәнең эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
  – Яңа гына институт бетереп мәктәпкә килгән яшь укытучыларга ярдәм итү, бу мохиткә кереп китәргә булышу, бергә чаралар уздыру, төрле килеп туган кыенлыкларны бергәләп хәл итүгә юнәлтелгән эш алып барабыз. Видеоконференция, презентацияләр әзерләүдә ярдәм күрсәтәбез. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашабыз.
  – Рус телле балаларга татар теле укыту авыр түгелме?
 – Иң беренче шуны әйтеп китәсем килә: укытучы, үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияләү өчен, иң беренче чиратта балалар белән уртак тел таба белергә, аларны яратырга, гел эзләнүдә булырга тиеш. Шул очракта гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп булачак. Уйлап карасаң, бер эш тә җиңел генә бирелми. Аның һәрберсенә күп көч, тырышлык сорала. Шулай да, рус телле балалар белән эшләү җиңелрәк дип саныйм.
  – Кайсы ягы белән?
 – Татар балалары белән телне тирәнтен өйрәнәсең бит инде. Бөтен кагыйдәләрне кулланып эшләргә туры килә. Анда укыту программасы да бөтенләй үзгә. Рус телле  балалар белән эшләү башкачарак бара. Мин артык таләпчән түгел. Ләкин алар татар телендә гомуми кулланылышта булган (исәнмесез, сау булыгыз, тыныч йокы, хәерле иртә һ.б.) сүзләрне алар белергә тиеш, дип саныйм. Җөмлә төзеп әйткәндә дә укучыларымнан тулы итеп җавап бирүләрен сорыйм. Ни генә дисәң дә, алар үзләре, гаиләләре, яшәгән җирләре турында кыскача булса да татарча җөмлә төзеп әйтеп бирә алырга тиеш.
  – Димәк, күп нәрсә укытучының дәресне мавыктыргыч итеп оештыруыннан да тора?
 – Һичшиксез, һәр дәрес бала өчен яңалык булырга тиеш. Укытучы анда кызыксыну уята алса, балага уку процессына кереп китү дә җиңел булачак.
  – Прогрессив, яшь буын вәкиле буларак, дәресләрегездә нинди яңа алымнар кулланасыз?
  – Мин информацион технологияләргә таянып эш итәм. Дәресләрне видеодиалог формасында төзим. Мәсәлән, компьютер экранында берәр танылган шәхес, әйтик менә, Татарстан Президенты күренә (аны алдан шулай әзерлисең), үзе белән таныштыра, җанлы аралашу башлана. Аралашу бары тик туган телдә генә бара. Балаларга сораулар бирә, укучылар аңа тулы итеп җавап бирергә тиеш була. Икенче дәресне берәр спортчы белән аралашу фомасында уздырабыз. Билгеле инде, анда чын Президент яисә, чын спортчы җавап бирми. Аларның сурәте, алар кайдадыр чыгыш ясаганда төшереп алынган видеоклипның бер кисәге куела. Тавышларын үзебезнең мәктәптә эшләүче коллегаларым, минем кебек яшь мөгаллимнәр башкара. Яки үзем алдан шул шәхес булып сөйләп, яздырып куям. Бу процессның эченә кереп карау, үзең шул аралашуда катнашу кирәк. Дәрес бик кызык килеп чыга. Балалар бу аралашуга күңел биреп кушылалар.
  – Бик кызык алым бу. Укучылар игътибарын җәлеп итү өчен бик яхшы икән. Үзегез уйлап таптыгызмы бу методиканы?
  – Әйткәнемчә, бөтен эшне яшь мөгаллимнәр белән хәбәрләшеп, фикер алышып, киңәшләшеп башкарабыз. Шуңа күрә бергәләп уйлап тапкан укыту алымы бу дип әйтә алам. Бер-беребезнең дәресләрен үткәргәндә гел бердәм эш итәбез, беребез дә читтә калмый. Мәктәптә үзебезнең телестудиябез бар. Әле күптән түгел, Г.Тукайның «Шүрәле» әсәренә пластилиннан персонажлар ясап, мультфильм төшердек. Аны үзебезчә эшкәртеп, ясап, укучылар хозурына тәкъдим иттек. Дәрестә балалар белән төрле репортажлар төшерәбез. Мәсәлән, арадан бер укучы ниндидер танылган шәхес була, икенчесе аннан интервью ала. Укучылар гаджет, фото-видео кулланмалар, гомумән, информацион технологияләр белән бик җиңел эш итәләр.
  – «Кәгазь боткасы» һәм электрон журнал тутыруның укыту-тәрбия процессына йогынтысы бармы? Гомумән, мәгариф системасына электрон журнал кертелүгә карашыгыз нинди?
  – Мин яңалыкка омтылучы яшь белгеч буларак, һәрчак яңалыкны, андый прогрессив үзгәрешләрне хуплап киләм. Бу журналның әһәмияте һичшиксез зур. Минем үземә «кәгазь боткасы» бик авыр бирелде. Ул вакытны да күп ала. Моның аерым минусларын санап тормыйм инде… Ә электрон журнал кертелүне коллегаларым белән бик уңай кабул иттек. Бергәләп фикер алышырга, ниндидер яңа алымнар, идеяләрне тормышка ашырырга да вакыт кала.
Рәсим белән аралашу вакытында аның чын мәгънәсендә үз эшенә бирелгән, тырыш, фидакарь мөгаллим булуына инандым. Шулай булмаса, укыту системасында нибары өч ел гына эшләп шактый уңышларга ирешеп, башкаларның ихтирамын яулый алыр иде микән? Әле ул шәһәркүләм уздырылган «Ел укытучысы 2015» бәйгесендә дә сынатмый. Призлы III урынны яулады. Март аенда Россия күләмендә узган «Туган тел» мастер-класслар бәйгесендә үзенең укыту методикасы буенча мастер-класс белән чыгыш ясап гран-прига лаек булды.
  – Сине әлеге җиңүең белән тәбрик итәбез. Шул бәйге турында бераз әйтеп кит әле.
  – Рәхмәт, әлеге бәйге берничә ел рәттән үткәрелә. Анда Республикабыздан туган тел укытучылары гел катнашып тора. Һәрвакыт призлы урыннарга лаек булалар. Быелгы бәйгегә без Чаллыдан ике кеше бардык. Анда башка коллегалар арасында чыгыш ясап, дәресләрдә үзем кулланган алымнарны күрсәтеп, эшләү методикам белән таныштырдым. Мастер-класс үткәрдем. Методикамны үзенчәлекле дип таптылар, һәм мин гран-прига лаек булдым.
  – Бүгенге яшь белгеч нинди булырга тиеш?
  – Көн таләпләренә туры килердәй идеяләр белән янарга, гел эзләнүдә булырга, бар яклап камилләшергә омтылырга тиеш. Моның өстенә, ирешелгән уңышларда тукталып калырга түгел, тагын үзалдына максат куеп алга барырга кирәк.
  – Укыту системасыннан тыш, буш вакытларда ни белән шөгыльләнәсең?
  – Дуслар белән аралашам, футбол уйнарга яратам,  эре предприятияләрдә эшләүче яшьләр арасында оештырылган КВН командасын җитәклим.
 Тыйнаклыгы аркасында үзе барсын да әйтеп бетермәсә дә, иптәшләре аша Рәсимнең курайда, гитарада уйнарга, рәсем ясарга яратканын, оста биюче булуын белдем. Үзләре оештырган бәйрәм чараларында алып баручы буларак кына түгел, татар биюен башкаручы буларак та чыгыш ясый икән. Тамада булып туйлар, матур кичәләр оештырып йөрергә дә өлгерә икән әле үзе.
  – Мәктәпкә килергә теләгән яшь белгечләргә нинди теләкләрең бар?
  – Иң мөһиме, үз һөнәреңне яратырга, беркайчан югалып калмаска кирәк. Безнең яшь укытучылар берләшмәсе бишкуллап ярдәм итәргә әзер аларга. Киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. Һәм инде тырыш булырга, үз эшеңә, куйган максатыңа тугры калып, алга бару зарур.
Рәсимгә алга таба да уңышлар теләп, тагын да югары үрләр яуларга насыйп булсын, диясе килә. Оештыру сәләте көчле булган бу егетне киңкырлы талант иясе дияр идем мин. Бары тик үз-үзенә ышанган, прогрессив фикерле, максатчан, көчле рухлы кеше генә шундый киңкырлы шәхес була ала.

Комментарий язарга