Борын-борын заманда булган, ди, бер күл. Тик ул гадәти күл түгел, ә тылсымлы икән.

mm1117_812_m

Аның суын эчкән һәр җан иясе – тычкан булсынмы, аюмы – шунда ук берәүдән дә курыкмый башлый, ди. Шунлыктан бу күл тирәсендәге хайваннар да, кошлар да, берәүдән дә курыкмыйча, үзара дус-тату яшәгән.
Шулай бервакыт куян, урманда җиләк җыя торгач, ераккарак киткән. Бер куак төбендә ятып, йоклап алырга булган. Ә бу җирләр дию пәриенең биләмәләре икән.
Билгеле инде, дию пәрие үз җиренә ят җәнлек кергәнлеген шунда ук сизеп алган һәм аның янына киткән. Куянны күргәч, бик гаҗәпләнгән бу.
Күк күкрәтеп:
– Минем җиремә керергә ничек батырчылык иттең? – дип сораган.
Куян башта киерелгән, сузылган, аннан соң гына күзләрен ачкан.
– Ә кем мине татлы йокымнан бүлергә батырчылык итте? – дип сорауга каршы сорау белән җавап кайтарган.
Дию, билгеле, үз каршында арыслан йә фил булса, өзгәләп ташлар иде. Куян белән алай эшләми. Куянның батырлыгы аңа хәтта ошый да.
– Синең бөтен туганнарың да шулай батырмы? – дип сорый ул. – Әллә куркакмы?
– Нәрсә дигән сүз ул куркак? – дигән куян. – Минем андый сүзне ишеткәнем юк.
– Курку ул – минем кебек кодрәт иясеннән генә түгел, чебен очкан тавыштан да әллә кая качу, – дигән дию.
– Алаймыни? – дип башын кашыган куян. Бездә куяннар да, тычканнар да, аюлар да, бүреләр дә, арысланнар да, филләр дә бер-берсеннән курыкмый. Тычкан филнең борыны эчендә оя кора, куян төлкенең балаларын үстерә, төлке исә тавык-чебешләр белән кочаклашып йоклый. Юк, без берәүдән дә курыкмыйбыз.
– Миннән? Миннән куркалармы? – дигән дию.
– Син кем соң? – Куркыр өчен башта җанварның кем икәнен белергә кирәк, – дигән куян.
– Мин дию пәрие булам.
Куян көлгән.
– Пәри? – дигән ул. – Безнең пәри турында ишеткәнебез дә юк. Шулай булгач, ул безнең өчен һич тә куркыныч түгел.

Дию пәрие уйга калган. Аның үзеннән курыкмый торган җәнлекләрне акылга утыртасы килгән. Чынлап та, куян булып куянны куркыта алмагач, дию булып йөрисе дә юк.
– Алар янына мине алып бар, үзләре белән таныштыр, – дигән.
Киткәннәр болар тылсымлы күл янына. Билгеле инде, ят җәнлекне күрергә алпан-тилпән аю, бүре, арыслан, фил, төлке, куяннар, көртлекләр һәм башка кош-кортлар – барысы да җыелган. Кошлар дию пәриенең җилкәсенә кунып йомырка сала, бала чыгара башлаган. Бытбылдык исә, мыегына кунып, бытбылдарга тотынган.
– Дию пәрие боларны куркытып булмасын шунда ук аңлаган һәм барысын берьюлы капкан да йоткан. Билгеле инде, шулхәтле күп җәнлекне йоткач, эчәсе килгән, күл суын эчәргә тотынган. Эчкән дә эчкән, һич кенә тамак кибүе басылмаган. Басылырга, ул эчкән суны әле генә йоткан җанварлар эчеп бетереп барган бит.
Менә дию күлнең яртысын эчеп бетергән.
Ә күлнең төп тылсымы аның уртасында булган. Анысыннан бер генә йотым эчсәң дә, эшләгән гөнаһларың өчен үкенә башлыйсың икән. Дию пәрие белән дә шулай булган. Калган яртысын эчә башлавы гына булган, тотынган бу әле генә үзе йоткан хайваннарны кызганып еларга, аның белән ашказанындагы җәнлекләр диюнең үзен җәлләп елыйлар, ди.
Шулчагында дию йотарга өлгерми калган саескан агач башына килеп кунган:
– Син, – дигән, – эчкән суыңны кире күлгә сал, хайваннарны чыгар.
Дию шулай эшләгән. Аның инде бер дә куркыныч җанвар буласы килмәгән, мәче башлы ябалакка әйләнгән.
Диюне бүтән туганнары килеп юллап карыйлар икән, тик алар да, тылсымлы күлне эчә торгач, мәче башлы ябалакка әверелә, ди.
Дию пәриенең безнең якларда булмавының сәбәбен белдегезме инде?

 

Авторның башка әкиятләрен журналның ноябрь (№11, 2017) саныннан укый аласыз.

 

Рәссам: Ольга НӘҖМЕТДИНОВА.

Комментарий язарга