Логотип «Мәйдан» журналы

«Тылсымлы каләм- Волшебное перо» бәйгесе

Чаллы Үзәк китапханәсе «Тылсымлы каләм – Волшебное перо» төбәк әдәби фестивале үткәрә. Фестивальдә Татарстанда яшәүче 7 яшь һәм аннан өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Моңарчы беркайда да басылмаган...

Чаллы Үзәк китапханәсе «Тылсымлы каләм – Волшебное перо» төбәк әдәби фестивале үткәрә.
 
Фестивальдә Татарстанда яшәүче 7 яшь һәм аннан өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Моңарчы беркайда да басылмаган иҗади язмалар «Шигърият» (гомуми күләме йөз юлдан артмаган 1-3 шигырь), «Проза» (гомуми күләме 12 биттән артмаган хикәяләр, эссе, повестьтан өзек), «Публицистика» (6 басма биттән артмаган язма) номинацияләренә кабул ителәчәк.
Һәр номинация буенча 1нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗәдәге лауреатлар (7-12, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм өлкәнрәк булган яшь категорияләре буенча) билгеләнә. Бәйге эшләре 2018 елның 25нче октябренә кадәр кабул ителә.
Фестивальнең нигезләмәсе белән Үзәк китапханәнең сайтыннан танышырга мөмкин.

Комментарийлар