Логотип «Мәйдан» журналы

Тылмач кирәк түгел татарларга

Татарга тылмач кирәкми! Халык мәкале Бар халыкның телен белмәсә дә,Тиз аңлаткан сүзен ятларга.Җанкаенда аның намус – патша!Тылмач кирәк түгел татарга.Милләтне һәм телне сөймәүчеләрӨндәгәндә илне...

Татарга тылмач кирәкми!
Халык мәкале
 
Бар халыкның телен белмәсә дә,
Тиз аңлаткан сүзен ятларга.
Җанкаенда аның намус – патша!
Тылмач кирәк түгел татарга.
Милләтне һәм телне сөймәүчеләр
Өндәгәндә илне сатарга:
– Китмибез! – дип өзеп әйтән халкым,
Тылмач кирәк түгел татарга.
Гильотина башын кискәндә дә
Сер бирмәгән татар ятларга.
Кан тамчысы белән шигырь язган,
Тылмач кирәк түгел татарга!
Ят илләрдә йолдыз сугышына
Өндәп торган залим затларга:
– Дуслык йолдызлары сүнмәс! – дигән,
Тылмач кирәк түгел татарга.
Сугышларны җаны сөймәсә дә,
Өйрәнгән ул төп-төз атарга.
Рейхстагка Байрак кадап куйган,
Тылмач кирәк түгел татарга!
Җир исемле Илне телгәләргә
Ирек бирмәс халкым ятларга.
Галәм теле – аның туган теле,
Тылмач кирәк түгел татарга!
 

Әмир МӘХМҮДОВ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар