Логотип «Мәйдан» журналы

Тузганак керфеге (ахыры)

...Маллары гына түгел, үзе дә күтәрәмгә калган авыл язны тезләнгән килеш каршылады. Ачтан үлүчеләр генә җитмәгән, кар астында кыш чыккан бодай бөртекләрендә яшәү өмете күреп, аны пешереп ашаганнар да...

...Маллары гына түгел, үзе дә күтәрәмгә калган авыл язны тезләнгән килеш каршылады. Ачтан үлүчеләр генә җитмәгән, кар астында кыш чыккан бодай бөртекләрендә яшәү өмете күреп, аны пешереп ашаганнар да йорты-йорты белән кырылган иде – күп кенә өйләрнең тәрәзәсенә аркылы такта кадакланды. Шулай да яз кояшы – яз кояшы инде ул, тәнендә җаны калганнарга беркадәр нур алып килде. Бакча артларында кычыткан, кукы, кузгалак, балтырган баш төртә башлауга, һәркемнең күңеленә «яшибез! дигән татлы бер өмет уты йөгерде.

back-light-1701549_1280


Сыер, үгез җигеп колхоз кырына чәчүгә чыккан яшүсмер балалар, хатын-кызлар өчен «ашханә» оештырылган иде – бераз гына умач уып пешерелгән сөтле аш дөньяның иң татлы сые булып тоелды.
Шундый көннәрнең берсе, «әбәдкә» җыелган халык янына тарантаслы аты белән Шәйдулла килеп туктады.
– Кая, мине дә сыйлыйсызмы? – диде дә, калай тәлинкәгә салынган сыек ашны чирәмгә куеп, гәүдәсе белән кырын ятты. – Көннәр әйбәт кенә торсын инде берүк. Күпкә түзгәнне, әзгә түзегез инде, хатыннар.
– Бүлше көл сорап теңкәгә тимәсәң, түзәбез инде, кая барасың. – Мәрфуга аңа әллә шаярып, әллә чынлап шулай дигәч, калганнар саран гына елмаеп куйдылар.
Яз көне колхоз кырларына дип көл җыю җелекләренә төште шул. Ягарга утын юк – чиләк-чиләк көлне каян алмак кирәк?
Шәйдулла тәлинкәсен күтәреп, сөтле шулпаны чөмереп куйды да, авыз тирәсен сөрткәли-сөрткәли:
– Ничава, көзгә ындыр тутырып икмәк җыеп алалсак, андый гына мәшәкатьләр онытыла ул... Тырышкач, булдырдыгыз бит, мәктәп балалары да нык булышты, рәхмәттән башка сүзем юк, – диде йөзе ачылып. – Басуга быел 229 тонна тирес чыгардык, 10 тонна көл, 30 тонна кош... э-э-э... тизәге ашламасы керттек. 395 гектар мәйданда кар тоттык.
Рәис фикерен төгәлли алмады, хатын-кызлар бөтенесе берьюлы көләргә тотындылар.
– И-и, Шәйдулла, колхоз җыелышы исеңә төшеп китте бугай ла!
– Башың нигә көннән-көн такырая дисәк, ул хәтле сан тулуга соң, малайкаем...
– Көлегез, көл... Ну җен көче бар инде үзегездә! Сәлимә, сиңа асубый рәхмәт, күпләргә үрнәк күрсәттең, үз сыерың белән басуга чәчүлек орлык ташуда көнлек эш нормасын, карале, ничаклы арттырып үтәдең! Ике улы фронтта булган Иршат бабайга өенә барып рәхмәт әйтермен димен әле. Җитмеш өч яшь бабайга – үз сыерын җигеп, ике-өч чакрым ераклыктагы басуга көн саен алтмышар пот орлык ташыды. Тормыш авырлыгы бөтенебез җилкәсенә тигез төшә инде, апайлар, түзми нишлисең...
Инде көннәр җәйгә авышып, яше-карты утауга йөри башлагач, авыл халкы өстенә төшкән тагын бер афәт җанны көйрәтте. Сабын ише нәрсәне күптән оныткан халыкны бет баскан иде...
Әниләренә булышырга теләп, гадәттәгечә, Гөлсәйдә белән Асия дә көн саен басуга утауга йөриләр иде. Зәйнәп белән Шәмсиягә быел үзләренә аерым ал биргәннәр. Аларның әнисе Мәрфуга апа кызларга өр-яңа эш тапты – әбәдкә туктауга, башындагы яулыгын салып ата да җиргә сузылып ята:
– Балакайлар, башыма ике генә төртеп алыгызсана. Үтерә бит теге хәшәрәтләр!
Зәйнәп белән Шәмсия әниләренең ике ягына тезләнеп утыралар да иелә-иелә бет чүплиләр. Алардан күреп, башкалар да кызлар янына елыша:
– Мәле, менә бу агач таракның... бу ягы белән...
Гөлсәйдә белән Асиягә дә эш артты: хатыннар чиратлашып аларның итәгенә җәеләләр дә яталар, үзләре шырык-шырык көлешәләр:
– Көнгә биш баш карап, бет үтерсәң, ахирәттә туп-туры охмахка эләгәсең ди, кызлар. Шуны белә идегезме?
Беркөнне шулай көлә-көлә бет үтереп утырган мәлләрендә басу юлы буйлап берәүнең ат җигеп килгәнен күреп алдылар да барысы дәррәү сикереп тордылар.
– Ходаем, әллә минеке сугыштан кайтып киләме?
Кемнеңдер шулай диюе булды, һәрберсенең йөрәк түрен шундый ук уй сызып үтте: бәлки минекедер... минекедер...
Арбасына йозаклы сандык салып, әкрен генә юырттырып килгән юлчы берсенә дә таныш түгел иде. Менә ул хатыннар турысына килеп җиткәч, баш кагып исәнләште дә, «Тпрру!» дип атын туктатып, арбасыннан сикереп төште. Атлаган уңайга учы белән ышыклый-ышыклый тәмәке кабызды да чүп өеме өстенә килеп утырды.
Хатыннарның берсе түзмәде, чаяланып сорыйсы итте:
– Нәрсә, абый, әллә сандык сатасыңмы?
– Кияве булса, сандыгына гына аптырамас идек әле... – Икенчесе дә шаянланып сүзгә кушылды.
– Безнең Шәйдулга илтеп сатсаң гына инде. Аның кызы көзгә кияүгә җыена ди.
Тәмәкеле ир тиз генә эндәшмәде. Телсез-чукрак шикелле, бер ым какмый төпчеген ипләп кенә суырып бетерде дә, аны аяк астына ташлап, бертын шунда карап торды. Аннан читкә борылды да теш арасыннан чертләтеп төкереп куйды.
– Сатмыйм. Менә сезнең Усайның... Фәлән апа кызының сандыгы ачык булды, шуны китерүем. – Ир, бик мөһим сүз әйткәндәй, күзен кыса төшеп, хатыннарга текәлеп тагын бер карады да, урыныннан торды, эре-эре атлап, арбасына юнәлде.
– Ә-ә... Юкәдә икән чикләвек.
Хатыннар бер-берсенә ияк кагып, мәгънәле генә баш селкеделәр.
Гөлсәйдә исә әлеге хикмәтне аңламыйча, Хәдичәгә сорау яудырды:
– Әнкәй, бу абый нигә шулай ди ул? Сандыгы бикле бит, әнә бит, йозагы да эленеп тора.
Хәдичә, елмая төшеп, кызының чәченнән сыйпады:
– Үскәчрәк белерсең әле, башың яшь, теләсә нәрсә сорама!
Ул арада хатынннар, эшләрен онытып, әлеге юлчы калдырган сүз йомгагын җентекләп сүтәргә тотындылар. Колаклары ерактарак торсын диптер инде, Асия белән Гөлсәйдәне кайтарып җибәрделәр.
– Барыгыз, бар, ял да итәрсез, аннан чишмәдән су китерерсез, баскычны юыштырырсыз!
Ике кыз юл буе шул сандык турында сөйләшеп кайтсалар да, хикмәтнең нидә икәнен тәки аңлый алмадылар, ахыр чиктә Зәйнәп белән Шәмсиядән белешергә булдылар.
Хәдичә басудан кайтып кергәндә, караңгы төшкән, Сәет белән Гөлсәйдә сәкенең ике башында тәгәрәп йоклап яталар иде. Йөзе кара көйгән, елаудан күзләре шешенгән хатын лампага ут элдерергә ашыкмады, яулык чите белән авызын каплап, ишек төбендә тораташтай басып торды. Аннан балалары янына килеп утырды, «әй бәбкәйләрем...» дип кабатлый-кабатлый, аларның нәзек аякларын кат-кат сөйде, уянуларыннан курыккандай, читкә тайпылды, тагын «әй бәбкәйләрем» дип пышылдады. Бүгенге көн китергән кара хәбәрне газизләре белән бүлешергә, аларның сабый йөрәген яраларга теләмәде Хәдичә, тау-ташлардан авыр кайгыны үз бәгыренә йомарлап яшерде... «Белми торсыннар...» Тик үзенә ничекләр чыдарга, ничекләр яшәргә, ничекләр күз яшьләрен йотарга? Бүгенге көннән алар – ятимнәр. Әтиләрен җуйган, яралы канат белән калган нарасыйлар. «Балаларны какма, ничек тә укытырга тырыш, үстер, кеше ит» дип язган иде Әмирхан соңгы хатында, үз кулы белән язган хатында... хаты гына түгел, васыяте дә булган икән... Хатын ишек яңагына сарылып, сыгылып төште, күкрәк турысыннан менеп килгән ыңгырашу авазын туктатыр өчен, тузан сарган яулыгы белән авызын каплады.
Сәет белән Гөлсәйдә әниләрендәге үзгәрешне сизми калмадылар. Хәдичә азсүзлегә әйләнде, аның каравы, «әй бәбкәйләрем» дигәнне торган саен ешрак кабатлый башлады. Йөзе караңгыланды, какчаланды, бөтенләй суырылып калды. Кич утырып әтиләренә хат язганда Сәеткә «шуны яз, моны яз» дип өйрәткәндәй итә дә, үзе эш юктан эш табып ишегалдына чыгып югала. Гөлсәйдә сырлаган хатны елмаеп укыса да, күзләрендәге тетрәү, моң һич кенә дә югалырга теләми.
– Җеп өзәрлек тә хәлем калмый, балалар, – дип эштә аруны сәбәп итсә дә, әниләренең күңелен нидер тырмаганы, изгәне, ботарлаганы көн кебек ачык иде.
Көз җитеп, мәктәптә укулар башлангач, Гөлсәйдә икенче сыйныфка китте. Аны быел да Разиф белән бер парта артына утырттылар. Бөтерчек кебек малай былтыргыдан да күбрәк сөйләшә, Гөлсәйдәнең колакларына һич тынгылык бирми иде. Шунысы бар: Разиф, әтиле гаиләдән булгач, букчасына көн саен берәр ашамлык салып килә. Кайчак ипи кыерчыгы ише, инде төсе дә онытылып барган ризык та күренгәли. Разиф аны Гөлсәйдә белән дә бүлешә, кыз, горурлык күрсәтеп, баш тартса, мәҗбүриләп авызына тыгарга да күп сорамый. Беркөн шулай кәнфиткә охшаш баллы төймә алып килеп, берсен Гөлсәйдәгә бирде дә, кызның йөзенә карап-карап торгач:
– Синең күзең дә, авызың да матур, әйме, Гөлсәй! – дип кычкырып әйтеп салды. Моны ишетеп алганнар гөр килеп көлешергә тотынды, кып-кызыл булган Гөлсәйдә ни өчендер Разифның кулына китереп сукты:
– Дивана! – Шулай дисә дә, кызның күзләре ачулы елтырамады.
– Балалар! Дәрес барганда сөйләшеп утырмагыз! – Нәфисә апалары бик бирелеп Алексей Маресьев дигән очучы батырлыгы турында сөйли иде. Нишләптер Гөлсәйдәгә ул бер дә кызык тоелмады, кыз үзеннән алгы партада утыручы Асиянең чәч толымына карап, үз уена чумган иде... Асиянең урталай ачылган толым юлында бер бетнең хәрәкәт итүен күреп алды да, көлеп җибәрмәс өчен, учы белән авызын тотты. Аның күз карашын эләктерепме, Разиф та Асиянең толымына текәлде һәм күзләре шар булып ачылган халәттә катып калды. Бераздан гына малайның йөзенә җан керде, ни гаҗәп, ул бу юлы бер сүз дә эндәшмәде, бик бирелеп әлеге бетне күзәтергә кереште.
Нәфисә апалары тигез, салмак тавыш белән һаман шул очучы турында сөйли иде:
– 1942 елның 4 апрелендә, Новгород өлкәсенең Демянск поселогы янында сугышлар барганда, Маресьевның самолетын нимеслар бәреп төшерә, ул урман эченә мәтәлеп төшә.
Укытучы шулай дип әйтеп бетергән мәлдә Асиянең чәч юлындагы бет тә кызның җилкәсенә мәтәлеп төшмәсенме? Моны күреп торган Гөлсәйдә белән Разиф, сүз куешкандай, икесе берьюлы пырхылдап җибәрделәр.
Аларның көлүеннән Нәфисә апаларының йөзенә кызыллы-күкле тап таралды, ул җәлт-җәлт атлап, парта буена килеп басты.
– Нишлисез сез, нигә көләсез?
Гөнаһ шомлыгына, Гөлсәйдә дә, Разиф та инде тынсыз калып, тыела алмый көләләр иде. Укытучы моны үзен санламау дип кабул итте, ахры. Башта Разифны, аннан Гөлсәйдәне җилкәләреннән сөйрәп торгызды да, икесен бергә коридорга алып чыгып китте.
– Мин сезгә... аң-белем керсен дип... Барыгыз, директор бүлмәсендә үзегез аңлатыгыз... – Апалары җилкәдән җилтерәтеп директор кабинетына таба алып бара башлагач кына балалар тынычлана төштеләр, юашланып калдылар.
– Бәй... – Гөлсәйдә тотлыгып калды. Теге бетне күзалдына китерүгә, эчен тагын тыелгысыз көлү өянәге биләп алды. – Асия бит... Чәчендәге бет бит...
Аның сүзләреннән берни аңламаган Нәфисә карлыган күзләрен тутырып, сораулы караш белән Разифка борылды.
– Апа, сез күрсәгез, үзегез дә көлеп егыла идегез. Валлаһи-таллаһи! Теге... кемнең әле... э-э... сәмәлүте мәтәлеп төшә дигәндә, Асиянең... – Разиф та, күзләрен кысып бетереп, коридор яңгыратып көләргә тотынды. – Вах! Минем бармак башы хәтле бет Асиянең җилкәсенә мәтәлде дә төште! Ха-ха-ха!
Аның көлүеннән гаҗиз булган Нәфисә, аптырагач, кулы белән малайның авызын кысып тотты.
– Разиф, балакаем! Кычкырма зинһар! – Укытучы шомланып калган иде. – Үтерәсез сез мине! Сәвит самолетын... бет белән чагыштырып утыралар... – Укытучының йөзе бу минутта акшар төсенә керде, тавышы бөтенләй пышылдауга күчте. – Берәрсе ишетмәсен тагын... Карагыз аны, әле генә әйткәнегезне шушы минутта онытыгыз, аңладыгызмы? Югыйсә, миңа да, үзегезгә дә, әниләрегезгә дә көн бетүе бар...
Ни өчен куркыныч янавына төшенмәсәләр дә, «әниләр» дигән сүз балаларны аңга китерде, алар көлүдән туктап, гөнаһсыз күзләрен апаларына төбәделәр.
– Барыгыз, класска кереп утырыгыз. Тавыш-тыныгыз чыкмасын, ишетсен колагыгыз! – Нәфисә аларны ишеккә таба этәрде, үзе тынгысызланып тирә-якка күз салды. – Барыгыз дим, мин хәзер керәм!
Парта артына кереп, алда утырган Асиягә күз төшерүгә, йөзләренә тагын елмаю йөгерсә дә, Гөлсәйдә белән Разиф бу юлы түзделәр, апалары әйткәнчә, тавыш-тын чыгармадылар.
Соңыннан, бүтәннәр сораганда телләре бик кычытты кычытуын, шулай да Разиф белән Гөлсәйдә үзләрен партизаннарча тотты: гади генә бер вакыйганың әниләре өчен фаҗигагә әйләнү мөмкинлеген уйлап, телләрен тешләделәр. Замана аларны вакытыннан иртә олыгаерга өйрәткән иде шул.
Бер-ике көн дәресләрдә ипле генә, укытучыга комачауламый гына утырганнар иде, Разиф бу тынлыктан туярга өлгерде бугай... Апалары тактага борылып, акбур белән язарга керешүгә, парта астына иелеп, кечкенә генә шешә чыгарды да, Гөлсәйдәнең колагына пышылдады:
– Гөлсәй, ислемай сибимме?
Кыз ни дә булса аңышканчы, шешәнең бөкесен ачып та җибәрде, Гөлсәйдәнең мәктәп күлмәгенә бер-ике тамчы «ислемаен» сибеп тә өлгерде. Барысын куркытып, кыз шул минутта чырылдап кычкырырга тотынды. Күлмәкнең «ислемай» тигән җиң буе күз алдында эреп, ашалды да төште.
Нәфисә, коты очып, Гөлсәйдә янына килеп басты.
– Тагын ниләр генә күрсәтерсез икән, ә? Нәрсә булды?
Разиф башын муенына яшерә төшеп, Гөлсәйдәнең күлмәк җиңенә шаккатып карап тора иде, керфеген дә кыймылдатмый гына:
– Ис-ле-май... а-ша-ды... – дип пышылдады.
Еларга да, көләргә дә белмәгән Нәфисәнең түземе төкәнде, теге көндәгечә, аларның икесен дә җилкәләреннән тотып торгызды да, класс ишегеннән чыгарып җибәрде.
– Әниләрегезне алып килегез, шунсыз күземә күренмәгез!
Күлмәген жәлләүдән ярсып беткән Гөлсәйдә бер якка, куркудан коты очкан Разиф икенче якка томырылды.
Ул көнне Хәдичә, елап кайтып кергән кызын җилтерәтеп, мәктәпкә түгел, туп-туры Разифларның өенә китте. Ишекләре бикле – себерке сабы белән терәтеп куйганнар. Хәдичә кызган көе кире борылмады, янгын каланчасына таба юл алды. Аякларына күз иярмичә, әнисе алдан атлый, аның артыннан чак җитешеп, үкси-үкси Гөлсәйдә теркелди.
Разифның әтисе – башына ямьшәеп беткән кепка кигән, ком гарәбенә охшаган кап-кара йөзле, малаеныкы кебек үк күмер күзле Заһидулла, Хәдичәнең ярсып-ярсып сөйләвен сабыр гына тыңлап торды да, чыраен сытып, нәрсәдер уйлап алды.
– Сабакы малай... Кислоталы шешәне эләктергән... Күрмәгәнен күрсәтәм мин аңа! Ярай әле йөзеңә тимәгән, кызым.... Күлмәк кенә чипуха ул, апаңда ситсы табылмый калмас, анысын түләрбез... Вәт сабакы! Әле үзе кая качты икән, ә?
Заһидулла йодрыгы белән селтәнеп алгач, Гөлсәйдә, мышкылдаудан туктап, Разифны күзалдына китерде дә, күлмәк турында бөтенләй онытып, малайны чын-чынлап кызганып куйды. Әтисенең бу йодрыгы эләксәме?.. Хәдичә дә шуны уйлады бугай, йомшара төшеп:
– Ярар, аның өчен малаеңны харап итә күрмә, Заһидулла абый. Йөрәгемә чыдый алмаганга гына килдем. Алайса, ни эләксә минекеләргә эләгә, эте дә, бете дә мыскылларга гына тора... Үз балаларымны мин дә якламасам, аларны кем кайгыртсын, – дип, кызына таба борылды. – Алланың рәхмәте, син әйтмешли, ничекләр йөзенә эләкмәгән диген!
Өйгә кайтканда Хәдичә беркадәр тынычланган иде инде, сырмасының эчке ягын уч яссуы кадәр итеп кисеп алды да кызының җиңен шул чүпрәк белән ямап та куйды. Кап-кара ямаулык яшел күлмәктә чекрәеп күзгә ташланып торса да, ертык җиң белән йөрү түгел инде – шуны уйлап, бераздан Гөлсәйдәнең эченә җылы керде.
Ул атнада Разиф мәктәптә бөтенләй күренмәде. Икенче атна башында гына, ничектер тынып, сабырланып, юашланып калган малай Гөлсәйдә янына килеп утырды да май урлап тотылган мәче тавышы белән генә:
– Аның кислата икәнен кем белгән... – дип тиктомалдан әйтеп куйды.
Кыз аңа булган ачуын күптән оныткан, партадашын тәмам сагынып, зарыгып беткән иде... Көләч күзләрен җемелдәтеп:
– Әтиеңнең йодрыгы төшмәдеме? – дип сорыйсы итте.
– Йодрык ди сиңа. Каеш белән... Ярды гына әткәй... Вәт авырта икән ул, малай! Аркага ятып булмый! – Бик рәхәт нәрсә турында сөйлимени – Разиф гадәттәге роленә кереп, күзләрен ялтыратып, ничек кыйналуы турында бәян иткәндә, Гөлсәйдәнең нигәдер елыйсы гына килде...
Октябрь бәйрәме уңаеннан мәктәп балалары клубта олылар өчен концерт номерлары әзерләргә тиеш икән, башкалар белән бергә, Гөлсәйдәгә җырларга, Сәеткә шигырь ятларга куштылар. Элек мәчет, хәзер клуб ролен үтәгән агач йорт ул кичне халык белән шыгрым тулды. Иң башта Шәйдулла, үзе буе трибуна артына басып, бик озаклап нотык сөйләде, балаларның тәмам сабыр савыты тулды, салкын клубта туңып, зәңгәрләнеп беттеләр.
Менә Шәйдулла фронт хәлләре белән таныштыруга күчте, Совет гаскәрләренең ныклы адымнар белән алга баруы турында сөйләгәндә халык берничә тапкыр гөрләтеп кул да чапты.
– Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак, иптәшләр. Юлбашчыбыз бөек Сталин җитәкләгән илне беркем дә буйсындыра алмаячак! Бу Җиңү өчен без дә кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Район гәзитендә күреп торасыздыр, безнең калхуз алай арттан сөйрәлүчеләрдән түгел. 500-700 хезмәт көне эшләгән колхозчыларыбызны мактап, үрнәк итеп язып чыктылар. Йөз хезмәт көне эшләүчеләрне «сорыкортлар» дип бик дөрес күрсәттеләр, оятларына бераз көч килмәсме... Биш малаен сугышка озаткан 75 яшьлек Ситдыйк абзый 600 хезмәт көне эшләгән, Кызыл Армиянең Җиңү фондына 3000 сум акча керткән. 65 яшьлек Зыятдин абзый 580 хезмәт көне эшләгән, Җиңү фондына 3000 сум акча биргән. Менә кемнәргә рәхмәт әйтергә, менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк, иптәшләр!
Әйтергә кирәк сугыш кырында һәлак булган авылдашларыбызны, алар шушы Җиңү хакына гомерләрен дә кызганмадылар. Иптәшләр, без аларны бер минут тынлык белән, аягүрә басып искә алыйк әле. Менә алар: ... , 1941нең 1 августында һәлак булган, ..., Әкрамов Әмирхан, 1943 елның 6 июлендә һәлак булган, ...
Очы-кырые күренмәгән чыгышның азагын көтеп тилмереп беткән, туңудан аякларында сикергәләп торган Сәет, һәлак булучылар арасында әтисенең исем-фамилиясен ишеткәч, урынында катып калды. Шәйдулла ялгыш укый, аларның әтиләре исән ләбаса! Әле беркөн генә әнисе белән ике битне тутырып, хат язып салдылар үзенә. Малайның әле генә салкыннан калтыранган тәне утка пешкәндәй җыерылып куйды. Сәет сәхнә читенә чыгып басуын искәрми дә калды. Менә ул залда аягүрә баскан халык арасыннан ашыга-ашыга әнисен күзләргә кереште. Әнисе алгарак калкыныр да, саташулы исемлек укыган Шәйдулланы бүлдереп, аваз салыр дип өметләнде. Тик... күзләре әнисен эзләп табуга, коточкыч сүзләрнең хаклыгын Сәет бик тиз аңлап алды: әнисе мамык шәлгә уранган башын түбән игән, ике күзеннән дә, чишмә юлы сыман эз калдырып, мөлдерәмә яшь ага иде. Малай артка чигенде, үзенең дә күзләрен кисәк кенә кайнар яшь элпәсе каплады, шул томаннан котылырга теләп, йодрыгы белән керфекләрен угалады. Ул арада залдагы халыкның ыгы-зыгы килеп урыннарына утыруы ишетелде. Сәет эчке бүлмәгә атылды, кызлар белән бергә артлы урындыкны атынгыч итеп тибрәтеп утырган Гөлсәйдә янына килеп:
– Безнең әткәй үлгән бит, – дип иренен тибрәтер-тибрәтмәс кенә әйтте дә, картларча бөкрәеп, урамга чыга торган ишеккә атлады.
Абыйсының сүзләре аңына барып җиткәч, Гөлсәйдә дә аның артыннан ташланды. Ул чыкканда, Сәет иң тышкы ишеккә эленгән пычрак чыптага йөзе белән капланып, иңрәп-иңрәп елый иде.
– Әнкәй безгә әйтмәгән генә... Җәй көне үк белгән... – Сәетнең иңбашлары калтырый иде.
Авылның тагын ике баласына ятимлек хәбәре ишеттергән көзге төн карасы сабыйларның күз яшеннән генә агарырлык түгел иде. Соңыннан, күп еллар үткәч тә, әтиләре белән җитәкләшеп узганнар артыннан бу икәү бик озак моңаеп, күз яшьләрен эчкә йотып карап калачак; әтиләренең үлү хәбәре белән тиз генә килешмичә, Җиңү бәйрәме саен яшерен өмет белән аны көтәчәк, ниндидер могҗиза булырына ышанып яшәячәк әле...
 
Көннәрне, айларны тоташ бәхетсезлекләрдән генә тора диярсең. Сугыш кырындагылар, ичмаса, үлем белән сәгать саен күзгә-күз очрашып, аның да, дошманның да янәшәдә генә икәнен аек акыл белән аңлап көн итәләр. Ә менә ерактагы сугыш гөрелтесенең авылда яңгыраган кайтавазы тагын да куркынычрак, тагын да шомлырак тоела. Сугышның кара җиле беркемне дә аяп тормый: гөнаһсыз караш белән дөньяга баккан нарасыйны да, иркә-назның ни икәнен татырга өлгермәгән кыз-кыркынны да...
Кырык дүртнең кышына кергәч, Мәрфуганың олы кызы Зәйнәпне, авылдагы тагын өч-дүрт кызны мобилизацияләп Казанга алып киттеләр. Завод-фабрика өйрәнчеклегенә – халык телендә ФЗӨ куркыныч бер сүзгә әверелә башлаган иде – яшь кызларны-малайларны мәҗбүриләп җыярга тотындылар. Ник дисәң, сугыш башлангач, эшчеләр берәм-берәм фронтка алынган, алар урынына яңа көчләр кирәк иде. Китүләренә бер-ике ай үткәч, Зәйнәптән үзәк өзгеч хат килеп иреште. Почта аша салса, әлеге хат Мәрфуга кулына килеп тә эләкмәс, аны шунда ук юкка чыгарырлар иде. Пучыга кайтучы бер яшь егет, йөзен бүреге белән каплый төшеп, вак-вак таплар белән чуарланган хатны ана кешенең учына сонды да: «Апа, син мине күрмәдең, мин – сине», – дип, ашыгып кына китеп тә барды.
«Бу кәгазьне нигә чуар димә, әнкәй, тып-тып күз яшьләрем тамган килеш язам, – дигән иде Зәйнәп. – Исән-сау күрешербезме, инде бер ышанычым да калмады. Тәмуг дигәннәре шушы икән. Килүгә, салкын баракларга урнаштырдылар, башта малайларны да, кызларны да бергә тутырганнар иде, хәзер аердылар инде. Салкын булгач, күбебез чиргә сабышты. Мин дә бертуктамый ютәллим. Кер юган, урын-җир әйберсе биргән кеше юк, пычраклыктан бет басты. Күбебезгә аяк киеме җитмәгәч, заводка рәтле-башка йөргән юк. Ашарга булмагач, бөтенесе урлаша. Безнең бер малай шәһәргә чыккач, кесәсендәге ипи карточкасын урлатып кайткан булган. Ачлыкка чыдый алмагандыр инде, беркөн берәүнең кулында булка күреп, шуңа барып ябышкан. Суд ясадылар, өтермәнгә апкиттеләр микән... Кем белә, бәлки өтермән дигәннәрендә яшәү яхшырактыр әле. Якын-тирәдәгеләрнең күбесе качып кайтып китте... И әнкәй, кайчагында сыгылыплар төшеп елыйм: мине тапмаган гына булсаңчы, бу хәтле интегүләр күреп яшәгәнче...»
Бер укыды, ике укыды Мәрфуга әлеге хатны, йөрәгенә түзә алмыйча, келәт почмагына сыенып, үзе дә бөгелә-бөгелә елады. Үзәгенә үтәрлек булмаса, Зәйнәбе болай ачыктан-ачык зар түкмәс иде. Ни хәлләр итсен? Яннарына чыгып кына йөгерергә, Казан дигәннәре Чуак тавы астында гына түгел шул...
Бәгыренең кар сулары кебек актарылуына, эченең януына чыдарлык түгел иде – хатынның шадрарак йөзе кара янып чыкты. Җитмәсә, Шәмсия дә, апасының күз яшьләре белән чуарланып беткән хатын кат-кат укып, үзе дә теләмәстән, әнкәсенең ярасына тоз өсти:
– И апакаем, өйдә булсаң, язган май сөртеп, авыз тутырып бәрәңге ашар иең...
Кызы өчен борчылып ярты чәче агарырга өлгергән иде, бер кичне өй ишеге төбендә, аякларын көчкә сөйрәп, Зәйнәп пәйда булгач, Мәрфуга артына егыла язды.
– Балакаем! – дип, кызының төртсәң аварга торган, карачкы кебек калган гәүдәсенә барып сарылды. Кызларына гомер бакый каты булган, ярамаганны эшләсәләр, кул астында ни эләксә шуның белән бәргәләп атарга да күп сорамаган хатынны бу минутта алыштырып куйганнар диярсең.
Җылы мич башына урын җәеп маташкан Шәмсия дә туп урынына апасы янына сикерде.
Өстәл уртасыннан төшкән куыклы лампа уты Зәйнәпнең йөзен сары коелгандай итеп күрсәтә иде. Кызның ике күзе зураеп калган, иреннәре күгәреп каткан, тавышы нишләптер гыжылдап кына ишетелә.
– Әнкәй, без кызлар белән качып кайттык... – Шулай диде дә Зәйнәп, өс киемен дә салмаган килеш, идәнгә ауды.
Мәрфуга аның киемен салдырырга маташкан җиреннән, өзелеп чыгардай булып юкарган беләген күреп, сулкылдап еларга тотынды, такмаклый-такмаклый, кызын сәкегә яткырырга теләде:
–  Кызыкаем, кемнәр генә, ниләр генә эшләтте соң үзеңне?
Зәйнәп буыла-буыла ютәлләргә тотынды, гәүдәсе көзән җыерган кебек бөгәрләнеп килде.
– Шәмсия дим, казан астын тергез, сөт җылыт тизрәк. Җәтрәк кылан!.. И балакаем, тәнкәйләрең дә ут яна бит! – Мәрфуга Зәйнәпнең маңгаена кулын тигезеп алды, сәке почмагына җыеп куелган ямаулы юрганны сүтеп, кызны шуның белән төреп куйды.
– Бер атна буе... кайттык... – Зәйнәп тагын буылып ютәлләде. – Түзәрлегебез калмады...
Кипкән үги ана яфрагы алып керәм дип чоланга чыгып киткәч, такта стенага сөялеп, иреннәрен чәйнәп, эченнән генә бар дөньясын каһәрли-каһәрли, Мәрфуга байтак басып торды. Сак кына ишек каккан тавышка дертләп китте дә, кулындагы чүпрәк янчыкны култык астына кыстырып, өйалдына чыкты. Колагын ишек келәсе буенарак китереп, тыңланып торгандай итте.
– Мәрфуга, ач әле, без иек. Хәдичә бу, – дигән пышылдаулы тавыш ишеткәч кенә келәне күтәрде.
Күзе генә шәйләнеп торырлык итеп шәленә төренгән Хәдичә артында иске сырманы биленнән калын пута белән кысып куйган Гөлсәйдә дә күренде. Бер сүз дә алышмыйча, өйгә керделәр. Мәрфуга салкын кермәсен өчен ишеккә эленгән иске җәймәне күтәреп, кунакларны эчкә уздырды.
– Зәйнәп кайткан дип колакка чалынды... – Хәдичә, кемдер ишетүдән курыккандай, һаман да булса пышылдап кына эндәште. – Хәлен белик дип килгән иек.
– Кайтты шул, хәерле булсын. – Мәрфуга куркынган чырай белән кызы ягына ымлады. – Качып кайтканнар. Инде кеше-кара ишетеп тә өлгергән икән.
Сәкедә бөгәрләнеп яткан Зәйнәпне тиз генә танырлык түгел иде. Хәдичә аһылдамас өчен тирән сулыш алды. Гөлсәйдә бергә уйнап үскән ахирәт апасы янына кыяр-кыймас кына якынлашты да кинәт кире чигенде – Зәйнәпнең гармун күреге кебек җыерылган йөзе, гыжылдап сулавы котын алды булса кирәк. Зәйнәп керфеген күтәрде, көчәнеп кенә елмаерга маташты, аннан коточкыч булып ютәле купты.
– Чыкмаган җаны гына калган баланың. – Мәрфуга, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша-тырыша, казан астындагы утка калай кружка утыртып, сөтле үлән кайнатырга тотынды; апасының аяк очына чүмәшкән Шәмсия Гөлсәйдәне үз янына чакырды.
Өйдә өстәл-мазар юк, тәрәзә буендагы киң сәке көндез өстәл, кич ятак урынын үтәгән бердәнбер «затлы» җиһаз иде. Мәрфуга юрганны читкәрәк этәргәч, кайнар кружканы сөлге белән тотып, сәке читенә куйды. Хәдичә шәлен сүтеп элгечкә элде, Зәйнәп янына килеп, аның башын тотып карады да:
– Әллә соң, Мәрфуга, Шәйдулның өенә барып, сүз катып карыйсыңмы? Качып кайтканга бәла-казасы була күрмәсен диюем... Хәзергене белмәссең... – диде уйга калып.
– И Хәдичәкәем, соң, шул сәвит Шәйдуллар төяп җибәрде бит инде безнең кызларны җәһәннәм тишегенә... – Мәрфуга ярсу бер хәрәкәт белән кулын селтәде. – Кая, кызым, башыңны күтәр әле әзрәк. Менә, кайнар чагында сөт эч, тәнеңә җылы йөгерер...
Зәйнәп хәлсез башын күтәреп, күзләрен ачмый гына бераз сөт йотты, тагын ютәле кузгалды. Бераз тынычлангач, кыз көч-хәл белән торып утырды. Үтә күренмәле булып калган кулын Шәмсия белән Гөлсәйдәгә сузды, аларны сыйпагандай итте.
– Апайларым, менә шулай булып кайттым шул... – Зәйнәп янә көчәнеп кенә елмаерга теләде, тик кашлары җыерылып килде, көчле ютәл сүзен бүлде.
Хәдичә, Гөлсәйдәгә ияк какты да, авыр сулап урыныннан кузгалды.
– Зәйнәп, балакаем, терелерсең, Алла боерса. Безнең чормада кипкән җиләк белән мәтрүшкә дә бар иде, иртәгә Гөлсәйдә китереп китәр әле. – Хәдичә кызның шыр сөяккә калган аркасыннан сөйде, юрганын рәтләбрәк төрде. – Без кайтыйк, сөйләшәсе сүзләрегез дә бардыр.
– Мин дә ишегалдына чыгам, әнкәй, Гөлсәйдәләрне озатам. – Зәйнәп шулай дип урыныннан калкынды.
– Юк-юк, балакаем, нинди чыгу ул! Болай да бер хәлең юк, төренеп ятып кына тор. – Мәрфуга кызны мәҗбүриләп диярлек кире яткырмакчы булды. Әмма тирән әрнү һәм моң тулы күзләрнең сүзсез карашына түзә алмады, авызын учы белән каплый төшеп, Зәйнәпкә үзенең калын бишмәтен китереп тоттырды, мич башындагы киез итекләрне алып бирде. Хәдичә дә тетрәнеп калган иде, эндәшмәде, шәлен урап бәйләде дә ишеккә юнәлде.
Ишегалдына чыккач, Зәйнәп тә, Шәмсия дә, Гөлсәйдә дә, беренче тапкыр күргәндәй, җилкапка янында ялангачланып утырган карт тирәккә карап куйдылар. Чебиләп беткән үкчәләрен ялтыратып, шул тирәк буенда әле кайчан гына көлешеп, елашып, бәхәсләшеп уйнап йөриләр иде. Балачакның ул мизгелләре татлы бер төш кенә булган, ахры... Зәйнәп үз хәлен үзе белә иде, ары табан атлый алмады, карт тирәккә аркасы белән килеп сөялде дә тагын буылып-буылып ютәлләргә тотынды. Гәүдәсе сыгылып төште, тәне  калтырарга тотынды.
Моны күреп күзләренә яшь тыгылган Хәдичә, Гөлсәйдәнең җиңеннән эләктереп, үз янына тартты. Кызның күзләре зур булып ачылган, ул Зәйнәпкә карап, кадаклангандай басып калган иде. Җан бирергә маташып, үлем ачысы белән тартышкан кеше күк, Зәйнәп әле дә булса калтырана-калтырана ютәлли иде, Мәрфуга аны җитәкләп торгызды да йомшак тавыш белән:
– Өйгә керик, кызым, – диде. Шәмсия дә апасының икенче кулыннан җитәкләп алды, башларын иеп кенә баскычка таба атладылар.
Гөлсәйдә каерылып артына караган җиреннән әнисенең кулыннан ычкынды да йөгереп Зәйнәпне кочаклап алды.
– Зәйнәп апа, терел инде, яме, – диде ул олыларча җитди итеп. Һәм саубуллашып та тормыйча, урамга атылды.
Качып кайткан кызларны икенче көнне төш уртасында, ат чанасына төяп, кабат Казанга озаттылар. Бригадир Мирхәт һәм Шәйдулла, авылдагылардан берәү килеп әләкләүгә, аналарның күз яше белән ачыргаланып кычкыруына карамастан, өйдән-өйгә йөреп, качкыннарны җыеп алдылар.
Көчкә тын алып, гәүдәсен сөйрәп атлаучы Зәйнәпнең бишмәт җиңенә сарылып үксегән Мәрфуганы Мирхәт читкә болгап очырды, хатын кар көртенә йөзе белән барып капланды.
– Башың бетсен, бәдбәхет, каргышым тотсын! – Мәрфуганың күп елаудан тавышы карлыгып калган иде, ул башыннан шуып төшкән шәлен кулына тотып, җан әрнүе белән торып басты. – Болай да тере мәеткә әйләнгән кызымны тагын кая олактырасыз? Кабахәтләр, барыгызны бергә җир йоткырлары...
– Кара, сәвит властен каргап торасыңмы? Үзеңне дә олактырыр җир табылыр, күп сөйләшсәң...
Мирхәт тун изүенә килеп ябышкан Мәрфуганы тагын селтәп җибәрде. Тик хатын бу юлы егылмады, чайкалып китсә дә, урынында басып калды.
– Төкерәм мин сезнең влачыгызга! Беркемгә рәхәт күрсәтмәгән ул савитыгыз белән чукынышып китегез! – Мәрфуга акылдан язган кешедәй ихахайлап куйды.
– Мәрфуга, авызыңны үлчәп ач! – Шәйдулла, Мәрфуга каршына килеп, күзләрен усал ялтыратты. – Каторгыга китмиләр бит, кайтырлар. Курчак уйнап утырыр яшьләре узган. Бөтен нәрсә фронт өчен, бөтен нәрсә җиңү өчен ди бит партия, һәрберегез монда җылы мич башы турында гына хыялланса, нимесне кем тар-мар итәргә тиеш, ә?
-Чу-кы-нып ки-те-гез! Чу-кы-нып ки-те-гез! Кызым, балам... – Кыз-кыркынны төягән ат кузгалып киткәндә, Мәрфуга урталай киселгән агач күк бөгелеп төште; кызларның «әнкәй, әнкәй» дип елашулары кар өстеннән сызгырып үткән чана тавышына кушылып, ниндидер тоташ үксү, иңрәү булып кына ишетелеп калды.
Шул китүдән Зәйнәп әйләнеп кайтмады. Яшүсмерлектән дә чыкмаган кыз бала, корыч йодрыклы чор һәм дәүләтнең чираттагы корбанына әверелеп, Казанга барып җитүнең икенче көнендә үк вафат булган иде. Авылдаш кызлары соңыннан: «Татар зиратына илтеп күмделәр», дигән хәбәр генә алып кайтты.
Кызын югалтканнан соң Мәрфуганың акылына беркадәр зыян килгән иде: көне-көне белән әйбәт кенә йөргән хатын кайчагында нишләгәнен, ни кылганын аңышмыйча, ялангач көе дә урамга чыгып йөгерә; берәр кешене очратса, «минем Зәйнәбемне күрмәдеңме, кайчан кайтасын әйтмәдеме», дип тинтерәтә башлый; аны, инеш буенда, тау өсләрендә кычкырып җырлап йөргән җиреннән, әллә ничә тапкыр өенә кайтарып куйдылар. Хәле күзгә күренеп начарлангач, күрше авылдан иренең туганнары килеп, Шәмсияне үзләренә алып китте, Мәрфуганы калага хастаханәгә озаттылар.
Беркөн, шыксызланып, шом бөркеп торган йорт яныннан үтеп барганда, Гөлсәйдә, капка буендагы тирәккә карап, тышауланып калды: Зәйнәп апасының шушы тирәк төбендә калтыранып бөгәрләнгән гәүдәсе күз алдына килде дә, бөтен тәненә билгесез курку таралды, кыз, барасы юлын онытып, үзләренең өйләренә торып чапты.
Шул елның май азагында Асиянең әнисе Нәсимәне дә алып киттеләр. Колхоз чәчүгә чыкканнан бирле, хатын, ат җигеп, басудагы тракторларга ягулык ташый иде. Районнан тикшерү килеп, ревизия ясаганнан соң, җитмәүчелек таптылар да, дәүләт милкен үзләштерүдә гаепләп, Нәсимәне Минзәлә төрмәсенә илтеп яптылар.
– Гомеремдә кеше әйберсенә тырнак белән дә кагылганым юк бит минем, – дип, Нәсимә дә иңрәп елый-елый китте.
– Кайгырма әле, Нәсимә, гаебең юклыгын белгәч, озак тотмаслар, кайтып та төшәрсең, Алла боерса, – дип юатырга тырышты аны ахирәте Хәдичә, гәрчә киткәннәрдән әле беркемнең дә тиз генә әйләнеп кайтмаганын белеп торса да.
– Балаларым, балаларым кала бит, – дип үкседе Нәсимә, Хәдичәнең итәгенә сарылып. – Олысын сеңлем алып китәр, Асиямне ташламаска тырыш, Хәдичәкәем, Гөлсәйдә белән тәгәрәп үстеләр, ташлама берүк, – диде, васыять әйткәндәй ахирәтенең күзләренә ялварып карап.
– Бары-югы уртак булыр, Нәсимәкәем, син кайтканчы ничек тә бергәләп көн итәрбез, кайгырма. – Хәдичә нинди олы җаваплылык алганын чамалый иде, үзебез дә очын-очка ялгап яшибез бит, дип әйтергә батырчылык итмәде, ризалык белдереп, Нәсимәнең кулын кысты.
Нәсимәнең бертуган сеңлесе, «илдә чыпчык үлмәс әле», дип, ике кызны да үзенә алып китәргә теләгән иде, тик Хәдичә, әманәткә хыянәт итә алмыйм, дип, Асияне үзләренә алып чыкты. Болай да ябык, нәзек кыз, әнисе китеп югалганнан соң, күз алдында тагын да суырылып, сусыз сулган гөл чәчәгенә охшап калды, сөйләшмәскә, көлмәскә әверелде. Беркадәр вакыттан соң гына, язмыштан узмыш юклыгына сабый акылы белән төшенгәндәй, сүрән генә елмая, Гөлсәйдә белән ачылыбрак сөйләшә башлады.
Бер тамак артты дип, зарланмады, сукранмады Хәдичә – үз балаларына ни эләксә, арттырмый, киметми, Асия алдына да шуны куйды. Сәет йокларга мич башына менеп урнашты, ике кыз, бертуганнар кебек кочаклашып, сәкедәге сыңар мендәргә баш төрттеләр.
Каян ризык юнәтергә, балаларга нәрсә ашатырга дигән сорау Хәдичәнең үзәгенә үткән иде. Колхозда таякка эшләгән көннәреңне базарда ризыкка алыштыра торган түгел шул. Берәр могҗиза булып, акча дигәннәре кулыңа килеп керсә дә, ашамлык бәяләре артыннан куып җитәм димә: онның поты ике мең ярым, бәрәңгенеке өч йөз-дүрт йөз тәңкә тора, дип сөйлиләр. Элегрәк укытучы халкына көнләшеп карыйлар иде, янәсе, аларга онлата паек бирәләр. Кай җирләреннән көнләшәсең, әнә, беркөн Нәфисә сөйләп торды: бирсәләр, айга бер литр керосин эләгә, ди, паек дигәннәре дә алты кило кабыклы солы йә бәрәңгегә калган. Шулай, берәүгә дә җиңел түгел, берәүгә дә...
Ни эшче көчнең рәте юк, ни техникасы таянырлык түгел – быелгы язгы кыр эшләренең һаман очы-кырые күренми иде. Шуңадыр инде, районнан фронт декадасы игълан иткәннәр. Шәйдулла беркөн колхозчыларны кырга җыеп, бик озаклап шул хакта чыгыш ясады. Бик тырышып эшләгән, җиңеп чыккан колхозларга бүләк тә бирәселәр икән: беренче урынга утыз метр ситсы, ике хатын-кыз күлмәге, ике итәк, имеш. Аерым кешеләргә дә эләгә, ди, беренче булганга күчмә Кызыл Байрак белән биш метр ситсы, алдынгы лобогрейка машинистларына вымпел белән берәр майка, тагын кемнәргәдер берәр кепка җибәрәселәр икән...
Повестьның ахырын тулысынча журналыбызның март (№3, 2019) санында укый аласыз.

Фото: pixabay.com

Комментарийлар