Логотип «Мәйдан» журналы

Тузганак чәчәге белән лимоннан бал

Кемдер тузганак чәчәгеннән бал кайната, кемнәрдер кайнатма ясый. Ә сез өлгердегезме әле? Менә Азнакай районы, Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан тузганак белән лимон балы рецептын тәкъдим ит...

Кемдер тузганак чәчәгеннән бал кайната, кемнәрдер кайнатма ясый. Ә сез өлгердегезме әле? Менә Азнакай районы, Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан тузганак белән лимон балы рецептын тәкъдим итәбез.



Бал ясау өчен: 300 данә тузганак чәчәге, 1,2 литр су, 2 лимон, 2 кг шикәр комы.

Чәчәкне юарга, су, иттарткычтан чыгарылган лимон салып болгатырга, кайнатып чыгарырга. Аннары сүрән утта 10 минут кайнатырга. Бер көн диярлек төнәтеп тотарга.


Икенче көнне сөзәргә, шикәр комы салып 1,5 сәгать кайнатырга.




Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: Мәрьям Миңнегулова

https://intertat.tatar/ash-su/tuzganak-ch-ch-ge-bel-n-bel-n-limonnan-bal/

Комментарийлар