Логотип «Мәйдан» журналы

Тутырма ясау серләре

Тутырма телне йотарлык булсын дисәгез...Безнең халык элек-электән ит ашларына өстенлек биргән. Вакыт узган саен аны пешерү, кыздыру да төрлеләнгән. Шулай да тутырма, һаман да яратып ашаган ризыгыбыз....


Тутырма телне йотарлык булсын дисәгез...
tutyrma-yasau
Безнең халык элек-электән ит ашларына өстенлек биргән. Вакыт узган саен аны пешерү, кыздыру да төрлеләнгән. Шулай да тутырма, һаман да яратып ашаган ризыгыбыз. Түбәндәге рецепт шушы милли ашны әзерләргә сезгә дә ярдәм итәчәк.
Сыер ите, бавыр, йөрәк, суган һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз.
Аңа тары, тоз, борыч салып болгатабыз. Чистартылган эчәкнең бер башын җеп белән бәйлибез дә эченә әзер катнашманы тутырабыз.
Икенче башын да бәйләп куябыз.
Эчәкне тыгызлап тутырырга кирәкми, чөнки тарының пешәсе бар. Пешерер алдыннан тутырманы энә белән тишкәлибез. Суда 40-60 минут пешерәбез.
Тары ярмасы урынына карабодай, дөге ярмалары салып эшләргә дә була.
 

 
Автор: Гөлия Мөгаллимова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар