«Татар халык ашлары» китабыннан тутырма рецепты тәкъдим итәбез.

tutyrma

Кирәкле ингредиентлар: ит — 1 кг, бавыр — 2 кг, үпкә — 200 г, йөрәк — 600–650 г, эч мае — 300 г, дөге — 100 г, башлы суган — 250 г, сарымсак — 100 г, су яки салкын шулпа — 1200 мл, тәменчә тоз, борыч.

 Эш барышы. Эчлек өчен тана яки елкы ите һәм терлекнең үпкә-бавыры, йөрәге алына. Аларны ярма (дөге, тары, карабодай яки солы) белән кушабыз. Әзер катнашманы тана яисә елкының эшкәртелгән эчәгесенә тутырабыз. (Эчәкне алдан ук лайлалы тышчасын пычак белән кырып, яхшылап юабыз. Бер башын җеп белән бәйләп, эчке ягын әйләндерәбез.)

Эчлек әзерләү: симез тана итенең сөяксез җирен һәм терлекнең үпкә-бавырын, йөрәген, суган белән сарымсак кушып, иттарткычтан чыгарабыз, борыч, тоз сибеп, яхшылап болгатабыз. Су яки салкын шулпа һәм юылган ярма өстибез. Эчлек сыек булырга тиеш. Эшкәртелгән эчәкнең өчтән ике өлешенә катнашманы тутырып, ачык башын бәйләп куябыз. Әзер тутырманы, уклауга бәйләп, кәстрүлдә кайнап торган тозлы суга салып, 30–40 минут пешерәбез. Табынга кайнар килеш бирәбез.

Фото:»Татар халык ашлары» китабы
«Интертат»

Комментарий язарга