Тутырма рецепты
«Татар халык ашлары» китабыннан тутырма рецепты тәкъдим итәбез.Кирәкле ингредиентлар: ит — 1 кг, бавыр — 2 кг, үпкә — 200 г, йөрәк — 600–650 г, эч мае — 300 г, дөге — 100 г, башлы суган — 250 г, сарым...
«Татар халык ашлары» китабыннан тутырма рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: ит — 1 кг, бавыр — 2 кг, үпкә — 200 г, йөрәк — 600–650 г, эч мае — 300 г, дөге — 100 г, башлы суган — 250 г, сарымсак — 100 г, су яки салкын шулпа — 1200 мл, тәменчә тоз, борыч.
Эчлек әзерләү: симез тана итенең сөяксез җирен һәм терлекнең үпкә-бавырын, йөрәген, суган белән сарымсак кушып, иттарткычтан чыгарабыз, борыч, тоз сибеп, яхшылап болгатабыз. Су яки салкын шулпа һәм юылган ярма өстибез. Эчлек сыек булырга тиеш. Эшкәртелгән эчәкнең өчтән ике өлешенә катнашманы тутырып, ачык башын бәйләп куябыз. Әзер тутырманы, уклауга бәйләп, кәстрүлдә кайнап торган тозлы суга салып, 30–40 минут пешерәбез. Табынга кайнар килеш бирәбез.
Комментарийлар