Киров урта мәктәбен тәмамлаганыма 40 елдан артты.

Гомер буе сыер савучы булып эшләсәм дә, әдәбияттан аерылмадым. Бүген дә төрле газета-журналлар алдырам. Балаларыбыз да укырга ярата.
«Мәйдан» журналының бер хәрефен дә калдырмыйча укырга тырышам. Үзебезнең иҗатчыларның әсәрләрен эзлим. 7 нче санда Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы мине бөтереп алды. Әдәбият укытучыбыз Мәдәния апа Хәмидуллина артистка Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында сөйли иде. Тик татарның беренче артисткасы хакында безнең мәгълүматыбыз бик аз булган, күрәсең.
Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы журналның 7–12 нче саннарында басылды. Кунак көткән кебек, һәр санын көтеп алып укыдым мин.
Артистларның тормышын ал да гөл итеп күзалларга күнеккәнбез. Сәхибҗамалның нинди авырлыкларга дучар булуы хакында әсәрне укыгач белеп шаккаттым. Чоры нинди бит!
Габдулла Кариев, Фатих Әмирхан, Мохтар Мутин, Гаспринский һәм башка артистлар турында күпме мәгълүмат алдым үземә.
Сәхибҗамалның ата-ана фатихасын алмавы, соңлап үкенүләре тетрәндерде мине.
Журналның соңгы санындагысын елый-елый укыдым. Ялгыз калган артистканың хис-кичерешләре миңа бик таныш. Мин дә дүрт ел элек иремне җирләдем. Ә менә авторның шуларны оста итеп тасвирлавына сокландым.
Күп укысам да, мин әдәбият белгече түгел. Шулай да үз фикеремне әйтми кала алмыйм. Соңгы арада укыган әсәрләрдән иң күңелне биләп алганы – Айгөлнең «Туташ»ы. Язучы бик күп эзләнгәндер, шулай булмаса, укучыларны ышандырырлык әсәр тумас иде.
«Мәйдан» журналы коллективына, редакторы Фидаил Мәҗитовка чын күңелдән зур рәхмәт. Айгөлгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек һәм әсәрнең китап булып басылып чыгуын теләп калам.

 

Ихтирам белән, Люция Гарипова.
Актаныш районы, Усы авылы.

Комментарий язарга