…Галиәсгар әфәнде белән Тукаевның, Мәкәрҗәгә килеп, «Двухцветная» кунакханәсенә урнашуларын белгәч, Габдулла артистларны җыеп, алар белән очрашуга алып китте.

55_sahibjamal3

Инде Тукай дигән шагыйрьнең исеме бөтен мөселман дөньясына танылып килгәнгәме, аны олпат чырайлы, зур гәүдәле, салмак хәрәкәтле бер агай кебегрәк күз алдына китергән Сәхибҗамал, кызыл сатин күлмәкле, яшүсмер кыяфәтле чандыр гына егетне үзләре белән таныштыргач, аптырап китте. Шагыйрь дә туташлар алдында кыюланып тел тибрәтә торган затлардан түгел иде булса кирәк, исәнләшкәннән соң, шунда ук Кариев янына китеп, аның белән гәп куертырга кереште. Казанда чагында «Мәгариф» көтепханәсендә, бер тапкыр рус театрында, аннан Кудашев труппасы килгән көнне очратканы булса да, Сәхибҗамалның Галиәсгар әфәнде белән танышып сөйләшкәне юк иде. Җыйнак, зыялы кыяфәтле, төпле сөйләмле, бер карауда үзенә ихтирам уята торган күркәм кеше икән.
Кунакханәдә чәй табыны оештырып, шуның артында бик озаклап театр, аңа кирәк әсәрләр, декорацияләргә, киемнәргә булган кытлык турында сөйләшеп утырдылар. Ике Габдулланың Җаекта бергә булган чакларын кызык итеп сөйләп алулары мәҗлесне тагын да ямьләндереп җибәрде. Габдулла Тукай, монда куелачак спектакльләрне карап, алар хакында Казандагы «Әл-ислах» газетасына язачагын әйткәч, адашы шаяртып та куйды:
– Берне биш итеп язсаң да, мине бетереп хурласаң да сүзем юк, хәзер халыкка безнең барлыгыбызны җиткерү мөһим, дустым.
– Сезнең кебек сәйярлар турында хурлап язарга кулым күтәрелмәс, мәгәр начар уйнаганнарны утлы табага бастырып кыздырырга була, – диде Тукай да үз чиратында җавапсыз калмыйча.
– Син дә сәйярлар дисең… Исмәгыйль бәк тә шулай дигәч, без инде труппабызны да «Сәйяр» дип атарга сөйләшкән идек, – диде Кариев, Кырымда булган әңгәмәне исенә төшереп.
– Бик яхшы, күңелне иләсләндерә торган исем булыр…
Ниһаять, рөхсәт алынып, августның унсигезендә дә, егерме икесендә дә спектакль куярга мөмкинлек табылды. Узган елдагыча, быел да «Фоли-Бержер» театрын сайлаганнар иде, аның бакчасына кеше күп йөри, хуҗасы да кесәсенә табыш кертердәй җайны кулдан ычкындырмый, татар артистларына да хәерхаһлы. Мәкәрҗәдә татарча «Беренче театр», «Бәхетсез егет», «Оят, яки Күз яше» дигән, кавказ телендә «Надиршаһ», «Милләт дуслары» дигән әсәрләрне куярга ниятләгәннәр иде. Авторның Казан тиклем Казаннан килеп залда тамаша кылып утыруы сәбәпле, «Беренче театр»ны артистлар һәр күзәнәкләре белән бирелеп уйнадылар, тамашачылар да шулкадәр күтәренкелек белән карады. Соңыннан Кариев, сәхнә уртасына чыгып, комедиянең авторы Галиәсгар Камал әфәнде үзе дә биредә дип игълан иткәч, зал янә бер тетрәп алды, кат-кат кул чабып, авторны да сәхнәгә чакырдылар.
Моңа тиклем уйнаган әсәрләрдән аермалы буларак, Галиәсгар Камалның язганнары шулкадәр саф, чиста татар телендә язылган иде, аның геройлары да шунда ук тере, җете булып күз алдына килеп баса, өстәвенә, һәр образының үз йөзе, үз холкы бар. Автор, күрәсең, кешеләрне күзәтергә ярата – шулай булмаса, комсыз байларны да, им-томчы карчыкларны да, беркатлы асрауларны да бу кадәр төгәллек белән күрсәтә алмас иде. Менә шуңа күрәме, аның әсәрләрен сәхнәдә җанландыру артистлар өчен үзе бер бәйрәмгә әверелде.
«Надиршаһ»ны куйган көн Араблинскийны тәхеткә күтәрсә, «Бәхетсез егет»тән соң халык арасында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина исеме калкып чыкты. Ул көнне Сәхибҗамал берүзе ике рольдә – фахишә Гайни һәм гимназистка Гайшә ролендә уйнаган иде. Чәчен ике толымга үреп, укучы кызлар күлмәге киеп сәхнәгә чыккач, ул тач гимназисткага әйләнде дә калды. Урындыкта балаларча шуклык белән аякларын селкеп утырганда кыз күңеле белән Казанга, үзе дә мәктәптә укыган елларга кайтты да төште. Гайни исә бу эчкерсез баланың капма-каршысы иде: усаллык та, хәйләкәрлек тә, мәкер дә җитәрлек үзендә. Озын күлмәк, биек үкчәле түфлиләр киеп, йөзенә грим салгач, сәхнәгә чыгарга әзерләнгән кыз көзгегә карап үзен-үзе танымады: баягы самимилектән җилләр искән, торып бер фахишәгә әйләнгән дә калган! Күзләренә сыланган кара буяу, иреннәрендә ялтыраган кып-кызыл иннек, йөзенә чыккан хәйләкәрлек, билләренә таянып торуларына тиклем баштанаяк үзгәрткән түгелме?..
Ул көнне дә спектакль гөрләп барды. Кәрим бай булып чыккан Кариевка читтән карасаң, аны татар баеның үзе дип уйларсың! Гримын да гаҗәеп килешле салган, хәрәкәтләре дә, тавышы да шулкадәр табигый, һич кенә дә көчәнгәне дә, кыланганы да сизелми. Янында аның кебек уйнаучы булганда, артистларга рәхәт: беркем дә юрганын үзенә таба тартмый, сәхнә уены да, Кариев көенә көйләнеп, табигыйга әйләнә дә кала.
Азакта гына көтелмәгән хәл килеп чыкты: Закир ролендәге Вәли, кулына револьвер тотып, Гайнигә төбәп атарга тиеш иде. Тик сәхнә артында калай табакка сугып, аткан тавыш чыгаручы Нурулланың кая тайпылган мәле булгандыр – ату тавышы яңгырамады. Ярый әле Вәли югалып калмады: «Хәтта син дә бу бәдбәхетнең башына җитә алмадың!» – дип үзеннән әллә нинди сүзләр өсти-өсти, револьверын читкә томырды да Гайни Сәхибҗамалның муенына килеп ябышты. Аны «буып үтергәннән» соң үзен-үзе атарга тиеш иде – идәндә аунап яткан револьверын эзләнгән булып сәхнә артына күз салган Вәли, табак янына йөгереп килгән Нурулла күрерлек итеп кенә йодрыгын йомарлады.
Фатыйма моңа тиклем дә үз уены белән беркемне дә артык җәлеп итә алмаган иде, спектакльнең беренче-икенче пәрдәләрендә дә бик йомшак күренде, тик соңгы пәрдәләрдә әллә үзенең дә эченә корт керде, әллә иптәшләренең күтәренке рухы бөтереп алды – хәйран кыюланып китте, улының хәленә кереп үксеп-үксеп елаган Җәмиләне бик тәэсирле уйнап чыкты. Соңыннан үзенең дә күңеле күтәрелде, йөзеннән елмаю китмәде.
Мәкәрҗәгә килгәннән бирле Сәхибҗамал белән әллә ничә тапкыр аңлашырга, аны үз хисләренә ышандырырга омтылган Араблинский гына соңгы араларда бик кәефсез күренә иде. Беренчедән, алар телендә куйган спектакльләр тамашачыны татар спектакльләре кебек үк җәлеп итә алмый, икенчедән, уртак малны эт җыймас дигәннәре хак – спектакльдән килгән сборны бүлешкәндә мең төрле сорау барлыкка килә. Өченчедән, иң мөһиме – көннәрдән беркөнне барыбер Сәхибҗамалның мәхәббәтен яуларына ышанган Гусейн үз уйларының беркайчан да чынга ашмасына төшенде: кыз калкан кебек иде, игътибар белән карасаң, аның бөтен уйлаганы, бөтен сөйләгәне – сәхнә һәм рольләр генә кебек…
Казанга җыенучы артистлар белән хушлашыр алдыннан Гусейн Сәхибҗамалны ачык бакчада йөреп кайтырга чакырды. Кыз аның Бакуга кайтып китәргә теләгәнен белә, аның алдында үзен гаепсездән беркадәр гаепле дә саный иде, шуңа күрә баш тартмады, нечкә билле озын күлмәге өстеннән накидка гына элеп, урамга чыкты. Егетләрне спектакль булмаган көннәрдә кунакханәдә очратырмын димә: алар инде ничә көннәр Тукай тукталган кунакханәдән кайтып кермиләр. Шундагы управляющий, Тимерша Соловьев, болардан тамаша залында шигырьләр укуларын, җырлауларын үтенгән икән, башларына фәсләр киеп, кичләрен шунда концерт бирәләр. Тукай үзе алга чыгып, дирижерлык вазифасын алган. Чәйләп утыручы халык бик яратып карый икән… Әлеге кунакханә Ырынбур байлары Хөсәеновларныкы булып, бөтен бүлмәләренә электр кергән, кайбер нумерларда телефонга кадәр бар икән – артистлар шуны бик зурга алып сөйләп туймыйлар. Тик кичә генә шактый күңелсезләнеп кайттылар: баксаң, анда көндәшләре барлыкка килгән – Фәйзулла Туишев дигән гармунчы пәйда булган, халык хәзер аның чыгышларын егыла-егыла карый ди. Шулай да, бүген тагын җыйнаулап киттеләр әле, күрәсең, мөмкинлек барында табышлы эшне югалтырга теләмәүләре…
Бакчага чыккач, Араблинский Сәхибҗамалны кечкенә күл буена алып килде. Шунда ук яннарына йөзеп килгән үрдәкләрне күреп, Сәхибҗамал кесәсендә аларны сыйларлык берни булмавына эченнән генә үкенеп куйган иде. Аның уйларын карашыннан укып өлгергән Гусейн, якты елмаеп, кесәсеннән уч төбе кадәр генә төргәк чыгарды.
– Сыйлагыз үзләрен, тик кем кулыннан сыйланганнарын белмәүләре генә кызганыч, – диде ул төргәкне сүтеп, кипкән ипи валчыклары салынган чүпрәкне Сәхибҗамалга сузып.
Үрдәкләр, кыз сипкән җимне ялт кына эләктереп, бер-берсе тирәсендә әйләнделәр. Башында таҗ кебек нәни генә бүреге булган, озын муенлы, елтыр канатлы үрдәккә генә валчык эләкмәдеме – нәүмиз кыяфәт белән читкәрәк тайпылды.
– Әрсез булмасаң, үзеңә тиешлесен дә йота алмыйсың шул, – диде аны күзәткән Гусейн, ирен читенә көлемсерәү таратып. – Мин дә үземне кыюсызлардан санамыйм санавын, әмма миңа дигән бәхет нишләптер гел читләп үтә. – Ир-егет, учак кузы кебек көйрәгән күзләрен тутырып, Сәхибҗамалга текәлде. Аның бар булмышыннан кодрәт, гайрәт, дәрт һәм мәхәббәт бөркелә, артык якын басып торуыннан кыз хәтта куркып ук куйды: читкә дә этәрә, шул ук вакытта ниндидер кыргый бер көч белән үзенә дә тарта түгелме бу егет? Бергә сәхнәдә уйнаганда да кыз аның йөзендә чагылган көйдергеч уттан, янып-пешүдән өреккәндәй, курка кала иде, менә хәзер, августның бу җәйге киче, тирә-яктан башларны әйләндерерлек булып аңкыган чәчәк исе әлеге куркуны җиңәргә маташа түгелме? Болай итеп сәхнәдәге хисләрдән генә исерергә мөмкин ләбаса…
– Мин сезгә сокланам, мин сезгә гашыйк, Сәхибҗамал туташ. Киткәндә дә шушы сүзләремне кабатлап китәм. Киләчәктә әле сезнең исем дөньяны яңгыратачак, татар халкы сезнең алда баш иячәк, исемегез җырга салыначак. Көлмәгез, көлмә, шушындый кыз бала тудырган милләт ничекләр зурламасын ди үзегезне. Сезнең менә болай дөнья гизеп йөрүегез татар дигән милләт барлыгын раслап, зурлап йөрүегез бит инде… Бер киңәшемне әйтсәм, акыл өйрәтә дип гаепләргә ашыкмагыз. Сезнең өчен хәзер уйнаган рольләрегез артык вак, артык кечкенә. Алар җир кешесенең иң гади, тупас хисләрен чагылдыра, көнкүреш типлары. Ә бит сезнең җаныгызда вулкан кайный, сезгә дигән рольләр дә шулай булырга тиеш: ярсу, хыялый, кайнар, дәртле… Сез романтик рольләр өчен яралгансыз, бармакларыгызның хәрәкәтенә тиклем шул хакта сөйли. – Гусейнның тавышы карлыгып китте. – Мин сезгә бәхетле киләчәк телим, Сәхибҗамал туташ…
«Ярый әле ул кайтып китә…» Башына кинәт йөгергән бу уйдан Сәхибҗамал күкрәк тутырып җиңел сулыш алды. Юкса, бу мәһабәт гәүдә, мәһабәт тавыш, теләсә кемне әсир итәргә әзер кара күзләр, утлы караш янәшәсендә Әхмәтнең сурәте күләгәгә чигенә башлагандай иде бит…

 

Романны тулысынча журналның июль -декабрь (№7-12, 2017) саннарында укый аласыз.


Комментарий язарга