Пролог

Соңга калынды.
Тагын бер көн азагына якынлашты.

55_sahibjamal3

Урман ягыннан, эзләрне җуярга теләгәндәй, җәяүле буран йөгереп узды.
Тын гына утырган куралар калтыранып куйды.
Адашкан юлчы сыман, ялгыз каенның шәрә сыны чагылып калды.
Шул чагында әллә каян, күкнең ерак төпкеленнән, нәзек чылбыр сыман гына нур кисәге сыпылып чыкты. Хәзер кояш иртә бата – челтәрләнеп торган күк йөзендә япа-ялгыз булып ай калыкты.
Йолдызлар болыт юрганы астыннан чыгарга ашыкмый иде: ялгызлыгыннан туңып калтыранган бичара ай шәүләсе кызларның сыңар алкасы кебек кадерсез генә читкә тәгәрәгәндәй күренде.
«Соңгы борылыш. Күп калмады».
«Хәерсез юл булды ла…»
«Тайгак юлда ни ашыксаң да, шуннан артыгын куып булмый…»
Якында гына, колак төбендә генә кемнәрдер сөйләшә. Күзләрне дә, колакларны да куе томан-пәрдә каплаган сыман – тирә-якта тоташ сорылык. Инде кайчаннан бирле баралар. Баралар, баралар… Юлның азагы кай тарафта соң?..
Иртән генә күзне камаштырыр аклык белән өртелгән дөнья төсен җуйган, кар катламына соры караңгылык иңеп маташа; озын дигән юл кыскарганнан-кыскарса да, җир белән күк тоташкан сызык, куышлы уйнагандай, әле һаман артка чигенә.
Аның тонык карашын, җанын-тәнен янә саташулы халәт биләп алды. Төш дисәң, төш түгел: хәтер коесының төпкелендә сакланган таныш йөзләр, әллә нинди дивар артыннан бер-бер артлы калыккандай, кинәт кенә пәйда була да, аларның кайсы шул минутта буыла-буыла ютәлләргә тотына, кайсы, йөзен иләмсез җыерып, җиргә чүгә; икенче берәвенең сул як күкрәге буйлап кып-кызыл эз сузылып төшә, ә берсе, каһкаһәле елмаеп, коргаксыган бармаклары белән аның өстенә килә.
– А-а-аһ! – Иңрәүле авазга игътибар итүче булмады.
Машина биек капка алдына килеп туктауга, кыска җиз сакаллы ир заты, рульгә шап-шок суккалап, җиңел сулыш алды: «Соңгы тукталыш!»
Янәшәсендә утырып килгән кыз, машинадан төшеп, ак халатын кыска пәлтәсе өстеннән җилкәсенә салгач, аны бер төймәсенә генә эләктереп куйды да, кулына тоткан кәгазьләрен җилфердәтеп, капкага юнәлде.

Өлкән фельдшер Нурфаяз Гатауллович, медпункт ишеген ачып, үзе күренми генә: «Кызлар, принимайте новенькую!» – дип эндәште, ә дигәнче күздән дә югалды.
– Минем сменам булганда, кеше килми калганы юк бугай, –дип зарланмый гына, сүз уңаеннан сөйләнеп куйды Хәния. Бу сөйкемле мишәр кызы интернатта әле озак эшләмәсә дә, ачык йөзе, тәмле теле белән һәрберсен үзенә каратып өлгергән иде. Ул салкын кермәсен өчен ишеккә эленгән шакмаклы калын одеялны читкәрәк җыеп куйды, тәрәзәдән ишегалдына күз салды – ут яктысы төшкән сукмакта яшь кенә шәфкать туташының бәләкәй гәүдәле бер карчыкны култыклап килүен күреп, артына борылды:
– Гадилә апа, икенчегә!
– Җитез дә инде үзең, тәрәзә аша диагноз куеп, корпусларга озатасың, ә? – дип шаяртты пәлтәсенә төренеп утырган Гадилә.
Ул арада Хәния элгечтән халатын алып киде.
– Кичкә калып йөрисез… Сез каян, үзебездән, Чистайданмы? – дип сорады ул ишектән кергән зәңгәр күзле, кыска чәчле яшь кызга дустанә эндәшеп.
– Юк, Казаннан без, Дәрвишләр бистәсеннән. Монда хәбәр иткән булырга тиешләр. Мин – Вера, медсестра. Ай-яй, машина эчендә аяклар катты. Саескан тавы янында тәгәрмәч алыштырып яттык, шуңа соңардык. – Кыз бер сүз дә эндәшмәгән, юка иреннәрен кысып, каядыр билгесезлеккә төбәлеп торган карчыкның пәлтә төймәләрен ычкындырды, җайлап кына урындыкка утыртты, кулындагы кәгазьләрен Хәниягә сузды.
Хәния аларны тотып өстәл артына узды, авыру тарихын язар өчен юка тышлы яңа дәфтәр эзләп тапты, теркәү кенәгәсен ачты.
– «Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Русинова»… – Хәния кулындагы кәгазьләрне укыган шәйгә, шаккаткан төс белән кашларын дугаландырып карчыкка күтәрелеп карады. – Туктале, ул артистка түгелме соң?
Искерәк кенә пәлтә, аның эченнән зәңгәрсу кофта, коңгырт итәк кигән, түшенә орден таккан; әле дә булса күзләрен беркемгә күтәреп карамаган карчык эндәшмәде.
– Сез әллә аны беләсезме? – Урындык аркасына кырын яткан Вера җанланып китте, тураеп утырды.
– Белмәскә… Мәктәптә сөйлиләр иде бит, беренче татар артисткасы! Фамилиясе нишләп Русинова соң, ире урыс кешесемени?
Ул кадәресен белмим дигәндәй, Вера иңсәсен генә җыерды.
Хәния кызганулы караш белән янә Сәхибҗамалга текәлде. Гадилә дә битараф кына утырган җиреннән калкынып куйды. Тормыш шул бу, беркемнең дә дан-дәрәҗәсенә, малына карап тормый. Тик шулай да, данлыклы татар артисткасының бу йортка килеп эләгүе кеше ышанмаслык хәл тоелды, Хәния авыру тарихы язылган кәгазьләрне кат-кат әйләндереп карады. Ниһаять, үзалдына башын чайкап, дәфтәргә аның исем-фамилиясен теркәде.
– Нишләп Казанда гына калдырмадыгыз соң, анда, ни дисәң дә, башкала…
– Болай да картлар йортында ярты еллап яшәде, бездә бит психбольница түгел, аны кем карап-тәрбияләп торсын… – Вера, авыруны кире борып җибәрүләреннән курыккандай, сулышын йота-йота тезеп китте:
– Анкетасын әйбәтләп карадыгызмы, аның бер генә туганы да юк дип язылган! Баштарак театрдан килеп йөргәннәр иде әле, берзаман аларны да танымый башлады, шуннан кул селтәделәр бугай…
Хәния әле дә булса аптыраган халәтеннән айный алмыйча документ тутырган арада, Гадилә, карчыкның кан басымын үлчәп, башындагы шәлен салдырды, чәчен тикшерде. Волжская гүя телен йоткан иде: ул бер генә ым да чыгармады.
– Нәрсә, икенчегәме? – Бу юлы Гадилә шулай диде.
– Беренче корпуста эшкә ярардай авырулар ята, хәлсезрәкләрне икенче корпуска озатабыз, – дип кыскача аңлатып китте Хәния Верага карап. – Икенчегә инде, Гадилә апа, бая ук әйттем бит… Аптырарсың, нинди мәшһүр артисткага Казанда аерым тәрбия күрсәтсәләр дә булыр иде, күпме гомере калгандыр. Шул инде бездә, исән чагында берсенең бер кадере юк…
Төзелгән елларында картлар йорты булып ачылган, соңыннан психоневрологик интернат итеп үзгәртелгән йортта ике йөзләп авыру бар иде. Аларның ныклыраклары беренче, зур, ике катлы корпуска урнашкан. Интернатның әлеге өлешен күптән түгел генә төзеп бетерделәр, яңа – яңа инде, үзе чиста, якты, үзе иркен. Персонал телендә «слабый» дип аталган икенче корпуста төрле сәбәпләр аркасында акылларын җуйганнар да, Ходай тарафыннан тумыштан ук шундый сынауга дучар ителгәннәр дә ята. Килгән мәлендә Хәниянең, кая эләктем мин дип, коты очкан иде. Илле дүртенче елдан бирле шушында фельдшер булып эшләүче Александра Михайловна:
– Хания, алар бит барысы да Алла бәндәләре, кем дә булса булышырга тиеш бит инде үзләренә, – дип җайлап кына аңлата-аңлата, кызны тәмам тынычландырды. – Монда килгәндә, миңа да нибары егерме яшь иде, мин дә синең кебек куркак идем. Тора-бара барысына да күнегәсең ул, – диде ничәмә карама авыруларның көен көйләп йөргән йомшак күңелле урыс хатыны.
«Эшкә ярардай» дигәндә, ярдәмче хуҗалыкларда бераз булыша алырдайларын күздә тоталар иде. Интернатның менә дигән бакчасы бар, авыруларга кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимешне шунда үстерәләр. Яз җитсә, бөтен шәһәр халкы кыяр-помидор үсентесе сатып алырга интернатка килә.
«Хезмәт – үзе менә дигән дәва ул», диюләре бер дә буш сүз түгел, чыннан да, пациентларның шактый холыксызлары да, тегендә-монда эшләп йөргәндә, бөтенләй тынычланып кала, һәр эшкә бөтен күңелләрен биреп тотыналар. Интернатның дуңгыз һәм сыер фермалары да бар, авыруларга сыер саварга кушмасалар да, алар мал асты чистартырга, тирес түгәргә булышкалап йөри. Кемдер котельныйга күмер илтә, кайберәүләргә ат җигеп чишмәдән мичкә белән су ташуны да ышанып тапшыралар.
Интернат үзе тау өстенә урнашкан, аның янәшәсендә эшчеләргә дип салынган агач йортлар да байтак. Узган ел исә аларга атап кызыл кирпечтән таш йортлар да сала башладылар. Тау астында инеш ага, ни хикмәттер, анда су кондызлары бик күп, шул инешне буып, рәхәтләнәләр генә. Җәй җитсә, фельдшер Павел Иванович хәллерәк авыруларны ияртеп, ике көннең берендә буа ерырга йөри. Кечерәк кенә буйлы, аграк йөзле, сабыр холыклы бу ир заты сугыш афәтен дә үткән, фашист концлагерында да булган, шуңа күрә аңа эшнең агын да, карасын да кушарга гына торалар. Хәер, ул үзе дә бер хезмәттән дә тайчанмый, ике ел элек интернатка килгәнче, туберкулезлы авырулар белән, аннан санэпидемстанциядә байтак еллар эшләп, кемнәрне генә, ниләрне генә күрмәгән. Павел Иванович авырулар белән рәхәтләнеп сөйләшергә ярата, коридордан узганда да, сабый баланы юаткандай, аркаларыннан сөя-сөя үтеп китә. Җылыга елан ияләшә: тегеләре дә якын итә үзен, бик дуамал дигәннәре дә фельдшер янында юашланып кала. Уралов еш кына аларга үзе язган шигырьләрне кычкырып укый, кәефе «күтәрелеп» килгән мәл булса, сугышта, әсирлектә күргәннәрен дә беркадәр ачылып сөйләп ала.
Гадәттә, интернатка китерелгән авыруның узган тормышы, кем, кайдан булуы турында артык кызыксынып торучы юк, биредә барысы да бер кояш астында. Ә менә Павел Иванович иренми, төбенә тоз коеп төпченә.
– Ничек телең арымый синең, Пал Ваныч, – дип аптырый аңа Александра Михайловна. – Ул бичараларның күбесе үзләренең кем икәнен дә белми ләбаса, ә син бертуктамый сорашасың, үзең нидер сөйлисең…
– Алай димә син, Шура, алар дару белән дәвалаудан узган, ә сүзгә мохтаҗ алар, мохтаҗ, бик белеп әйтәм…
Шулай ди дә Павел Иванович, сүзенең йомгак очын күңел түренә төйнәп, үз юлы белән китеп бара.
Тегендә, тоткынлыкта үткәргән елларында, немец әсирлегендә лазаретта эшләгәндә, сүзнең коткаручы да, үтерүче дә икәненә бер түгел, мең төшенде ул. Вакыт-вакыт телеңне теш арасына бикләп тотарга кирәклегенә дә тормыш үзе өйрәтте… Анда яңа кеше күренә калса, тизрәк сорашырга, кызыксынырга ашыгасың: алай-болай якташың түгелме? Тоткынннар чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган дөньяның тышкы ягыннан килгән һәр хәбәрне, яңгыр тамчысына сусаган гөл таҗы кебек, зарыгып, сулып-суырылып көтәләр. Мәчегә көлке, тычканга үлем: төрмәдә райондашыңның, авылдашыңның пәйда булуы бәйрәмгә тиң. Сөйләшмичә, сорашмыйча түзеп кара.
Чир китә, гадәт кала – интернатка да яңа пациент килгән саен, Павел Иванович минуты-сәгате белән аның турында энәсеннән җебенә тиклем белешергә өлгерә. Менә бүген дә капка төпләрен көрәп керүгә, ул инде икенче корпуска урнаштырылган карчыкның Казаннан китерелгәнен дә, заманында артистка булып эшләгәнен дә, япа-ялгыз икәнлеген дә белеп алган иде. Ишегалдында үз көйләренә әкрен генә йөренүче авыруларны күзәтеп эскәмиядә утырган Хәния янына килеп басты да берара кулындагы көрәгенә таянып торды.
– Кая, артистканы прогулкага чыгармадыгызмыни? – дип сорады ул тирә-якка күз ташлап.
Ачы салкыннан бит очлары кызарырга өлгергән Хәния, аның соравына җавап кайтарганчы, өстендәге юка бишмәткә, аягындагы резин итеккә, башындагы кара кепкага карап:
– Син җәй белән кышны бутамадыңмы, Пал Ваныч? – дип шаяртасы итте.
– Эшләп торган кешегә салкын сизеләмени, – дип кулы белән черки кугандай селтәнеп куйды Павел Иванович. – Артистканы әйтәм…
– Кызлар палатага кертеп яткырдылар, хәле юк. Беркем белән дә сөйләшми, бер ноктага текәлеп тик тора, – диде Хәния корпус ягына борылып.
– Да-а, сәхнәдә кемнәрнең генә язмышын уйнамагандыр, ә. Бүген килеп язмыш үзе белән уйный диген… – Уралов кепкасын йомарлап маңгаен сөртеп алды. – Ярар, миңа да бераз җилләнми булмас, арытты, – диде ул башы белән каядыр ымлап.
Аны үзенчә аңлаган Хәния борчулы караш ташлады:
– Син шешә белән артык шаярма инде, Пал Ваныч. Әнә, тетя Шура әйтә, монда эшләгән ничаклы кеше шул аракы аркасында япь-яшь килеш үлеп китте, ди.
– Ай бу хатын-кыз!.. – Уралов йөзен тутырып елмайды да Хәниянең аркасыннан какты. – Бүген бит мунча көне, җилләнеп чабынып чыгам дим. Аракы, имеш. Вәт горелка дисәң ие син… – Нәрсәдер исенә төште бугай, фельдшер көрәген күтәреп, ашыга-кабалана китеп барды.
Волжскаяны дүрт кешелек палатага урнаштырганнар иде. Тимер караватлар һәм агач тумбочкалардан башка җиһаз заты күренмәгән шыксыз бүлмәдә алтмыш яшьләр тирәсендәге бер хатын һәм берөзлексез борын очын угалап йөрүче озын гына буйлы карчык бар иде, алар яңа килүчегә әллә ни игътибар итмәделәр, әле үзалларына сөйләнеп утыра, әле тыз-быз йөренеп тора бирделәр. Юантык кына гәүдәле санитарка Волжскаяга дигән караватка кулларына күз иярмәс җитезлек белән ак җәймә түшәде, шундый ук җәһәтлек белән кечкенә мендәргә ак тышлык кигерде, карчыкны яткырырга теләп, култыгына тотынды.
– Үзем! – Монда килгәннән бирле Сәхибҗамалның авызыннан яңгыраган беренче сүз иде бу. Ул аякларын идәнгә салындырган килеш кенә мендәргә башын төртте, хәлсезләнеп күзләрен йомды.
– Ашар вакыт җитә, йокларга җыенма. – Санитарка коры гына шулай диде дә карчыкның аякларын караватка күтәреп куйды, аның нидер мыгырдавына игътибар итмәстән, гәүдәсен стена буенарак шуыштырды. – Ашарга үзең баралмассың син…
Җавап ишетелмәде. Санитарканың артык исе китмәде, ишеккә юнәлде, ишек буендагы караватта чылбырлы сәгать теледәй уңга-сулга тирбәлеп утырган хатынны иңбашыннан тотып мендәренә яткырды да, муенын угалый-угалый, уфылдап чыгып китте.
Бүлмәдә жуылдаган тавыш кына торып калды. Озын буйлы карчык, борын очын уа-уа, үзалдына шулай әллә ыңгырашып, әллә елап утыра иде.
Иртәнге аштан соң авыруларның берничәсен фермага эшкә алып киттеләр. Калганнарның үз хәле хәл иде: кайсы үз-үзен белештермичә палатада бәргәләнә, кайсы шуышып йөри, кайсы күзен бер ноктага төбәп, утырган җирендә мәрткә киткән. Интернатның үз режимы: аларны да саф һавага алып чыгарга кирәк; сабый баланы баккандай, һәрберсен күзәтеп тормасаң, шул арада сугыша башлаулары да бар.
Бүген икенче корпустагылар Павел Ивановичка йөкләнде, ул аларның һәрберсен диярлек җитәкләп ишегалдына алып чыкты. Йөри алганнары карашын аяк очына төбәп әрле-бире йөренә дә башлады, хәлсезрәкләрне калын чүпрәк түшәлгән эскәмияләргә утыртып куярга туры килде. Хатын-кызлар бүлегеннән иң соңгы булып чыккан кечкенә буйлы карчык бик авырлык белән атлый иде, Уралов аны сукмак читендәге эскәмиягә утыртты, бераздан үзе дә аның янына килеп чүмәште.
– Волжская, хөрмәтлем, сез әдәбиятның, нәфис сүзнең нәрсә икәнен нүжәли бөтенләй оныттыгыз инде, ә? – Павел Иванович, карчыкның хәтерендә мондый нәрсәләргә инде урын калмаганын бик яхшы аңласа да, аның тыныч кына оеп утыруыннан файдаланып, күңелен бушатырга уйлады бугай, һәр иҗегенә басым ясый-ясый, үзенең шигырен укырга тотынды:
Я в плену, сижу в краю далеком…
Жизнь идет печальной чередой.
Далеко отсюда, на востоке,
Милый край и отчий дом родной…
Наяву завидую я птицам,
Облакам, плывущим на восток.
Там моя любимая столица,
Там живет любимый мой народ.
Үзен тыңлаучы-аңлаучы бармы – фельдшер өчен монысы бик әһәмиятле түгел иде, ул бик бирелеп, кайчак кулларын бутый-бутый, сөйләде дә сөйләде.
Сәхибҗамал исә үзалдына оеп утырган җиреннән сискәнеп китте. Баш миенең ерак бер төпкелендә ниндидер яшен уты сызылып үткән кебек тоелды да шунда ук ялтырап сүнде. Янәшәдә утырган бу ир заты кемнедер, нәрсәнедер хәтерләтә иде. Тик кемне? Нәрсәне? Аның тавышында да үзәк өзгеч ноталар ишетелеп киткәндәй; аның хәрәкәтләре, бармакларын чөеп-чөеп җибәрүләре… Карчыкның күзалдында озын күлмәк, биек үкчәле түфли кигән яшь хатын-кыз сыны, «Гайни!» дип кычкыра-кычкыра аңа якынлашучы ир затының куркыныч елтыраган күзләре пәйда булды, тик ул аларның йөз-битен абайларга өлгермәде, яктылык янә сүнде. Карчык хәлсез бармакларын көчкә кыймылдатып, йон бияләй кигән кулы белән эскәмия читенә ябышты. Янәшәдә утырган ир һаман нидер сөйли иде:
– Син йокла, йокла, мине тыңлама. Әле туңарлык түгел, көне ярыйсы бүген… Кайчак акыллыларга сөйли алмаган сүзләр дә була бит ул… Мин менә монда көрәк күтәреп көзән оясы тазартып йөрергә тиеш кеше идемме? Их, каһәр төшкере сугыш! Яшьлекне дә, хыялларны да урлады. Фельдшер-акушерлык мәктәбен бишлегә генә тәмамлаган идем бит. Унҗиде яшемдә туган авылым Югары Уратмага кайтып, амбулатория мөдире булып эшли башлаган идем. Тоттылар да армиягә алып, пехотное училищега җибәрделәр. Табиб буласы шигъри җанлы кешегә, лейтенант погоны тагып, взвод тоттырсыннар инде. Украинага җибәрделәр, взводым бар да, чапай заманыннан калган, берсе-берсе алтмыш дүрт килолы ике пулеметым, ике арбага җигелгән ике атым бар. Сугыш башланган дигәч, башта ышанмадым, занятие-мазардыр гына дим. Чын булып чыкты. Рота командиры миңа учебный наган тоттырды, сугышка шулай кердек без. Ярый инде, бераздан винтовка бирделәр. Анысы да 1893 елгы, үземнән ике тапкыр озын…
Наган, сугыш… Бу сүзләр дә ниндидер шомлы вакыйганы искә төшерергә маташамы? Сәхибҗамалның иреннәре үзеннән-үзе кысылгандай булды, карашы ишегалды уртасында ихахайлап көлә-көлә бер урында бөтерелгән кәрлә хатынга текәлеп катты. Менә ул хатынның бит-чырае, ни хикмәт беләндер, яшь кенә солдат йөзенә әверелде, әллә каян гына килеп чыккан пеләш башлы, үгез муенлы ир кулындагы наганын шул солдатның чигәсенә терәде, чигә буйлап кып-кызыл тасма сузылып төште. Волжская аһылдап күзен йомды.
– Ялкыттыммы? Бер сөйли башласам, шулай инде мин… – Фельдшер, карчыкның аркасыннан сыйпап, гаепле кыяфәттә елмаеп куйды: – И-и, нарасыйлар шул сез хәзер… Ярар, бүгенге прогулка да тыныч үтте…
Уралов сүзен дә әйтеп бетерә алмады, йөзе ак кәгазь төсенә кергән Александра Михайловна икенче корпустан чыгып, яланөс көе атлый-йөгерә медпунктка юнәлде. Ул бераздан өлкән фельдшер Нурфаяз Гатаулловичны ияртеп чыкты, аларның икәүләп чабышуын күреп, Павел Иванович:
– Шура, нәрсә анда, кайсысын тыялмыйсыз? – дип кычкырып сорап куйды.
– Соңыннан, Пал Ваныч, соңыннан… Син мондагыларны кара, зинһар. Анда Семин үлгән…
Александра йөгереп барышлый гына шулай диде дә эчкә кереп китте.
Константин Семин интернатта дүртенче елын яшәгән авыру иде. Өянәге кузгалса, таза-таза гәүдәле санитарлар тотып торганда укол ясап кына тынычландыралар үзен, башкача тыярлык түгел. Кырык яшьләрдәге бу ир алып гәүдәле, саллы йодрыклы, җен көчләренә ия диярсең. Дулый башласа, стенага бәрә-бәрә, башын ярып, маңгаен канатып бетерә, аннан бүре кебек сузып-сузып уларга тотына.
Авыруларны берәм-берәм палаталарына алып кергәндә, Семинның гәүдәсен инде алып чыгып киткәннәр иде. Берәү китә, берәү килә – мондагы тормыш та яшәешнең нәкъ үзе кебек көйләнгән, аның һәр мизгеленә аптырап, шаккатып карап тору юк, киресенчә, кемнеңдер барлыгы-юклыгы кайчагында шулкадәр вак, әһәмиятсез бернәрсә булып тоела. Сугышта гына ул… Ышанып, кабул итеп булмый торган фаҗига җанны тетрәтә: яңа гына яныңда төз имәндәй басып торган иптәшең чабылган агач күк авып төшсен әле… Павел Иванович шулай дип уйлана-уйлана, медпунктка юл тотты. Анда Семинның үлеме турында сөйләшәләр иде – Нурфаяз Гатауллович ике кулын биленә куйган да ишекле-түрле йөри, стенага терәлеп баскан шәфкать туташы Гадиләнең йөзенә карарлык түгел, көл төсенә кергән. Александра Михайловна да агарып каткан, калтыранган тавыш белән нидер сөйләргә маташа, Нурфаяз исә аны бүлдереп, кырыс тавыш белән кемнедер ачулана:
– Монда беренче көн генә эшләсәгез, мин әле сезне аңларга тырышыр идем. Ничек инде, авыруның кан басымын үлчәмәгән килеш, сез аңа аминозин кададыгыз? Шуны әйтегез әле миңа… – Өлкән фельдшер ишек төбенә кереп баскан Ураловка борылды: –Павел Иванович, Семинга сигез куб аминозин ясаганнар. Ә кан басымын үлчәп торырга иренгәннәр!
Гадилә елардай булып аңа төбәлде:
– Нишләп иреним, Нурфаяз Гатауллович! Үлчәргә вакыт та, мөмкинлек тә булмады, анда бер санитар да мин үзем генә идем, тыя алмадык. Аның ултиклем гәүдәсенә өч-дүрт кубик ясаудан мәгънә юк бит инде, эһ тә итми бит ул… Кем уйлаган…
Александра да, Гадиләне яклап:
– Нурфаяз Гатауллович, Гадиләне гаепләргә ашыкмагыз әле. Соңгы араларда Семинның өянәкләре бигрәк ешайган иде бит, барыбер иртәме-соңмы…
Нурфаяз, кулын селтәп, аны бүлдерде:
– Беләм инде, кызлар. Шулай да, моның өчен баштан сыйпарга кушмыйсыздыр бит?.. Йә, ярар. Документларны үзем әзерләрмен. Туганнарына хәбәр итегез. Павел Иванович, җирләүне оештырыгыз, – дип әмер биргән төстә кыска гына әйтте дә җил-җил атлап чыгып та китте.
Аның артыннан, кайгылы төстә башын иеп, Александра да ишегалдына чыкты.
Бу йортка эләккән авыруларның шул ягы бар: ай тулган мәлләрдә алар аеруча холыксызлана башлыйлар. Үкереп-үкереп елаулар, бизгәк тоткандай калтыр-колтыр килеп утырулар, эт, мәче авазлары чыгарып кычкырулар дисеңме – берсе дә калмый. Кайсы – хәлдән тайганчы елан урынына идәндә шуыша, кайсы стенага үрмәли. Шуңа күрә мондагы эш хакына, льготаларга кызыгып килгән яшьләрнең күбесе әлеге күренешләргә түзеп тора алмый, мөмкин кадәр тизрәк китү ягын гына карый. Озак еллар эшләгән шәфкать туташлары, санитаркалар, киресенчә, һәр авыруны тәмам үз итеп өлгерәләр, алар өчен җан атып торалар. Александра Михайловна да шундыйлардан иде, берәрсе читтән карап торса, аның бер авырудан икенчесенә йөгерүен, әби-бабайларны сабый баланы ашаткандай ашатуын, изүләренә тастымал куеп авыз тирәләрен сөртеп йөрүен шаккатып күзәтер иде. Чөнки кырыслана барган бу заманда җиде ят кешене түгел, үз ата-анасын болай хөрмәтләүчеләр дә бик сирәк.
Александраны, Павел Иванович кебек үк йомшак сүзле, җылы карашлы булганга, авыруларның күбесе бик якын итә. Константин Семин да, дуламаган чагында бакча баласы кебек, сүз тыңлаучан ипле бер җан иясенә әверелә, үзеннән олырак Александрага сеңлем дип эндәшә-эндәшә, шәфкать туташы әйткәннәрне карусыз үти, соры күзләрендә гөнаһсыз елмаю балкытып, нарасыйларча сөенә иде. Озак еллар эшләү дәверендә кеше үлеменә ияләшергә дә вакыт кебек, чөнки интернат берәүнең дә мәңгелек тукталышы түгел, бик күп очракта – бары тик соңгы тукталышы гына, әмма Александра мондый хәлләрне һәрчак авыр кичерә; менә бүген дә күңел түренә утырган ташны ничек эретергә белмичә, үзенә урын табалмыйча, аягындагы катасын сөйрәп кенә атлый-атлый, зур корпус буенда кардан ясалган аю сыны янына барып басты. Аның болай да ак йөзеннән бөтенләй кан качкан, озын зифа буе чүгә төшкәндәй, аяз күк йөзенә охшаш зәңгәр күзләрендә тетрәнү катып калган. Ике кулын кесәсенә тыгып, башын иеп торган мәлендә Александра үз артында шау-шу ишетеп, кисәк кенә борылып карады. Куна тактасыдай киң аркалы санитар егет бишмәт җиңе асылынып төшкән ябык гәүдәле бер авыруны җилтерәтә иде, менә ул чалт итеп аның яңагына да чабып җибәрде. Әле генә үз уйларыннан хәлсезләнеп басып торган Александра, тиен урынына сикереп, аларның уртасына кереп басты, бәбкәсен тилгәннән саклаган ана каз урынына кулларын ике якка җәйде. Санитарның авызыннан яңа гына эчелгән сасы көмешкә исе аңкыды.
– Нишлисең син? Нигә дип авыруга кул күтәрәсең?
Санитарның керфек очы да селкенмәде кебек.
– Ачуны китерә бит. Авыз тутырып матом сүгенә, анысын белә тагын!
– Соң, бу мәхлуклар болай да рәнҗетелгән бит инде, син дә өстәмәсәң… Болай эчеп йөрсәң, үзеңнең дә мескен хәлгә төшеп, шушында ук эләгүең бар. – Александра чиркану һәм нәфрәт белән кызыл йөзле санитар егеткә төбәлде.
Тегесе арткарак чигенде, авыз эчендә ботка пешергәндәй:
– Син нәрсә инде, тетя Шура!.. Әйттерерсең әллә ни. Аларның һәрберсе белән кәнфитләнеп тора башласаң, менә ул чагында точно ычкынасың! – дип мыгырданды.
– Безгә вредность өчен тиккә түлиләр дип уйлыйсыңмы әллә. – Александра аның белән сүз озынайтырга уйламады, артында шыңшып торган авыруның күлмәген рәтли-рәтли, җитәкләп алды. – Эшли алмассың син монда, Петя, ай, яратмыйсың кешеләрне! Ох, яратмыйсың, – дип баш чайкый-чайкый, корпуска таба атлады.
…Нинди бушлык белән тулган дөнья соң бу? Үзе буп-буш, үзе… шыгрым тулы… Волжскаяның керфекләре өскә кайтарылды, тонык караш палатаның акшары купкан түшәменә ябышып калды. Әллә кайдан, бик ерактан, таныш та, түгел дә кебек йөзләрнең болыт булып агып килгәне күренде. Ул йөзләр шундый күп, шундый күп, менә алар, урын тарсынып, бер-берсе өстенә агыла башладылар. Кайда нәрсә икәнен дә абайларлык түгел, вакыт-вакыт зур булып ачылган, җазибәле* (*җазибәле – үзенә тартып торучы, тәэсирле) карашлы күзләр пәйда була, аларны башка, ут бөркеп, дәһшәт чәчеп торган күзләр күмеп китә; болыт арасында күренмәсә дә, сулкылдап, әрнеп торган йөрәк үзенең барлыгын сиздерә, ул курка, гасабилана, газаплана. Икенче мәлдә йөрәк инде башкача шашына: ул күкрәккә тулган ярату хисеннән читлектәге коштай талпына, ашкына. Бу хисләрнең барысы да берьюлы кинәт кенә янә баягы күзләргә кереп тула.
Карчык мендәреннән башын калкытып, түшәмгә ныграк текәлде. Ул күзләрнең дә, әллә ничә тоелган йөрәкнең дә хуҗасы үзе түгелме соң?.. Әллә ничә йөрәк? Шулайдыр, бу хәтле кичерешләрнең бер генә йөрәккә сыюы мөмкин түгел, күтәрә алмас иде, шартлап ярылыр иде.
Йөрәк түгел, түшәм икегә ярылды. Баягы күзләр кыйпылчык-кыйпылчык булып кайсы-кая сибелде. Алманың ике яртысы кебек, көн һәм төн, кичә һәм бүген һәрберсе үз ярымшарына кереп бикләнде.

1.

Вәлит мәзин йортыннан чыккач, кызлар иркен сулап, чыркылдаша-чыркылдаша төрле якка сибелделәр. Абыйстайның бүген ни өчендер кәефе юк иде, сабагын әлле-мәлле генә укыткандай итте дә, берничә кызга бүлмә идәнен юарга, икенчеләренә ишек төпләрен себерергә кушкач, үзе түр өйгә кереп китте.
– Яңа күлмәгеңне пычратырсың инде, – дип, Фатыйма Сәхибҗамалның өс-башына карап куйды. Ахирәтенең өстендә әнкәсе кичә генә тегеп бетергән, билдән әз генә аска бала итәк куеп эшләнгән өр-яңа күлмәк иде, бүген сабакка килгән кызлар телендә дә утыртма якалы, изүеннән биленә кадәр төймәләр тезелеп төшкән, җиң очлары челтәрләп бизәкләнгән шул күлмәк кенә булды.
– Итәк очын менә болай күтәреп куйсам, тузан да тими аңа, – диде Сәхибҗамал, маңгай бөтеркәләрен сыпыра-сыпыра. Сул кулына тоткан себерке сабына килешле генә таянды да, чегән кызыдай кыланып, уң кулы белән итәк очын өскә күтәрә төште.
Болай да күгәрчен урынына гөрләшкән кызларга шул җитә калды, алар Сәхибҗамалның кыланмышыннан эчләре катып көләргә тотындылар.
– Абау, килештерәсең дә инде, Бибимәрьямбану абыстайның асравына охшадың да калдың, хи-хи-хи…
– Асрау ди… Тәрәзәдән Әхмәт шәкерт карап торсын тагын, хи-хи-хи… – Кызларның берсе, учы белән авызын каплап көлгән шәйгә, түр өйгә таба мәгънәле караш ташлады.
Шулвакыт Сәхибҗамалның бит очына сизелер-сизелмәс кенә алсулык йөгерде, ул гәүдәсен турайтып басты да:
– Карый ди, аларны мәдрәсәдән атнакич кенә кайтаралар бит, – диде, шулай да үзе шикләнеп кенә тәрәзәгә күз салды.
– Һи, атнакичне көтеп торалар ди. Әнә, Фатихны ике көннең берендә, ат җигеп, өйгә алдыралар. – Каз канаты белән болдыр тузанын себереп маташкан Фатыйма яулык астыннан аркасына сузылып төшкән ике толымын мәзәк итеп бер-берсенә бәйләп куйган иде.
– Теге, бәлеш камыры сыман калын иренле Фатихнымы?.. Ха-ха-ха…
– Кайтармаска, Рабига астайның иркә улы бит ул, пәрәмәч ашарга кайтадыр, хи-хи-хи…
Кызларның бертуктамый чыркылдавы абыстай колагына да барып иреште бугай, ишегалдына караган тәрәзәне киереп ачты да:
– Тавышыгыз колакны яра. Эшегезне тизрәк бетерегез дә, барыгыз, бар, кайтышыгыз! Фатыйма, канатыңны куй, баскычны су белән чылатып ал. Латыйфа, койма тирәсен рәтләп себер, чүп калмасын. Кара инде, көләргә беләләр – кыз баланы бүрәнә ярыгыннан да көлә диләр шул – эш кушсаң, берсенең бер мәне юк, – дип сукрана-сукрана, тәрәзәне япты.
Бермәлгә башларын иеп тын калган кызлар, ул күздән югалуга, кыланчыклана-кыланчыклана эшкә тотындылар. Сәхибҗамал авызын кыеш-мыеш китереп, абыстай булып сүзсез генә кыланып күрсәткән иде, кызлар көлү өянәген көчкә тыеп, авызларын капладылар.
Себерке-чиләкләрне ишегалдындагы эскәмия буена таслап урнаштыргач, кече якка кереп чүпрәк букчаларын алдылар да өйләренә таралыштылар.
Фатыйма белән Сәхибҗамалның юлы бер якка иде. Капкадан чыккач, Сәхибҗамал, ахирәтенә сиздермәскә тырышып, мәзин йортының урам яктагы олы тәрәзәләренә күз кырые белән генә карап алды. Фатыйма әле һаман аның өстендәге күлмәккә кызыгып туймый иде, бармак очы белән җиңен сыпыра-сыпыра:
– Монысын бигрәк матур теккән инде Шәмсекамал апай! Элек кигәннәреңнән дә матур! – диде тулган ай кебек түгәрәк йөзен, кечкенә зәңгәр төймә кебек күзләрен балкытып.
– И-и, аның каравы, синең әниең теккән кәләпүшләрне бистәдә бер дип мактыйлар… – Сәхибҗамал ахирәтенең күңелен күрер өчен генә шулай димәде, хактан да, Фатыйманың әнисе Маһирә абыстай бөтен Яңа бистәгә танылган кәләпүшче иде. – Миңа да урыс ышкулына йөрергә кечкенә калфак тегеп бирер әле, мәктәп күлмәгенә иш итеп.
Сәхибҗамалның рус-татар мәктәбенә йөрүен Фатыйманың әнисе өнәп бетерми иде, «денсезләнергә ярый инде», дип кашын гына җыера. Тик Фатыйма боларын дустына әйтеп тормады:
– Энҗеләреңне алып керерсең, бергәләп сайларбыз, – диде ул букчасын күкрәгенә кысып атлаган җиреннән. – Синең соң, телеңдә хәзер шул урыс ышкулы гына инде…
Сәхибҗамалның зур матур күзләренә кояш нуры кереп тулды, уймактай кечкенә иреннәре гөләп таҗы кебек бөгелеп килде:
– Анда гел бүтәнчә укыталар ди, мәдрәсә сабагы ятлап утыру түгел инде! – диде ул йөзен балкытып. – Әтекәемә рәхмәт яусын, әл дә Иске бистәгә илтергә уйлады. Башта өебезгә укытучы китерткән иде дә, алай әнекәемә ошап бетмәде… Җитешәм ич, монда сабакка кичләтеп кенә барасы булгач…
Шактый еллар патша солдаты булып хезмәт иткән Гыйззәтулла агай үзе урысчаны хәйран сукалый иде. Беркөнне Печән базары мәчетенә төшкәч, Хуҗәхмәт Мозаффари белән сөйләшеп утырганда, нидәндер башланган сүз йомгагы әнә шул темага килеп төртелде. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең үзеннән дәрес алган, Бохарада да укыган мулланың ишетмәгән-белмәгәне юк, дөньяга карашы да кайберәүләрнеке кебек бер урынга кадакланып калмаган, алтмыш яшьләр тирәсендә булса да, хәрәкәте яшьләрчә җитез. Берничә ел элек, яше җитмәгән кызга никах укыганы өчен указын алсалар да, тирә-як халкы арасында абруе кимемәгән иде.
– Әле син ишеттең микән, кордаш, – диде Хуҗәхмәт, шактый җитү чал сакалын сыпыра-сыпыра. Гыйззәтулладан биш-алты яшькә кечерәк булса да, күрешкәндә әнә шулай «кордаш» дип дәшәргә ярата иде мулла. Аның өстендә, күз күреп ияләнгәнчә, караңгы соры төстәге чапан, башында биек чалма иде. – Мәрхүм Шаһбазгәрәй учительнең җәмәгате Хәдичәне әйтәм, кыз балалар өчен урыс-татар ышкулы ачарга җыена икән, рөхсәт кәгазе алган, казна хисабыннан укыту була ди. Минем Маһруй абыстайны шунда дин сабагы укытырга чакыра. Уйлап-уйлап утырам да тагын бер уйлап куям дигәндәй, кирәк нәрсә микән бу, юк микән…
Гыйззәтулла урындык аркасына терәлебрәк утырды. Кара кәләпүшен баш түбәсенәрәк шуыштырды, казакиеның өске төймәләрен ычкындырды.
– Анысы, Хуҗәхмәт, Шаһбаз учительнең яхшы атыннан гайре яманаты ишетелгәне булмады. Үзе дә укытучылар ышкулын тотты бит, әйе. Җәмәгате дә затлы кеше баласы, кирәкмәгән эш артыннан йөрмәс. Урысчасы да кирәк инде аның, ир баласына да, кыз баласына. Мин үзем рекрут булып киткәндә, бер авыз сүз белми идем, әйе, байтак кыен ашарга туры килде. Тормыш өйрәтте тагын, кая барасың.
– Шулай инде, кордаш, эш бүген белән генә бетми бит әле. Шаһбазгәрәйне әйтәм, төшеп калганнардан түгел иде, мәрхүм. Чабаталы морза баласы булса да, ни җитте кеше баласына өйләнмәгән. Хәдичәнең атасы Шаһиәхмәт Алкинны да беләдер идем, гомер буе дигәндәй полиция башлыгы булып эшләде бит. Малае Сәетгәрәй дә атасы юлыннан китте, суд эшләре тирәсендә. Шуңа тагын бер уйлыйм да, абыстайның бу урыс ышкулында укытуына каршы килмәм дим. Шаһбазгәрәйнең өендә дә булганым бар, әле ул чакта Әхмәревлар Иске бистәдә Зур Мещан урамында ике катлы йортта торалар иде. Үз балалары да бик тәрбияле, динне дә хөрмәтлиләр, әлхәмдулиллаһ. Алайса кайберәүләр Аурупа-Аурупа дия-дия, Алланы да, мулланы да оныта, тәүбә, тәүбә! Болар үз кызларын урыс гимназиясендә укыттылар, извозчик яллап йөрттеләр; безнең мәхәллә халкын, бигрәк тә көфер почмагы әһелләрен үзең беләсең, аның ишегә теше-тырнагы белән каршы, йөзеңә таш атарга да күп сорамаслар… Шуңа урыс өлешенә күченгәннәрдер дим, башыбыз тынычрак булыр дигәннәрдер… Кече Пралумный чатындагы өч катлы йортларын күргәнең бардыр, ярты Казан кереп утырмалы…
Гыйззәтулла агайны үз уйлары биләп алган иде. Кызы Сәхибҗамал бик чая, үзсүзлеге, усаллыгы да җитәрлек; Вәлит мәзин мәдрәсәсендә дин сабагын чикләвек ваткандай җиңел генә өйрәнеп бара. Менә аны урыс сабагына да йөртсәң, зыяны тимәс иде. Әллә кемгә охшап, бигрәк хисле бала. Кайчагында янына басып әйткәнне дә ишетми, кайдадыр йөзеп йөри. Анасының кул арасына кереп, тегүгә өйрәнүе дә бик әйбәт әле, кыз балага анысы да бик кирәк һөнәр. Гыйззәтулла, уйларын Хуҗәхмәт белән уртаклашыргамы-юкмы дигәндәй, бермәл тын гына утырды, кәләпүшен бу юлы кашына батырыбрак киде, аннары гына сүзгә кушылды.
– Кыз балалар өчен урыс ышкулы дисең инде алайса… Әллә, минәйтәм, безнең кызны да шунда бирергә микән? Алдырып китсә, укыр, булдыралмаслык бала түгел. Мәктәпләре кайда буласы соң, анысын сөйләнмиләрме?
– Урынын тапканнар инде, Иске бистәдә Исәнбайлар йортында урнашасы ди бугай. Минем Маһруй абыстай өйдә кыз балаларны җыеп, җәдитчә укыта бит, аларны да шунда йөртергә исәбе.
– Иске бистәгә… җайсызрак булыр микән… – Гыйззәтулла агай кызының орчык хәтле генә гәүдәсен күз алдына китереп, чигә буен кашып алды. – Әле мәктәбенә дә алам дип торучы булырмы…
– Ниятең булса, анысы өчен борчылма, кордаш. Маһруй абыстайның колагына киртләп куярмын. Үзебезнең кызларны да көндезгегә шунда бирербез диештек, яхшы кеше балалары җыелсын инде берүк.
Әтисе яңа ачылган рус-татар мәктәбендә уку турында сүз кузгаткач, Сәхибҗамалның йөрәге табанына төшеп киткәндәй булган иде. Кызның һич кенә дә үзе укыган мәдрәсәне калдырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән урыс мәктәбенә барырга исәбе юк иде. Күңеленең иң яшерен түренә беркемгә, иң якын ахирәте Фатыймага да сиздермәгән сер сыенган иде. Сер дип… Үсмер кызның күңеленә оялаган идеме ул, әллә чирәмле ишегалдында балкып утырган мәзин йортынамы – бу сорауга рәтләп җавап таба алганы юк әле Сәхибҗамалның. Әмма шуны ачык белә: букчасын күтәреп, мәзин йортына сабакка чыгып китәр минутны ул сулышы белән тартып китерердәй булып көтә. Көннең иртәнге яртысы әнкәсе янында тегү тегеп сиздермичәрәк үтә үтүен, аннан инде кояшның кечкенә ян тәрәзә буена авышуын күзли-күзли, күзе күгәрердәй була. Фатыйма белән җитәкләшеп, кече өйдәге сабак бүлмәсенә узганда, керфекләрен күтәрер-күтәрмәс кенә олы йорт тәрәзәләренә күз сала: Әхмәтнең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күбрәк куна калып укуын белсә дә, татлы бер өмет уты шунда борылырга мәҗбүр итә. Вәлит мәзиннең кайчакларда йә ишегалдында, йә болдыр буенда улы белән басып торуын күрсәләр, кызлар яулык белән йөзләрен каплап, күзләрен түбән төшереп, ашыга-кабалана үтеп китү ягын карыйлар. Сәхибҗамалның исә, киресенчә, күзләрен тутырып, озаклап шушы сөйкемле шәкерткә текәлеп торасы килә. Аның түгәрәк йөзендә зур күзләре, иреннәре, кашлары каләм белән сызып ясалган диярсең; болай да киң маңгаен тагын да биегәйтеп күрсәткән чигүсез түбәтәе, чалышма якалы җиләне, ялтырап торган кара читекләре – барысы-барысы якты нур чәчә. Сәхибҗамалдан күп булса бер-ике яшькә олырактыр, ә үзе тәмам җиткән егет кебек күренә! Кыз, йөзенә пәрдә булып ябылган яулыкны нәфрәт белән йомарлап тота да башка кызлар артыннан әкрен адымнар белән кече өйгә юнәлә. Андый көнне сабак тыңлавының да рәте булмый. Абыстайның көйләп-көйләп аять кабатлатканы бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Күз алдына янә Әхмәт шәкертнең сөйкемле йөзе килә дә хыялында аның белән сөйләшә башлый: менә кыз кулын күбәләк канаты кебек җилпеп, шәкертнең янына ук барып баса. Абыстай өйрәткәнчә, ир-егетләр алдында битен томалап түгел, киресенчә, тыңлаусыз бөдрәләрен маңгаена төшереп, шәкерткә туп-туры карап тора… Менә алар, беркемнән кыенсынмыйча, авыз тутырып бер-берсе белән сөйләшәләр, карашлары очрашканда, оялып кына башларын ияләр…
Урыс мәктәбендә укый башласа, мәдрәсәне дә, мәдрәсә белән бергә шушы татлы хыялларын да онытырга туры килер дип борчылган иде Сәхибҗамал, «дин сабагын калдырмыйсың!» дип әтисе өздереп әйтте, шуңа сөенеп туялмавы кызның. Яңа мәктәптә дә күңелен алгысыткан әллә нинди серләр, матурлыклар бардыр кебек тоела, алар да иләсләндереп үзенә чакыра…

 

 

Татарның беренче актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган романның дәвамын журналның июль (№7,2017) һәм алдагы саннарыннан укый аласыз.

Комментарий


Комментарий язарга