Логотип «Мәйдан» журналы

Туры Тукай

Ул ятим дә, ул мескен дә диепСөйләнелгән элек-электән,Күз алдына аны боек итепКитерергә күпләр күнеккән. Әйтерсең лә Тукай бар гомеренАрка туңып кына яшәгән?Ләхәүләсен укытып ИшмиләрнеңЯшен булып...

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп
Сөйләнелгән элек-электән,
Күз алдына аны боек итеп
Китерергә күпләр күнеккән.
 
Әйтерсең лә Тукай бар гомерен
Арка туңып кына яшәгән?
Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең
Яшен булып шагыйрь яшьнәгән!
 
Әйткән сүзе—аткан угы һәрчак
Туры тигән, читкә китмәгән,
Зирәк халык аны юкка гына
«Туры Тукаебыз» димәгән!
 
Мескен халык, мескен хаклык булмый,
Мескен шагыйрь була дисеңме?
Батыр дигән сүзгә рәттән куйыйк
Тукай дигән горур исемне!
 
Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булган,—
Бөек булган, боек булмаган!
 

Шәүкәт ГАЛИЕВ


Фото:  vk.com



 

Комментарийлар