Логотип «Мәйдан» журналы

Тура татарлары

Эрбеттә татар тарихыФәндә тура татарлары дип йөртелгән зур булмаган бер төркем бар. Алар Свердловски өлкәсенең көнчыгышында, Урал таулары артында, Себер белән ике арада, Тура елгасы буйларында яши. Тө...

Эрбеттә татар тарихы



Фәндә тура татарлары дип йөртелгән зур булмаган бер төркем бар.


тура


Алар Свердловски өлкәсенең көнчыгышында, Урал таулары артында, Себер белән ике арада, Тура елгасы буйларында яши. Төбәкнең Юдино шәһәрлеге дип аталган урынында, археологик казу эшләре барышында болгар чоры ядкарьләре дә табылган. Шуннан чыгып, милләттәшләребез биредә кимендә мең ел элек тә яшәгән, дип әйтергә хакыбыз бар. Заманында бу җирләр Алтын Урда биләмәләре булган, аннан Төмән һәм Себер ханлыклары составына кергән, XVI гасыр азагында рус дәүләте тарафыннан басып алынган. Нәтиҗәдә, тура татарларының бер өлеше тулысынча ассимиляцияләшкән, ягъни урыска әйләнгән, бер өлеше Себер тарафына күчкән, бик азлар гына Тура-Тавда-Ирбит буйларында яшәп калган. Дөрес, аларга соңрак, бигрәк тә узган гасырда, Казан ягы татарлары да килеп кушылган. Алар, нигездә, сәнәгать үзәге булган шәһәрләрдә урнашкан. Бу язмамда мин милләт игътибарыннан шактый читтә булган, тарихлары һәм тормышлары аз өйрәнелгән тура татарлары турында бәян итәрмен. Эрбет, Туринск, Слобода Туринская, Алапай, Юрты, Байкал кала һәм салалары, анда яшәүчеләр турында хәбәр бирермен...
Башта ук шуны әйтәсем килә: мин өйрәнгән төбәк өлкәнең башкаласы Екатеринбургтан шактый ерак, кире якта. Шуңадырмы, биредә милли һәм дини җитәкчеләр сирәк күренә, Казан турында әйтеп тә торасы юк. Бу яклар белән шактый күптән кызыксынсам да һәм бу хакта милли-дини оешма җитәкчеләренә әйтә килсәм дә, Екатеринбург һәм Казан тарафыннан ярдәм булмагач, мин Эрбет-Тура буйларына озак бара алмадым. Һәм 2014 елның июль азагында, Курган өлкәсенең Бишнәк авылында мәчет ачылуга чакырылгач, Рамазан бәйрәме көнне юлга чыктым. Ниятем – Курган өлкәсеннән соң күршедәге Свердловски төбәгенә, Эрбет тирәләренә дә барып чыгу иде. Бу хакта чакыручыларга алдан ук әйттем, Курган өлкәсендә эшләребезне тәмамлагач, без Эрбеткә юл тоттык...
Ни өчен нәкъ менә Эрбеткә, тура татарлары бераз арырак яши бит? Беренчедән, тура татарларының бер өлеше биредә дә бар; икенчедән, Эрбет – бу тирәдә татарлар күпләп тупланып яши торган шәһәр; өченчедән, монда милләтебез тарихы белән бәйле шактый вакыйгалар булган. Заманында Эрбет ярминкәсендә кол балалар, шул исәптән, татарлар да сатылуын укып, моннан ун-унбиш еллар элек бик тетрәнгән идем, чөнки бу хакта узган гасырның урыс галимнәре үзләре язган иде. Шул вакыттан Эрбет белән аеруча кызыксына башладым, төрле чыганаклардан мәгълүмат тупладым. Ул арада танылган дин галиме Габдрәшит Ибраһимовның да язмышы Эрбет ярминкәсе белән бәйле булуы ачыкланды. Ул бирегә килгән татар олаучылары белән Казанга юл алган... Соңгы елларда интернеттан укып, Эрбет мәчетенең аяныч язмышы турында да белдем, бу хәбәр бирегә килергә теләвемне тагын да көчәйтте, моны урынга барып ачыкларга кирәк иде. Һәм менә без Эрбеттә, Курган татарлары лидеры Әхмәдулла хаҗи Хәбибуллин белән мәчетләрне, музейларны карап йөрибез, татарлар белән танышабыз, аралашабыз...
Патша заманында бу шәһәр үзенең данлыклы ярминкәсе белән, ә совет чорында мотоцикл заводы белән танылган. Эрбетне хәтта «Россиянең мотоцикл башкаласы» дип тә йөрткәннәр. Сугыш вакытында Мәскәүдән күчерелеп данлыклы «Урал» мотоцикллары чыгарган бу завод хәзер инде юк дәрәҗәсендә, аның берничә цехы гына эшли. Уралдагы бөтен вак шәһәрләр кебек, Эрбет тә промышленность җимерелүеннән, эшсезлектән газап чигә. Шәһәр туризм белән күтәрелеп китәргә тырыша, биредә җиде музей эшләп тора. Ярминкә заманыннан калган Пассаж яңадан торгызылган, әмма аңа карап Эрбеткә килүчеләр әллә ни артмаган, чөнки ул кире як. Хәзер шәһәрдә утыз биш мең тирәсе кеше яши, шуның ике меңләбе – татарлар. Алар арасында җирле тура татарлары да, патша заманында ук ярминкәдә сәүдә иткән татарларның нәселе дә, сугыштан соң мотоцикл заводына һәм химия-метталлургия ширкәтләренә эшләргә Казан-Уфа якларыннан килеп урнашкан милләттәшләребез дә бар. Татарларның биредә дини һәм милли оешмалары, мәчетләре һәм зиратлары урнашкан. Болар хакында әле аерым сөйләрбез, хәзер Эрбет тарихына тукталып үтик.
Эрбет шәһәре барлык рәсми чыганакларда, географик карталарда, Ирбит, дип язылган. Тарихчылар әйтүенчә, бу бистәгә нигез 1631–1633 елларда салынган. Ул башта Ирбеская, дип аталган. Безнең фикеребезчә, биредә торак урыны аңа кадәр дә булган, бу тирәләрдә төрки-татарлар, кала һәм салалар салып, борынгы заманнарда ук яшәгән. Ә шәһәрнең исеме якында гына агучы Ирбәй елгасы атамасыннан алынган, дигән фикерләр бар. Бу дөрес булырга тиеш. Шул ук вакытта бу тирәдәге эрбет-кедр урманнары нисбәтеннән дә татарлар тарафыннан шундый исем бирелгән булырга мөмкин.
«Основан в 1633 г. как Ирбейская слобода в устье р. Ирбей; позже в употреблении закрепляются формы Ирбитская слобода и река Ирбит. Первичен гидроним, имеющий татарское происхождение; в нем допускается сочетание татарского ир «мужчина, герой, богатырь» и башкирского бий «родовой вождь, бей», возможно, употреблявшееся как антропоним», – дип яза бу хакта «Халык энциклопедия институты» сайты (http://www.mojgorod.ru/sverdlov_obl/irbit/). Безгә калса, аның «бәй»е дә – татар сүзе, хуҗа, югары катлам сыйныф кешесе, дигәнне аңлата. Әйе, бу тирәләрдә татар ханнары билгеләгән бәйләр булган, затлы морза нәселләре дә яшәгән, әмма урыс колонизациясе нәтиҗәсендә, алар илләрен дә, җирләрен дә, нәселләрен дә югалткан...
Эрбеттән Олег Молокотин дигән автор шәһәрнең исемен дә, үзен дә турыдан-туры татарлар белән бәйли: «Слобода появилась на берегах Андреевского озера взамен бывшего здесь Ирбеевского юрта – старого поселения сибирских татар. Через него проходила «Старая Казанская дорога», связывающая казанских татар с сибирскими, приуральские башкирские племена с зауральским». (Олег Молокотин. Великий Чайный путь. Восход, 28 августа 2010 года; IRBEYA.RU – краеведческий сайт о городе Ирбите и Ирбитском районе.) Автор элек-электән бу урында җирле халыкларның сәүдә үзәкләре булуын да яза, шәһәрнең исемен дә шуның белән бәйли: «И совсем небеспочвенно краевед И.Я. Антропов высказал гипотезу происхождения названия нашего города от татарского «Ирыб», что означает «съезд» или «торжок». Здесь и было место древнейшего менового торга между финно-угорским населением Урала, сибирскими татарами, башкирами Приуралья и Зауралья». (Шунда ук.)
Әйе, күп җирләрдәге кебек, урыслар биредә дә инде әзер торак урынына килеп урнашкан, ярминкә-базар да элеккеге гадәт-традиция буенча дәвам иткән, чөнки урыны бик җайлы булган. Урыс Эрбете бистәсенә XVII гасыр башында нигез салучылар арасында казанлылар булуы турында да хәбәрләр бар: «Основание Ирбитской слободе положено Верхотурским слободчиком Иваном Спицыным. Первыми насельниками ее были 33 семьи поселенцев из г. Верхотурья и Казани. Затем Иван Спицын, по указу царя, «вновь прибрал сюда охочих людей», а частью перевел из других слобод 20 человек крестьян. В состав населения Ирбитской слободы вошли и туземцы – татары, с течением времени слившиеся с русскими. На это указывает существование в г. Ирбите фамилий Кандабаевых, Асановых и др. На основании филологических данных можно с достаточным основанием предположить, что слово Ирбит – татарское. Этим именем вероятно татары называли реку, на которой основалась слобода, а от имени реки и слобода, а впоследствии и город получили свое название». (http://www.okorneva.ru/irbitskiy-uezd/g-irbit/)
Кайсы яктан гына карасак та, Эрбет – татар җире, татар сүзе, татар иле булган. Моны хәтта башкалар да танырга мәҗбүр. Бирегә кешеләрне (татарларны?) Казаннан күчереп утырту да юкка гына булмагандыр, чөнки җирле халык белән алар гына аралаша һәм эш йөртә алган. Әмма алга таба бу бай төбәккә бөтен Россиядән кешеләр күчеп килә башлаган. Татарлар биредә азчылык булып калган, тора-бара юкка чыгу дәрәҗәсенә килеп җиткән: «История происхождения Ирбита начинается почти с историей завоевания и первой колонизации Сибирского края, который с этого же времени стал уже известен в России как «золотое дно». (Хитров А. К истории города Ирбита и Ирбитской ярмарки. – Ирбит, 1872. – С.2.) Автор әйтүенчә, «новые землицы» дип аталган бу Себер җирләренә җирле халыклардан, шул исәптән, татарлардан да басып алучылар ясак җыярга килгән. Ул урыс бистәләренең, шул исәптән, Эрбетнең дә XVII гасыр башларыннан гына биредә яши башлауларын яза, аңа кадәр Ница елгасы буйларына татарлар хуҗа булуын әйтә: «...До этого времени господствующими жителями здесь были татары, которые жили преимущественно по берегам реки Ницы». (Хитров А. К истории... – С.4.)
Әйе, Себер белән Урал арасында таралып яткан бу татар җирләре, чыннан да, басып алучылар өчен «алтын табыш» булган. Анда иген дә шаулап үскән, урманнарында затлы җәнлекләр, суларында кыйммәтле балыклар мыжлап торган, тимер рудасы, алтын-көмеш, асылташлар табылган... Боларның барысына да татаралар хуҗа булган... Әмма XVI гасыр азагында, Себер урыслар тарафыннан яулап алынганнан соң, татарлар боларның барысын да югалткан, иң ахырда, алар алдына милләт буларак юкка чыгу куркынычы килеп баскан... Әлбәттә, милләт буларак юкка чыгу көрәшсез генә бармаган. Тура татарлары да, Күчем хан улларына һәм оныкларына ияреп, кат-кат баш күтәргән, Себер ханлыгын яңадан торгызу өчен, алар гасырдан артык сугышлар алып барган. Эрбет тирәсендәге урман-кырлар өчен дә җирле татарлар белән күчеп килгән урыслар арасында бәрелешләр булып тора. «Агитация Кучумовичей имела успех среди ясачного татарского и вогульского населения, которое выступило против русской власти. Удары восставших прежде всего направлялись против укрепленных слобод», – дип яза тарихчылар. (Е.В. Вершинин. Ирбитская слобода в XVII веке // Ирбитская ярмарка. – Екатеринбург, 2011. – С.15.) Эрбет тирәсендәге бу бәрелешләр бигрәк тә 1662–1666 елларда көчле була. «...А от тех воровских татар уж третье лето мы, сироты ваши, вконец погибаем... скотом от татарского разоренья оскудели», – дип, урыс крестияннары түрәләргә шикаять яза. (РГАДА. Ф. 1111.Оп. 1. Д.128. Л. 45-134.)
Тура татарларының болай ярсып сугышуларын аңларга да була. Чөнки алар илсез генә түгел, мал йөртергә болын-кырларсыз, җәнлек ауларга урманнарсыз да калып бара, аларга урыслар хуҗа була. Моның шулай икәнлеге борынгы чорлардагы документларда да ачык чагыла: «Начиная с XVII века, земли туринских татар стали интенсивно заселять русские колонисты, что привело к конфликтам между ними и туринскими татарами; некоторые из них нашли отражение в источниках». (Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. – Москва – Нижний Новгород, 2009. – С. 364.) Татарларның бер өлеше баштарак үз хокукларын төрле шикаятьләр, югарыда утыручы түрәләр исеменә мөрәҗәгатьләр язып та хәл итәргә тырышкан: «Не ранее 1635 г. ясачные татары Туринского уезда составили челобитную, в которой жаловались на притеснения со стороны русских крестьян, заселивших берега Ницы и Ирбита. По словам татар, «ис тех слобод пашенные крестьяне поселились дворами своими на наших юртовищах, и с мольбищ, и с кладбищ нас... согнали, и пашенные места, и сенные покосы отняли... и в лесах зверь, лоси и соболи, и лисицы, и в бобровых речках бобры побивают, и в реках... и в озерах рыбу ловят... и в хмелевых наших ухожьях хмель дерут». Татары заявили, что Ирбитская слобода построена на территории ясачных волостей – Колмаковой, Ермолаевой, Зензяровой и Илчибаевой». (Е.В.Вершинин... – С.7; Миллер Г.Ф. История Сибири. Т. II. – Москва, 2000. – С.501-503.)
Илсез һәм җирсез калып барган тура татарларына алга таба тагын да зуррак куркыныч яный – динсез, телсез һәм милләтсез калу, ягъни көчләп чукындырылу, һәм урыска әйләнү, ярминкә-базарларда сатылу, хокуксыз колга әйләнү... Болар да тарих битләрендә теркәлгән: «Подавляющее большинство туринских татар было крещено в ходе православной колонизации Среднего Урала в XVIII веке, начавшейся главном образом при митрополите Тобольском и Сибирском Филофее Лещинским <...> На рубеже XIX –XX веков численность крещенных туринских татар оценивалась в 2170 человек, они проживали в Куртумовской, Кошукской, Верхне- и Нижнетабаринской волостях Туринского уезда. К этому времени туринские татары «вполне обрусели» (Энциклопедия Брокгауза-Ефрона). Согласно Н.А.Томилову, туринские татары окончательно растворились среди русских в XX веке». (Ислам на Урале... – С. 364.)
Әйе, XVII гасырның беренче яртысы – Идел-Уралны һәм Себерне, анда яшәүче җирле халыкларны, шул исәптән, татарларны да көчләп чукындыруның иң котырган чагы. Бу явызлык дәүләт исеменнән, праваслау чиркәү тарафыннан эшләнә. Ул гына да түгел, бу чукындырылган халыкларны кол итеп сату-алу да дәүләт тарафыннан рөхсәт ителә һәм рәсмиләштерелә. 1737 елның 16 ноябрендә Россия патшабикәсе Анна Ионовна бу хакта махсус указ чыгара, аның 7 нче параграфында болай диелә: «...калмык и других наций, которые, как известно, крещены бывают, и хозяевам достаются больше малолетние, дозволяются всякому покупать, крестить и у себя держать без всякого платежа подушных денег, одной запиской в губернских и воеводских канцеляриях».
Себердә, Урал аръягында, бигрәк тә Эрбет ярминкәсендә көчләп чукындырылган җирле халык вәкилләрен кол итеп сату-алулар башлана, дәүләт моны үзе рөхсәт итә, чөнки басып алучыларга бушка эшләүче хокуксыз коллар кирәк була. «Со времени падения Джунгарии, говорит Шашков, главном местом процветания рабства становится юго-западная Сибирь; по всей джунгарской и китайской границе развивается обширная работорговля, главным внутренним рынком которой делается ирбитская ярмарка». (П. Головачев. Сибирь в Екатеринской комиссии. –Москва, 1889. – С.49.)
Әйе, Эрбет ярминкәсендә мал-туар гына түгел, кеше дә сатканнар. Кол ителгән татар-башкортлар, кыргыз-кайсаклар, вогул-остяклар, калмыклар мал урынына сатып җибәрелгән... Эрбет ярминкәсенең 1640 еллардан эшли башлавы билгеле. Дөресрәге, башта ул базар гына булгандыр, соңыннан ярминкә буларак рәсмиләштерелә. Һәм бу «кол сатулар» XVIII гасырга туры киләдер, чөнки XIX гасырның икенче яртысында Эрбет ярминкәсендә инде өлешчә татар сәүдәгәрләре дә хуҗа була. Ул хакта алга таба бәян итәрбез...
Тарихи белешмәләрдән күренгәнчә, Эрбет ярминкәсендә бу колларның бәяләре төрлечә: малайлар 25 тиен, кыз балалар 20 тиен торган; калмык балаларын исә 10-15 тиенгә дә сатып алып булган. Шул ук вакытта татар яшүсмерләренең, бигрәк тә кыз балаларның шактый кыйммәт бәягә сатылганнары да билгеле. Хәзер мисалга китерәсе өзектә «бухарка» сүзен «себер татары» дип аңларга кирәк, чөнки биредә Урта Азиядән күчеп килгән татарларны шулай дип атыйлар. «В «Материалах для истории Сибири» г. Потанина приведены существовавшие в 1756 году цены на рабов: бухарка 12 лет продавалась за одного мерина и 2 желтыя зендени, бухарка 15 лет – за 12 рублей, киргиз – за 10 рублей». (П. Головачев. Сибирь в Екатеринской комиссии. – Москва, 1889. – С.47.)
Нәтиҗәдә, байлар һәм сәүдәгәрләр, югары дәрәҗәдәге хәрбиләр генә түгел, гади урыс солдатларына хәтле коллар тоткан. Аларны теләсәләр сатып җибәргәннәр, теләсәләр яшәткәннәр, теләсәләр үтергәннәр: «Не было сословия, не было учреждения в Сибири, говорит Ядринцев, которое бы не эксплуатировало инородца. Кроме имущества инородца, он и сам делался на всю жизнь собственностью. Рабы добывались путем торговли». (П. Головачев. Сибирь... – С.47.) Шулай итеп, себер татарларының зур бер өлеше, бигрәк тә Уралтау итәгендә, Тура, Тавда, Ница, Ирбит елгалары буйларында яшәүчеләр, башта көчләп чукындырыла, аннан кол итеп урысларга сатыла...
Милләтебезнең бу фаҗигасе аз өйрәнелгән, аз яктыртылган. Бигрәк тә чукындырылганнан соң урыс милләте составына күчкән себер татарлары турында фәнни хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Бары тик XIX гасыр азагында кайбер рус галимнәре һәм XX гасырның утызынчы елларындагы совет тарихчылары гына бу темага бераз кагылып ала, шулай ук Себер-Уралны чукындыру тарихын Тубыл һәм Екатеринбург дәүләт архивларында да эзләп табарга мөмкин. Язмабызның бу өлешен XIX гасыр тарихчысы П. Головачевның хезмәтеннән бер өзек белән тәмамлыйсы килә, чөнки ул басып алучыларның психологиясен һәм кол ителгән халыкларның ачы язмышын бик дөрес чагылдыра:
«Старинный русский человек, не развитый ни умственно, ни нравственно, всем складом старинной жизни напоялся, так сказать, крепостничеством: привилегированный класс видел в нем фактическую возможность «препровождать жизнь свою в изобилии», «народ подлый» стремился к такой жизни, как к идеалу, а средства достижения этого идеала ясно указывала практика привилегированного класса. Если русский человек считал совершенно законным кабалить себе другого, принадлежащего к той же национальности, исповедующего ту же религию, как и он, то, понятно, для него не мыслимо было иное отношение к сибирским инородцам, идолопоклонникам, «поганым татаровямь», которых он презирал и иначе не называл, как «тварью». Этим взгядом на инородца были проникнуты все представители победившей расы, как светские, так даже духовные, между которыми мы тщетно стали бы искать что-нибудь подобное Лас-Касасу испанской Америки. Итак, крепостничество было в крови у старинного русского человека, а исторические обстоятельства Сибири XVIII века особенно благоприятствовали его проявлению». (П. Головачев. Сибирь в Екатеринской комиссии. – Москва, 1889. – С.49.)
Менә мин хәзер шул кол татарлар сатылган шәһәрдә, Эрбет ярминкәсе уза торган мәйданда басып торам...
Ул чорлардан инде берни дә калмаган, дияргә мөмкин. Бу таш биналар, сәүдә рәтләре, бай йортлары соңрак салынган булырга тиеш. Алай да, Эрбетнең кайбер борынгы биналары, менә бу урамнар, ярминкә мәйданы барыбер ул хурлыклы чорларның шаһиты булган, коллыкка сатылган татар балаларының күз яшьләрен күргән... Мин Эрбетнең барлык музейларында диярлек булдым, китапханәләрендә һәм архивларында эшләдем, төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән ярминкәдә коллар сатылуы турында сораштым, әмма моңа беркем дә ачык җавап бирмәде. Хәер, бу бит бик уңайсыз тема, аны беркемнең дә күтәрәсе, куертасы килми. Югыйсә, бу бит – тарих, чын тарих...
Бер караганда, шушы рәхимсез кыру-бетерүләрдән соң, монда татарлар юкка чыгарга тиеш иде... Әмма, Аллаһның рәхмәте белән, XIX гасыр азагында Эрбеттә татарлар тагын күтәрелеп китә. Алар ярминкә сәүдәсенең бер өлешен тулысынча үз кулларына ала. Татарлар шәһәр уртасында хан сараедай таш мәчет һәм урамы-урамы белән йортлар сала. Бу кала Себер белән Казанны тоташтыручы бер милли һәм дини үзәккә әйләнә... Болары хакында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез.



Эрбет ярминкәсе һәм татарлар


Галимнәр язуынча, Эрбет ярминкәсе XVII гасырның беренче яртысында эшли башлаган. Аны рәсмиләштерү шул гасыр азагында да булуы мөмкин. Әмма бу урында сәүдә элек-электән гөрләгән, урысларга кадәр татарлар да биредә алыш-биреш алып барган. Ә инде татар сәүдәгәрләренең Эрбет ярминкәсендә җәелеп эшли башлаулары XIX гасырга туры килә, шул ук вакытта XVIII гасыр урталарында да биредә алар күренгәләгән: «Академик Иоганн Гмелин, побывавший на Ирбитской ярмарки в 1734 г., отмечал: «Из чуждых национальностей были греки, татары различных племен». (Наиль Таиров. Татары на Ирбитской ярмарке // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2004. – №1. – С.181.) Белгәнебезчә, бу чорда Россия Урта Азияне яулап алу өчен әзерлек эшләре алып бара, төрле дипломатик, сәүдә, фәнни экспедиция һәм проектлар аша бу территорияләргә үтеп керү башлана. Азия белән Европа арасында урнашкан Эрбет ярминкәсе дә мондый аралашулар өчен бик кулай урын була.
Эрбет ярминкәсе елына бер тапкыр, кыш көне, чана юллары төшкәч, олы юл ролен үтәгән елга бозлары каткач уздырылган. Ул бөтен Рәсәй дәрәҗәсендә билгеле булган һәм «җәнлек тиресе (пушнина) башкаласы», дип аталган. Бу кышкы ярминкәгә бөтен җирдән егерме меңгә якын олау килгән. Алар арасында хәтта чәй һәм ефәк сатучы кытай сәүдәгәрләре дә булган. Ерак Кытайдан башланган «Бөек чәй юлы» да, баштарак, су юлы белән бөтен Себерне үтеп, нәкъ менә Эрбеттә тукталган. Бөтен Россия чәйне шушы ярминкәдән сатып алып эчкән. Шунысын да истә тотарга кирәк: XVII–XVIII гасырларда төп Себер юлы (Ирбитский тракт) ул вакытта Эрбет аша узган, бу исә юл өстендәге шәһәргә яңа мөмкинлекләр биргән. Дөрес, 1783 елда, яңа Себер тракты төзелү сәбәпле, Верхотурье таможнясы ябыла, һәм Эрбет тә үзенең элеккеге статусын югалта, бер читтә кала, әмма ярминкә барыбер эшен дәвам итә. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Урал тау идарәсе хуҗасы Василий Татищев әле 1721 елда ук Эрбет ярминкәсен Екатеринбургка-Уктуска күчерергә тырышып карый. Ул Эрбетне авыл дип атый, әмма купецлар моңа каршы чыга. Шулай ук ярминкәне Төмәнгә күчерү планнары да барып чыкмый. Ярминкә өзелүдән куркып, 1773 елның көзендә халык Пугачевны да Эрбеткә кертми. Шуның өчен патшабикә Екатерина II 1775 елда Эрбет бистәсенә шәһәр статусы бирә. Эрбет ярминкәсе 1930 елларга хәтле тартып-сузып эшләвен дәвам итә, аннан НКВД сәүдә биналарын тартып ала, сәүдәгәрләрен төрмәләргә утырта, ярминкә шуның белән бетә...
Хәзер тагын артка чигенеп, Эрбет ярминкәсенең гөрләп эшләгән чакларына әйләнеп кайтыйк һәм анда татарларның тоткан урынын ачыкларга тырышыйк. Билгеле булганча, Эрбет ярминкәсенә дөньяның төрле почмакларыннан сәүдәгәрләр җыелган. Араларында мөселманнар, шул исәптән, татарлар да шактый булган. Татар сәүдәгәрләре бирегә Казаннан, Уфадан, Екатеринбургтан, Төмәннән, Тубылдан, Тарадан, Омскидан, Иркутскидан, Орскидан, Пермьнән, Троицкидан, Ырынбурдан, Семипалатинскидан, Кызылъярдан (Петропавловск), Бохарадан, Хивадан һ.б. төбәкләрдән килгән. Шул ук вакытта шәһәрдә даими яшәп сәүдә итүчеләр дә булган. Әйтик, 1901 елны илле ике татар сәүдәгәре Эрбет ярминкәсендә катнашса, 1911 елда бу сан инде ике йөз илле икегә җитә! Татар сәүдәгәрләре арасында бигрәк тә бертуган Агафуровлар (Екатеринбург), Айтикиннар (Тара), Шәфигуллиннар (Иркутск), Мусиннар (Семипалатинск), Апанаевлар һәм Кәримовлар (Казан), Яушевлар (Троицк) аерылып тора. Алар затлы җәнлек тиреләреннән башлап, алтын-көмеш, өс-баш, кием-салым, мануфактура, галантерия, азык-төлек белән сәүдә итә. Казан ягыннан килүчеләр милләтнең рухи һәм милли ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек товарлар да алып килә: «Татары из Поволжья, в первую очередь из Казани, удовлетворяли также потребности мусульман в религиозных и светских книгах. Наибольшим спросом пользовался Коран. Самая же известная книжная торговля на ярмарке принадлежала казанцу Ш.Хусейнову». (Наиль Таиров. Татары на Ирбитской ярмарке... – С.182.)
Әйе, татарлар бу якларга сәүдә нияте белән генә килми. Алар, һәрвакыттагыча, үзләре белән мәгърифәт, гыйлем, китап алып килә; төрле юллар белән, төрле форсатлардан файдаланып, ислам динен тарата. Татар сәүдәгәрләре булу сәбәпле, Эрбеттә мөселманнар саны артканнан-арта. Аларны инде вакытлыча гыйбадәтханәләр генә канәгатьләндерми башлый. Һәм мөселман-татарлар Эрбет шәһәренең уртасында 1863 елда ике катлы таш мәчет сала. 1890 елда аның идарәче-попечителе итеп Кызылъяр мәчете имамы Габделбари Яушев билгеләнә: «Естественно, что столь значительному количеству мусульман, собиравшихся на ярмарку, требовалась мечеть. Ярмарочная мечеть была построена в 1863 г. на ул. Пермской (ныне ул. Революции, 25) и представляла собой каменное двухэтажное здание, построенное в стиле классицизма, с четырехскатной крышей и мезонином. Центральные окна второго этажа украшены полуколоннами. Слева от входа возвышался двухярусный минарет со стрельчатыми окнами и площадкой муэдзина, украшенной ажурной чугунной оградкой. По указу ОМДС от 1.03.1890 г. попечителем Ярмарочной мечети на время ярмарки был назначен Гадбулбарий Яушев, указной ахун-имам при второй соборной мечети г. Петропавловска». (Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. – Москва – Нижний Новгород, 2009. – С. 414; http://interpretive.ru/dictionary/1306/word/jarmarochnaja-mechet-g-irbit)
Эрбеттәге Ярминкә мәчете һәм аерым татар байларының, бигрәк тә бертуган Агафуровларның өйләре Россия күләмендә милли һәм дини мәсьәләләрне тикшерә һәм хәл итә торган бер урынга да әйләнә. Мөфтиләрнең кандидатурасы да, мөселманнарның хокукларын яклап, ил башлыкларына мөрәҗәгатьләр дә, башка күп кенә мөһим мәсьәләләр дә Эрбеттә хәл ителә. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, шундый активлыгы һәм Россия җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләре өчен, мәчет имамы Габделбари хәзрәт Яушев эшеннән алына һәм аңа Эрбеттә яшәү тыела: «Известно также, что в 1904 г. он (Г.Яушев) был непосредственным инициатором первого прошения мусульман в адрес премьер-министра С.Ю. Витте о даровании им политических и гражданских прав. Столь активная политическая позиция ахуна не могла понравиться правительству, поэтому 26.01.1909 г. власти Пермской губернии, сочтя его политически неблагонадежным, запретили ему проживание в г. Ирбите и исполнять обязанности имама Ярмарочной мечети». (http://interpretive.ru/dictionary/1306/word/jarmarochnaja-mechet-g-irbit)
Әмма бертуган Агафуровлар белән патша хакимияте алай орды-бәрде кылана алмый. Чөнки тирә-юньдә, шул исәптән, Эрбеттә дә төп байлык шушы татар сәүдәгәрләре кулында була. Бу урында бертуган Агафуровлар турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Чөнки бу сәүдәгәрләр Урал-Себер киңлекләрендә, без өйрәнә торган татар төбәге тарихында тирән эз калдырган шәхесләр. Алар кулында Екатеринбург шәһәренең ярты сәүдәсе, урамы-урамы белән таш йортлары, кибетләре, кала читендә чакрымнарга сузылган дачалары, мануфактура фабрикалары, ашлык амбарлары, банклар һәм фирмалар була. Агафуровлар ярдәме белән Екатеринбург, Пермь, Эрбет һәм башка шәһәрләрдә мәчет һәм мәдрәсәләр салына, хәйрия фондлары эшли башлый, талантлы татар яшьләре алар акчасына чит илләргә китеп белем ала, милләтнең бер өлеше алар ярдәмендә эшле һәм ашлы була...
Алар өч бертуган – Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин Агафуровлар, үзләренең тырыш хезмәтләре һәм ярдәмчеллекләре сәбәпле, урыслар арасында да хөрмәткә лаеклы кешеләргә әйләнә. Әтиләре Хисаметдин Агафуров отставкадагы унтер-офицер, II гильдия купец, бөтен Идел-Уралга билгеле эре сәүдәгәр була, Эрбет ярминкәсен үз кулында тота. Аның олы улы Камалетдин исә I гильдия купец була, бу сәүдә халкы арасында иң югары дәрәҗә исәпләнә һәм аның хуҗасына бөтен ил буенча сәүдә итәргә хокук бирә. Агафуровлар азык-төлек, җиләк-җимеш сәүдәсе белән шөгыльләнә, алтын-көмеш белән сату итә, чит илләрдән китереп, затлы кием-салым сата. 1883 елда исә «Берадаран Агафуровлар» – «Братья Агафуровы» дип аталган «Сәүдә Йорты» оештыралар. Аның бүлекләре, Екатеринбург шәһәреннән тыш, Пермь һәм Төмәндә, Тубыл һәм Эрбеттә, Мәскәү һәм Варшавада һ.б. шәһәрләрдә эшли башлый.
Ә Зәйнетдин Агафуров бигрәк тә Эрбет белән киң эш йөртә, биредә аларның үз сәүдә рәтләре була: «Основавший его даровитый Зайнитдин Хисаметдинович свел знакомство с Ирбитским торгом еще в 1875 году, не пропустив ни одного!» (А.В.Дмитриев. Ирбитская ярмарка (1801–1917). Осужденная на заклание // Ирбитская ярмарка. – Екатеринбург, 2011. – С.118.)
Дөресен әйткәндә, Эрбет ярминкәсе турында руслар чыгарган калын-калын китапларда, фәнни хезмәтләрдә, буклетларда татарлар турында мәгълүмат бик аз, юк дәрәҗәсендә. Алай да, алар да бертуган Агафуровларның Себер-Урал сәүдәсендә, шул исәптән, Эрбет ярминкәсендә тоткан урыннарын әйләнеп үтә алмый: «Оперившись на мелкооптовом посредничестве, Агафуровы через десяток лет ворочали миллионами. Официальная статистика именовала их товарищество головным на Урале и Западной Сибири... Кожгалантерея, фурнитура, украшения, туалетные принадлежности закупались ими в Нижнем или первопрестольной и развозились оттуда по складам торгового дома. Гибко маневрируя ценами, продавая товар за наличные, в кредит, по образцам, Агафуровы имели на ярмарке обширную клиентуру. Деловые и нравственные качества главы товарищества раскрывает примечательный факт: с 1902 года состоял Зайнитдин Хисаметдинович бессменным членом ярмарочного комитета. А отбирали туда лучших из лучших, безоговорочно прокатывая эгоистов и мздоимцев при перевыборах «на вороных». Чтили Зайнитдина Агафурова и гордившиеся единоверцы, выдвинувшие его в попечители ирбитской мечети». (А.В.Дмитриев. Ирбитская ярмарка... – С.118.)
Әйе, Эрбет мәчетенең төп иганәчеләре татар байлары, беренче чиратта, бертуган Агафуровлар була. Ул гына да түгел, ярминкә комитеты әгъзасы, танылган татар бае Зәйнетдин Агафуров мәчетнең рәсми попечителе була һәм аның каршындагы мәдрәсәне үз акчасына тота. «Покровительствовал Ярмарочный мечеть и член учетных комитетов, оперирующих на ярмарке банков, член Ирбитского ярмарочного комитета, известный предприниматель Зайнетдин Агафуров, который был официальным попечителем Ярмарочной мечети и финансировал деятельность медресе», – дип яза бу хакта тарихчылар. (http://interpretive.ru/dictionary/1306/word/jarmarochnaja-mechet-g-irbit)
Агафуровлар турында чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез дә зурлап искә ала. Әйтик, танылган эшмәкәр һәм милләтпәрвәр Әхмәтвәли Мәңгәр (ул 1891 елда Кызылъярда туа, 1978 елда Төркиядә вафат була) бертуган Агафуровларга зур бәя бирә, бигрәк тә Эрбеттә яшәгән Зәйнетдин Агафуровны олылап искә ала. «Хисаметдин аганың өч улы бар иде: Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кәшәфетдин. Арада иң уңганы Зәйнетдин иде, – дип яза ул. – Алга таба ул «Бертуган Агафуровлар» исемле ширкәтнең башлыгы булды... Зәйнетдин Агафуров русларның сәүдә берләшмәләре белән бәйләнештә булды, җәмгыять эшләрендә катнашты. Ул Екатеринбургның сәүдә палатасы рәисе, Эрбет ярминкәсе комитетының рәис ярдәмчесе иде. 1908 елда Екатеринбургның иң эре чәй фабрикасында хуҗа булып Андреев дигән кеше саналса да, андагы бөтен эшләрне Зәйнетдин алып барды. Эрбет ярминкәсенең 25 еллыгына багышлап зур кичә үткәрелгән иде. Анда йөзләрчә кеше катнашты. Бу кичәне дә Зәйнетдин оештырды. Кыскасы, ул Урал ягындагы шәһәрләрдә искиткеч уңышлы эшләр башкарды. Эрбет ярминкәсенә килгән сәүдәгәрләр көндезге чәйгә Агафуровлар кибетенең икенче катына җыелалар иде. Анда милли мәсьәләләр турында да күп сүзләр сөйләнә иде». (Әхмәтвәли Мәңгәр. Хатирәләр. – Казан, 1997. – Б.164-165.)
Биредә мөхтәрәм авторның бер генә датасына төзәтмә кертәсе килә – сүз, мөгаен, Эрбет ярминкәсенең 250 еллыгы турында бара, һәм ул XX гасырның беренче яртысында үткәрелгән булырга тиеш. Ә Зәйнетдин Агафуров Эрбет ярминкә комитеты составында 1902 елдан башлап әгъза булып тора: «Среди членов ярмарочного комитета, в частности, был один из основателей известного купеческого дома Зайнитдин Хисаметдинович Агафуров, который ежегодно входил в его состав, начиная 1902 года». (Владимир Аникин, Владимир Старков. Дома и люди старого Ирбита. – Екатеринбург, 2008. – С.35.) Шунысын да әйтергә кирәк: бу дәрәҗәле ярминкә комитетының яртысына якыны татарлардан тора: «О месте и роли татар на ярмарке свидетельствует то, что почти половина членов и кандидатов ярмарочного комитета от иногородного купечества были татарами. Это З.Х.Агафуров, М.М.Давлеткильдиев, К.М.Муртазин, Л.С.Мусин, Г.А.Хусаинов, Х.М.Каримов и З.Исхаков». (Наиль Таиров. Татары на Ирбитской ярмарке // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2004. – №1. – С.182-183.)
Агафуровлар октябрь революциясен кабул итми һәм Ерак Көнчыгыш аша гаиләләре белән Кытайга һәм Япониягә күчеп китә. Әмма гомерләре озын булмый, 1922 елда Япониядә өлкән туган Камалетдин вафат була, 1923 елда Харбинда Зәйнетдин йөрәк өянәгеннән дөнья куя. Биредә калган туган-тумача, таныш-белешләрнең бер өлеше репрессиягә эләгә, яңа власть тарафыннан атып үтерелә. Агафуровларның Екатеринбург һәм Эрбет шәһәрләрендәге, Россиядә булган бөтен мал-мөлкәте, кибет һәм йортлары советлар тарафыннан тартып алына. Эрбет шәһәрендә исә алар салып калдырган Ярминкә мәчете совет заманында аракы заводы булып тора, хәзер исә бер урыс баеның шәхси милке...
Бу хакта әле аерым язарбыз, хәзер тагын узган гасырларга, татар Эрбетенә әйләнеп кайтыйк...
Ярминкәдә Казан ягыннан килгән сәүдәгәрләрнең дә күпләп катнашканнарын әйткән идек инде, шулай ук биредә даими яшәүче татарлар да булган. Казан сәүдәгәрләре һәм аларның олаучылары шәһәрнең «татар ягы» дип аталган өлешендә, ә Себер ягыннан килгән татар байлары «теребиловка» дигән җирдә яшәгән. «Казанские татарские фирмы практически были монополистами при продаже азиатской обуви и азиатских головных уборов. Оборот их торговли достиг до 100 тысяч рублей... Казанцы, среди которых было немало татар, активно скупали конские, козловые кожи и бараньи шкурки», – дип яза тарихчылар. (Наиль Таиров. Татары на Ирбитской ярмарке... – С.183.)
Эрбет ярминкәсендә Кукмара ягыннан килгән татарларның да шактый булуын әйтеп үтәргә кирәк. Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан туганы Исхак хаҗи Габделвәлиев тә, Мәчкәрә авылыннан чыгып китеп, беренче сәүдәгәрлек эшләрен Эрбеттән башлый. Ул биредә 1860 елларда өч ел тирәсе яши, Верный (хәерге Алма-Ата) шәһәренә күчкәч тә, Эрбет белән араларын өзми. Чыңгыз Айтматовның татар бабасы Хәмзә Габделвәлиев тә хәзерге Кыргызстанның Каракол шәһәреннән Эрбет ярминкәсенә килеп йөргән булырга тиеш. Чөнки ул, II гильдия купец, Рәсәйнең бөтен төбәкләре белән сәүдә иткән. Шунысын да әйтергә кирәк: XIX гасыр азагында Кукмара төбәгеннән Эрбеткә килеп урнашкан татарларның нәселе әле бүген дә бу шәһәрдә яшәп ята, ул хакта алга таба язарбыз...
Язмабызның башында Эрбет шәһәренең Габдрәшит Ибраһимов язмышы белән дә бәйле булуын әйткән идек, бу, чыннан да, шулай. Үзенең «Тәрҗемәи хәлем» әсәрендә Габдрәшит хәзрәт Эрбет ярминкәсен берничә тапкыр искә ала. Ата-анасы үлгән ятим егет, Төмән янындагы Яңавыл мәдрәсәсеннән соң, укуын Казан тирәсендәге Кышкар мәдрәсәсендә дәвам итәргә уйлый һәм шул ният белән Эрбеткә килә. «...Шуның белән бергә кардәшем белән бәрабәр 1877 елда милади шөбат (февраль) башында Яңавылны ташлап китеп, үзем мәйданыбызга атланган булган хәлдә, Эрбет ярминкәсенә тугъры хәрәкәт иттек, шөбат бишенче көнне Эрбет ярминкәсенә килдек. Ул арада берничә көн яшәгәннән соң, бәгъзе хөрмәтле затлар бергәләшеп, атыбызны әсбаплары белән саттык. Ул арада Таралык байларыннан вак бер ярдәмләшү күрелде. Аннан соң Казан тарафыннан килгән йөк йөртүчеләр белән бәрабәр Казанга йөзне юнәлттек. Борадәрем дә, Тара байларыннан берсенә ияреп, ватан асылыбызга Тарага кире кайтты». (Габдеррәшит Ибраһимов. Дәүре галәм (Дөнья тирәли). Тәрҗемәи хәлем. – Казан, 2001. – Б.144.)
Габдрәшит Ибраһимовның Казан ягына, татар дөньясына зур сәяхәте нәкъ менә Эрбет ярминкәсеннән башлана. Дөрес, бу сәфәр аның өчен бик борчулы була, үзе язганча, «бәхетсез сәфәр, гаять дәһшәтле бер сәфәр» булып чыга. Алар Казанга ай буе кайта, юлда олаучылар эчә башлый, алар Габдрәшитнең дә бар акчасын алып бетерә, соңыннан өс киеменә кадәр салдырып ала... Кышкар мәдрәсәсенә ул бер тиен акчасыз, кышкы киемсез килеп керә, җитмәсә, паспортының да срогы чыгып килә икән... Шуны сәбәп итеп, соңрак аны кулга алалар, төрмәгә ябалар, этап белән, Казан-Пермь-Екатеринбург-Төмәннәр аша Тарага озаталар... Ул, аяк-куллары богауланган хәлдә, каторжниклар белән бергә, бу юлны айлар буе җәяү үтә, бер ел дигәндә, Тарага кайтып егыла, артыннан яңа паспорты да кайтып җитә...
Икенче тапкыр язмыш Габдрәшит хәзрәтне Эрбеткә инде зурлап кайтарырга уйлый. Мәдинә шәһәрендә зур дини гыйлем алган, Коръәнне яттан белгән Габдрәшит Ибраһимовны Тара шәһәре байлары һәм дин әһелләре 1885 елда Эрбетнең Ярминкә мәчетендә имам булырга чакыра. Кызылъяр шәһәре имамы Рәхмәтулла хәзрәт аңа бу хакта болай ди: «...Бу көн Эрбеттән хатлар бар иде, сезне Эрбеттә бик көтәләр иде. Габделбари ахун сезне тәкатьсез көтә иде. Хәерле булсын, һәммә агай-эне Эрбеттә сезне көтәләр». (Күрсәтелгән хезмәт. – Б.229.) Ул ризалыгын бирә, әмма башта энесен һәм башка шәкертләрне Мәдинәгә укырга илтеп куярга рөхсәт сорый. Әмма Мәдинәдән әйләнеп кайткач, Габдрәшит хәзрәт Тара шәһәрендә эшләп кала...
Югарыда телгә алган китапка соңгы сүзне язган Мәхмүт Таһир Габдрәшит Ибраһимовны: «1877 елда ул вакытлыча Эрбет базарында эшли...» – дип хәбәр итә (Б.233), әмма без моңа дәлил тапмадык. Бу китабында Габдрәшит Ибраһимов бабасы Габдрәшитнең XVIII гасыр азагында Эрбет ярминкәсендә Тараның таш мәчете өчен акча туплавын да яза: «1790 елда Габдеррәшит ахун Эрбет ярминкәсенә барып, Тара каласында мәсҗед бинасы кадәр өчен акча җәмгъ кыйлган (җыйган)». (Күрсәтелгән хезмәт. – Б.133.)
Әлбәттә, Габдрәшит Ибраһимов Эрбеттә соңыннан да төрле елларда, төрле вакытларда булган. XIX гасыр ахырында Диния нәзарәтендә казый булып эшләгәндә дә, XX гасыр башында Россиядә мөселман партияләрен әзерләп йөргәндә дә, татарча-гарәпчә-казахча газета-журналлар чыгарганда да, ул Эрбетне әйләнеп узмаган, чөнки монда милләтнең каймагы җыелганын яхшы белгән. Ә инде Ярминкә мәчетендә төрле елларда төрле кешеләр имам булып торган. Әйтик, 1909 елда мәчеттә Мирза Зәлид Хәйретдинов (Кәримов) имамлык иткәне билгеле.
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләреннән күренгәнчә, Эрбеттә ярминкә вакытында төрле шәһәрләрдән имамнарны махсус чакыртып эшләтә торган булганнар. Шундыйларның берсе Кызылъяр мәчете имамы Габделбари Габбас була. «Һәр ел Ирбит ярминкәсенә барып, әһле исламга имамлык вазифасын кыладыр иде», – дип яза олуг галим. (Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Т.: III–IV. – Казан, 2010. – Б.233.) Габделбари хәзрәт 1894 елда үлә, димәк, ул Эрбеттә шул вакытка кадәр була. Шулай ук Урал аръягындагы Вернеуральск өязе, Ахун авылының имамы һәм ахуны Муса хәзрәт Фәтхулла да Эрбет ярминкәсе вакытында мәчеттә имамлык итә. «Оренбург Собраниесе тарафындан ахунлык мәртәбәсенә тәрфигъ ителде, бер мәртәбә Мәкария вә бер мәртәбә Ирбит ярминкәсенә имам вазифасы берлә җибәрелде», – дип яза бу турыда Ризаэддин Фәхреддин. (Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 309.)
Заманында Эрбеттә язучы Мамин-Сибиряк яшәгән һәм биредә ул үзенең «Приваловские миллионы» дип аталган әсәрен язган.
Татар халкында исә «Эрбет» дип аталган җыр бар.
Атлар килә атлап-атлап,
Алма чәчәген таптап.
Сагынганда карар идем,
Тора карурман каплап, –
дип җырлаган Эрбет татарлары, еракта, кара урманнар артында калган туган илләрен сагынып...
Октябрь революциясе Эрбет ярминкәсен дә, анда катнашкан сәүдәгәрләрне дә, татарларның мәчет-мәдрәсәләрен дә, үзләрен дә туздырып ташлый. Гражданнар сугышы чорында ярминкә туктап тора, Пассаж подвалларында төрмә урнаша. 1922 елда Эрбет ярминкәсе тагын эшли башлый, НЭП чорында ул бик кирәк була, әмма 1930 елда аның эше бөтенләй туктала. «В 1937–1938 годах в лучших зданиях Ирбита находилось управление СевУралЛага НКВД, в ведении которого были десятки лагерей Северного Урала», – дип яза тарихчылар. (Владимир Аникин, Владимир Старков. Дома и люди... – С.41.) Сугыш вакытында биредә артиллерия училищесы була, аннан – сәүдә үзәге, узган гасырның туксанынчы елларында Пассаж тагын җимерек хәлгә килә, хәзер исә «Ирбитский торговый ряд» дип аталган сәүдә комплексы эшли башлаган. Әмма ни генә булса да, элеккеге ярминкә юк инде, заман да башка, кешеләр дә...
Ярминкә мәчете дә шәһәр язмышын кабатлый. 1929 елга хәтле ул әле эшли, әмма шул елның көзендә мәчетне башта татар-башкорт мәктәбе итеп бирәләр. Соңрак анда милли китапханә һәм татар үзәге була, шул елның ахырында мәчетне шәһәр советы карары белән ябалар. Әйткәнебезчә, башта анда татарларның мәдәни оешмалары була, аннан – балалар поликлиникасы, соңыннан – аракы заводы... Бу хакта тарихчылар менә нәрсә яза:
«В 1926 г. по договору от 31 июля здание Ярмарочной мечети было сдано Ирбитским окружным административным отделом в бесплатное пользование магометанскому религиозному обществу. Под договором было 66 подписей. Однако уже 21.10.1929 г. прошло собрание женщин из числа нац. меньшинств г. Ирбит, на котором присутствовали 210 человек под председательством Гильмановой. На нем было принято решение использовать здание Ярмарочной мечети под татаробашкирскую школу. Вскоре прошло аналогичное собрание в центральной татаро-башкирской библиотеке Ирбита, на котором было принято такое же решение. 4.12.1929 г. на общегородском собрании членов профсоюзов татар (участвовало 49 чел.) было единогласно решено передать здание Ярмарочной мечети под татарский культурный очаг. 14.12.1929 г. в Ирбите прошло собрание религиозного общества (магометан) в количестве 51 человек. На повестке дня стоял вопрос о производстве ремонта Ярмарочной мечети. Сообщение об этом сделал Мустафин. Однако вместо решения о ремонте единогласно было принято решение «отказаться от ремонта мечети и от использования таковой». 20.12.1929 г. вышло постановление Ирбитского горсовета о закрытии Ярмарочной мечети, 29.12.1929 г. – аналогичное постановление Ирбитского исполкома, а 13.01.1930 г. на заседании малого президиума Уральского облисполкома было принято окончательное решение о закрытии Ярмарочной мечети и передаче здания под культурнопросветительское учреждение для нац. меньшинств. В последующем на протяжении советского времени в здании Ярмарочной мечети располагалась детская поликлиника, а затем производственные площади ликероводочного завода». (http://interpretive.ru/dictionary/1306/word/jarmarochnaja-mechet-g-irbit)
Әйе, безне үз кулларыбыз белән ябалар – мәчетләрне башта милли оешмаларга, мәктәпләргә, китапханәләргә бирәләр, аннан татарларны аннан да куып чыгаралар. Бөтен Россия буенча шулай... Татарларның таш мәчетләрендә аракы заводлары, психбольницалар, айныткычлар урнашкан иде... Милләтнең тырышлыгы белән, ул мәчетләрнең кайберләре яңадан мөселман-татарларга кайтарылды, алар торгызылды һәм мәчет буларак эшли башлады. Әмма Эрбеттә хәлләр башкачарак. Узган гасырның туксанынчы елларында дини оешмалар Эрбет мәчетен кире кайтарырга тырышып йөрсә дә, аларга аны бирмиләр. Җавап түбәндәгечә була:
«В 1997 г. Региональное ДУМ Свердловской области потребовало вернуть здание Ярмарочной мечети. Это стало первым случаем в регионе, когда возвращение конфессиям зданий и сооружений было связано с производственными предприятиями, а не с учреждениями культуры, т.к. все ранее возвращенные храмы занимали, как правило, клубы, музеи, дома культуры и т.д. Однако Ирбитский водочный завод не являлся самостоятельным юридическим лицом, поскольку входил в состав Екатеринбургского алкогольного предприятия «Алкона». После ряда консультаций вопрос о возвращении здания был отложен. В настоящее время оно продолжает использоваться как склад алкогольной продукции, минарет утрачен, здание находится в аварийном состоянии, не внесено в реестр памятников и продолжает разрушаться». (http://interpretive.ru/dictionary/1306/word/jarmarochnaja-mechet-g-irbit)
...Менә без хәзер шул мәчет каршында басып торабыз...
Манарасыз хәлдә дә, җилкәнсез ак кораб сыман, ул ерактан ук күренеп тора, күкрәге белән еллар томанын ерып, безгә каршы йөзеп килә кебек... Эрбетнең татар чорыннан калган бердәнбер изге ядкаре – үзендә бертуган Агафуровларның, Габдрәшит һәм Габделбари хәзрәтләрнең, тезләнеп намаз укыган йөзләгән мөселман-татарның тарихи эзләрен саклаган ак мәчет... Анда хәзер дистәләгән кибет, хәрәмле кафе-рестораннар, урысларның халык музее, аракы складлары... Һәм мәчет манарасыннан калган челтәрле чуен баскыч саклана... Әле йөз ел элек кенә биредән мәэзин югарыга күтәрелгән, көнгә биш тапкыр Эрбет өстенә азан тавышы яңгыраган, артта – Урал таулары, алда – Себер урманнары, аста – бу моңны таң калып тыңлаган милләт... Бу моң, бу догалар милләтне кара урманнарда да, карлы тауларда да гасырлар буе саклаган, озата барган, өмет биргән... Һәм шушы моң, шушы догалар, шушы изге дин милләт тормышына, Эрбет тормышына яңадан кайтканда гына, биредә яңадан бәрәкәт тә булачак, өмет тә туачак, иншаллаһ!



Эрбеттә татарларның бүгенге тормышы....   язманың ахырын журналның декабрь (№12, 2015) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар