Логотип «Мәйдан» журналы

Тунлы кәтлитләр

Аш-су остасы Лариса Шәвәлиевадан тунлы кәтлитләр рецептын тәкъдим итәбез.Ингредиентлар: фарш, тоз, борыч, помидор, гөмбә, суган, сыр, үсемлек мае.Фаршка тоз һәм борыч салып яхшылап болгатырга. Гөмбә б...



Аш-су остасы Лариса Шәвәлиевадан тунлы кәтлитләр рецептын тәкъдим итәбез.

tun-astynda-ketlit


Ингредиентлар: фарш, тоз, борыч, помидор, гөмбә, суган, сыр, үсемлек мае.


Фаршка тоз һәм борыч салып яхшылап болгатырга. Гөмбә белән суганны үсемлек маенда кыздырырга.

 Кәтлитләр ясарга һәм үсемлек мае салынган табага тезәргә. Кәтлитләрнең уртасына чокыр ясарга, шунда суган белән гөмбә салырга, телемләп киселгән помидор куярга, өстенә сыр уарга.















 Тутырылган кәтлитләрнең өсте килгәнче духовкада пешерергә.





Тунлы кәтлитләрне бәрәңге боламыгы яки башка төр ризык белән табынга бирергә була.




Тәмле булсын!


 
Фото: Лариса Шәвәлиева

«Интертат» 

Комментарийлар