Логотип «Мәйдан» журналы

Туңдырылган лимон бик файдалы

Туңдырылган лимон инфекцияне тизрәк җиңәргә булыша, иммунитетны көчәйтә. Ул салкын тигәндә менә дигән дәва! Түбән температурада лимонның 90 процент файдалы матдәләре саклана.Диетологлар цитруслы җимеш...

Туңдырылган лимон инфекцияне тизрәк җиңәргә булыша, иммунитетны көчәйтә. Ул салкын тигәндә менә дигән дәва! Түбән температурада лимонның 90 процент файдалы матдәләре саклана.



Диетологлар цитруслы җимешләрнең, аеруча туңдырылган лимонны өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәгә килгән:
ашкайнатуны нормальләштерә; кан тамырларын, бавырны, эчәкләрне чистарта; астманы дәвалый; тамак авыртуын бетерә, ОРЗ, ОРВИ вакытында температураны төшерә, көчле антисептик һәм антиоксидант; йокыны нормага сала, кан басымын җайлый;
сөяк тукымаларын ныгыта; йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта, күзәнәкләргә кислород килүне җиңеләйтә;
шешләрне киметә; авыруларны китереп чыгара торган патоген микроорганизмнарны юк итә; холестеринны киметә;
депрессия, күңел төшенкелегеннән коткара; азот кушылмалары булу аркасында энергия чыганагы булып тора; яман шешкә каршы торучанлыкны арттыра.
Туңдырганда лимонда аскорбин кислотасы бераз кимесә дә, фосфор, кальций, калий, магний, күкерт, натрий бик яхшы саклана. Шулай ук витаминнар һәм биофлавоноидлар да сакланып кала.
Диетологлар лимонны көн саен 75 грамм ашарга куша, сәламәтлеккә зыян китермичә генә ябыгып була, диләр.
Лимонны туңдыру өчен башта аны яхшылап юалар, алма серкәсен 3:1 пропорциясендә су белән сыеклап, лимонны шунда тыгып торалар. Яхшылап киптерәләр. Аннары түгәрәкләп турап, суыткычка 10-12 сәгатькә туңдырырга куялар. Алгач, кыргыч, йә иттарткыч аша чыгарып, шакмаклы бүлемле савытларга тутыралар. Лимон кабыгында цитруска караганда 5 тапкыр күбрәк витамин һәм микроэлементлар бар. Туңдырылган лимонны җимеш салатларына кушалар. Лимон телемнәрен балык, кош ите янына куялар, солянкага салалар. Греклар элек-электән үк зәйтүн маена лимон куша. Алар аны “сыек алтын” дип йөртә, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
Туңдырылган лимонны ашказаны җәрәхәте, гастрит булганда бик кулланмаска тырышыгыз. Кан басымы югары булганнарга да саграк булырга кирәк. Ә гомумән алганда, туңдырылган лимон бик файдалы.

Автор: Фануз Хабибуллин


Фото: pixabay.com





Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-10-20/tu-dyrylgan-limon-bik-faydaly-2553656

Комментарийлар