Августның салкын иртәсе. Кояш чыкмаган әле. Су өстеннән аз гына пар күтәрелә. Без, Илдус белән күпердән аста – Унике тупылдык турында – көймәдән кармак салып, вак-төяк балыкның алдавына җенләнеп, күзләребезне калкавычтан алмый утырабыз.

44746_i_gallerybig

Фото: 63.fair.ru

Ниһаять, Илдус, офыкка кояш түбәсе күренгәч, иңе бер карыш җиз самовар төсле зур бер корбанны тартып чыгарды. Күп тә үтмәде, аңа тагын берәү капты! Тагын!..
Мин шартларга җитешеп утырам. Һәркөн шулай: аңа – каба, миңа – юк. Аптырагач, әллә урынын сайлый белмим микән дип, аның икенче ягына күчеп утырдым. Тик, чукындырасыңмени! Юк инде, юк! Капмый!
Ә Илдус тагын табак кадәр бер корбанны чыгарып, су өстеннән чупырдата-чупырдата көймәсенә таба сөйри башлады. Авызы колагына җиткән! Ә минем күңел – явыз: «И ычкынса гына ярар иде. Ычкынса гына ярар иде!» дип тели. Ычкындырыр, көт! Ел саен кайтып корбан тота-тота остарып беткән инде ул! Ата бүрегә әйләнгән! Әнә, хәзер саплы сөзгече белән эләктереп алачак инде. Күр дә тор! Аның шатлыктан балкыган йөзен күрмәс өчен борылып үземнең калкавычыма карадым. Селкенмиләр дә бит, имансызлар! Дулкын өстендә уйнаклап тик торалар, әйтерсең ташка береккәннәр. Шулчак – «бултыйх!» иткән тавышка борылсам, Илдус күренми. Әйләнгән көймә төбендә генә иртәнге нурлар биешәләр иде. «Шул кирәк сиңа! Шәп булды бу комсызга», – дим күңелемнән генә. Кулларымны уа-уа болай да зур авызымны ерып, куанып утырам. «Шәп булды! И, шәп булды… Һе-Һе-Һе! Корбаннарыңны җый инде хәзер су төбеннән!» Ул арада суга батып торган калкавычсыман, Илдус атылып чыкты да, кулларын алмаш-тилмән суга бәрә -бәрә талпынырга тотынды. Талпынган саен төнбоек сабаклары аның кулына ныграк урала барды. Бераздан аның гәүдәсе дә сирәк-мирәк кенә күзгә чалына башлады.
Миндә аның кайгысы юк. Әнә, ниҺаять, калкавычымны нәрсәдер үргә таба сөйрәп маташа! Точно корбан булырга тиеш!
Илдус су өстенә калкып чыккан бер арада коточкыч ямьсез, ят тавыш белән тончыга-тончыга миңа акырды: – Яп-яланаяк! Батам бит!.. Ярдәм…
Көнләшү көчле булса да, корбан кабып ятса да уен эш түгел. Су шаярганны яратмый. Безнең авылның бик оста йөзә белүчеләре дә төнбоек сабакларына уралып су төбенә киттеләр. Ничек тә Илдусны коткарырга кирәк! Көймәдән кармак чыбыкларын сыпырып төшердем дә, ишкәкне алып каеруым булды, ул шартлап сынды. Инде нишләргә? Йөгереп кенә барып кул сузар идең дә бит, коры җир түгел! Ә Илдус су өстенә бөтенләй чыкмас булды. Бетте! Су төбенә китте! Кешеләргә ни дип җавап бирермен дип торганда су өстенә Илдусның башы калкынды. Шулчак мин бөтен көчемә кычкырып җибәрдем:
– Илдус! Басып карале! Басып кара!
Көлсәң көл, су Илдусның күкрәгеннән генә иде. Без ярга чыктык. Илдус кесәләрен актарырга тотынды.
– Шайтан алгыры! Пәкем төшеп калган бит!
Ул йөгереп кире суга керде дә, үрдәксыман чума-чума пәкесен эзләргә тотынды.
– Сәгатеңне сал! Харап итәсең бит!
Ә ул еламый гына.
– Сәгате сәгать инде. Пәкем әрәм булды! Хезмәт иткәндә әзәри дуслар истәлеккә дип бүләк иткәннәр иде.
Кояш шактый күтәрелсә дә, кыздырмый иде әле. Иртәнге якта су салкынча була. Илдус чишенә башлады.
– Һәй, әттәгенәсе! Кепкам да су төбенә киткән бит. Әле кайтканда гына хатын алып биргән иде. Нәрсә дип алдармын икән инде.
«Кепка нәрсә ул? Ярый әле үзең су төбенә китмәдең», – дияргә телем әйләнмәде. Болай да аның кәефе кырылган иде. Нишләргә белми бер урында таптанып тора. Трусигыннан лач-лоч су тама. Үзе дер-дер калтырый. Ул аны сизми дә бугай.
– Туңгансың бит. Трусигыңны салып сык инде.
Илдус сүзсез генә трусигын салып сыга башлады. Без аның белән әвәрә килеп сизми дә калганбыз. Ыкның икенче ягындагы әрәмәлектән җәйге лагерьга баручы савымчы кызлар килеп чыкты. Аларның «Һайт!» дип кычкыруы булды, анадан тума килеш калган Илдус өчкә бөкләнеп яр башыннан туп шикелле әрәмә арасына тәгәрәде. Кызлар чыркылдашып алдылар да үз юллары белән киттеләр. Алар ераклашкач мин:
– Киттеләр! Сине күрмиләр бит инде. Чык! – дип кычкырдым. Җавап бирмәгәч, сызгырып карадым. Алай да эндәшүче булмады. Ул тәгәрәгән куаклыктан тавыш-тын килмәгәч «Ни булды икән моңа?», – дип шикләнә-шикләнә генә янына төшсәм… Мескеннең тәне кипкән кычытканнарга, кытыршы колмак сабакларына суелып канап беткән: карарга куркыныч иде. Җитмәсә, үзен күче белән черкиләр талый. Ул мескен аларны тал яфраклары белән куып азаплана.
Минем җылы киемнәрне киеп, бераз җан кергәч ул:
– БилләҺи, соңгысы! Корбан дип башка авызымны да ачмам. Көймәгә дә утырмам! – дип ант итте.
– Үзең дә инде, балык дип шулкадәр ерак үрелмәсәң… Беләсең бит көймәнең су өстендә уйнаклап торганын.
Илдус акланып сүз әйтерлек хәлдә түгел иде.
Ул көнне без өйгә балыксыз кайттык. Тәнендәге җәрәхәтләрен хатынына күрсәтмәс өчен без Илдус белән тышта – кар базы өстендә йокладык. Йокы туйгач кына, иркенләп, кар базы өстеннән чыгып килүебезне күргән хатыннарыбызның күзләре шардай булды.
– Сез балыкта түгелмени?!
– Кайчан кайттыгыз?
– Без сез уйлаганча ук эгоистлар түгел ич, гел үзебезне генә кайгыртып яшәргә. – диде Илдус миңа күз кысып. – Болай да Һәркөн моңаешып өйдә ятасыз. Отпуск икән, отпуск булсын инде. Бүген бергәләп урманнарга, болыннарга чыгып ял итәргә булдык.
Хатыннарыбызның шатлыклары шундук йөзләренә чыкты.
Урман-болыннарны айкап йөрү Илдус белән безгә кызык түгел. Җиләк вакыты үткән, үләннәр катып саргая башлаган, чикләвек куаклары да быел ял итә икән. Аларның ялы безнеке шикелле бер ай гына түгел, бер ел бит. Шул ничарадан-бичара гына хатыннарыбызга ияреп йөрдек инде.
Ә икенче көнне бергәләп Ык буена балыкка киттек. Яр буе – яр буе инде. Чабак корбан түгел. Ни эләксә, шуңа куанып утырабыз. Ә хатыннарыбыз балык күргән нәрсәләрмени? Маймыч каптырсалар да, кош тоткан сабыйдай шатланырга тотыналар. Балык тотуның тәме аларга да йөгерде. Ул көнне безгә шыртлака, бәртәс, кәрәкә, хәтта этләй белән чуртанга кадәр эләкте. Тик корбан балыгы гына эләкмәде.
Шулай яр башыннан гына кармак салып, берничә көн үткәрдек. Илдусның көннән-көн кәефе кырыла барды. Сәбәбен мин генә беләм. Отпуск вакытыбыз көннән-көн кими бара, ә безнең корбан балыгы тоту турындагы планнарыбыз Һаман хыял гына булып кала бирә. Бердән бер көнне үзе бәләкәй генә булса да, безнең салган җимнәрне йотып баручы комсыз алабуганың сырт энәсе бармагына кадалгач, ул, ачу белән аны аяк астына салып таптады да, төкереп:
– Үлсәк үләрбез, иртәгә корбанга барабыз! – диде.
Башка вакытта хатыннарыбыз:
– Куна чыгып балыкка барабыз, – дигәнне ишетсәләр, өнәмичә:
– Йөрисез инде шунда бушка вакыт үткәреп, – дисәләр (әллә балык тотуның тәмен сизделәр?), бу юлы каршы килмәделәр.
…Авылдан өч чакрым чамасы киткәч, Кызыл яр дип аталган бик матур борымга тукталдык. Ык монда дугайланып борылып ага. Борымның ярлары тар, агым көчле. Ык елгасы мәңге картаймас егетләр шикелле ярсу. Юкка гына аның холкы җырларга кермәгән инде.

Ык сулары басар төсле
Йөрәгем ярсуларын, –

дип җырлый халык.
Борымны үткәч, су җәелеп болынлыкка керә. Монда ул ургылып акмый, су өсте тып-тыныч. Беренче генә килүебез түгел, борымда корбан оясы икәнен без яхшы беләбез.
Төшкә кадәр көн бик матур торды. Челлә җиткәч, әллә каян гына ниндидер, кара, ямьсез болытлар чыктылар да, күк йөзен капладылар. Төньяктан салкын җил исә башлады. Балык тирәнгә китте, чиртмәс булды. Төнгә без палатка корып йокларга яттык. Иртән уянгач, сыңар күзне генә ачып карадым да, кояш күренмәгәч, кире җылы юрган астына кереп чумдым. Ә Илдус тынгысыз, йоннан бәйләнгән калын свитерен киеп, кулына плащын алды да, тавыш-тынсыз гына палаткадан чыгып китте.
Берзаман мин татлы гына төш күреп ятканда, кайдандыр, бик ерактан «батам…» дигән тавыш колакка чалынды. Төшкә дә шул тавыш тәэсир итте булса кирәк, ак мамыкка уралган кешенең ниндидер төпсез чоңгылга батып баруы килеп керде. Бу юлы: «Мөнир! Кот-кар! Батам!» дигән тавыш тагын да ачырак ишетелде. Мин уяндым. Сикереп тордым. Җәядән атылган ук кебек палаткадан атылып чыктым. Йокылы уяулы килеш, аңгы-миңге килеп тирә-якны күзәттем. Илдусны да, ярдәм сорап кычкырган башка кешене дә күрмәдем. Балык тоту белән җенләнгән кешенең колагына гына кергәндер дип, кире палаткага таба атлаган гына идем, шулчак тонык кына булып Илдусның:
– Мин монда-а! – дигән тавышы ишетелде. Игътибар белән карагач кына аргы якның талларына тотынып торучы Илдусны абайлап алдым. Йә, Алла! Ул Ыкның иң тирән, иң чоңгыллы, бик хәтәр ургылып аккан урынында талларга тотынып көчкә-көчкә генә агымга каршы тора иде. Бу бигрәк мәкерле урын! Кулларын ычкындырса инде бетте! Ургыл су Илдусның гәүдәсен кайларга алып китәсен, белсә дә бер Алла үзе генә белер иде. Мин ярга аткан көймәне тиз генә суга төшереп аргы якка омтылдым. Илдус янына барып җитүем белән агым йотканчы тизрәк аны коткармакчы булып култык астыннан эләктереп алдым. Ә ул Һаман үләрен белми, муеныннан суда торган килеш, башы белән ымлап, су өстендә яткан кармак чыбыгына күрсәтә:
– Мөнир, әнә, кара, кармакта зур корбан бар. Кара аны! Ычкындыра күрмә! – дип миңа команда биреп маташа. Карасам, балык кармак җебен өзеп качкан инде.
Учак янында:
– Ничек капландың? – дип сорадым.
– Ничек дип, көймәне бәйләмичә генә, тал чыбыкларын сыгып өстенә утырган идем. Калкавычым чиртә башлагач, үрелүем булды – мин утырган таллар ычкынды да китте. Ничек көймә кырыена килеп төшкәнемне, ничек көймә белән бергә капланганны сизми дә калдым. Эх, корбанын күрсәң иде! Күрсәң иде… БилләҺи, минем беләк буе бар иде! Юк алай гына түгел, валлаҺи, менә болай булгандыр! – дип, колачын җәеп алды.
Чиләкләп яңгыр коя башлады. Күңелләребез төшеп кайтырга чыктык. Күлдәвекләргә лач-лоч басып атлаган Илдус кулларын кискен генә селтәп алды.
– БилләҺи, соңгысы! Ат башы кадәр алтын бирәм дисәләр дә, бүтән аягымны атламыйм. Җитәр! Корбан балыгы дип балаларымны ятим итеп булмас. Болай да өч мәртәбә үлемнән калдым. Җитәр! БилләҺи, соңгысы! Җитәр! – Бераз сүзсез баргач өстәп куйды. – Карале, берүк хатынга сөйли күрмә инде син. Ату күзне дә ачырмас…
Ялыбыз бетмәгән иде әле. Кичен кояш аязда байый башлагач Илдус сүзсез генә бик озак офыкка карап торды. Күңелендә ниләр булгандыр, нинди давыллар уйнагандыр – сиздермәде.
Ә иртән, мин татлы төшләр күреп изрәп йоклап ятканда, кемдер, кабыргага төртеп уятты. Күземне ачсам, каршымда авызы колагына җиткән Илдус басып тора.
– Нишләп йоклап ятасың?! Тор! Күрәсеңме, көн нинди матур! Чалт аяз! Киттек корбанга!
Мин күккә күтәрелеп карадым. Көн чыннан да, чалт аяз иде. Ник бер болыт әсәре булсын…

 

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.

 


Комментарий язарга