Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай

Тәүге кайгысы сабыйныңКиң дөньясын тар ясый:«Әнкәемне кайтарыгыз!..» —Чәбәләнә нарасый.Ятим язмыш, фәкыйрь тормышАлдан тора күренеп:Сабый бәхете китеп бараАк кәфенгә төренеп.Сөю, назлау, иркәләүдәнАлд...

Тәүге кайгысы сабыйның
Киң дөньясын тар ясый:
«Әнкәемне кайтарыгыз!..» —
Чәбәләнә нарасый.
Ятим язмыш, фәкыйрь тормыш
Алдан тора күренеп:
Сабый бәхете китеп бара
Ак кәфенгә төренеп.
Сөю, назлау, иркәләүдән
Алда тагын бар ниең?
Көтә сине, ким дигәндә
Ике үги әниең.
Тәңре сиңа биргән очкын
Гасырларда йоклаган;
Милләтеңнең бар хыялын
Ходай синдә туйлаган.
Кем бар тагын шулай үсеп,
Әдип булып өлгергән?
Бөеклеккә ятимлектән
Җирдә тагын кем менгән?
Кем әле халыктан шытып,
Шул халыкка моң биргән?
Зар күленнән дан күгенә
Җирдә тагын кем менгән?
Тоярсыңмы бу җиһанның
Рәхмәтен һәм хөрмәтен?
…Иң сәләтле бер баласын
Үги иткән милләтең…
 

Ирек САБИРОВ


Фото: http://gabdullatukay.ru

Комментарийлар