1. Оештыручы һәм җитәкче

28

Үкенечкә каршы, шул нәрсә гадәткә кереп киткән: мәдәният эшлеклеләре турында күбрәк аларның фәнни, сәнгати яки публицистик хезмәтләре, ягъни мирас итеп калдырган әсәрләре буенча гына хөкем йөртәбез, ә аларның оештыру эше йә күләгәдә кала, йә икенче планга күчә. Журналист эшчәнлегенә болай карау аеруча берьяклылык ул, чөнки аның публицистик әсәре – күмәк иҗат җимеше. Әсәрне тикшергәндә публицистиканың объектив сәбәпләргә бәйле һәм мәгълүм иҗтимагый көчләр тарафыннан аңлы рәвештә юнәлеш бирелә торган социаль процесс икәнен, публицистның, талант һәм эрудициясеннән тыш, публицистикага процесс буларак җитәкчелек итүче, публицистик ансамбль тудыручы кешеләрнең талантына таянуын да исәпкә алырга кирәк.
Шуның өстенә матбугаттагы җитәкче һәм оештыручы кеше, газета-журналның гомумән юнәлеше, йөзе турында кайгыртып, үзенең идеяләрен, иҗади ниятләрен башкаларга «бирә», вакыты җитмәү сәбәпле, аларның байтагын үзе тормышка ашыра алмый кала. Г. Тукай өлешенә дә әнә шундый көмеш тигән. Ул, оештыручы һәм җитәкче буларак, бик күп мәшәкатьләр кичергән. Аңа газета-журналларның материаль-техник базасы турында кайгыртырга да, идеясен һәм сәяси юнәлешен билгеләргә һәм аны эзлекле төстә үткәрергә дә, бердәй мәсләкле* (*Мәсләк – максат) авторлар тупларга да, басмаларны бизәргә, укучылар табарга, аларга тиражны вакытында җиткереп барырга да туры килгән. Ул вакытта матбугат эшендә хәзерге кебек киң тармаклы хезмәт бүленеше булмаган. Ул чагында бер кеше үз җилкәсендә әллә ничә вазифаны берьюлы күтәреп барган. Г. Тукай әнә шундый шәхес булган. Ул япь-яшь килеш матбугатның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән, әлеге өлкәдәге эшчәнлекнең барлык тармакларында хезмәт иткән: хәреф җыючыдан редакторга кадәр юл узган.
Мәгълүм булганча, 1905 ел революциясенең бәрәкәтле йогынтысы астында Уральск шәһәрендә демократик юнәлештәге «Фикер» газетасы, «Әлгасрел-Жәдит» журналы, соңрак «Уклар» исемле сатирик журнал чыга башлый. 19 яшьлек Г. Тукай – «Фикер» газетасы һәм башка басмалар типографиясендә хәреф җыючы, корректор, конторщик, фактик секретарь. 20 яшьлек Г. Тукай – «Әлгасрел-җәдит» журналында җаваплы секретарь, «Уклар»ның факттагы редакторы. Ул – әлеге басмаларның иң актив авторы, һәр санда диярлек йә шигырь, йә публицистик әсәр, йә тәрҗемәсе чыга. Профессор М. Гайнуллин, Г. Тукайның «Уклар» журналындагы эшчәнлегенә кагылып, болай ди: «Уклар»ны Тукайның сатирик әсәрләре җыентыгы дип санарга мөмкин, чөнки анда урнаштырылган материалларның күп өлеше шагыйрьнеке иде»*. (*Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX века. – Казань, 1983. – Б. 55.)
Уральскида демократик татар матбугатын оештыруда башлап йөргән К. Мотыйгый 1914 елда менә нәрсә дип яза: «…Габдулла Тукаев минем матбагамда иң әүвәл наборщик булып кергән дәрәҗәсеннән мөсаххиклык* (*Мөсаххик – корректор.) дәрәҗәсенә менеп, соңрак бик тизлек илә шул матбагада басыла торган «Фикер», «Әлгасрел-җәдит» вә «Уклар» исемле гәзит вә журналларның иң моктәдир* (*Моктәдир – көчле.) шагыйре вә мөхәррире дәрәҗәләренә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты»*.(*Мотыйгый К. Мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукаев турында хатирәләрем.– К-пта: Тукай турында замандашлары. – Б. 66.) К. Мотыйгыйның үз хезмәтен киметеп күрсәтергә яратмавын исәпкә алсак, аның бу раславы күп нәрсә турында сөйли.
Иң әһәмиятлесе шунда: Г. Тукай, Уральскида татар телендә матбугат чаралары эшен оештыруда бер җитәкче вазифаларын башкарып, аларның сугышчан демократик рухтагы идеясен һәм сәяси юнәлешен тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйнаган. Бер үк вакытта башка шәһәрләрдә чыккан татар газета-журналларында автор буларак катнашып, алар эшчәнлегенә дә демократик рух өреп килгән.
Казанга килгәч тә, Г. Тукай журналистлык эшенә муеннан чума. Ул үз рухына якын булган «Әльислах» газетасында Ф. Әмирхан белән бергә җитәкчелек вазифасын башкара, аны революцион-демократик рухта алып бару өчен бөтен көчен куя. «Ул үзен мәзкүр* (*Мәзкүр – бу) газетаның һәйәте тәхририясеннән* (*Һәйәте тәхририясе – редколлегия.) саный, үзенең шигырьләрен вә төрле имзалар белән язылган мәкаләләрен «Әль-ислах»ка җибәргәли тора иде»* (*Әмирхан Фатих. Тукай турысында искә төшкәннәр. – К-та: Тукай турында замандашлары. – Б. 79.), – дип искә ала Фатих Әмирхан. Габдулла Кариевка язган хатында Г. Тукай: «Үзем теләп кенә «Әль-ислах»ка хезмәт итәм. Жалуние башка җирдән алам», – дип хәбәр итә (4, 297* (*Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1975–1977. Моннан соң җәяләр эчендәге беренче сан – томны, икенчесе бит санын күрсәтәчәк). Ф. Әмирханга исә ул: «Монда «Әль-ислах» ходка китсә, көлке журналы да чыкса («Яшен» күздә тотыла.– Фл. Ә.), үземнең кальбән* (*Кальбән – чын күнелдән.) сөйгән гәзитә вә идеямә хезмәт итәр идем»,– дип яза (4, 304).
1908 елда ул Г. Камал белән «Яшен» исемендә сатирик журнал чыгаруга керешә. Мондый журнал ачу идеясен Г. Тукай бирә. Г. Камал әлеге журналны «аның димләве буенча» чыгара башлавын таный. Г. Тукай үзе дә бер хатында: «Яшен»нең секретаре мин булганга, анда бик күп язарга тугъры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле мөстәгар* (*Мөстәгар – псевдоним.) имзалар артына яшеренәм», – ди (4, 305).
«Яшен» ябылгач, аның урынына чыгарыла башлаган «Ялт-йолт» журналы сугышчан демократик традицияне дәвам иттерә. Нәшир һәм редактор булып Ә. Урманчиев исәпләнсә дә, журнал эшенә җаваплы секретарь Г. Тукай белән Г. Камал юнәлеш биреп торалар. Шул ук истәлегендә Г. Камал: «Ул «Ялт-йолт» журналында бер ялгызы эшли, мин тик ташка төшерү өчен карикатуралар гына эшләп бирәдер идем»*, (*Тукай турында замандашлары. – Б. 77.) ди. Г. Тукайның таланты, тырышлыгы, осталыгы, оештыру сәләте аркасында бу журнал үз чорының иң яхшы сатирик басмасына әверелә.
Тукай кыска сроклы сәяхәтләре вакытында да, авырып ятканда да «Ялт-йолт» белән элемтәсен өзмәгән. Журналның аерым саннары һәм материаллары турында фикерләрен язып җибәргән, киңәшләр биргән, ягъни журналга идея ягыннан җитәкчелеген дәвам иттергән. Журнал редакторы Ә. Урманчиевка Әстерханнан язган хатында: «Киләсе хатымда рәсемнәр өчен темалар вә, булдырып булса, мәкалә вә шигырьләр дә җибәрсәм кирәк», – дип вәгъдә итә. (4, 318). Шул ук адресатка җибәргән хатында «Ялт-йолт» журналының 38 нче санына, гомумән алганда, уңай бәя бирә. Әмма тәнкыйть фикере дә юк түгел. Тәнкыйть журналның теленә кагыла. «Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар. Шундый сүзләргә юл киселсен иде», – дип яза ул (4, 323). Мәскәү мулласының лекциясен (сүз карикатура турында бара. – Фл. Ә.) беренче биткә басарга кирәк булганлыгын искәртә. Тагын ун номердан «Ялт-йолт»ның ике еллык юбилее җитәчәген хәтергә төшерә һәм тырышып эшләргә өнди. Г. Тукай журналның 37 нче номерында урнаштырылган материалга карата да бәясен әйтә. Г. Камалның беренче сәхифә рәсемен бозып чыгаруына үкенеч белдерә. Коръәннең М. Бигиев ясаган тәрҗемәсен яклавы өчен журналист Г. Гыйсмәтинең чыгышын хупламый.
Вафатына берничә ай кала Г. Тукай «Ялт-йолт»ның яңа ел рәсеме турында фикерләрен язып җибәрә. Хаттан аңлашылганча, журнал редакторы рәсемнәр уңаеннан аның белән киңәш-табыш итешергә уйлаган булса кирәк. Шагыйрь редакторга файдалы киңәшләр бирә, материалларның татар укучысына аңлаешлы булуын аеруча кайгырта (4, 325–326).
Г. Тукай редакциядә җитәкчелек эшенең газета-журналларның идеясен һәм сәяси юнәлешен билгеләүдә хәлиткеч роль уйнавын яхшы аңлый. Шуңа күрә үзенең вазифаларына үтә дә җаваплы карый. Врачларның киңәше белән Клячкин больницасына кереп яткач, ул «тәэсис итешкәннән* (*Тәэсис итешү – төзешү.) бирле мәхәббәт белән эшләп» килгән «Ялт-йолт» журналының секретарьлык вазифаларын башка кешегә тапшыруын укучыларга хәбәр итә һәм моннан соң анда басылачак материаллар өчен җаваплылыкны үз өстеннән төшерүен әйтә (4, 240).
Әдип мәрхүм булгач, «Ялт-йолт» редакциясе аның журналга нигез салучы икәнен, беренче номерыннан башлап вафатына кадәр шунда хезмәт итеп килгәнен басым ясап күрсәтә һәм Тукайның сатирага сәләте, мәкаләләренең кыйммәте укучылар тарафыннан тәкъдир ителергә тиешлеген искәртә. «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларының вакытлы матбугатыбыз тарихындагы әһәмиятен Г. Халит бик дөрес билгели: «…Ул журналлар аша Тукай реакциянең иң караңгы елларында татар ирекле матбугатының традицияләрен дәвам иттерде, татар телендәге көлке журналының нигезен салды, һәм аның юмор, сатирасы үзәгендә заманасының әһәмиятле иҗтимагый-политик мәсьәләләренә демократик кыю караш һич тә сүнмәде».* (*Халит Г. Тукай үткән юл. – Казан, 1962. – Б. 79.)
«Аң» журналының дөнья күрүендә дә Г. Тукайның турыдан-туры катнашы булган. Исемен дә ул тапкан. Әдип вафатыннан соң урнаштырылган некрологта аның журналга нигез салучы булганлыгы әйтелә. Ә әлеге журнал милли мәдәниятне һәм әдәбиятны үстерүгә сизелерлек өлеш керткән.
Шул рәвешле Г. Тукай татарларда үз чорының идея-сәяси һәм мәдәни тормышында зур урын тоткан революцион-демократик басмалар эшчәнлегендә оештыручы һәм җитәкче буларак актив катнашкан, алар эшенә юнәлеш биреп торган.
Зур игътибарга лаеклы факт: Г. Тукай үзенең мәсләгенә һәм идеалларына каршы килә торган газета-журнал редакцияләрендә эшләмәгән. Хәлбуки, чакырулар булган. Ул үзенең хатларында, мәсәлән, Фатих Кәриминең, Оренбург алтын приискалары хуҗалары Рәмиевләр нәширлегендә чыккан басмаларда эшләргә тәкъдим ясавын хәбәр итә. «Әле Оренбурдан да мине чакырып хат килде, – дип яза ул апасы Газизә Госмановага, – «Вакыт» газитәсендә, «Шура» журналларында эшләргә; 40 тәңкә айга жалуние бирәләр» (4, 300). Ул бу тәкъдимгә риза булу-булмау мәсьәләсендә Ф. Әмирханнан киңәш сорый. «Анда барсам, бәлки, үземә мөгайян* (*Мөгайян – билгеләнгән бер.) эш булуы һәм серьезный кешеләр тирәсе файдалы булыр иде, дим. Ни эшлим? Барыйммы икән?» (4, 304).
Сүз дә юк, Г. Тукай әлеге нәширләргә һәм редакторларга җитди, төпле шәхесләр һәм идеологлар итеп караган. Әмма ул басмалар редакцияләренә хезмәткә бармаган. Алай гына түгел, барганнарны гаепләгән.
Ул Петербургтагы дин белгечләренең «Хәбәр» исемле газета чыгарырга, аңа редактор булырга дигән тәкъдимен кире кага* (*Бәкер К. Тукай Петербургта. – К-пта: Тукай турында замандашлары. – Б. 165, 170–171.) Ни өчен? Чөнки дин әһелләре үзләренең карашларын пропагандалау өчен Тукай авторитетыннан файдаланырга ниятләнгән булалар.
Тукай «Мусульманин» журналы һәм «Мусульманство» газетасында актив язышырга исәбе барлыгын, «монда басылмаслык резкий нәрсәләрен» (4, 311) җибәрергә ниятләнүен әйтә. Ләкин ашыкмый. Аны бу басма әһелләре хакында төрле сүзләр йөрүе борчый һәм С. Сүнчәләйдән аларның кемлеген язып җибәрүен үтенә (4, 319). Патша хөкүмәте акчасына охранка тарафыннан оештырылган бу басмаларның мөселманнар арасында провокаторлык итү ниятен Тукай сизенә, «Былтырның хисабы» исемле әсәрендә ул «В мире мусульманства» (яки «Мусульманство») басмасының әллә ниләр эшләвен яза: ул багана-багана хәдисләр* (*Хәдис – пәйгамбәр сүзе.) урнаштыра, мусульманин, ди, панисламизм, ди, единоверцы, ди. «Әлхасил* (*Әлхасил – кыскасы.), бигрәк җете кызыл мөэмин булып кыйлана. Мөселманнар: «Ай-һай, тиз уңмаса ярар иде», – дип шиктә торалар» (4, 165). Икеләнүләр дөрескә чыга.
Бу мәсьәләгә аерым тукталуның сәбәбе шул: журналистның нинди мәсләктәге матбугат чарасында эшләве – дөньяга карашын, сыйнфый позициясен билгеләүдә бик мөһим фактор. Г. Тукайның һәр җәһәттән иң кыен вакытларында да идеясенә каршы килә торган матбугат чараларына эшкә бармавы күп нәрсә турында сөйли.
Г. Тукай балигъ булганнан башлап соңгы сәгатьләренә хәтле матбугат дөньясында кайнаган. Ул кайда гына барып чыкмасын, иң элек редакцияләргә юл тота торган булган. Менә ул Уральскидан Казанга килеп төшә һәм беренче эш итеп газета редакцияләренә юнәлә. Тукай Әстерханда. Ул анда да редакцияләрне читләтеп үтми. «Әстерханда чакта Тукай редакциягә (сүз «Идел» газетасы редакциясе хакында бара.– Фл. Ә.) көн дә диярлек килә иде»* (*Үтәбалиев Г. Тукай «Идел» газетасы редакциясендә. – К-та: Тукай турында замандашлары. – Б. 148.), – дип искә ала анда хәреф җыючы булып эшләгән хезмәткәр. Әлеге шәһәрдә чагында әдипнең редакция белән бәйләнештә булганлыгын артист З. Солтановның аның турындагы истәлекләр планында «Тукай редакцияләрдә» дигән бүлекнең урын алуы да раслап тора*. (*Рахманкулов Ш. Тукай Әстерханда. – Социалистик Татарстан. – 23 ноябрь, 1983 ел.)
Тукай Петербургта. Сәламәтлеге үтә начарлануга карамастан, «Нур» газетасы редакциясенең очрашуга чакыруын кабул итә. Соңрак бу газета редакциясендәге атмосфера турында «Мәкаләи махсуса» очеркында язып та чыга.
Әдип төрле телләрдәге газета-журналларны даими күзәтеп бара. Г. Тукайның Уральскида, «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыганда ук, анда килә торган «Шәркы рус», «Тәрҗеман», гарәп, төрек газеталарын укып баруы турында мәгълүматлар бар. Аның белән бергә шул мәдрәсәдә укыган дусты Габдулла Кариев: «Газеталарны иң сөеп укучы һәм бәгъзе бер укучыларның аңламый торган сүзләрен аңлатучы, һичшиксез, Габдуллла әфәнде иде»* (*Тукай турында замандашлары. – Б. 56.), дип искә ала. Ул җирле матбугат органнарын җыюда катнашкан, революцион прокламацияләр тараткан. Г. Тукайның журналистлык эшчәнлеген һәм, гомумән, демократик татар матбугатын өйрәнүгә зур көч куйган профессор Р. Нәфиков шагыйрь-публицистның Уральскида идея ягыннан тиз үсүенә булышкан төп факторларның берсе итеп, бөтен ил матбугатын өйрәнеп, аның аша эшче һәм крестиян хәрәкәтен күзәтеп баруын саный* (*Нафигов Р. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 324).
Казанга килгәч, Тукай танышып бара торган матбугат дөньясы тагын да киңәеп китә. Замандашы, «Әль-ислах» газетасы редакторы В. Бәхтияров Тукай укып барган газета-журналлардан татар, төрек, азәрбайҗан, гарәп телендәге әллә нихәтле матбугат органын санап күрсәтә*. (*Бәхтияров В. Тукай турында кайбер истәлекләр. – К-та: Тукай турында замандашлары. – Б. 89.) Шулай ук Тукай рус матбугат дөньясындагы байтак газета-журналлар, мәсәлән, «Русское слово» , «Новое время», «Казанский телеграф», «Синий журнал» белән таныш булган. Ул «Бозау кадәрле зур фәлсәфә» исемле юмористик матбугат күзәтүендә генә дә төрле телдәге 49 газета-журналга кыскача гына үз фикерен әйтеп үтә (4, 76–78). Матбугатка багышланган күп санлы әсәрләрендә ул аларның күбесе адресына, эчтәлекләренә, авторлар составына, теге яки бу иҗтимагый проблемага мөнәсәбәтенә карап, үзенең катгый фикерен матбугатта кистереп әйтә барган. Шушы хезмәте белән нәширләргә дә, авторларга да, укучыларга да зур йогынты ясаган.
Алай гына да түгел, Г. Тукай байтак матбугат органнары белән иҗади элемтәдә торган, үз иҗатына, үзе хезмәт иткән газета-журналларга аларның йогынтысын кичергән, һәм, киресенчә. Әйтик, азәрбайҗан журналы «Мулла Насреддин» белән «Ялт-йолт» арасында, Г. Тукай белән М. Сабир арасында иҗади һәм рухи туганлык элемтәләре яшәгән.
Кыскасы, Г. Тукай гомере буе матбугат казанында кайный һәм ул казанны кайнатучыларның иң активы һәм авторитетлысы була.

2. «Әйдә халыкка хезмәткә…»

Әдипнең журналистлык эшчәнлеге хакында сүз алып барганда аның әлеге иҗат тибына карашларын игътибардан читтә калдырырга тиеш түгелбез. Журналистиканың иҗтимагый тормышта тоткан урыны, аның төрле өлкәләренә йогынтысы, милләтне рухи яктан үстерүдәге вазифасы, принциплары, эш алымнары, журналистикага куела торган таләпләр, реакцион матбугатның асылы хакында Г. Тукайның турыдан-туры да, читләтеп тә әйткән кыйммәтле фикерләре – революцион-демократик журналистика фәнен үстерүгә бер өлеш ул. Төрле юнәлешләрдәге һәм төрле телләрдәге матбугат органнарының эшчәнлегенә ул биргән бәяләмәләр, искәрмәләр, фикерләр күпмилләтле журналистика тарихын өйрәнүдә абруйлы чыганак була ала. Журналистика үзенең асылы белән иҗтимагый-сәяси һәм идеологик күренеш булганлыктан, Г. Тукайның аңа булган карашлары алдынгы иҗтимагый-сәяси фикернең состав өлеше дә*. (*Сүз уңаенда әйтик, журналистика теориясен эшләүгә һәм тарихын өйрәнүгә татар культура эшлеклеләре керткән өлеш бездә махсус өйрәнелмәгән. Г. Камал, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһи-мов һәм башка күренекле культура һәм җәмәгать эшлеклеләренең матбугатка карашлары җентекләп өйрәнүгә лаеклы).
Г. Тукайның журналистикага карашлары системасы билгеле бер үзгәреш кичерә. Иҗтимагый-сәяси карашларының мәгърифәтчелектән революцион-демократизмга үсеп әверелүе аның журналистика хакындагы фикерләрендә дә чагыла.
Шагыйрь-публицистның журналистикага карашлар системасы түбәндәге чыганакларда гәүдәләнеш тапкан:
а) турыдан-туры матбугатка караган әсәрләре («Тәрҗеман»ның татарларга галәкасы», «Янә «Тәрҗеман»га», «Матбугат каһарманнары», «Яшен» мәрхүм», «Бозау кадәрле зур фәлсәфә», «Матбугатымызның «фәсахәт нәмүнәләре»* (*Фәсахәт нәмүнәләре – матурлык үрнәкләре.), «Идарәдән җаваплар» һ. б.); б) иҗтимагый-сәяси һәм мәдәният тормышына багышланган публицистикасында матбугатка кагылышлы фикерләр («Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?», «Алай-болай», «Шәһәремездәге зур тамгылы* (*Тамгы – ачкүзле.) муллаларә бер-ике сүз», «Заманымызның әдип вә мөхәррирләренә гаид* (*Гаид – турында.)» мәкаләсенә гаид», «Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәк» һ. б.); в) шигъри әсәрләрендә матбугатка карата әйткәннәре: «И каләм!», «Уклар», «Матбага белән уйнаган бер байга», «Улмы? – Ул», «Яшьләр», «Өмидсезлек» һ. б.; г) теге яки бу матбугат органы эшчәнлеге яки чыгышы уңае белән әйтелгән фикер-бәяләмәләре («Тимерче», «Гаҗаиб!», «Чүкеч»тән», «Гаҗәп түгелме?», «Мосаләхә», «Казанда никах мәҗлесе», «Төрле хайваннар тугърысында бераз мәгълүмат» һ.б.); д) туганнарына, фикердәшләренә, матбугат хезмәткәрләренә хатлары (Газизә Госмановага, Габдулла Кариевка, Фатих Әмирханга, Әхмәт Урманчиевка һ. б.). Әдипнең матбугатка мөнәсәбәтен ачыклауда аның замандашлары калдырган истәлекләр дә мөһим роль уйный.
Мәгълүм ки, Г. Тукай гасыр башында XIX йөз мәгърифәтчеләре йогынтысында иҗат итә башлый. Өйрәнчек, әмма мөстәкыйль шигырьләре, үгет-нәсихәт максатын күздә тотып, публицистика белән сугарыла. Аларда ул укучыларын гыйлем бакчасында күңел ачып йөрергә, прогресс юлына аяк басарга, мәдәният мәйданында урын алырга, халыкка хезмәт итәргә чакыра. Г. Тукай бу эшләрне башкаруда матбугатка зур өметләр баглый. Ул аның вазифасын халык арасында мәгърифәт таратуда, милләтне агартуда, аңа әхлак тәрбиясе бирүдә күрә. Шагыйрь бу идеяне гомумән матбугатка, журналистка, әдипкә, каләмгә багышланган әсәрләрендә дә, хосусан конкрет газета-журналларга аталганнарында да эзлекле үткәрә. Ул газета-журналларның санын көннән-көн күбәйтергә чакыра, чөнки «газетаның файдасы бу дөньяда кат-кат сыналган» (1, 249).
Г. Тукай матбугатка кагылышы булган һәрнәрсәгә һәм һәркемгә мәдхия укырга әзер. Шул мактауның бер объекты – каләм. Әлбәттә, ул каләм дигәндә аның иясен һәм шул каләм хезмәт итә торган иҗат төрен күздә тота. Шулай да автор әдипнең эш коралын «җанландыра», үзенең теләк-карашларын аңа мөрәҗәгать аша белдерә. Каләм, Г. Тукай фикеренчә, туры юлга аяк басу чарасы. Туры юл дигәне – милләткә мәрхәмәт итү, аны хурлыкка калдырмау, ялкауларны зур эшләр башкарырга этәрү. Ә моның өчен укыган булырга, белемле булырга кирәк. Шуңа күрә «укырга чакырып яз, укуның кыйммәтен тәкъдир ит», «наданлыкның начарлыгын, агу икәнлеген аңлат» (1, 271).
Ләкин мондый изге эшне теләсә нинди каләм башкара алмый. Ул җаваплы вазифаны гадел булганда гына, ягъни караны кара дип, акны ак дип язганда гына, һичкемнең хәтерен сакламаганда, милләтнең авыруын дәвалаганда, бәддогага берчакта да колак салмаганда гына башкара ала. Димәк ки, Г. Тукай, дөньяда яхшылыкның да, яманлыкның да барлыгын искәртеп, аларны ничек бар шулай, ягъни исемнәрен атап язарга куша. Ул беренче әсәрләрендә үк дөреслек принцибын байрак итеп күтәрә, һәм, аның уенча, дөреслеккә тугры каләм бәхеткә һәм якты киләчәккә алып барачак, безгә һәр сулуда ярдәм итәчәк, хәсрәтне, ярлылык, хурлык, мескенлекне бетерергә булышачак.
Шуңа охшаш фикерләр Г. Тукайның 1905 ел революциясе тәэсирендә, «кайда китте цензурлык, коллык, тарлык, ким-хурлык?.. Тигез булды закунда татар, урыс, япун да» (1, 24) шартларында дөньяга килгән беренче газета-журналларга юллаган шигырьләрендә дә сибелеп ята. Әлеге органнар – кайсы азатлык җилләре йогынтысында ихласланып, кайсы икейөзлеләнеп – халыкка, милләткә хезмәт итәргә вәгъдә биреп аваз салганнар. Г. Тукай, «Идарәдән» мәкаләләренә ышанып, аларның һәркайсын хуплап каршы ала, пропагандалый, аларга язылырга өнди.
Петербургта «Нур» газетасы чыга башлау белән ул аңа, зур өметләр баглап, махсус шигырь багышлый, анда, гомумән, газета турындагы фикерләрен бәян итә. Шигырьдә мәдхиягә хас күтәренкелек, тантана рухы. (Очыну, төчеләнү ноталары да сызылып үтә. Имеш, төньяктан бер якты нур атылган, исеме җисеменә туры килеп тора, чыккан урыны да – патша аяк баскан җирләр. Имеш, газетаның һәр хәбәре дөрес, туры, халык күңелен үзенә тартып тора. Газета – тиңдәшсез нәрсә, якты көн, зур куаныч. Аннары теләкләр китә: укучылар саны гел үссен, милләт авыруына шифа булып төшсен. «Бер бәхер»* (*Бәхер – гарәпләрдә шигырь үлчәве.) исемле икенче бер шигырендә дә «Нур»га теләк әйтеп уза ул: агарту эшеннән беркайчан да туктамасын (1, 257). Тукай «Нур»га мөнәсәбәттә матбугатның сыйфатларын атап чыга да аларны төп идеалына илтеп бәйли.

Мәгариф тарату гадәт булсын бездә;
Бәхет-рәхәтебез бит шуңа бәйле.
(1, 257).

Аң-белем белән коралланып, барчабыз бер юлдан тырышып атласак, искелек, кирелек, ишанлык юкка чыгачак, ди шагыйрь.
«Фикер» газетасына багышлап иҗат ителгән шигырь-агиткада да матбугат күкләргә чөеп мактала. Шунысы кызыклы: «Фикер» газитәсенә генә махсус түгел» дип аталган бу әсәр басманың биш санында икешәр строфа итеп аның исеме астына, гриф куя торган урынына укучыларга мөрәҗәгать рәвешендә имзасыз басылган. Моның белән аның агитацион роле ассызыкланган. Шул ук вакытта әлеге шигырьдә язылганнарның бер «Фикер» газетасына гына түгел, ә гомумән, матбугатка юлланганлыгына да басым ясалган. Димәк, алар гомуми әһәмияткә ия.
Бу шигырь фикерләргә бик бай. Г. Тукай «Фикер» газетасы эшендә үзе дә катнашачак булганга, нәшир һәм редакторының карашларын яхшы белгәнгә, басманың нинди юл белән барачагын күз алдына китергәнгә үз фикерләрен ышанып бәян итә. Ул бу юлы, ягъни «Нур»га мәдхиясеннән аермалы буларак, матбугат вазифасы хакындагы карашларының офыгы киңәйгәнлеген күрсәтә. Ул аның эшчәнлеген халыкның хәлен чагылдыру, аның уй-фикерен кузгату зарурлыгы белән бәйли һәм халык фикерләренә киң мәйдан бирергә вәгъдә итә. «Фикер»не «Уйлар җыентыгы» дип атап, милләткә төрле уйлар уйларга ирек һәм урын бирүче булыр, ди. Ләкин уйның төрлесе бар: карасы, яманы, изгесе, яхшысы, байныкы, хезмәт кешесенеке. Әлбәттә инде, Г. Тукай хезмәт халкының уй-фикерләрен күздә тота һәм газета хуҗалары уй-омтылышларының бу фикерләргә тулысынча туры килүен әйтә.
Г. Тукай элек уйларыбызның тоткын булганлыгын, ә хәзер аларны кузгатыр, яңартыр өчен уңайлы форсат килүен искәртә, уй-фикерне тоткынлыкта тоткан читлекләрне ватарга, иркен сулыш алырга вакыт җитүен әйтә. «Безне кем соң тоткын иткән?» – дигән сорауны куя ул. Аны теләсә нинди уй-фикер кызыксындырмый. Аныңча, фикерләребез яңа булсын, заман сулышын чагылдырсын, «халыкны таркатучы җилләрне истермәсен; истереп, милләтнең берләшү юлларын кистермәсен» (1, 281).
«Әлгасрел-җәдит» журналына багышланган мәдхияләрендә әлеге идеяләр янә дә конкретлаша төшә. Журнал, Г. Тукай карашынча, гыйлем чыганагы, фикерләр хәзинәсе, ул кояш кебек нур чәчә, ул – укучылар өчен шәм, тотынып бара торган җептән юл, милләткә мая, зур байлык. Журнал мәсьәләләргә үз телендә төшендерә, халыкка кирәкле материаллар тәкъдим итә. Автор Алладан мондый журналларның санын арттыруын сорый, әмма иң элек картларга, егетләргә, кызларга журналга язылырга чакырып мөрәҗәгать итә.
Чыга башлавына бер ел үткәч, Г. Тукай «Әлгасрел җәдит»кә янә бер шигырь юллый. Инде матбугат дөньясында кыйблалар ачыкланган, байтак тәҗрибә тупланган. Димәк, әлеге журналга карата әйтелгән фикерләр практикага нигезләнгән. «Әлгасрел-җәдит» тәҗрибәсе күрсәткәнчә, матбугат җитәкче, юлбашчы була ала, караңгылыкта нур тарата, үлгән милләтне тергезә ала. «Бу журнал – тулысы белән милләт байлыгы… бөтен халыкның күңел теләге» (1, 327).
Г. Тукай байтак еллар чыгып килгән «Тәрҗеман» газетасын «төзәтүгә» дә өмет баглый, милләтнең авыруын әйтүче булсын, ди (1, 257). Бакуда чыга башлаган «Хәят» исемле газетаны хуплап каршылый, аның мәңге терек, юлларының гел ачык булуын тели. Соңрак ул «Уклар», «Яшен», «Тавыш», «Ялт-йолт» кебек басмаларның чыгуын да хуплау шигырьләре белән каршы ала.
Тукай кыска гомерле демократик газета-журналларның тукталуына үкенеч белдерә, ә мәсләксез басмаларның чыкмый башлавын сатира-юмор теле белән хуплый. Мәскәүдә «Тәрбиятел-әтфаль» исемле балалар журналы чыгудан туктагач, Г. Тукай бер татар баласы авызыннан кайгы-хәсрәтен бушата. «Син идең мәңгелек ләззәт бирүче җаныма» (1, 343). Журналдан башка татар баласы кеше түгел. Шагыйрь журналның ябылуына юл куйган ата-бабаларга үпкәли. «Актык сүзләр» исемле парчасында ул бик күп матбугат органнарының төрле сәбәпләр аркасында туктап калуына хафалана.
Газета-журнал нәширләре һәм мөхәррирләре, әлбәттә инде, Г. Тукайның мактавына лаек. «Мөхәрриргә» исемле шигырендә ул алдынгы карашлы редакторны» реакцион газета-журналларның һөҗүменнән яклый, аны юата: наданнар гына сиңа дошман, гыйлем ияләре бары да сиңа дус, ди. Дүрт газета-журнал иясе булуың белән бәхетле син, чөнки сиңа дүрт яктан мәгърифәт елгасы ага, ди (1, 299, 301).
Аның үз идеалларын тормышка ашыруда матбугатка гаять зур өмет баглавы, бер яктан, чыннан да, газета-журналларның мәдәниятне үстерү һәм халыкка җиткерүдәге вазифасын дөрес аңлавыннан килсә, икенчедән, әлбәттә инде, аның иҗтимагый-сәяси карашларының әле XIX гасыр татар мәгърифәтчелеге йогынтысында булуы, конституцион иллюзияләргә бирелүе белән бәйле. Аның уенча, социаль прогрессның төп юлы, алга киткән милләтләрне куып җитү чарасы – аң-белемне үстерү һәм тарату. Мәгариф тарату гадәткә керсен генә, бәхет-рәхәтебез шуңа бәйле (1, 257). Милләтне йокыдан уятып, тәрәккый иттерүнең нәтиҗәле юлы – «әдәбият гөл-сулары» белән беррәттән, «газета мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил» истерү (3, 12).
Демократик матбугат – мәгърифәт чыганагы, аны таратучы, дигән фикер Тукайның матбугат хакындагы концепциясенең нигез ташы. Чыннан да, мәгърифәт таратуны, мәдәни тәҗрибәне җәмгыятькә җиткерүне, тәрбия, аерым алганда әхлак тәрбиясе бирүне матбугатсыз күз алдына китерүе кыен. Төрле чор һәм төрле халык журналистларының фикерләрен чагыштырганда, без аларны бер-берсенә каршы кую яки тиңләштерү максатын күздә тотмыйбыз, ә һәр халыкның алдынгы фикерле вәкилләренең, аның язмышы хакында, рухи хәзинәләре хакында бөтен кешелек дөньясы үсеше фонында уйланып, бер-берсенекенә охшаш фикерләр әйтүен раслау өчен китерәбез. Бу – халыкларның бөеклеген, аларның алдынгы ул һәм кызларының бөеклеген дәлилли. Бу нәтиҗәне Г. Тукайга да юлларга була.
Дөрес, шагыйрь башта матбугатның җәмгыять һәм шәхес язмышындагы ролен арттырып җибәргән. Дөресрәге, мәгърифәт һәм мәдәният нуры таратучы чара буларак матбугат эшенең иҗтимагый мөнәсәбәтләр характерына бәйлелеген күз уңыннан читтәрәк калдырган. Ләкин ул бу чикләнгәнлекне тиз җиңеп узган.
Г. Тукайның матбугатка карашларыннан беренче әсәрләрендә чагылыш тапкан янә бер мөһим моментны аерып күрсәтәсе килә. Ул демократик матбугат халыкның җәмәгать фикерен, уй-хисләрен чагылдырырга тиеш дип санаган, матбугатны милләтне берләштерү чарасы итеп күргән. Г. Тукай һәркемгә мәгърифәт ачкычы тоттырырга тиеш булган матбугат дөньясының бербөтен түгеллеген, ә төрле, лагерьларга бүленгәнлеген аңлый, һәм матбугат – мәгърифәт һәм мәдәният тарату чарасы, дигән концепция сыйнфый җирлеккә куелып, төрле матбугат чараларының мәгълүм сыйныфларга хезмәт итүен аңлау белән матбугатның халыкчанлыгына һәм гуманизмына нигез булып ята. Ә милләтне алга җибәрү дигәндә, мәгърифәт тарату дигәндә, Г. Тукайның халык массаларының мәнфәгатьләрен игътибар үзәгендә тотуына бернинди шик юк. Әмма ул башта матбугат гомумән халыкка, гомумән милләткә хезмәт итә ала һәм итәргә тиеш, дип уйлый. Дөрес, ул милләтнең капма-каршы сыйныфларга бүленгәнлеген яхшы күрә, ләкин байларны акылга китерү, аларны әхлакларын төзәтеп халыкка хезмәт иттерү мөмкин дип саный. «Без гамьсез, без надан… – ди ул, – һәрьякта мөселманнар бертөсле аһ-ваһ итәләр!» (1, 273).
Әмма патша хөкүмәте һәм буржуазиянең кылган гамәлләре, аларның мәнфәгатьләрен гәүдәләндерүче матбугат органнарының кара эшләре, революцион хәрәкәтнең кискенләшүе Г. Тукайның күзен тиз ача. Феодаль-клерикаль һәм буржуаз матбугат органнарының төп мәсләген, тоткан юлын, кем җырын җырлавын чамалап алу белән, Г. Тукай үз талантының бөтен куәтен әлеге органнарның җитәкчеләрен һәм авторларын фаш итүгә юнәлтә, һәм ул нәкъ менә идеологик һәм сәяси көрәштә матбугатка бик зур урын туры килүенә үз тәҗрибәсендә конкрет мисалларда ышана. Хосусан алганда, Г. Тукай матбугатның көчен иң элек Уральскидагы демократик органнар үткәрә торган идеяләргә каршы чыккан «Бәянел-хак» газетасы нәшире һәм редакторы Ә. Сәйдәшев һәм аның кампаниясе белән каләм чәкештерүдә сыный. «Дөрест телеграм хәбәрләре», «Ялкаулык, яхуд җиңел кәсеп», «Алай-болай», «Хакны белеп инкяр кыйлу», «Гаҗаиб», «Мосаләхә» һәм башка әсәрләрендә ул кадимче әһелләрнең һөҗүмнәрен кире кайтарып кына калмый, ә аларның чын йөзен, сыйнфый асылын фаш итә. Һәм аңлый: нәтиҗә күзгә күренә. Г, Тукай канәгатьләнү белән болай ди: «Зәһәрне зәһәр җиңәр өмиде илә сезгә (Сәйдәшевләргә.– Фл. Ә.) иман вә исламымыз ачуы илә атылдык. Шулкадәр атылдык ки, кыямәткәчә һичкемнең иманына тимәскә кат-кат тәүбә итәрсез. Инде сезгә бу мәкаләнең* (*Сүз «Алай-болай» фельетонының «Фикер»дә басылган беренче кисәге хакында бара.) яшен шикелле тәэсир иткәнлеге беленде, чөнки үзен кыйный башлагач: «Әнигә әйтәм, әтигә әйтәм!» – дип кычкыра торган урам баласы төсле, окружныйга бирәм, макружныйга бирәм дип лыкылдарга керештеңез» (3, 48). Шундый конкрет мисаллардан, башка басмалар тәҗрибәсеннән чыгып, Г. Тукай, гомумән, матбугатның үткен идеологик һәм сәяси көрәш коралы булуын нигезли. Ул хәзер инде матбугатны, әдәбият һәм сәнгать кебек үк, «кеше иреген һәм бәхетен буып тора торган иске тәртипләргә, шул заманның сәяси строена каршы көрәш коралы итеп карый…»* (* Нуруллин И. Тукай иҗаты. – Казан, 1964. – Б. 78.). Матбугатның бу сыйфатын Г. Тукай сатирик журналларга багышланган әсәрләрендә аеруча ассызыклый.
«Уклар» журналында мөхбир уланлара тәнбиһ»* (*Мөхбир уланлара тәнбиһ – хәбәрче-язучы булганнарга кисәтү.) исемле шигырендә ул, бер яктан, юк-барга атып, укларын исраф итмәскә чакыра, икенче яктан, фәрман бирә: «Кирәк җиргә атканда патроннарны не жалеть!» (1, 32). «Кирәк җир» дигәннән авторның кемнәрне күздә тотканлыгы ачык аңлашыла. Хикмәт шунда, Петербург генерал-губернаторы Д. Трепов, революцияне канга батыру өчен, гаскәрләргә һәм полициягә «Холостых патронов не давать и патронов не жалеть!» дип приказ бирә. Палачның үз сүзләрен кулланып, Г. Тукай патроннарны кемгә сибәргә кирәклеккә турыдан-туры ишарә ясый.
«Тавыш» хакында» исемле әсәрендә исә, әлеге газетаның хуҗалары: «Басма эшчеләр авазы булачак», – дип игълан иткәнгә ышанып, Г. Тукай эшче газетасының кемгә һәм ничек хезмәт итәргә тиешлеген бәян кыла. Аныңча, газета һәркемгә, һәрнәрсәгә фәкать эшчеләр сыйныфы карашыннан бәя бирергә, эшче хакын даулар өчен кузгалырга тиеш. Г. Тукай үзенең шигырен эшче туганнарын тартышка чакыру белән төгәлли (1, 86).
Шул рәвешле ул алдынгы матбугатның, аң-белем таратып һәм изүче сыйныфларга, аларның идеологларына каршы рәхимсез сугыш ачып кына, кешелексез җәмгыятьне фаш итеп кенә халыкка хезмәт күрсәтә алуын раслый. Әгәр матбугат халыкчан булсын дисең икән, ул аның мәнфәгатьләре белән яшәргә, аның өметләрен һәм хафаларын, мәхәббәтен һәм нәфрәтен, шатлыкларын һәм кайгыларын гадел бүлешергә тиеш. Г. Тукай әсәрләрендә дә шуңа аваздаш фикерләрне очратабыз. Матбугатның аерым кешеләр мәнфәгатенә карап түгел, ә иҗтимагый мәнфәгатьләрдән, димәк, халык мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тиешлегенә басым ясап, ул: «Һичкем хәтерен саклама, милләт авыруына кара!» (1, 271), – дип яза. «Фикер» газетасын укучыларга исә: «Сезнең уйлар – безнең уй, безнең уйлар – сезнең уй» (1, 281), – дип мөрәҗәгать итә.
Димәк, искелеккә, наданлыкка, шуларны тудырган шартларга, аларны яклаган көчләргә каршы, иҗтимагый һәм сәяси изүгә каршы көрәш, халык мәнфәгатьләрен алдын куеп эш итү матбугатның халыкчанлыгын билгели. Г. Тукайның төп мәсьәләләрнең берсендә – халыкчанлык мәсьәләсендә – революцион позициядә торуы нәкъ менә матбугатның җәмгыятьтәге ролен халык азатлыгы, халык мәнфәгатьләре өчен көрәш белән бәйләп каравында бик ачык чагыла.
Әлбәттә, шагыйрь халыкчанлыкның башка якларын да яхшы абайлаган. Әйтик, матбугатның теле халыкчан булырга тиешлеген кат-кат дәгъва иткән.
Әдип-публицист шушы таләпләргә җавап биргән газета-журналларны хуплаган, халык мәнфәгатен үз күргән бер генә матбугат чарасы да аның хәер-фатихасыннан читтә калмаган.
Г. Тукай «Әль-ислах» газетасына һәрвакыт зур теләктәшлек белән карый. Ул анда, инде әйтелгәнчә, эш хакы алмыйча үзе теләп хезмәт итә. Бу фидаилектә, фидакарьлектә, әлбәттә инде, идея мотивы өстенлек итә. «Әль-ислах» үзенең юнәлеше һәм рухы белән шагыйрьнең идеалларына җавап бирә. Тукай бу газетага «Ислахчылар» исемле шигырен багышлый, анда ислахчыларны мәктәпләрне күтәрешкәннәре, гыйлем тарату максатында малны да, җанны да фида кылырга әзер булганнары өчен мактый, укучыларны газетага ярдәм итәргә чакыра (1, 130). Үзенең хатларында әдип «Әль-ислах»ны сөйгән газетам дип атый, аның ярдәмендә чын йөрәктән чыккан идеяләренә хезмәт итә алуын, бу газетага җитди әйберләрен генә тәкъдим итүен белдерә (4, 304, 305). Г. Тукай «Әль-ислах»ны идея дошманнарының һөҗүменнән яклап чыга. «Кызыл» юнәлешле булганы өчен «Тәрҗеман» аңа каршы мәкаләләр бастыргач, ул «Авыл җырлары» циклында бер строфа багышлый:

Үрдәк оча, каз җөгерә, боты озынга күрә;
«Тәрҗеман»ның эче поша «Ислах» кызылга күрә.
(1, 181).

Г. Тукай «Азат халык» газетасын үткен-үткен чыгышлары өчен яклый. «Актык сүзләр» фельетонында ул болай дип яза: «Миңа кабердән хатлар килә, миңа мөтәваффа* (*Мөтәваффа – үлгән.) Ильминскийлар мәктүб җибәрә», – диде дә кабергә төште дә китте, ди» (4, 33). Монда, беренчедән, газета консерватив карашлы педагог, азчылык милләтләрне руслаштыру сәясәте алып барган Н. Ильминский һәм патша властьлары ялчысы мөфти М. Солтановка каршы сатирик әсәрләр бастырганын хупласа, икенчедән, әлеге газетаның чыгудан тиз туктавына әлеге затларның сәбәпче булганлыгына ишарә ята.
Тукай үзенең көлке әсәрләрен «һичкемгә тарелка тотмыйча, чат тугрылык тәрҗеманы»* (*Тугрылык Тәрҗеманы – дөресне сөйләүче.) булган «Ялт-йолт» сатирик журналында бастыра, «золмәттә* (*3олмәт – караңгылык.) калганнар» юл тапсын өчен, аларга шәүләсен төшерүче, «бөтен дөньялы кара кайгы болытлары каплаган» бервакытта «күз камаштыра торган якты нурлары илә ялтырый» (3, 249) торган «Яшен» һәм шул яңадан терелгән «Яшен» нурыннан ялтырый (4, 55) торган «Ялт-йолт»ны, «милләт балаларын нурландыру» (1, 343) максаты белән чыгарылган «Тәрбиятел-әтфаль»не үрнәк итеп куя.
«Аң» журналына тиешле бәясен бирә Тукай. Аңа багышлап «Аң» исемле революцион шигырь яза, инде төн үткәнен әйтеп, саф, ачык күз белән, аң белән эшләргә өнди (2, 226).
Г. Тукай халык журналисты алдына байтак таләпләр куя. Иң зур һәм иң төп таләп, әлбәттә инде, хезмәт ияләренең мәнфәгатен алгы планга кую, аларга файдалы һәр яңалыкны күтәреп алу, фидакарь хезмәт итү. Икенчесе – журналистның үз мәсләгенә һәр очракта тугры калуы, икеләнүләргә, тайпылуларга юл куймавы. Өченчесе – журналист аерым кешеләрнең хәтерен саклап түгел, ә җәмәгатьчелек фикеренә колак салып, милләтнең дәртенә карап эш итәргә тиеш.
Г. Тукай, журналистның публицистик осталыгы мәсьәләләренә кагылып, байтак әсәрләрендә, аеруча «Идарәдән җаваплар» исемле фельетонында, мөһим таләпләрне бәян итә. «Идарәдән җаваплар» юмористик, ә кайбер урыннарында сатирик планда язылган. Бу әсәрдән килеп чыга торган таләпләрнең иң мөһиме – эчтәлекнең әһәмияте. Г. Тукай кызыллы-яшелле кара белән мәкалә язып җибәрүчегә җавап рәвешендә бирә бу киңәшне. Идарәгә килгән язулар карасының матурлыгына карап бәяләнми, ягъни тышкы бизәкләр белән алдырып булмый. Икенче таләп – әсәр әһәмиятле темага багышлансын. Ул Петропавловск авторына юллаган җавабында мәкаләсен бастырмау сәбәпләренең берсе итеп аның әһәмиятсез булуын күрсәтә. Өченче таләп – журналистика әсәре гомумиләштерү көченә ия булырга тиеш. Ул бер кеше хакында гына булып, шәхси сыман тәэсир калдырмасын. Дүртенче таләп – әсәр кыска һәм җыйнак булсын. Бишенче таләп – әдәпкә хилаф килерлек сүзләр катыштырылмасын. Башка әсәрләрендә Г. Тукай журналист һәм әдипләрне саф татар телендә язарга өнди. Алтынчы таләп – «ачык имзасы идарәгә мәгълүм булмаган һичбер язу дәреҗ ителми» (4, 119).
Әдип-публицистның журналистикага һәм журналистларга куйган таләпләре болар белән генә чикләнми, билгеле. Алар аның клерикаль һәм буржуаз журналистикага биргән сыйфатламаларында киредән килеп тә бәян ителгән. Г. Тукай иҗатында реакцион матбугатка һәм әһелләргә бирелгән характеристика аның журналистикага карашларының состав өлеше буларак бик кыйммәт безгә. Аның матбугатка галякасы булган әсәрләре, реакцион тип журналистиканың «принципларын», эш алымнарын «барлау» җәһәтеннән әһәмиятле булса, икенче яктан, һәм демократик, һәм халыкка каршы матбугат тарихын өйрәнү җәһәтеннән бик мөһим.


Комментарий язарга